Акмулла − чичән шагыйрь

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән.

М. Акмулла

Һәр заманның үз җырчысы була. Мең еллык тарихы булган, Кол Гали, Сәйф Сарай, Котб, Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый, Утыз Имәни, Г. Кандалый исемнәре белән балкыган татар поэзиясе XIX йөз уртасында башланган мәгърифәтчелек хәрәкәтенә кушылып китте. Шулвакыт шигърият мәйданына Мифтахетдин Акмулла кебек гуманист, мәгърифәтче демократ шагыйрь килеп чыкты. Ул үзенең килүе белән шигъриятнең яңа бер этабын башлап җибәрде. Шул ук вакытта Акмулла бер татар әдәбияты тарихында гына түгел, бәлки тугандаш төрки халыкларның, мәсәлән, казакъ һәм башкорт әдәбиятларында да үз урынын тапкан олы шагыйрь, күренекле фикер иясе иде.

Башкортстанның гүзәл Дим елгасы буенда туган шагыйрьнең балачагы Туксанбай авылында үтә. Малайга ятимлек газапларын да татырга туры килә. Олы шагыйрь булгач та балалык елларын ачынып искә ала ул. Җәберләнгән, кимсетелгән кешеләргә мәрхәмәтле караш шушы авыр елларда тәрбияләнә. Булачак шагыйрь Башкортстандагы төрле мәдрәсәләрдә татар, башкорт һәм казах малайлары белән бергә яшәп, чыгышлары буенча татар һәм башкорт булган төрле хәлфәләрдән дәресләр тыңлый. Киләчәктә зур шагыйрь булып китүендә шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән сабаклар алуы да эзсез калмагандыр. Троицкидагы Зәйнулла Рәсүлевләр мәдрәсәсендә ул киң сахралардан укырга килүче казакъ яшьләре белән дә якыннан аралаша башлаган, телләрен өйрәнгән.

Яшүсмер егет, өйдәге кагылуларга түзә алмыйча, үз бәхетен читтә эзләп, дөнья гизәргә чыгып китә. Укымышлы кешеләр белән аралашу, җәй көннәрендә казакъ җәйләүләренә чыгып, җирле халык белән танышу, балаларын укыту аның иҗатына уңай йогынты ясый, яшь шагыйрьнең каләмен чарлый төшә. Шагыйрь үзенең әсәрләрен катнаш телдә − татар һәм казах телләрендә язган, башкорт теле элементларын да керткән. Шул ук вакытта аның күп кенә шигырьләре саф татарча да язылган. Өч халыкның телендә шигъри телдә сөйләшүен тел белүгә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Монда сәбәп тирәндәрәк ята: үзе аралашкан, яшәгән төбәкләрдәге халыкларның барысын да якын иткән шагыйрь аларга аңлаешлы булган җирле сөйләштә мөрәҗәгать итәргә омтылган. Һәр халыкка үз телендә эндәшүне шагыйрь мәгърифәтчелек идеяләрен уңышлы үткәрүдә файдалануны да күз алдында тоткандыр. Шагыйрь әсәрләреннән күренгәнчә, Мифтахетдин ул чорда татар дөньясында колач җәйгән иҗтимагый хәрәкәтне бик җентекләп күзәтеп барган, Г. Курсави, Ш. Мәрҗаниләрнең эшчәнлегенә югары бәя биргән. Аны ул Тимер Казык йолдыз белән тиңли, үзе дә һәр әсәрендә дип әйтерлек мәгърифәтчеләр күтәреп чыккан идеяләрне пропагандалый башлый. Иң элек ул халык массаларын мәгърифәткә, белемгә өнди, кешеләрнең авыр, караңгы тормышта яшәүләрен наданлыкта күрә, Акмулла белем, һөнәр төшенчәләрен гакыл, әхлак, әдәп һәм, гомумән, кешелеклелек төшенчәләре белән тыгыз бәйләнештә карый, соңгыларына өстенлек тә бирә.

Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен,

Эчтә тулып җатмасын сасык эрен.

Аһ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын, −

Булмаса, файда бирмәс коры телем!

