Развитие детского творчества

Развивать эстетическое восприятие; обращать внимание детей на красоту окружающих предметов (игрушки), объектов природы (растения, животные), вызывать чувство радости от их созерцания.

Формировать интерес к занятиям изобразительной деятельностью. Развивать умение в рисовании, лепке, аппликации, изображать простые предметы и явления, передавая их образную выразительность.

Включать в процесс обследования предмета движения обеих рук по предмету, охватывание его руками.

Вызывать положительный эмоциональный отклик на красоту природы, произведения искусства (книжные иллюстрации, изделия народных промыслов, предметы быта, одежда).

Развивать умение создавать как индивидуальные, так и коллективные композиции в рисунках, лепке, аппликации.

Приобщение к изобразительному искусству

Подводить детей к восприятию произведений искусства. Знакомить с элементарными средствами выразительности в разных видах искусства (цвет, звук, форма, движение, жесты), подводить к различению разных видов искусства через художественный образ. Готовить к посещению кукольного театра, выставке детских работ и т. д.

Развивать интерес к произведениям народного и профессионального искусства, к литературе (стихи, песенки, потешки, проза), слушанию и исполнению музыкальных произведений, выделению красоты сезонных изменений в природе, предметах окружающей действительности (цвет, форма, величина: дом, ковер, посуда и т. п.).

Эстетическая развивающая среда.Вызывать у детей радость от оформления группы: светлые стены, на окнах красивые занавески, удобная мебель, новые игрушки, в книжном уголке аккуратно расставлены книги с яркими картинками. Воспитывать стремление поддерживать чистоту и порядок в группе, чтобы было уютно и красиво.

Знакомить с оборудованием и оформлением участка, подчеркивая его красоту, удобство для детей, веселую разноцветную окраску строений. Обращать внимание на различные растения, на их разнообразие и красоту.

 

Планируемые результаты освоения детьми основной общеобразовательной программы.

Мониторинг в МБДОУ проводится с целью фиксации достижений ребенка, отслеживания результатов его развития и предназначен для индивидуализации работы с ним.

Установлена следующая периодичность проведения исследований – два раза в год:

· в начале учебного года (октябрь-ноябрь) диагностика проводится с целью выявления уровня развития детей, сформированных интегративных качеств и корректировки содержания образовательной работы;

· на конец учебного года( апрель) – с целью сравнения полученного и желаемого результата.

Методическое сопровождение диагностики обеспечивает старший воспитатель, проводят диагностику воспитатели и узкие специалисты.

Основными методами диагностики в МБДОУ являются наблюдение, беседа, анализ продуктов детской деятельности, создание игровых ситуаций, психологический тест.

Результаты исследований различных областей представляются в виде четырехуровневой шкалы: высокий уровень, средний уровень, ниже среднего, низкий:

· высокий уровень ребенок самостоятельно справляется с предложенным заданием;

· средний уровень – ребенок справляется с заданием с небольшой помощью взрослого

· ниже среднего- ребенок частично справляется с заданием с помощью взрослого;

· низкий уровень– ребенок не справляется с заданиями, даже с помощью взрослого.

 

Требования к диагностике:

· объективность (максимальное исключение субъективного воздействия);

· надежность (точность измерения, повторяемость результатов);

· валидность (достоверность, предметность);

· нормирование теста (его лабораторная апробация);

· сопоставимость (результатов диагностики с результатами по аналогичным методикам);

· экономичность (простота и не трудоемкость процедуры, обработки, интерпретации);

· полезность (развивающий эффект).

Условия эффективности диагностики:

· ценностно-смысловое равенство субъектов;

· гуманные партнерские отношения;

· создание условий для взаимообогащения, взаимодействия, саморазвития.

 

Содержаниемониторинга тесно связано с используемой в нашем МБДОУ «Примерной основной общеобразовательной программой дошкольного образования «От рождения до школы»» под редакцией Вераксы Н. Е., Комаровой Т.С., Васильевой М.А.. Для выделения содержания мониторинга мы соотносим результаты, на достижение которых направлена «Примерная основная общеобразовательная программа дошкольного образования «От рождения до школы»», с теми качествами, которые определены в федеральных государственных требованиях как планируемые результаты освоения программы.

