САГЫШЛЫ СӘХИФӘЛӘР

(Трагик поэма)

 

Көнләшәм лә асыл ирләрдән.

И, көнләшәм гүзәл илләрдән!

Теләкләрем олы, юктыр чарам.

Булган чамам, нибары шул каләм.

 

Чү, афәтме,

Нәрсә булды тагын?

Атом бомбасымы шартлады!

Әллә күкме җиргә ташланды.

Оран салды җиһан.

Үкседе җил –

Җирне кабат сөрем каплады.

Монда тагын орыш,

Монда янә «тәмуг» башланган:

Ана улын, ата кызын белми,

Бер-берсенә аткан туплардан.

Фаҗигале тетрәнде ак ай да,

Уелып, өнсез калды соң чиктә:

«Адәмнәр бит, юкса, үтерешәләр –

Җанварларың торсын бер читтә».

Вәсвәсәгә бирелеп сукранды җил,

Айга хәбәр салды сер итеп:

«Каргыш күмгән бу җирләрне, туган,

Канлы хәнҗәр, хәтсез җаннар кыеп,

Үксезләрдән аны талаган.

Бу җирдә юк иман. Бу җирләрдә

Аек акыл ахры калмаган.

Хаким белән үбешәләр монда

«Алла» булган көнендә генә!

Тәхет башы авып төшә калса,

Хәҗәткәе калмый бер тиен дә.

Үз тешләрен чәйнәп яши монда

Имчәктән өзелгәннәр.

Бәрелеп, сугылып, шашынып тәхет эзли

«Оҗмахтан сөрелгәннәр...»

 

***

 

Ай йөзендә сары сагыш күреп,

Кызганды җил аны ихластан:

«Фал чыкмаса, уңмас бу төбәкләр,

Урап кайтыйк әле аръяктан.

Авыл җырчысына кушылып без,

Уйнап йөргән идек берзаман.

Хәтерлимен Тамбов урманнарын!

Буран күмгән Сыркыды урамнарын.

Әүхәдинең төнлә бүреген җуеп,

Чанасында җырлап кайтканын.

Бөтен дөнья көтте – зарыгып көтте,

Алсу такның балкып атканын!..

Эх-х!

Зәңгәр күзле Тамбов җырчысының,

Онытырлыкмы сон хыялларын!

Онытырлыкмыни җырларын.

Нинди гүзәл иде көткәннәре!

Брамат наборщикның азынып китеп,

Зөбәйдәсен шашынып үпкәннәре... –

Гаҗәп иде дөнья хәлләре!...»

Ай белән җил шулай чөкердәшеп,

Текәлделәр җиргә – күрделәр:

«Йә, хода-а!»

Монда икән хәйран тамаша:

Сазлы урамнан, Ләлә карчык килә,

Кәкре аякларда күн ыштан.

Күзләр тонган. Челем имә һаман,

Кызыл тырнаклары эт кочкан...

Сүгенде дә ай, читкә төкереп куйды:

«Тьфу! Матер, күрдеңме әбиеңне?

Инде моңа нәрсә дисенме?

Ай да ялгыз яши, инде ул да

Шулай этләр сөйрәп йөрсенме?!

Лә хәүлә, егетләр...»

Борчылды ул,

Белгәннәрен укып,

Карап куйды читкә сагаеп,

«Тыйнак бул син, кода,

Тик ятмыйлар монда,

Утырырсың... карап, моңаеп...

Җил генә ул, зав. әшнәсен кочып,

Әйләнгәли келәт тирәли.

Ә әшнәсе,

Бүреге төшсә, иелә алмас хәлдә

Сәхәргәчә гүләйт иткәли.»

Ләкин айда келәтчеләр кебек

Трай тибеп йөрер хисләр юк.

Җир монда да шул... өтелгәннән соң

Яфраклары көйгән гөлләр күк.

Э-хе-хе...

Урман баскан иде бу җирләрне,

Калын яшел урман!

Юл адашкан төнге юлчы кебек,

Һичбер чарасыздан,

Бар тереклек сулган:

Яз гөлләре, сандугачлар үлгән,

Корыган гүзәл урман...

Әрнеп ыңгырашты да ай,

Йомды күзен.

Әйтмәкче иде нидер,

Таба алмады сүзен.

Гашыйк иде бит ул җирләргә! –

Бирсен ходай түзем,

Дөньяда иң бәхетле ярлардан

Саный иде үзен.

Нинди вәхши кавем утка салган

Сөйгән яшел җирен?..

 

***

 

Көрсенде дә ай, хыял канатында

Сөйгән төбәгенә ашкынды...

Көмеш чыклар юган болыннар һәм

Хәтфә гөлләрдән ул тан, калды.