М. Акмулла − чичән шагыйрь. Чичән − зирәк акыл һәм хикмәт иясе, тапкыр һәм туры сүзле дигән мәгънәләрне аңлата. Чичәннәргә хас булган хикмәтле сүз, кинаяле, табышмаклы метафорик сөйләү, хәтердә җиңел калырлык кыска үлчәм, афористик тезмәләр Акмулланың төп сыйфатлары. Үзенең чичәнлеге, "халыкка хак сөйләүче пакь мулла" булуы аны күп бәлаләргә дә дучар итә. Яла ягып, Троицк төрмәсенә яптыралар. Әмма монда да шагыйрь атаклы шигъри хатларын халыкка ирештерә.

Саф алтынны нәҗескә буяу илән

Нәҗес китәр, алтыннан заты китмәс!..

Зиндан тормышы аның әсәрләрендә тирән эз калдырган.

Минем кебек булыр микән бәхетсез,

Егет башым әсир булды вакытсыз;

Аһ, орыб, аш эчбәй, кан йотамыз;

Шагыйрь үз-үзен тәнкыйтьли, ким күрсәтә:

Бар микән бу дөньяда миндәй яман?

Һичбер эшем бармады алга табан;

 

Үземнең ноксаныма икърарым бар...

Әмма бу − Урта гасырлардан ук килүче әдәби алым гына. Чынлыкта Акмулла әсәрләреннән көчле рухлы, белемле, эзләнүчән табигатьле, үзенең инсани дәрәҗәсен, поэтик талантын тиешенчә бәяли белгән автор күзаллана: "Мәргәннәрне танырлык хәлемез бар", "Сезләр-дә ярма булса, бездә тоз бар − Акмулла әйтә бирсә, эчең сызлар", "Хаклыкны күрәм дисәң, бездә күз бар".

Акмулланың төрмә циклы XIX йөз татар поэзиясенең иң югары казанышларыннан саналырга хаклы. Шагыйрь күңелен янаулар да, яла ягулар, җәберләүләр дә сындыра алмый, чичән "сандугачтай телле шоңкар" булып кала бирә. Тормыштагы социаль тигезсезлекләр борчый аны, аларны ул күңеле белән тоя һәм шигырьләрендә фаш итә.

Җиһанда тугрылык белән хаклык

Һаман шулай изелерме, тапалырмы?

Ватылгач таш йөрәклек, аксөяклек,

Фәкыйрь халыклар да бер шатланырмы? −

дип яза Акмулла һәм "шул адаштырган тарихтан" чыгарга өнди.

Җирдә кешеләр арасында гаделлек урнаштыруга ирешүне шагыйрь, чын мәгърифәтчеләргә хас булганча, бары рухи чистарынуга ирешү аша гына күрә. Рухлары, күңелләре бозык кешеләрдән җир өстендә яшәү хокукын да тартып алырга әзер ул. Бер шигырендә:

Бозыкка җир өстеннән асты артык, -

дип яза.

Чичән шагыйрьне ил, халык язмышы да уйландыра. Ул үз халкын белемле, мәдәниятле итеп күрергә тели. Аның фикеренчә, безнең халык беркемнән дә ким түгел.

Хәл килсә, төрле фәнне күргән яхшы.

Кямилларнең рәтенә кергән яхшы.

Урысча укып кына түгел − белмәк

Хәл килсә, французча белгән яхшы.

Акмулла халкына кисәтү дә ясый кебек: аныңча, халык тарихта үз урынын белергә, үзе турында яхшы ат (исем) калдырырга тиеш.

Йорты Болгар улса улсын,

Йортны болгар улмасын.

М. Акмулла үзе исән вакытта ук халыкның ихтирамын тоеп яши. Аны үткен телле, гадел, чичән шагыйрь буларак беләләр. Ул өч халыкның яраткан шагыйренә әверелә. Кушаматны да аңа халык үзе бирә. Бу турыда ул: "...Акмулла дип исем алдым. Бу исем бүләк булмыш тугърылыкка", − дип яза.