Календарно-тематическое планирование организованной образовательной деятельности

Аралашу белем бирү өлкәсе (сөйләм үстерү)

Сентябрь

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Сау бул, ямьле җәй! (җәй турында шигырьләр өйрәнү) Җәйдә булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерү. - җәйге табигатькә соклану, сакчыл караш тәрбияләү; - тере һәм тере булмаган табигатьтәге бәйләнешләрне аеру; - җәй турында лаган белемнәрен ныгыту, кызыксынуларын арттыру.
Г.Тукай “Көз”, Л.Лерон “Яфрак бәйрәме” шигырьләрен уку. Шагыйрьләр һәм аларның шигырьләре белән таныштыру. - көзге табигатькә соклану, мәхәббәт тәрбияләү; - балаларның тирә-юнь турындагы белемнәрен үстерү; - шигырь тыңлауга кызыксынуларын уяту.
Көзге муллык. Көзге муллыкның кеше яшәешенә йогынтысы турындагы белемнәрен үстерү. - өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү; - тыңлый һәм аңлый алу сәләтләрен үстер; - көзге уңыш турында белемнәрен киңәйтү.
Урамнар һәм юллар. Балаларны урамнар һәм юллар, аларның функцияләре белән таныштыру. - балаларның юлларда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен формалаштыру; - пространствода ориентлашу күнекмәләрен үстерү; - транспорт йөри торган юлны тротуардан аеру күнекмәләрен булдыру.

Октябрь

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
“Бер әби” (В.Осеева), “Әби белән онык” (М.Гафури) хикәяләрен уку. Хикәяләр белән танышу, эчтәлекләрен аңларга булышу. - олыларга хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү; - балаларның күзаллау сәләтләрен үстерү; - ярдәм турында аңлату.
Икмәк – тормышның нигезе. Игенче хезмәтенең нәтиҗәсенә соклану хисләре тәрбияләү. - икмәкнең һәркемгә кирәклеген төшендерү; - икмәкне авыл кешеләре җитештерүен аңлату; - икмәк үстерүчеләрне хөрмәтләү.
“Кабартма” әкиятен уку. Әкият белән танышу. - хезмәткә хөрмәт тәрбияләү; - балаларның әкиятне тыңлый һәм аңлый алу күнекмәләрен үстерү; - икмәкнең кадерле булуын аңлату.
“Туган авылым” турында шигырьләр. Г.Тукайның “Безнең авыл” шигырен уку. - балаларда туган авылны ярату хисләре тәрбияләү; - туган авылның исемен әйтергә өйрәтү.

Ноябрь

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
“Туган йорт”. Балаларны “туган йорт” төшенчәсе белән таныштыру. - игътибарлылык, туган йортыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү; - танып белү эшчәнлеген үстерү; - мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.
“Минем әнием”. Әниләргә карата җылы хисләр тәрбияләү, аларны шатландырырга, һәрчак сүзләрен тыңларга кирәклеген төшендерү. - әниләргә мәхәббәт тәрбияләү, аларга булышасы килү теләге уяту; - сөйләм телләрен үстерү; - әниләрне хөрмәтләргә, аларга гел ягымл сүзләр әйтергә өйрәтү.
“Минем әнием” шигыре, (Ә. бикчәнтәева) Шигырь белән танышу, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү. - әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү; - шигырьне дөрес аңлауларына ирешү; - сәнгатьле сөйләм телләрен үстерү.
Әниләрне сөендерик. Балаларда әниләргә карата ярату һәм ихтирам хисләре тәрбияләү, әниләрнең иң кадерле, иң якын кеше икәненә төшендерү, аларны ничек шатландырырга мөмкинлегенә бергәләп уйлану.

Декабрь

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Кыш килә. Балаларның кыш турындагы белемнәрен ныгыту. - кышкы табигатькә соклану хисләре тәрбияләү; - иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү; - олылар сөйләгәнне игътибар белән тыңларга өйрәтү.
Кышкы киемнәр. Балаларны кышкы киемнәр белән таныштыру. - балаларда әти-әниләре, туганнары алган киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү; - сүзләрне дөрес әйтә алу күнекмәләрен ныгыту; - кышкы киемнәрнең исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү.
Б.Рәхмәтнең “Кыш бабай” шигыре. Дөрес интонация, матур хәрәкәтләр белән шигырьне яттан сөйләргә өйрәтү. - авазларны дөрес әйтүкультурасын тәрбияләү; - игътибарларын, хәтердә калдыру сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү; - шигырьнең эчтәлеген аңларга булышу.
Син тагын да матур булып бизәлгәнсең бу юлы. Балаларның кыш һәм Яңа ел турында белемнәрен киңәйтү. - Яңа ел бәйрәменә кызыксынулар уяту; - өйрәнгән шигырьләрне, җырларны башкару; - Яңа ел чыршысы белән саубуллашу.

Январь

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Кышын кыргый хайваннар. Балаларның кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгыту. - кыргый хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү; - кайда яшәүләре, ниләр белән тукланулары турындагы белемнәрен үстерү; - кыргый хайваннарны тышкы кыяфәтләренә, аерым үзлекләренә карап аерырга өйрәтү.
А.Алишның “Куян кызы” әкияте. Әкият белән танышу. - балаларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү; - әти-әнинең, олыларның һәрвакыт сүзләрен тыңларга кирәклеген аңлату.
Юлда да акыл кирәк. (шигырьләр) Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту. - юлларда үзләрен тоту күнекмәләрен формалаштыру; - игътибарны үстерү; - җәмәгать транспорты һәм анда үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү.
Юл инспекторы хезмәте белән танышу. Төрле хезмәт ияләренә карата хөрмәт хисе тәрбияләү; - логик фикерләү сәләтләрен үстерү; - юл инспекторы хезмәте белән таныштыру, җаваплы эш икәнен өйрәтү.

