УЛ ДА ӨЗЕЛЕП СӨЯ ДИСӘЛӘР...

КҮЗ КАРАШЫҢ, ӘНКӘЙ

Әниемнең миндер иң нәние.

Иң газизе, иң күз карасы.

Миндер аның кайгылы төннәре,

Һич җуелмас йөрәк ярасы.

 

Язгы урман мине бүләк иткән,

Ак шомыртлар төреп биләгән.

Күк гөмбәзе иелеп сер сөйләгән,

Саф чишмәләр моңын көйләгән.

 

Җилдә җырлый-җырлый ак каеннар

Татлы шәраб миңа эчерткән.

Күксел күзләремә; бага-бага,

Бөдрә таллар мине тирбәткән.

 

Зәңгәр күккә карап ятканмындыр

Изге иман теләп ихсаннан.

Күз карашың, әнием, җиһан нуры.

Догаларың алам җиһаннан.

 

Син булганга күгем аяз минем.

Күңелең сүрелмәсен, күзалмам.

Туган илдән, синнән башка, анкәй.

Йөрәгемә урын табалмам.

 

Өй түрләребезнең гөле булып

Мең яшәгез әле, шиңмәгез.

Сезнең белән генә дөнья бөтен –

Шул бәхеттән мәхрүм итмәгез.

ТУГАН ЯК

 

...«Барлыр Чистай артында

Бер авыл Сөлчә диләр.

Җырлап уятканга таңнарны,

Әтәчләрен көнче диләр.»

Мәшһүр Тукайга ияреп.

Бишек канатында алсу таңнар.

Зәңгәр күкләр кочкан якларым.

Яшел яз түрендә ялан тәпи

Басып калды бала чакларым.

 

Һавадагы торна тавышы булып,

Үсмер чагым дәшә ерактан.

Саф чишмәдәй ташкан тәүге хисләр –

Ахры мәңге китмәс йөрәктән.

 

– Оныткандыр, диеп, уфтанмагыз,

Зәңгәр күгем, зәңгәр күлләрем.

Таңнар шаһит: сезне сагынганга

Сагышлыдыр минем күзләрем.

 

Ак шомыртлы, җиләкле аланнар,

Сандугачлы зәңгәр язларым.

Сызылып бара җәем... йөрәкләрдә –

Мәңге калса икән җырларым.

ЯЛГЫЗ МАНАРА

Күз талганчы карыйм таш диварга,

Күпме серләрне ул саклаган!

Нинди бәддогага юлыкканбыз –

Нигә безне язмыш таптаган?

 

Изге тауда ята хәрабәләр,

Тыңлагандай җирнен әрнүен.

Кабер ташын изеп чиркәү баскан,

Сизенә кебек гүрләр рәнҗүен...

 

Ак аланны тәре биләп алган.

Золым хаҗы шулдыр кыйблада.

Ташлар изгән җаннар кисәтәләр:

Тәмуг барын якты дөньяда.

 

Ак кәфендәй күләгәләр аша

Иңри һаман кемнәр тавышы?

Ал шәфәкъләр булып җанга кагыла

Тереләй янганнарның сагышы.

 

Монсу Идел нигә уйга чумган,

Нигә таллар игән башларын?

Үксеп искән йомшак тан җилләре

Кочып үтә кабер ташларын.

 

Күз алалмыйм изге дивардан мин.

Ничә гасыр, буыннарны бәйләп.

Саклап килгән нәсел җепләрен...

Күңелем тоя бабам хисләрен.

МОҢ ЧИШМӘСЕ

... кә

 

Алсу иреннәре, ак тешләре –

Нинди сагыш-хисләр көйлиләр.

Нурлы йөзләр, җем-җем кара күзләр –

Белмим, нинди серләр сөйлиләр.

 

Челтерәп лә ага көмеш чишмә.

Мөлдерәмә тулган моң зары.

Зал-сәхнәләр төшкән әсирлеккә –

Үзәк өзеп ага җырлары.

 

Җирдә йолдыз, күктә йолдыз балкый.

Җиһан тынган, җырга бирелеп.

Җир-йолдызлар, гөлләр өнсез калган,

Ага дөнья, моңга күмелеп.