Шомырт фонтаннарын коча-коча,

Таң атканчы күлдә чайкалды,

Зәңгәр күктән ак болытлар төшкән

Алма бакчасында йокларга.

Саф чишмәнең суларын эчепме,

Сандугач җырыннан исерепме,

Күккә баккан алтын көнбагыштай

Бирелде ай татлы уйларга.

Назлап-сөелеп туя алмаган ярдай,

Кат-кат йөзде көмеш суларда...

... Алсу офыклардан сибелгән нурлар

Һәрбер өйгә шатлык-җан өрә.

Гөлҗимешле хәтфә җир өстенә

Иртәнге азан белән ямь иңә.

Хәтсез аланнарны гизә-гизә

Һәр чәчкәдән кортлар бал имә.

Каз-үрдәкләр бии чирәмлектә.

Инешләрдә гүя алтын кайный –

Балык уйный, чуртан сикерә...

Һәр өйдә нур артты,

Гаскәр җиңеп кайтты –

Гарасатта яу гизүчеләр.

Юмартланып китте киленнәр.

Елмаялар балкып иреннәр...

Урамнарга сыймый, саф-саф ага

Пәһлеваннар кебек яшь ирләр!

Халык коча лачын ирләрне:

«Изге бәхет! Мәңге дан!» – диләр,

Елый-елый теләк телиләр.

 

***

 

Тамаша кайный мәйданда:

Җыеналар зур туйга –

Аксакаллар алмаш күзли

Иртәгә сабан туйга.

Яшьләр алыша, картларның

Каерыла үз сыннары,

Тартыла үз кыллары.

Күп илләрдә хәтерлиләр,

Дага бөгәр кулларын...

Мәйдан иелә-сыгыла,

Ияреп беләкләргә.

Кызлар карашы – шифа бал,

Көч бирә йөрәкләргә.

 

***

 

Аккошлардай тезелеп кызлар кайта,

Юлларында гөлләр чәчәк ата,

Чиләкләре тулы багалма.

Елмаюы мәрҗән, калфаклары ай,

Шат йөзләре пешкән алмалардай –

Абау, бәгърем, өзелеп карама!

Күз тиюе бар бит аларга.

Эзләреннән хәтфә чигелеп кала,

Күзләреннән якты нурлар тама.

Ходай яман күздән арала –

Чиләкләре тулы багалма ...

Юлда әчмухалап сатылмыйлар,

Кызлар бәйрәмнәрдә сынала!

 

***

 

Чү, ни булды?

Җиһан үксеп куйды:

Җирдә янә җаннар өзелгән.

Җиргә янә афәт өерелгән:

Уфа-Чиләбе өстенә мәхшәр иңгән.

Чираттагы кара көннәр кемгә икән?

Янә хәтсез мәет ята пыскып:

Ләхетләре җиргә сибелгән.

Сәбәп нәрсәдә соң, кем нишләгән?

Нидән актарылган, изелгән?

Әллә кояш ычкынган күгеннән,

Әллә сон җир тайганмы эзеннән?

Кайда җавап? Дәлил бармы икән?

Җавап кыска, дәлилләре ачык!

Зобанилар алган җирне «печеп».

Йөзмәкчеләр бугай сал итеп.

Әшнәлек хан монда, бурлык солтан!

Терлекчеләр өстә вәзир булган.

Пешекчесе вәзирне дә узган,

Яңа түрдә һаман иске буйдан

Ләчит туглап утыра колакка,

Гамәл шул ук, тик сүз яңача.

Йә алла!

Мәрхәмәткә илткән изге кыйбла

Хурлыгыннан җиргә капланган.

Тәхетеннән иблис куган иман

Трактир сазлыгында тапталган...

Монда вәгъдә җуйган сабынчылар.

Бичәсенә ябышып чыккан коллар.

Сәрхуш хурлар – яфрак итәкләр,

Һәр чат саен монда имчәк даулый

Йөз атадан булган имсәкләр.

 

***

 

Авыр хисләр белән хушлашты, ай

Алтын бишегеннән бушанды.

Ак болытлар кунган аланлыкка,

Көмеш күлдә йөзгән алмалыкка

Текәде ул моңсу карашын.

Нишләсен сон! Ходаем, нишләсен...

Ярата бит җирнең гүзәллеген.

И-и эзләде гүзәл төсләрен.

Эзләде лә яшел болыннарда

Колын көтүләре гизгәнен,

Зәңгәр күзле Идел сылуының

Алтын толымнарын үрүен,

Чыклы керфекләрен сирпи-сирпи

Пешкән алмаларга үрелүен.

Уелып ла, уелып эзләде ай

Аккош йөзгән зәңгәр күлләрне.

Гөлләр күмгән кала, урамнарны,

Ак мәрмәрле төзек юлларны.