Февраль

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Ватанны саклаучылар. Ватанны саклаучылар көне белән таныштыру. - әтиләргә, Ватанны саклаучыларга ихтирам тәрбияләү; - кыю, батыр солдат булу теләкләрен үстерү; - Ватанны саклаучылар ир-егетләр булуын өйрәтү.
Әтиләр бәйрәменә әзерләнү. Шигырьләр, җырлар өйрәнү. - бабайларга, әтиләргә карата ихтирамлылык, мәхәббәт тәрбияләү; - сөйләм телләрен баету; - әтиләрнең сүзен тыңларга, аларны шатландырырга кирәклеген өйрәтү.
Ватаннны саклаучылар көне белән таныштыру. Әтиләргә, Ватанны саклаучыларга ихтирам тәрбияләү; - кыю, батыр солдат булу теләкләрен үстерү; - Ватанны саклаучылар ир-егетләр булуын өйрәтү.
Әнием кадерлем! Балаларның 8 март – халыкара хатын-кызлар көне турындагы белемнәрен гомумиләштерү. - хатын-кызларга карата ихтирам, хөрмәт тәрбияләү; - сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү; - олыларга хөрмәт белән карарга, аларны зурларга өйрәтү.

Март

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
З.Туфайлова “Әни сүзе” Шигырь белән танышу, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү. - әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү; - сәнгатьле сөйләм телләрен үстерү; - шигырьне дөрес аңлауларына ирешү.
«Яз җитте”. Балаларны язгы табигать күренешләре белән таныштыру. - язгы табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү; - балаларның язгы табигать күренешләре белән кызыксынуларын үстерү; - язның үзенчәлекләре билгеләре белән таныштыру, алараны күрә белергә өйрәтү.
“Нәүрүз” бәйрәме мөбарәк булсын! Әби-бабайлардан килгән бәйрәмнәр белән таныштыру. - бәйрәмнәргә карата кызыксыну хисләре тәрбияләү; - бәйрәмнәр турында белемнәрен үстерү; - “Нәүрүз” бәйрәменең килеп чыгышын, ничек бәйрәм итүен өйрәтү.
Кошлар кайтты. Кошлар – безнең дусларыбыз икәнен аңлату. - кошларга сакчыл караш тәрбияләү; - чагыштыру, күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык күнекмәләрен үстерү; - тере һәм тере булмаган табигатьтәге үзгәрешләрне әйтә белергә өйрәтү.

Апрель

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Күчмә кошлар. Кошлар турында сөйләргә өйрәтүне дәвам итү, аларның аерым билгеләрен күрә белергә, сүзләрнең мәгънәсен ачыклауда тормыш тәҗрибәсенә таянып сөйләргә өйрәтү. [к] авазының әйтелешен ныгыту.
Халкыбызның күңел бизәкләре. Балаларны татар милли сәнгате, музыкаль фольклоры белән таныштыру. - татар милли сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү; - иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү; - татар халык бизәкләре турында аңлату, өйрәтү.
Мониторинг
Без Тукайны яратабыз. Г.Тукайның күп кырлы иҗаты, тормыш юлы белән таныштыру. - Тукай иҗатына ихтирам тәрбияләү; - балаларның хәтерләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү; - шагыйрьнең әкиятләрен сөйләргә өйрәтү.

Май

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Бөек җиңү. Сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турындагы белемнәрен киңәйтү. - сугыш һәм хезмәт ветераннарына хөрмәт тәрбияләү; - сәнгатьле сөйләм күнекмәсен, мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү.
Яшел даруханә. Балаларның дару үләннәре турындагы белемнәрен киңәйтү. - үләннәргә карата сакчыл караш тәрбияләү; - балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү; - тышкы кыяфәтләре буенча дару үләннәрен танырга өйрәтү.
Авылыбыз урамнарында. Уку елы дәвамында өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту. - юлларда үзеңне хәвефсез тоту кагыйдләрен өйрәнү процессына кызыксыну тәрбияләү; - хәтер, хәрәкәт координациясен, реакция тизлеген үстерү; - юлларда үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләрен системага салу.
Сабантуй бәйрәме. Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү. - балаларда туган авылны ярату хисләре тәрбияләү; - бәйрәмнәргә карата кызыксыну хисләре уяту; - сабантуй бәйрәменең тарихын өйрәтү.