 

Нурлы йөзе, алсу иреннәре –

Нинди сагыш-хисләр көйлиләр?..

Ах, бу күзләр! Серле кара күзләр –

Беләсе иде, ниләр сөйлиләр?..

 

Ефәк тасма урап бәгырьләргә,

Сөйли йөрәк кайнар хисләрен...

Таң нурыдай сихри карашыңны

Күреп туя алмый күзләрем.

 

 

ФИРҮЗӘ

Сабый сулышыдай җилләр исә,

Пар күгәрчен уйный күкләрле.

Йөрәкләрне биләп язлар килә,

Ике аккош йөзә күлләрдә.

Серләреңне күңлеч кемгә сөйли,

Кем күзләрен назлап җил үбә?

Таллар иелеп җилгә пышылдыйлар:

– Җаның кемгә өзелә, Фирүзә?..

Нинди чишмә юган йөзләреңне,

Гөлләр сөенә, сөеп бер баксаң.

Таң нурлары ташый күзләреңнән –

Дөнья ямьгә күмелә елмайсаң.

 

УЯН, АНА

Уян, ана!

Мең гасырлар изгән

Коллык чүплегендә изрәүдән.

Туктал инде

Канлы мәхшәр өчен

Сабыйларың белән түләүдән!

 

Төшләрендә иңрәп уянасың,

Ишетеп оланнарның тавышын.

Тоясыңдыр тереләй утта янган

Кызларыңның әрнү – сагышын.

 

Хаҗ кылгандай Идел ярларында

Башын игән моңсу тирәкләр,

Лашманнарда сүнгән җаннар өчен

Үксеп елый сыман миләшләр.

 

Азмы яулар йөзенә кызыл якты,

Ак өметләреңне чикләде.

Сез йолган ил, абына-түнә килеп,

Итәк үбеп, кемгә тезләнде?

 

Уян, ана!

Тәмуг яшәсенгә

Тамырыңа балта чабалар,

Балаңны кол,

Илне чүплек иткән

Залимнәргә... һәйкәл салалар.

 

Кем бәгыре ауный тузаннарда?

Кайсысының башы изелгән?

Кемдер кичә алмас инде мәңге –

Тар инештә калып өзелгән.

 

Золым күргән кош-кортлар да хәтта

Чукымыйлар бала күзләрен.

Ә вәхшиләр әнә ал кан белән

Ашлап йөри мәхшәр эхләрен.

 

Яман чирләр азган бу чорларда

Анада өмет. Ана гел чыдам!

Эх-х, афәтне... аталарның күбесе

Стаканнан түгелеп тынчыган.

 

Кузгал, ана!

Коллык яшәсенгә

Башкаеңа агу коялар.

Күкләр күкрәт!

Кара козгын өере –

Соңгы сабыеңны суялар...

 

ЮКСЫНУ

 

... Беләм күпкә, ерак диңгезгәчә

Җырларыңның ташып агасын.

Тамбов урманнары оныта алмый

Үзе үстергән бунтарь баласын.

 

Сагына һаман гүзәл ак каеннар,

Өзелеп көтә сине имәннәр,

Күксел мон ябынган урман-күлләр,

Таллар уелып башын игәннәр.

 

«Урман кызы»ң бага еллар аша,

Басалмыйдыр йөрәк ярасын.

Бар дөньяга зәңгәр нурлар сирпеп,

Саклый җиһан серле карашың.

 

Яшь тамгандай атыла йолдызлар,

Гүя күккә сыеша алмыйлар.

Даһиларның бөеклеген бездә

Гүргә салып кына аңлыйлар.

Сыркыды өстенә менә дә ай

Саный кебек чорлар арасын.

Кайгылы анадай нидер күзли,

Җуйган сыман йөрәк парәсен.

 

Һәр таң саен зәңгәр чыбылдыктай,

Күк гөмбәзе, иелеп җиргәчә,

Үксеп үбә кебек эзләреңне,

Усакларга сыенып эндәшә:

 

– Нигә сагыш тама күзләреңнән,

Көтәсендер шатлык-хәбәрләр.

Шәп атларга сикереп менмәкче

Җаны өзәңгедән түбәннәр.

 

Сездән калган көрәш байраклары

Йөзде канда. Инде биләүдә.

