Ыр “Яз килә”

Танец с ленточками.

 

2 бала. 8 сәгать 30 минут –безнең ботка ашар вакыт. Сәгать 9 ны сукты. Шөгыль вакыты җитте. Без анда саннар язабыз, саныйбыз , мәсьәләләр чишәбез .

Җыр “Бер ике, өч”

1 бала.9 сәгать 30 минут. Безне хореографиядә көтәләр. Дөрес итеп басарга, йөрергә өй рәтәләр.

Бию “Модницы”.

2 бала .Сәгать 10 җитте, сөйләм теле шөгыле.Барыбыз да хәрефләрне язарга өйрәнергә

тиеш.

Әлифба керә.

Әлифба. Исәнмесез, балалар. Исәнмесез, кечкенә дусларым. Минем исемемне укып әйте- гез әле. Мин кем? (Балалар укый).

Әлифба. Дөрес, мин-Әлифба. Минем табышмакларыма җавап биреп карагыз әле.

1.Сумка тотып керәсең,

Белем төяп чыгасың.(мәктәп).

2.Төрле-төрле төстә,

Төрле-төрле эштә.(каләмнәр).

3.Агач түгел, яфраклы,

Тун түгел тегелгән.(китап).

4.Озын, юка, төп-төз ул,

 

Билгели ул иң төз юл,

Юллары озынлыгын

Беләм санап сызыгын. (линейка).

Уен “Сүз төзе”.

1 А.Б. Менә шул кадәр яңалык, кызыклы мәгълүмат алдык без үзебезнең шөгыльләрдән, бәйрәмнәрдән.

Кыз.Менэ сэгать 11 гэ дэ житте. Урамга барырга вакыт.Без бакчада уйнап, шөгыльләрдә утырып кына калмадык. Хэр ел фасылын күңелле итеп каршы алдык. Әйдәгез, аларны да искә төшерик.

Көз керә.

Көз.Менә мин дә килеп җиттем. Көзге сәламнәр сезгә, дусларым. Бүген мин сезгә соңгы тапкыр килдем бу балалар бакчасына. Ә сез боегып тормагыз. Әйдәгез бер җырлап алыйк.

1 бала.Агачлардан яфраклар коелган чакта, без сезнең белән “Сөмбелә” Бәйрәмен үткә- рә идек.

Ыр “Көз турында”.

2бала. Ел саен кыш көне безгә Яңа ел килә. Утларны кабызып чыршы тирәли әйләндерә.

Убырлы (керә). Нигә мине көтмәдегез? Нигә бу матур бәйрәмгә мине чакырмадыгыз? Хәзер менә капчыгыгызны урлармын да сезне бәйрәмсез калдырырмын әле (эзли). Кая соң ул?

А.Б. Нинди капчык? Безнең бит чыгарылыш кичәсе. Без Яңа елны искә төшереп утыра идек. Әйдә безнең белән, бергә искә төшерик.

Танец “Потолок ледяной...”

3 бала.Күктә язгы кояш балкып көлгәндә, без әниләр бәйрәме -8нче мартны бәйрәм итә- без.

Яз кызы.(керә) Мин-Яз кызы сезнең янга кунакка килдем. Шундый язгы бер матур көн- не сезне мәктәпкә озату кичәсенә чакыруыгызга мин бик шатмын.Күңелсезләнмәгез, әй- дәгез бергәләп бәйрәмне дәвам итик.

ыр “Яз килә”.

Коз, Убырлы карчык, Яз саубуллашып китэлэр.

Шэвэли керэ.

Шэвэли.Исәнмесез мин соңга калмадыммы? Балалар , сезме ул мәктәпкә барасыз?(...) Ди- мәк, мин, мин дә сезнең белән.

А.Б.Тукта, ә син кем соң?

Шэвэли. Кем, кем. Бу мин-Шэвэли.

А.Б.Без бик шатбыз. Мәктәпкә барыр өчен күп нәрсәләр белергә кирәк ? Ә син?

Шэвэли. Нәрсәләр белергә соң? Мәктәп тә өйрәтерләр әле.

А.Б. Син нәрсә инде. Балалар 5 ел буе балалар бакчасына йөрделәр, күп нәрсәләргә өй- рәнделәр .

Шэвэли. Ярар, булышасыгыз килми икән, булышмагыз, мин үземнең бер элекке дустыма әй- термен, ул миңа булышыр (агач янына бара).

Песи. Кем әле бу минем караңгы урманыма килгән?

Шэвэли.Бу әле мин. Минем мәктәпкә барасы килә.

Песи.Мин күреп торам, син мәктәпкә гел әзер түгел. Синең хәтта портфелең дә юк.

Шэвэли.Нәрсәгә кирәк ул миңа, мин болай да бик күп беләм.

Песи.Ә хәзер без моны тикшереп карыйк.

Уен “Портфелеңне тутыр”.(кирәкмәгән әйберләр җыя).

Песи. Бу әйберләр мәктәпкә гел кирәк түгел.

Шэвэли.Сезгә кирәкмәсә-кирәкмәс, ә миңа алар бик кирәк.

Песи .Бар әкиятләр буйлап кит, үзеңә белем җый (Шэвэли йөгерә).

Песи. Аның артыннан кузгалыгыз, балалар. Чөнки сездән башка ул бернәрсә дә эшли ал- маячак.

Күмәк бию”Полька дошколят”.(песи китә).

Малай.Сэгать беренче ярты... йокларга вакыт.

А. Б. Балалар тэмле тошлэр курэлэр, экиятлэргэ сэяхэткэ китэлэр...

Жыр “Элли-бэлли”