Календарно–тематическое планирование организованной образовательной деятельности физическая культура

СЕНТЯБРЬ

I-АТНА II-АТНА
Максат: калоннада бер-бер артлы йөрү һәм йөгерү, тигезлек саклауны ныгыту, ике аякта идәннән этелеп һәм йомшак кына төшү. Җиһазлар: бер озын шнур, һәр ике балага бер бау, флагчык, кегля һәм туплар шакмаклар. Максат: балаларны көч белән идәннән этелеп, ярымбөгелгән аяк белән өскә сикерү, предметка кагылу, тупны тәгәрәтү күнекмәсен ныгыту. Җиһазлар: бер озын шнур, һәрбер балага берәр флагчыклар, һәр ике балага бер туп.
III-атна IV-атна
Максат: калоннада бер-бер артлы йөрү, таралып йөгерү; тупны тәгәрәтү күнекмәсен һәм шнур астыннан чыгуны ныгыту. Җиһазлар: һәрбер балага туплар, стойка һәм шнур. Максат: калоннада бер-бер артлы йөрү, таралып йөгерү; тупны тәгәрәтү күнекмәсен һәм шнур астыннан чыгуны ныгыту. Җиһазлар:һәрбер балага туплар, дуга, кубиклар һәм кеглялар.

ОКТЯБРЬ

I-АТНА II-АТНА
Максат: калоннада тигезлек саклап атлап йөрү күнекмәсен ныгыту, идәннән этелеп җиңелчә сикереп төшү. Җиһазлар: озынча шнур, балалар санынча кечкенә шнур, туп. Максат: атлап һәм йөгереп йөрү, үз урынына дөрес итеп басу күнекмәсен ныгыту.Кыршаудан-кыршауга сикерүдә аякларны бөгеп җиңелчә генә төшү күнекмәсен өйрәтү, бер-береңә туп тәгәрәтүне ныгыту, туры юнәлештә тәгәрәтү. Җиһазлар: кыршаулар, туплар.
III-атна IV-атна
Максат: калоннада берәмләп йөрүне кабатлау, брус аша атлап йөрүне, туры юнәлештә тупны тәгәрәтүне һәм дуга аша чыгу күнекмәсен ныгыту. Җиһазлар: туплар-балалар санынча. Максат: берәрләп калоннада йөрү һәм йөгерү; таралышып йөрү һәм йөгерү; дуга астыннан чыгу; идәнгә кул белән тимичә; тигезлек саклау күнекмәсен ныгыту. Җиһазлар:һәр бала санынча кеглялар, дуга, кабартылган туплар, 4-5 шт. Гимн. Такта (озын 15 см)

 

НОЯБРЬ

I-АТНА II-АТНА
Максат:предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерү күнегүе, ике аякта сикерүне ныгыту, тигезлек саклау. Җиһазлар: бала санынча кубиклар, гимнастик скамейка. Максат: түгәрәктә йөрү һәм йөгерү күнекмәсен ныгыту, аяк очында йөрү һәм йөгерү, сикергәндә ярымчүгәләү, туп тәгәрәтергә күнектерү. Җиһазлар: 5-6 шнур, туплар.
III-атна IV-атна
Максат: юнәлешне үзгәртеп йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту, ике кул белән тупны идәнгә ыргыту һәм ике кул ярдәмендә тоту, дүртаякта мөкәйләп йөрү. Җиһазлар: һәр балага туп ,гимн. Скамейка. Максат:тәрбияче сигналы буенча тукталышлар ясап йөрү һәм йөгерү;гимнастик скамейкада эч белән шуышу, көчлелек һәм җитезлекне ныгыту; тигезлек саклау. Җиһазлар: һәр балага флагчыклар, гимн.скамейка.

ДЕКАБРЬ

I-АТНА II-АТНА
Максат:йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен эшләгәндә балаларның игътибарлылыгын үстерү; тигезлек саклау, каршылыклар аша сикергәндә җитезлекне үстерү. Җиһазлар: кулъяулыклар, шнур(2 см), 4-5 бруслар. Максат: парлашып урында тезелергә өйрәтү; сикергәндә ярымчүгәләп калу; предметлар арасыннан тупны тәгәрәткәндә күзкүремен, җитезлекне үстерү. Җиһазлар: һәр балага туп, гимн. скамейка.
III-атна IV-атна
Максат: калоннада бер-бер артлы йөрү; тупны ыргытканда җитезлек һәм күзкүремен үстерү; дүртаякта мөкәйләүне кабатлау. Җиһазлар: гимн. скамейка, туплар. Максат: тәрбияче сигналына төрле хәрәкәтләр ясап йөрә һәм йөгерү; гимн. скамейкада шуышканда скамейка крыена тотынып тартылу эч белән, тигезлеккә күнегүләрне кабатлау.