Йотты утны Туфан. Ул түзгәнне

Күрсәтмәсен ходай берәүгә.

 

Күләгәләр сыман ак кәфендәй.

Әрнеп йөри кемнәр сагышы.

Кайнар шәфәкъ булып җанга үтә

Тереләй янганнарның сулышы...

 

Тәкъдир, тәкъдир...

Калкан сынган. Этлек сөючеләр,

Йөзгә басып, башка менгәннәр.

– Таң! – диеп, утта өтелгән саен –

Көйгән җаннар, чорлар көйгәннәр...

АТЫЛГАН ЙОЛДЫЗ

Күрше тавыгы каз кебек...

Халык әйтеме

 

Күрше тавыгында түгел хикмәт.

Сокланам мин күреп көннәрен.

Бар бит илләр: акылын төпкә җигеп,

Җәннәт иткән өен, җирләрен!

 

Киек казлар юлын үткәнбез бит,

Көмеш калфак чигеп күкләргә!

Җирдә яшәп киткән фида җаннар

Әрнеп карый сыман күзләргә.

 

Таң йолдызы кебек уелып тулган –

Сагыш-Сөембикә карашы.

Телеп-телеп, канга тоз сипкәндәй.

Әрни Кол Шәрифләр ярасы.

 

Өтелгән җир елый... Кадерсез тел –

Үз илендә тоткын – ирексез.

Җаннан бизгән намус бәргәләнә.

Вөҗдан иңри: тамыр-нигезсез.

Фидаиләр рухы ник сызлана,

Өметен җуйган үксез җан сыман.

Галәм бәгырен телеп йолдыз атыла,

Упкыннарга очкан кош сыман.

 

Каргыш түгел, кара язмыш өткән

Ничә буыннарның көннәрен.

Акыл түгел, үрмәкүчләр били

Аңнан язган тәхет түрләрен.

 

Күрше тавыгында түгел хикмәт,

Уйланам мин күреп җирләрен.

Бар калканнар! Акылын төпкә җигеп,

Гөлбакчага күмгән илләрен...

 

РУХИ ХӘРАБӘЛӘР

***

 

Эх-х...

Арабыздан кайсы галах башлап

Кабак тәрәзәсен чирткәндер...

Җаныбызны, каныбызны суырган

Коллык чире шуннан киткәндер.

 

Ни гомерләр көткән таңнар килде –

Без дә чүпкә табынырбызмы?

Буыннардан калган дуеннарга

Ярсып килеп абынырбызмы?!

 

Кабак чүплегендә үрчи манкорт:

Тамырыбызны коллык тарката.

Нинди токым үз бәгырен талый –

Үз канында агу болгата?!


***

 

... Күзләремне йомсам, күз алдымда

Зәңгәр күлләр, балан гөлләре.

Урман, кырлар, хәтфә кочагында –

Болгар иле, бабам җирләре.

 

Тарих шаһит: калкан рухлы бабам

Иман белән генә яшәгән.

Иделен Мәккә итеп, Европага

Алтын калфак кидереп яшьнәгән.

 

Тарих белә – ташка аш атканын,

Басып керсә, урган яуларын:

Тәбесенә төшеп, күп чукмарлар

Ялварганнар үбеп кулларын...

 

Ә бүген мин киек каз хәлендә,

Гаҗиз башыма урын юксынам.

Кайтып егылам бабам нигезенә –

Шуннан башка дару юк сыман.

 

Изге тауда ак манара тора:

Тыңлый сыман безнең хәлләрне,

Һәйкәл түгел, гүя атам баскан: –

Җуймагыз, ди бугай, – эзләрне...


***

Кабакчылар бүген яна ханнар.

Бур, түрәләр – җәннәт гизәләр.

Үгез камыты кидереп дөньясына

Типтерәләр татлы бикәләр...

 

Дулый җәнҗал. Тәңре монда дәҗҗал.

Исерек иман – таҗга куелган,

Адәм җаны, намус, вәгъдә монда

Тирес сыман юлга коелган.

 

Агыла хәмер... Ага зобаныйлар,

Ага коллар, таҗлар, кыйблалар,

Тузан кебек бөтерелеп ага

Үзен даһи күргән «аллалар».