Иман белән иңгән гаделлекне,

Мәрхәмәтле хәләл байлыкны.

Ана куенындагы сабый күк

Иленә сыенып үскән халыкны.

Мәрҗән калфакларның, таҗлар булып,

Тәхет түрәләрендә балкуын,

Газиз Болгарының көлләрендә

Күпме изге җаннар ятуын.

Кайда монда әрнеп укси-үкси,

Сөембикә кылган сихәтләр?

Канлы үпкәсенә буыла-буыла

Тукай әйтеп сүнгән васыятьләр?

Кайда монда ничә гасыр буена

Өзелеп-өзелеп көткән хәсиятләр?

Гүя монда ат та аунамаган,

Әйтерсең лә, бер төк калмаган,

Бу изге җир: «Илем-динем», – диеп,

Миллион корбаннар да салмаган...

 

***

Уф-ф...

Чыгасы иде бит шул авыр тынчулыктан...

... Акрын кылан,

саграк бас!

Битараф җан!

Бу җирнең һәр карышында сөрем аша

Шәһит киткән халыкларның каны яна.

Минем горур нәсел каным –

Җаһил хәнҗәр!

Кайнар тамчы булып тамып,

Күпме зиндан башларының ташын ярган.

Озак гасырлар буена,

асылынып кылдай җепкә,

Упкын ярдан.

Төпсез ташкыннар өстендә бөре ярган!!!

Көтә җаным

Әүвәлге саф, гүзәл таңнарның атканын.

Өметләрем иңли җиһан киңлекләрен.

Сабыем төшенсә газиз анам сүзен,

Туган илем таптамаса туган телен,

Ай-йолдызлар киштәсендә мәңге үлмәс –

Соңгы сулыш, соңгы карашта да өзелмәс

Һәм беркайчан гафил колыкка иелмәс

Халкым минем!

 

***

Ташлар баскан җаннар иңри астан:

«И-и, дөньялар, бармы терегез?

Өстебезгә таш өелә бара.

Йотым булса да су бирегез,

Йотым булса да су бирегез –

Бер суларлык һава бирегез»...

***

Инанды ай:

Борын җәннәт кебек асыл илдә

Вәхшәт, афәт бара.

Җирне хәтәр авыру биләгән.

Тәпәрләнеп беткән үсмер-карчык,

Сөрелеп кайта төнге биләмнән.

Тәңрен сатып эчкән сатлык җаннар –

Мәчет манарасын «буганнар».

Галәм каргышыннан кача-поса,

Кәсеп итеп аен суйганнар.

Сабый әнә үксеп, куырылып беткән,

Өенә сөйри сәрхуш анасын.

Үткен хәнҗәренә элгән углан

Үзен баккан газиз атасын...

Бикә карчык, һәр сәхәрдә кубып,

Сөйгән чучкасына җим бирә.

Карт-корылар мәчет ышыгында

Махра чәйнәп сыра чөмерә.

Асыл зирәклекне, кардәшлекне

Кара көнче талый, үтерә.

Горур башлар нигә иелә?

Җирне баскан кәмитче, Факирәләр,

Рәхәт чигә төнге корольләр.

Монда кәмит. Театр уйнала.

Үзәк опера залында... «ышкытып бию» бара.

Монда концерт.

Бүген әккәрәйлеләр көне:

Сәхнәдә ясалма йолдызлар яна.

Сәхнәдә ясалма аллалар туа:

Өрлек кебек сиксән сигез «Сәйдәш»,

Пәһлевандай туксан тугыз «Рәшит»

Сәхнә түрен кодачалап алган –

Кара тиргә батып Ат куа!

***

Шомлы төн.

Бөтен җиһан авыр тынлыкка баткан.

Көн буена чеп-чи ялган сибеп,

Үзәк эфир йокыга талган.

Тукта, чү! Яңа хәбәр алынды;

Курчак эфир калкынды да

Черкидәй безләп алды:

«Игътибар!

Мадагаскар «Таш» фирмасы канцлеры

Илгә визит ясады.

Почетный эскортта барып,

Каз фермасын карады»...

Кайчагында кол эфир да

Төшендә саташып китә:

«Безнең илгә визитбелән

Рабин килә, Клинтон килә,

Клинтон килә...»

Төшләнә дә,

Бахыркаем, янә сүнә.

***

Концерт бара.

Кәмитчеләр мәж киләләр:

Күз кысышалар.

Учларына йөткергәләп,

Бармак шартлатышалар.

Саескандай макташалар,

Күз буып урлашалар.

Борыннарына чиертмәсәң,

Мәңгегә урнашалар...

Сәхнәдә тамаша кыза –

Төтен куера.