ЯНВАРЬ

I-АТНА II-АТНА
Максат: Җиһазлар: Максат: балаларны предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту; кечкенә мәйданчыкта тигезлек саклап йөрүне ныгыту; сикерүле күнегүләрне кабатлау. Җиһазлар: һәр балага кыршаулар, канат(2-2.5м), кеглялар
III-атна IV-атна
Максат: калоннада йөрү һәм йөгерү, сикереп иптәшенә туп ыргыту. Җиһазлар:һәр балага туплар, гимн.скамейка, кубиклар. Максат: предметлар арасыннан йөрүне кабатлау, аудармыйча йөрүне ныгыту; гимн. скамейкада дүртаякта мөкәйләү, туп белән күнегүләр эшләгәндә җитезлекне арттыру. Җиһазлар: һәр балага гимнастик таяклар, гимн.скамейка, кубиклар,туп.

ФЕВРАЛЬ

I-АТНА II-АТНА
Максат: предметлар аша йөгерү һәм йөрергә күнектерү, тигезлек саклау, сикерүле күнегүләрне кабатлау. Җиһазлар:гимн, скамейка, бруслар (һ-10см), кабартылган туплар. Максат: тәрбияче артыннан йөрү күнегүләрен кабатлау, кыршаудан кыршауга сикерүләр, предметлар арасыннан тупны йөрткәндә җитезлекне үстерү, шнурлар аша сикерүне ныгыту. Җиһазлар: урындыклар, кыршаулар, туплар, шнурлар, кабартылган туплар.
III-атна IV-атна
Максат: предметлар арасыннан таралышып йөрү һәм йөгерү күнекмәсен ныгыту; ике кул белән тупны тотып алу, дүртаякта мөкәйләп йөрүне ныгыту. Комлы капчык ыргыту күнекмәсен ыргытырга өйрәтү.   Җиһазлар: туплар, гимнастик скамейка, комлы капчык.   Максат: балаларга юнәлешне үзгәртеп йөрергә өйрәтү. Алга таба шуышуны кабатлау. Предметлар арасыннан сикерүләр. Җиһазлар: бала санынча гимнастик таяклар, гимнастик скамейка, кабартылган туплар.  

МАРТ

I-АТНА II-АТНА
Максат: юнәлешне үзгәртеп йөрү һәм йөгерү күнегүләре, таралышып йөгерү; тигезлек саклау һәм сикерүле күнегүләрне кабатлау. Җиһазлар: кубик, шнур. Максат: тәрбияче командасы буенча йөрү күнегүләрен кабатлау; урыннан озынлыкка сикерү, туп ыргыту, таралышып йөрү һәм йөгерү. Җиһазлар: бала санынча кыршаулар, шнур.
III-атна IV-атна
Максат: балаларга юнәлешне үзгәртеп түгәрәктә йөрү һәм йөгерү, алга таба предметлар арасыннан туп тәгәрәтү; гимнастик скмейкада эч белән шуышу. Җиһазлар: бала санынча туплар, гимнастик скамейка, кубиклар, кабартылган туплар. Максат: таралышып йөрү һәм йөгерү, тәрбияче сигналына туктау; аю кебек гимнастик скамейкада шуышу, сикергәндә тигезлек саклау. Җиһазлар: бала санынча флаглар, гимнастик скамейка, гимнастик такта, шнур.

АПРЕЛЬ

I-АТНА II-АТНА
Максат: колоннада бер-бер артлы йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү: тигезлек саклауга һәм сикерүгә күнегүләрне ныгыту. Җиһазлар: гимнастик такта, ком тутырылган капчык, бруслар. Максат: түгәрәктә йөрү һәм йөгерү кунегүләрен өйрәнүне дәвам итү. Кулга тотынып, таралышып йөрү һәм йөгерү; горизонталь максатка комлы капчык ыргыту, урыннан озынлыкка сикерүнеең төп торышларын ныгыту. Җиһазлар: бала санынча кеглялар, ком тутырылган капчыклар.
III-атна IV-атна
Максат: тәрбияче сигналына йөрү күнегүләрен кабатлау; күз күремен, җитезлекне үстерү, дүртаякта мөкәйләп йөрүне кабатлау. Җиһазлар: бала санынча туплар, гимнастик скамейка, ком тутырылган капчыклар. Максат: таралышып йөрү һәм йөгерүне күнектерү; тигезлек саклау һәм сикерүле күнегүләрне кабатлау. Җиһазлар: бала санынча кеглялар, гимнастик такта, кыршау.

МАЙ

I-АТНА II-АТНА
Максат: балаларга парлашып йөрергә өйрәтү. Урыннан ераклыкка сикерүне ныгыту. Җиһазлар: 5-6 шнур, доска (киңлеге 15 см) Максат:тәрбияче артыннан йөрү күнегүләрен кабатлау, урыннан ераклыкка сикерүне ныгыту, туп белән күнегүләр ясау. Җиһазлар: һәрбер балага кубиклар,шнур.
III-атна IV-атна
Максат:тезләрне югары күтәреп атлауны ныгыту,таралышып йөгерү,мөкәйләп йөрүне ныгыту. Җиһазлар: бала санынча гимнастик таяклар, гимн. скамейка. Максат:калоннада бер-бер артлы йөрү һәм йөгерү.сикергәндә тигезлек саклау. Җиһазлар:һәрбер балага туплар, ком капчыклары,гимн. скамейка, шнур.