 

Хан йодрыгын ялап кабаклыкта

Без шушылай пыскып йөргәнгә,

Жиһан әрни сыман сыктый-сыктый:

«Асылыбызга кайтыйк, – дигәндәй.

 

***

 

Эссе чүлдә сусап тилмергәндәй

Жаным бәргәләнгән чагында,

Бабам чорларына хаҗ кыламын,

Шунда сихәт табам җаныма.

 

 

Идел-Уралымның пайтәхете –

Милләт – җанымның күз карасы.

Анам кебек газиз мина бу җир –

Мәңге сүнмәс йөрәк ярасы.

 

Хәрабәләр саклап һәйкәл тора –

Изге һәйкәл: һәрбер ташы аның

Халкым бәгыренә уелган.

Һәр карыш җир монда бабам тире,

Аның каны белән юылган.

 

Күпме яулар кичеп бирешмәгән...

Инде ятим, ялгыз-ялангач.

Күктән ярдәм сорый хәрабәләр –

Без колларда өмет калмагач...

 

***

 

Гомер бакый кабак рухлы өрәк

Көрәмәкче кешеләр бәхетен.

Әмма күпләр, сөякләрен салып.

Тапты монда фәкать ләхетен.

 

Хәрабәләр ята яу кырында

Туракланган җаннар шикелле.

Золым хаҗы булып тәре пыскый

Авыр язмышыбыз шикелле.

 

Чал манара күктән ялваргандай,

Хөкем даулый кебек тиранга.

Ташлар түгел, гүя җаннар үкси

Чиркәү баскан канлы диварда.

 

Тыелып кына үксеп ләйсән ява –

Яшьләр юа һәйкәл ташларын.

Таң җилләре, үкси-үкси, кемгә

Сөйләмәкче икән зарларын?..

 

Ачы җилләр чәчкән яфраклардай

Ник яшибез туңып, кыйналып,

Безне баскан пәрәвез тузанын

Туздырасы иде җыйналып.

 

***

 

Сабантуйлар күптән шайтан туе,

Мәҗлесләр – кабак җыены.

Изге йолаларга тагылып йөри

Җирдә купкан иблис уены.

 

Иман, ир юк җирлә кабак түрә –

Гафил дөнья моңа баш ия.

Кабак чүплегендә себерелә

Унөч тулмас борын фәхишә...

 

Фани дөнья – һай кыска ла гомер...

Сызыла бәгырь зая үткәнгә.

Бер таң кебек яшәү дәверебезне

Хилафлыкта әрәм иткәнгә.

 

Пайтәхтемә кайтып әрнеп торам:

Бабам иңри кебек ялварып...

Мең яшәгән язмыш-ядкәрләрне

Чучка көтүе йөри актарып.

 

Изге ата рухы тапталмаса,

Алмаз – хаклык җирдә тутыкмый.

Тузан эзләп чүлләр җилгәргәнче,

Алтын – Асылыбызны югалтмыйк.

***

Күзләремне йомсам, хыялымда:

Зәңгәр күлләр, сахра гөлләре.

Гөлбакчага чумган гүзәллектә

Җәйрәп ята болгар җирләре.

 

Кәккүк җырларына кушыла кызлар,

Көмеш күлдә моңнар айкала.

Алмагачлар төшкән яр читенә –

Алкалары суда чайкала.

 

Ак каеннар уелып уйга чумган.

Яшел таллар игән башларын.

Сабый сулышыдай җылы җилләр

Сыйпап йөри кабер ташларын...

 


АНТИРӘК

Җилдә очкан сары яфрак күрсәм,

Сызып ала йөрәк тирәсен.

Минем җаным нәсел тирәгенең.

Үзәгеннән чыккан, күрәсең.

 

Ил-Иделемне сөеп кочагында

Тибрәткәнгә җаным-тирәгем,

Һәр өзелгән яфрак

Йөрәгемнең

Каны булып тама, күрәсең.

 

Мәхбүслеккә акты күпме саллар.

Канлы-яшькә коллык туймады.

Ялгыз аккан калфакларга карап,

Елады да Идел, елады.

 

Сөргеннәрдән кире ага җаным,

Тарих яраларын актарып.

