ДӨНЬЯМНЫ СҮНДЕРМӘЧЕ

 

(Җыр)

 

Күзләрендә серле нурлар –

Зәңгәр күкнең сөрмәсе.

Күз каравыңнан балкыган

Дөньямны сүндермәче.

 

Кояшлы карашларыңны

Болытка яшермәче.

Яшәешемне биләгән

Дөньяңнан күчермәче.

 

Бер тонык карашың өтә

Ни татлы назларыңны.

Елмаю нурың кайтара

Югалткан язларымны.

 

ТАТЛЫ МОҢ БУЛЫП

(Җыр)

Күкләргә карыйм сагыштан

Түзмәс чараларымнан.

Үзәкләрем өзелгәнгә

Йөрәк яраларымнан.

 

Алалмыйм карашларымны

Җаныңа сыенгандай.

Йөзләреңнең нурларында

Ләзәттә коенгандай.

 

Көтеп алам таң җилләрен

Изге бүләгең итеп.

Нәүмиз битләремдә синең

Сулышың тоям кебек.

 

Яралап, йөрәкләремә

Бәгырем булып тамдың.

Әрнегән күңелләремдә

Татлы моң булып калдың.

СЕҢЛЕМӘ

Үткәннәрең – киек казлар юлы,

Кемнең генә күзе төшмәгән.

Тулган ай күк таҗың – ак калфагын,

Кемнәр генә башын имәгән.

Ил-йортына хәтсез яулар чапкан –

Гүзәллеген талап-җимереп.

Зинданнарда черегән ак калфаклар –

Яр сөйгәннәр калган тилмереп.

 

Тоткынлыкта сүнгән күпме шәмнәр

Газиз Ватан, иман хакына.

«Шәмдәлләрдә генә утлар яна» –

Шулар җаны гүя талпына.

 

Киек казлар юлы – көмеш калфак!

Кемнәр аңа мәрҗән тезмәгән!

Сафлык нуры яуган ил өстенә,

Җирдә иман нуры өстәлгән.

 

Әх-х...

Агулы җим чәчеп, афәт урдык.

Хакын түли инде замана.

Җан пакьлеген чайкап нәҗеслектә

Денен таптап йөрикыз бала.

 

Ышанам мин: Сөембикә рухы –

Хаҗ-кыйбласы изге җиремнең,

Кәсепчеләр түгел, ак калфаклар –

Киләчәге илем-сеңлемнең.

 

ИР ХАЛӘТЕ

Көмеш ай тирбалә саф чишмәдә,

Таң онытылган былбыл җырыннан.

Зәнгәр күләгәдә кыз елмая,

Күз алалмый сөйгән ярыннан.

 

Онытылмый яшел чишмә буе,

Ак чәчәктә туткыл шомыртлар.

Иркәли так җиле чәчәкләрне,

Көнләшәләр гүя йолдызлар.

 

Авыр төш күргәндәй кайчагында:

Хыялларым, чыны бер сыман.

Бабам җәннәт иткән җиргә карыйм,

Ә ул... мәет чыккан өй сыман.

 

Эзли күңелем таныш офыклардан

Сандугачлы зәңгәр таңнарны.

Сагыш булып җилләр генә исә,

Өметсезлек изә җаннарны.

 

КЫРАУ

 

Күпме өзелеп киткән яшел язны

Бозлы җилләр куырды яңадан.

Салкын кырау өтте кеше җанын,

Ана күңеле бизде баладан.

 

Сатыла җаннар, дәрәҗәләр сатыла.

Ана гозере, иман – чүплектә.

Күсе өере кесә калынайта,

Нарасыйлар хакы кәсептә.

 

Тешен кыскан, түзә үксез халык –

Бирсен ходай аңа сабырлык.

Гаярь йөрәк, тәвәккәлләр кирәк,

Җирне нәҗеслектән алырлык.

 

ТУРГАЙ

 

Зәңгәр күктә өзелеп сайрый тургай,

Газиз тугайларын күзлиме?

Күңелен сызып аккан язларыннан

Җантирәген сагынып эзлиме?

 

Аяз күктә өзелеп сайрый тургай,

Яшел тугай җырга күмелгән.

Ничәнче кат кошкай, моңга төреп,

Без югалткан язны китергән.

 

Язмыш упкынына акты язлар,

Бозлар юды яшел ярларны.

Яшел тугайларга чыгып эзлим,

Без күрешкән сихри язларны.

 

Үзәкләрне өзеп акты язлар,

Ерагайтып безнең араны.

Бу дөньяда син барлыкны тою

Җиңеләйтә йөрәк ярамны.

 


ИҺАН БҮЛӘГЕ

 

Сине җиһан бүләк иткән. Беләм.

Кояш сөенеп балкый йөзеңдә,

Ал чәчкәдәй көләч иреннәрең,

Йолдызлар җемелди күзеңдә.

 

Җиһан сиңа яз нурлары биргән,

Шуңа да бит күңелең моң җанлы.

Тибрәт әле, бәгърем, керфекләрең –

Таң нурлары күмсен дөньямны.

 

Сине җиһан яз гөлләре иткән,

Гөлбакчага биләп тирбәткән.

Тәхет итеп җирне бүләк итәм –

Җиһан биргән изге теләктән!

 

ХЛАКСЫЗЛЫК КОРБАННАРЫ

 

«... Исерек җан ике игезәк оланны суйды».

(Милиция көндәлегеннән)

Өзгәләнә жилдә сары яфрак,

Тәрәзәгә кагыла сак кына.

Нидер ялына сыман җансыз өйдән,

Сабагында иелә-талпына.

 

Ак каеннын сары яфраклары

Ник сыена сулган гөлләргә?

«Ике олан уйный иде шунда,

Кайда алар, җаным?» – ди мәллә...

Ишетелми өйдә бала тавышы,

Өзгәләнә яфрак нур юкка.

Хәмер белән бүген вәхшәт иңгән

Күптән иман качкан бу йортка.

 

Ике наный, багалмадай сабый –

Мут заманның үксез уллары.

Ике олан бер табутка сыйган.

Нигә канлы нәни куллары?..

 

Кызыл таплар булып, әрнеп тама,

Яшьләр тама хәнҗәр йөзеннән.

Тимер читлек алды Бүре җанны

Хурланган күк җиһан күзеннән.

 

***

Шапшак төрмә. Котырган эт сыман,

Корыч тырнакларын ыржайткан.

Бик күпләрнең кискән канатын ул,

Һай, күпләрнең йөзен саргайткан!

 

Кем генә юк аның таш карынында:

«Янган түрә», «Төнге корольләр»,

Касса басып шешә имүчеләр,

Заказ алып җан түгүчеләр...

 

Хөкем сузган кыл өстенә басып,

Берәү тора упкын читендә.

Соңгы сулышын көтеп газап чигә,

Чарасызлык бигрәк читен лә.

Кыл өстендә узган гомерен барлый,

Шомлы төннәр җуйган эзләрен.

Ничәнче кат бизмәннәргә салып,

Үлчәп карый кылган «эшләрен».

 

Көн яктысы – кара табут аңа,

Һәр сулышы – үлем тозагы.

Күзен йомса, шартлап кыл өзелә,

Йота аны упкын кочагы.

 

Шәфкатьсезлек, канлы яшьләр баса:

Бизмән ава нәкъ кыл турыда.

Гаепсезләр түгел, –

золым оча

Мәңгелеккә упкын куенына.