 

Учебно-наглядные пособия

№ п/п Тема
Йорт хайваннары һәм кошлары
Һөнәр ияләре
Предметлар
Әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр
Табигать күренешләре
Балалар
Кошлар
Гаилә
Агачлар
Курсәтмә һәм таратма материаллар
Татар әкиятләре аудио-язма
Татар әкиятләре аудио-язма
Татар телендә мультфильмнар
Туган телдә сөйләшәбез аудио- язма
Туган телдә сөйлэшә без аудио- язма
Туган телдә сөйләшәбез аудио- язма
Шома-бас аудио-язма
Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе аудио-язма
Силуэтлар
Кыш
Көз
Жәй
Яна ел бәйрәме
Минем Ватаным
Киемнәр Геометрик фигуралар
Жиңу бәйрәме
Мин дөньяның бер кешесе
Дидактик уен, “ Бу нинди кош “
Кыргый хайваннар
Белем бәйрәме
Ватанны саклаучылар
Тарату материаллары
Ел фасыллары һэм табигать күренешләре
Һөнәр ияләре
Балалар
Гаилә
Йорт хайванары
Кошлар
Яңа ел

 

Комплексно-тематический (перспективный) план әйләнә-тирэ белән

Танышу.

Сентябрь

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Яшелчәләр бакчасына экскурсия. Балаларны үзебезнең яшелчә бакчасына һәм анда үсүче яшелчәләр белән таныштыру. - участоктагы яшелчәләрне карау, ничек үсүләренә игътибар итү; - яшелчә үстерү турындагы белемнәрен үстерү; - яшелчәләрне төсләре һәм тышкы кыяфәтләре буенча аерырга өйрәтү.
Безгә көз нәрсә бүләк итә? Ел фасыллары һәм аларның үзенчәлекләре белән таныштыру. - көзге табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; - матурлыкка соклана белү сәләтләрен үстерү; - балаларның ел фасыллары һәм аларынң үзенчәлекләре турындагы белемнәрен киңәйтү.
Безнең гаиләнең яшелчә бакчасы (әти-әниләрнең рәсем күргәзмәсе) Балаларны бакчада үсә торган яшелчәләр, җиләк-җимешләр турындагы белемнәрен гомумиләштерү. - яшелчә һәм җиләк – җимешләргә сакчыл караш тәрбияләү; - яшелчәләрне җитләк-җимештән аерырга өйрәтү; - яшелчәләрне төсләре һәм формалары буенча аерырга өйрәтү.
Витаминнар иленә сәяхәт. Витаминлы җиләк-җимешләр турындагы белемнәрен баету. - табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; - бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү; - аның матурлыгына сокланырга өйрәтү.
       

Октябрь

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Безнең гаилә. Гаилә әгъзалары, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре турындагы белемнәрен камилләштерү. - гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләү; - фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү; - гаиләдә иң кадерле кешеләр булуын, аларны яратырга, эшләгән эшләренә хөрмәт белән карарга өйрәтү.
Икмәк - ил тоткасы. Игенче хезмәтенең нәтиҗәсенә соклану хисләре тәрбияләү. - икмәкнең һәркемгә кирәклеген төшендерү; - икмәкне авыл кешеләре җитештерүен, аларга төрле машиналар ярдәм итүен аңлату.
Икмәк ниләрдән тора? Икмәкнең иң зур байлык икәнен аңлату. - икмәкнең һәр кешегә кирәклеген төшендерү; - икмәк үстерү авыр һәм җаваплы эш икәнен аңлату; - икмәккә сакчыл караш тәрбияләү.
Туган авылымның матур урыннары. Туган авылның матур урыннарын күрә белергә өйрәтү. - туган авылны ярату хисләре тәрбияләү; - туган авылның матур җирләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту; - авыл урамнары һәм исемнәре белән таныштыру

Ноябрь

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Мин яши торган урам. Үзебез яшәгән авыл, урам һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру. - балаларда туган авылны ярату хисләре тәрбияләү; - туган авылның матур җирләрен өйрәнүгә кызыксыну хисләре уяту; - авыл урамнары һәм исемнәре белән таныштыру.
Йорт хайваннары. Балаларны йорт хайваннарының туклану үзенчәлекләре белән таныштыру. - йорт хайваннарына карата сакчыл караш тәрбияләү; - йорт хайваннарына ярдәм итү теләге уяту; - йорт хайваннарының туклануы. Кешегә ярдәм итүләре турында аңлату.
Сәламәт булыйк. Үз – үзеңне чиста йөртү турындагы белемнәрен сисмалаштыру. - шапшаклык, җыйнаксызлык кебек сыйфатларга тискәре мөнәсәбәт тәрбиләү; - пөхтә йөрү күнекмәләрен үстерү; - “Чисталык – сәламәтлекнең нигезе” икәнен аңлату.
Әнием кадерлем! Әниләрне тирә – юньдәге матурлык белән чагыштырып карау, аларны байлыкка тиңләү. - балаларда әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү; - әниләргә һәрвакыт ярдәм итәсе килү теләге уяту; - әниләрне иң кадерле кеше буларак саклау.