Катламнарда күпме изге сөяк

Гамәл көтә бездән ялварып.

 

Текәлә дә Идел күзләремә,

Әрнеп сөйли кебек серләрен:

– Күпме фида җаннар миндә сүнде,

Әйтә алмыйм соңгы сүзләрен...

 

Кайгы баскан балан үкси сыман:

– Тәлгәшләрем – канлы күз яшьләр.

Күз алдымда һаман мыскылланып

Әсир киткән сеңел-кардәшләр...

 

Ары чүплек-кырмавык өере...

Ни пышылдый, шүрләп үзеннән?

Татар монда үз бәгырен саткан,

Кача-поса тәңре күзеннән...

 

Күк битәрли бугай: – Илең тузган,

Асылың мәхбүслектә җуелган.

Идел, Идел... ник соң оланнарың

Шундый гамьсез, сансыз, ди сыман.

 

Юл адашкан адәм заты күрсәм,

Чәнчеп ала йөрәк тирәсен.

Һәр каерылган канат

Йөрәгемнең

Каны булып саркый, күрәсең.

 

УЛ ДА ӨЗЕЛЕП СӨЯ ДИСӘЛӘР...

 

Күпме язлар нәфис ал таҗларын

Синнән башка коя гөлләрем.

Саф тавышын чынлый күңелемдә,

Синсез өзелеп үтә көннәрем.

Сагышымны белә бугай җилләр,

Тәрәзәмә кагылып исәләр.

Карашымнан бозлар эрер иле,

Ул да өзелеп сөя дисәләр.

Ак каенның ефәк яфраклары,

Иелеп, гүя, зарын сөйлиләр.

Синең сулышыңдай, пышылдашып.

Без сагынган моңны көйлиләр.

Синсез үтә, тиңсез сызыла гомер.

Ялгыз таңнар, моңсу кичәләр.

Сөюемнән таулар иңәр иде,

Ул да өзелеп көтә дисәләр...

ТАҢ НУРЛАРЫ

 

Иртәнге нурларны көтеп алам:

Таңны уята торна тавышы.

Бәгырьләргә төшеп үзәкне өзә

Ялгыз очкан кошкай сагышы.

Ялгыз очкан торна тавышы.

 

Иртәнге нурлардан сәлам көтәм.

Ләйсән көтеп сулган гөлләр дә...

Тавышыңны, сулышыңны эзлим.

Битем куеп йомшак җилләргә.

Күзләремне текәп күкләргә.

 

Боз астында аккан дулкыннардай.

Бәргәләнә җаным – түзәмен.

Араларда чиксез диңгез ята.

Сагыш дөньясында йөзәмен,

Күпме түздем, күпме түзәрмен?!

 

Җылы итеп бер каравыңнан да

Диңгез кичәм, таулар күтәрәм.

Ай нурыдай, кимеш сукмак булып,

Барыр юлларыңа түшәләм.

Йөргән юлларыңа түшәләм.

 

ЧИР

 

Кара чирем булып көнчем йөри,

Хәтәр хастасыннан буылып.

Тере килеш салкын гүргә иңеп,

Якты дөньясыннан суынып.

Зәңгәр күкнең күрмәс гүзәллеген,

Үч, ачуы китмәс күңеленнән.

Кисәк кенә үлеп китә калсам,

Көнләшер күк хәтта үлемемнән.

Күрсен иде ул кояш керфегендә

Офык киңлекләре балкуын,

Яшел хәтфә җирнең, нәүмизләнен,

Саф нурларга күмелеп ятуын.

Ни аяныч! Тәңрем бу гарибен

Рәхим-шәфкатеннән кимсеткән,

Зәгыйфь бер ананың күкрәгеннән

Бәддогалы агу эчерткән...

Куанса иде бәхетлеләргә,

Уртаклашса иде шатлыгын...

Рәхәтләнеп сулыш алыр иде

Күңеленең тоеп сафлыгын.

 


СӘХРӘЛӘРГӘ ЧЫКСАҢ...

 

Сәхрәләргә чыксам, гөлләр шиңгән,

Күзем төште зәңгәр күкләргә.

Сине шулай өзелеп сагынганга,

Зәңгәр сагыш иңгән күзләргә.