Залны

Тешсез зомбиларның елмаюы тутыра.

Салехардтан кайткан теш докторы

Иң түр мөнбәрендә утыра.

Ашау байдан, моңа

Мал ходайдан.

Кайтса – коймак,

Китсә – чукрак,

Тешсезләр – ерак. Ерак.

Ә докторның ун ягында –

Кем соң әле, корт чаккыры? Әһә! –

Юллар салу министры – земля-як!

Якташ булу хөрмәтенә,

Алкышларга күмә-күмә,

Анысын да ду китереп тәбрик иттеләр...

Муеннан сазга кереп баткан иде,

Ләмгә сеңгән юлны капшый-капшый,

Дизель белән сөйрәп керттеләр...

Нәкъ учкомча!

Сводкалар шәрран яра,

Кич һәм иртән:

«Фәлән җирдән, фәлән тикле

Атланмай ишелә. Балы ага тездән...»

Кибетләргә керсәң... хаклар талый,

Егып талый – әшәкерәк эттән...

... Салехардның сул ягында

Зур чалмалы хөкем түрәсе!

Чалма зур да, куллар бәйле –

Коллык бәласе.

Конторының «шөһрәтләрен»

Бик тәфсилләп икърар итте

Кәгеп алган конферансье.

«Быел биш мен янгын чыкты –

Ачыклап үтик башта:

Төтенгә очкан мал саны

Миллиардка якынлаша.

Алты йөз җитмеш баш янды,

Чүп түгел – адәм башы!

Сигез миллиардлык җинаять... эһем...

Судка бирмиләр, яхшы.

Процентка чиннар төрәбез,

Суның, да хикмәте бар:

Башны саклап булмас иде –

Коткара протоколлар.

Тере генә була күрсен

Чичиковка зомбилар.

***

 

Суга баккан бабам:

«Алган түгел, алдырган ахмак

Мең языклы! Каза эзли мие янтыкны.

Таҗлы тәхеттән дә табып булмый

Төпкә җигелеп сөйрәр акылны...»

Кемдер учына көлә:

«Бетте болар!»

Нәрсә кайтармакчы булалар?

Ахры, язмышка да хәмер төртеп,

Әлифбасын бумак булалар...

Җирдә янган саен,

Йолдыз булып,

Күккә ашкан язмыш-көнебез.

Илләр үкереп янган. Дога калган –

Догаларда яши денебез.

Җыр-моңнарда яши телебез.

***

Сәхнәдә ай.

И-и, җырлый кыз бала!

Күзләреннән сихри нурлар тама.

Җир, йолдызлар, гөлләр өнсез калган

Үзәкне өзеп аккан моңнардан.

Җирдә йолдыз, күктә йолдыз балкый,

Җиһан тынган, җырга бирелеп.

Бар табигать төшкән әсирлеккә –

Ага дөнья, моңга күмелеп.

Бу көйләрдән ялгыз урман кичкән

Җайдак сагышлары агыла.

Кипкән иреннәргә чыклар юган

Дымлы гөлләр гүя кагыла.

– Сәхнәдә ай.

И-и, көйли кыз бала

Илдән үксеп киткән миллионнарның

Чит-ят илдә сүнгән таңнарын.

Юлда адашканның моңнарын.

 

Анам туфрагыннан бу изге җан:

Җанга күркәм йөзе күптәннән.

Иделен шәл итеп, башкаена.

Горур күкрәгенә бөркәгән.

Ул һичкайчан яфрак итәк киеп,

Бер кол булып җирдә тапталмас.

Кыргый булып үләчәкләр генә

Уй-моңнарны, шәят. аңламас...

 

***

 

Кемдер учына көлә:

«Бетте болар!

Нәрсә лыгырдаган булалар?!

Әле һаман тормак булалар.

Ничәнче кат план коралар.»

Җирдә янган саен,

Йолдыз булып,

Күккә ашкан

Язмыш, денебез.

Үкереп янган илләр.

Дога калган –

Җыр-моңнарда

Яши телебез...

Тел, иманда туар көнебез!

Инша алла!

Галәм,

Күкләр шаһит –

Мәрхәмәтле, асыл Илебез.

Аерылган, каерылганнар кайта,

Туктал, бер мизгелгә тын, дөнья.

Сөембикә чыккан каршыларга,

Үзе үкси сыман тын гына.

Туган җирем, акъяулыгы итеп,

Иделен җәйгән илем түренә.

Бабам табынының муллыгы

Тарих үрләреннән күренә.

Ничәнче кат уттан араланып.

Көл-катламнан-шытып килә6ез.

Дөнья тәмугларын күпме кичтек.

Оҗмахын да күрсәк иде без.

Шулдыр безнең сонгы чигебез:

Тел, иманда – туар көнебез!