Декабрь

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Кыш килә. Балаларның кыш турында белемнәрен киңәйтү. - кышкы табигатькә соклану хисләре тәрбияләү; - иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү; - башкалар сөйләгәнне игүтибар белән тыңларга өйрәтү.
Кышын йорт хайваннары. Балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту. - йорт хайваннарына сакчыл караш тәрбияләү; - кайда яшәүләре, нәрсәләр белән тукланулары турындагы белемнәрен үстерү; - йорт хайваннарын тышкы кыяфәтләренә, аерым үзлекләренә карап аерырга өйрәтү.
«Кышкы каенлыкка сәяхәт” Кыш һәм кышкы агачлар турында белемнәрен ныгыту. - агачларга сакчыл караш тәрбияләү; - агачларны аерым билгеләренә карап аерырга өйрәтү; - әйләнә-тирәдәге күренеш һәм үзгәрешләрне күреп зиһенләргә өйрәтү.
Яңа ел бәйрәме. Балаларның Яңа ел бәйрәме турындагы белемнәрен киңәйтү, тулыландыру. - бәйрәмнәрне каршылауга һәм үткәрүгә кызыксынуларын уяту; - фикерләү сәләтләре, олылар сөйләгәнне игътибар белән тыңлый алу күнекмәләрен үстерү; - төрле бәйрәмнең төрлечәузуы хакында фикер алышу, бәйрәмнәрне аера белергә өйрәтү.

Январь

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Кышын кыргый хайваннар. Балаларның кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгыту. - кыргый хайваннаргасакчыл караш тәрбияләү; - кайда яшәүләре, нәрсәләр белән тукланулары турындагы белемнәрен үстерү; - кыргый хайваннарны тышкы кыяфәтләренә, аерым үзлекләренә карап аерырга өйрәтү.
Тере һәм тере булмаган табигать. Ел фасылларында табигатьтә булып тора торган үзгәрешләр турында белемнәрен ныгытую - туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү; - сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү; - күренешләр, үзгәрешләр аша үз фикерләрен әйтә алырга өйрәтү.
«Оча, йөзә, йөри” (слайдлар аша транспорт төрләре белән танышу). Транспорт төрләре белән таныштыру. - игътибарлылык, үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү; - транспорт төрләре турында күзаллауларын үстерү; - транспортның файдасы турында өйрәтү.
Юл транспорты төрләре турында хәрәкәтле уеннар. (поезд, трамвай, автомобиль һәм чыпчыклар) Транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү. - кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеген аңлату; - уеннарда актив катнашырга теләк уяту; - бер-береңә бәрелмичә йөрергә өйрәт

Февраль

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Әтием һөнәре. Әтиләрнең хезмәте турында күзаллауларын формалаштыру. - әтиләргә карата хөрмәтләү, мәхәббәт тәрбияләү; - әтиләргә һәрвакыт ярдәм итәсе килү теләген үстерү; - әтиләрне кадерләргә, яратырга кирәклеген өйрәтү.
Әтиләр, бабайлар – солдатлар. Әтиләр һәм бабайлар бәйрәме турында күзаллауларын формалаштыру. - балаларга әтиләргә, бабайларга карата мәхәббәт тәрбияләү; - әтиләргә, бабайларга һәрвакыт ярдәм итәсе килү теләген уяту; - әтиләрне, бабайларны иң кадерле кешеләр буларак саклау.
Кыш айлары. Балаларның кыш һәм кыш айлары турында күзәтүләрен ныгыту. - кышкы айларга мәхәббәт тәрбияләү; - уйлап сөйләү күнекмәләрен үстерү; - кыш айлары турында тулы җөмләләр белән әйтеп бирә алуларын ирешү.
Без гөлләр үстерәбез. Балаларны бүлмәдә үсә торган гөлләр, аларның үсү шартлары белән таныштыру. - гөлләргә сакчыл караш тәрбияләү; - игътибарларын үстерү; - гөлләрнең матурлыгын күрә һәм саклый белергә өйрәтү.