 

Сәхрәләргә чыксаң, шәлен бөркән,

Чәчең сибелер җилләр иссәләр.

Минем сулышым булыр йомшак җилләр,

Чәчләреңә кагылып үтсәләр.

 

Сәхрәләрдә үсә ялгыз каен,

Нурда коена айлы кичләрен.

Тәрәзәңнән нурлар булып иңәр

Мәңге сүнмәс яшьлек хисләрем.

 

Сәхрәләргә чыксан күккә кара:

Йолдыз атылыр кыйбла тарафтан.

Күзең төшкән саен күңелен тулыр

Сине өзелеп көткән караштан.

 

АЛИҺӘ

 

Карашлары гүя

Җиһан күзе,

Кояш сыман балкый

Сылу йөзе.

 

 

Багалмасы булып

Пеште ул.

Алсу тачнар юа

Нурлы йөзен.

Ай-йолдызлар үбә

Серле күзен.

Көмеш белән каеп

Кук гөмбәзен –

Киек казлар чикте

Якты юл:

– Урынын түрдә булсын,

Имин бул.

 

Белми әле...

Тәкъдир ана язган

Ни сагышлы

Мәңге әрнер юл.

Ни газаплы...

Мәңге балкыр юл...

***

 

Китә инде. китә

Илнең күз карасы.

Өен ятим итеп,

Китә йөзек кашы.

Җаннарны әрнетеп,

Йөрәктән кан тама.

Түшәккә капланып,

Үкси газиз ана:

«Идел тарафында

Кыйбла нигә кара?

Изге Болгар иле

Кем кулына кала?!

Идел-Болгар җире

Чиксез зиннәт иде.

Иманлы, саф илнең

Өммәте пакъ иде...»

Хуш, бәхил бул инде,

Җаннан газиз ана.

Сау бул инде, сау бул.

Моңлы, нурлы кала.

Сау булыгыз, таллар –

Күзләрдә яшь тулы.

Язмыш әмереннән.

Ата нәзереннән

Дөньяда ни олы?

Изге әманәте,

Вазыйфасы олы.

 

Идел, кардәшләрнең

Көенечле елы.

Тәңре юлдаш булсын,

Игелеккә барсын.

Болгар туганнарның

Сөенече артсын...

 


***

 

Боегып калды дала,

Озатты баласын.

Соңгы кабат күрә

Газиз Багалмасын,

Белми әле бәгырь

Алда ни күрәсен.

Сизми әле йолдыз,

Кайларда сүнәсен...

***

 

Ага кораб.

Йөзә яшел ярлар.

Зәңгәр күк, боегып,

Дәрьяга капланган.

Идел кичкәннәрнең моңсу

Хатирәсе

Идел ярларында

Сакланган.

Гаярь ирләр әнә

Бөркет сыман горур,

Иделенә баккан

Текә үрләрдән.

Җанын борчып авыр шом агыла,

Элек бәхет ташкан

Җирләрдән...

Яшел хәтфә җәеп юлына

Болын, күлләр

Каршы алганнар.

Алмагачлар

Сөенеп чәчәк аткан.

Таллар, иелеп,

Дога кылганнар –

Әйдә, багалмасы,

Амин хак догасы.

Сөенер инде Казан –

Идел Баш каласы.

– Әйдә, күз карасы,

Синең үз илең бу.

Әйдә, йөзек кашы,

Инде үз түрең бу.

Идарә ит, Йолдыз,

Күрсәт һиммәтеңне.

Балаң итеп түшеңә ал

Кардәш милләтеңне...

***

 

Аналарча, төбәп,

Ил күзенә карый.

Гүя түшенә кысып,

Җан хәсрәтен аңлый.

Татар өммәтенең

Кыйбласы чуалган.

Хәтсез бозык колдан

Күпме гафел туган.

Кырык ямау юрган –

Юллар, өйләр тузган.

Фәрештә юк җирдә

Җәбер, афәт түрдә.

Иманнарын җуйган

Ил йөзенә басар.

Юлыннан язганнар

Үз кыйбласын таптар.

Нишләдең син, татар?

Берәүләр тир түгә,

Илгә икмәк игә.

Кемгә җәннәт,

Кемгә ләхет тар.