Март

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Минем әни – иң әйбәте. Балаларның гаилә турындагы белемнәрен киңәйтү. - әниләргә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү; - иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү; - башкалар сөйләгәнне игътибар белән тыңларга өйрәтү.
Бүлмә җиһазлары. Балаларның җиһаз турындагы белемнәрен ныгыту. - җиһазларга карата сакчыл караш тәрбияләү; - фикерләү, уй сәләтләрен үстерү; - җиһазларны тышкы кыяфәтләренә, аерым үзлекләренә карап аерырга өйрәтү.
“Яз, яз, кил әйдә!” Яз һәм язгы табигать турындагы белемнәрен ныгыту. - язгы табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; - яз турында күзаллауларын үстерү; - әйләнә-тирәдәге күренеш һәм үзгәрешләрне күреп зиһенләргә өйрәтү.
Елгада бозлар ага... (инеш буена экскурсия). Балаларны елга буена экскурсиягә алып бару. - язгы табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; - язгы табигать белән кызыксынуларын үстерү; - язның үзенчәлекле билгеләре белән таныштыру, аларны күрә белергә өйрәтү.

Апрель

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Кошлар-безнең дусларыбыз! Кошлар, аларның яшәү шартлары турында белемнәрен ныгыту. - кошларга карата мәхәббәт тәрбияләү; - сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү; - кошларга һәрдаим ярдәм итәргә өйрәтү.
Халкыбызның күңел бизәкләре. Балаларны татар милли гореф – гадәтләре, музыкасы, фольклоры белән таныштыру. - татар милли сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү; - иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү; - татар халык бизәкләрен аерырга өйрәтү.
3 Мниторинг
Без Тукайны яратабыз. Тукайның күпкырлы иҗаты, тормыш юлы белән таныштыру. - Г.Тукай иҗатына ихтирам тәрбияләү; - бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү; - шагыйрьнең әкиятләрен сөйләргә өйрәтү.

Май

Эшчәнлек темасы Максат һәм бурычлар
Май – кояшлы ай. Балаларның бәйрәмнәр турындагы белемнәрен киңәйтү. - хезмәт кешесенә карата ихтирам хисе тәрбияләү; - бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү; - балаларны бәйрәм турында сөйләргә өйрәтү.
Яшел даруханә. Балаларның дару үләннәре турындагы белемнәрен системалаштыру. - үләннәргә карата сакчыл караш тәрбияләү; - сүзлек запасын баету, фикерләү сәләтләрен үстерү; - тышкы кыяфәтләре буенча үләннәрне танырга, файдалы якларын табарга өйрәтү.
Ямьле җәй, кил безгә! Балаларның җәй турындагы белемнәрен, күзаллауларын киңәйтү. - табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; - уйлап сөйләү күнекмәләрен үстерү; - җәй турында тулы җөмләләр белән әйтеп бирә алуларына ирешү.
Үтелгән материалларны кабатлау. Үтелгән материалларны искә төшерү.

Список литературы

1. Н. Е. Веракса, Т. С. Комарова, М. А. Васильева. Примерная основная общеобразовательная программа дошкольного образования «От рождения до школы». – М.: Мозаика-синтез, 2010.

 

2. «Балалар бакчасында әдәп - әхлак тәрбиясе» Под ред. К.В.Закирова

Казань, 2013год.

3. « Уйный-уйный үсәбез», Под.ред. К.В. Закирова, Казань 2005 г.в.

4. «Балачак – уйнап –көлеп үсәр чак» » Под.ред. К.В. Закирова,Казань, 2012 г.в.

5. Математика. Е.В. Колесникова Москва, 2010 г.в.

6. З.М.Зарипова “Туган телдә сөйләшәбез”.-ТР Мәгариф һәм фән министры трлыгы, 2012

7. .К.В.Закирова Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү.-Казан “Мәгариф” нәшрияты,2009

8. Р.К.Шәехова Региональная программа дошкольного образования.- Казань,

9. « Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге» З.М.Зарипова,

Казан,2013.

10. Л.И.Пензулаева «Физкультурные занятия в детском саду» вторая младшая групп М.:-Мозайка-синтез, 2012

11. «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе» Под.ред. К.В. Закирова, Казань 2013 г.в

12. « Уйный-уйный үсәбез», Под.ред. К.В. Закирова, Казань 2005 г.в.

13. «Балачак – уйнап –көлеп үсәр чак» » Под.ред. К.В. Закирова,Казань, 2012 г.в.

14. « Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге» Под.ред. З.М. Зарипова-Казань-2013г.в.

15. “ Раз-словечко-Два словечко “Р.К.Шаехова. Казань, 2011 г.в.

16. Куцакова Л.В. Конструирование и ручной труд в детском саду: пособие для воспитателей детского сада. – М.: Просвещение, 1990.

17. Занятия по ИЗО, Т.С. Комарова, Москва 2011 г.в.

18. К.В. Закирова “Ин матур сүз”

19. З.М.Зарипова “Туган телдә сөйләшәбез”

20. М.Ф.Кашапова “Иң татлы тел- туган тел

21. «Туган телдә сөйләшәбез» Ф.В.Хазратова, Казань 2013 г.в.

22. Закирова К.В. «Балачак аланы. Хрестоматия», Казань 2013 г.взан, «РИЦ», 2011