Хәрам мал җыялар

Кара җаннар:

Дога караклары –

Наданнар.

Догалар белми ул,

Әдипне битәрли.

Хәреф танымый ул,

Шагыйрьне шелтәли.

Әлиф белмәгәннәр

Остазга кул суза.

Моңлы «чишмәләрне»

Әхлаксызлар «буа».

Сатылган түрләрдә

Ялагай солтаннар.

Хуҗасына иелә

Гамәлсез куштаннар.

Борын-борыннардан

Арттан йөри хәтәр,

Үз канын эчүдән

Туярмы икән татар?..

Изелгәннәр килә,

Кимсенгәннәр килә.

Курку йөзләрендә,

Сагыш күзләрендә.

Сак бул, йөзек кашы,

Акыллы бул, бәгырь.

Тирә-юнебездә

Ишәйде азгыннар.

Кача-поса илнең

Асыл малын талый

Ераклардан килгән

Козгыннар...

***

И изге күңел,

И асыл сеңел!

Килгән корабларның,

Кайбер җәнапларның

Белми сәясәтен,

Сизми фәлсәфсен.

Сатылган түрләрдә

Өч йөзле куштаннар.

Хуҗасына карый

Бәз курчак солтаннар.

Мәҗлес шаулаша,

Мәҗлес ялвара.

Алиһә язмышы

Мәжлестә карала.

Йә ходай, арала.

Уткүз бакыр саный,

Куштан күлмәк карый.

Юха вәгазь сайрый,

Морза ришвәт сайлый.

Мәҗлестән таш биләр

Канәгать киттеләр:

Алиһә йөзенә

Аякларын сөрттеләр.

Түреннән төшереп,

Башына җиттеләр:

Тәхетен аударып,

Мәскәүгә сөрделәр.

Алиһә-аккошны

Коллыкка бирделәр.

Тилмерә җәүһәрташ,

Ялгыз җан, үзе яшь.

Йә раббым, ярдәм ит,

Йә ходай, түзем бир.

Кайгыра акколын,

Иңри Көмештолым.

Ни ачы хәсрәте,

Ни яман халәте.

Ни хәерсез елы,

Һай, хурлыклы юлы.

Кол булды хания

Һәм сөекле улы...

Бичара нечкәбил

Өметсез карана,

Күкләргә ялвара:

Йә ходай, арала!

Мәшрикъкә йөз тота.

Далага күз ата.

Мәгъриптән бикараш.

Мәшрикътән битараф.

Далада ак рәшә,

Тик күкләр эндәшә:

– Китә инде, китә

Илнең күз карасы,

Иделен ятим итеп

Җуела ана башы.

Җаннарны әрнетеп,

Йөрәктән кан тамды,

Аллага ялварып,

Елый үксез халкы.

Идел якларында

Кыйбла һаман кара.

Изге Болгар иле

Кем кулына кала?..

Асыл Болгар иле,

Хәтсез малдыр җире.

Иманлы, саф илнең

Өммәте пакъ иде...

Яшьле ич күзләрең,

Талганчы карап бар.

Җилкәннәрен иеп,

Аерыла кораблар.

Елап калды Идел,

Озатты анасын.

Соңгы тапкыр күрә

Сөйгән шаһзадәсен.

Белми әле бәгырь

Алда ни күрәсен.

Сизми әле Йолдыз

Кайларда сүнәсен...

***

И сөекле асыл

Йөзек кашы!

Кай җирләрдә үкси

Каберең?

И сөекле изге

Ана җаны!

Нигә өзлексез

Әрни хәтерең?

Ни гомерләр

Дога көтеп иңри

Көчләп чукындырган

Бәгырең.

И сөекле аккош,

Акбүз канат!

Кайда сүнде

Соңгы сулышың?

Ни бәхет, ни мәхәббәттән туып,

Нинди әрнүләргә юлыктың?

Иман, ир юк җирдә иблис

Түрдә,

Илләр сыкрый ирләр

Юклыктан.

Чираттагы корбан

Җәһәннәмнең

Дөнья тәмугына

Юлыккан.

Борын-борыннардан

Афәт-гадәт килгән:

Изгеләрен сату

Татарга хас икән...

Үз анасын саткан

Вәхши түгелме икән?