Акмулла кабызып калдырган мәгърифәт учагы сүнмәде, сүрелмәде. Аның иҗаты татар әдәбиятының алдагы үсешенә көчле йогынты ясады. М. Гафури, Н. Думави, Г. Тукайлар беренче шигъри тәҗрибәләрен остазларына ияреп ясадылар. Шагыйрьнең хикмәтле сүз әйтү, афористик фикерләү казанышлары Дәрдмәнд тарафыннан уңышлы дәвам иттерелде. Ш. Бабичның тәнкыйди, сатирик рухлы язмаларында Акмуллага аваздаш яклар бар. Акмулла исеме яңалык өчен көрәш символына әверелде. "Дөньяда зар булган моңлы җан Акмулла"ның шигъри авазы бүген дә яңгырый.

Тукай Акмулланың күп кенә шигырьләрен яттан белгән. Аның “Шиһаб хәзрәт", "Театр" кебек әсәрләренә үз элгәресенең тәэсире ачык сизелеп тора.

Имеш, Акмулла бик күп әйберләрне үзе ясый торган булган. Эш кораллары йөртү өчен өч өлешле арбасы да булган. Өч бүлекле арба М. Әгъләмов поэмасында шагыйрь һәм заман, инсан һәм җәмгыять, вакыт һәм хәтер хакында фәлсәфи уйланулар өчен поэтик сурәт булып хезмәт иткән:

Гомере − сәфәр. Соңгы сәфәре дә

Кереп калган бәет, җырларга.

Ерак киткән арбасының даны,

Ә үзенең даны елларга...

 

...Тик бер гасыр үткән. Ишетелә

Келтер-келтер һаман барганы.

Теләр идем һәрбер чордашыма

Өч бүлекле шундый арбаны.

 

Башланмаган яңа гасыр әнә

Киләчәккә дәшеп торганда,

Йөзләп шагыйрь чыккан өч урынлы

Шул арбага яулык болгарга!

Акмулла бер шигырендә "Галим булса, милләт өчен зарлы булсын!" дип яза. Ул, шагыйрь буларак, аның алга китүе, асыл уллары өчен янып-көеп, куанып яшәде. Шуңа күрә дә Акмулланың олы шәхесе, халыкчан рухлы шигырьләре бүгенге укучылар өчен дә үз һәм якын.

Акмулла исеме яңалык өчен көрәш символына әверелде. "Дөньяда зар булган моңлы җан Акмулла"ның шигъри авазы бүген дә яңгырый.

Г. Исхакый әсәрләрендә милләтебезгә янаган куркынычларның сурәтләнүе
("Ике йөз елдан соң инкыйраз" һәм "Зөләйха" әсәрләре буенча)

Кичән көнләри уйга калдырган кем,
Вә безә "инкыйраз"ы аңдыран кем?
Г. Тукай

XX йөз башы җәмгыять тормышында бик күп үзгәрешләр тудыра. Бу үзгәрешләр татар әдәбиятында да чагылыш тапмый калмый: анда милли рух көчәеп китә. Әдипләр татар халкының хәле, язмышы турында ныклабрак уйлана башлыйлар. Бу хәрәкәтне башлап җибәрүчеләрнең берсе Г. Исхакый була, дисәк, ялгышмабыз. Ул үзенең иҗат эшчәнлеген XIX гасыр ахырында күтәрелгән мәгърифәтчел карашларны яктыртудан башлый. Билгеле, бу чорда әле Г. Исхакыйны күбрәк гаилә, мәхәббәт белән бәйле әхлакый мәсьәләләр кызыксындыра. Ләкин гасыр башында инде әдипнең замандаш язучыларыннан аерыла баруы күзәтелә. Татар укытучылар мәктәбендә уку − Исхакыйның дөньяга карашын үзгәртә, дөнья әдәбияты тәҗрибәсенә ешрак мөрәҗәгать итүгә этәрә. Язучының аң, белем һәм дөньяга караш ягыннан нинди югарылыкка күтәрелгәнен 1902 елда язылып бетеп, 1904 елда дөнья күргән "Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле атаклы фантастик-публицистик повестеннан күрергә мөмкин.

"Ике йөз елдан соң инкыйраз" − дөньяга чыгу белән үк киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән әсәр. Автор аны "хыялый роман" дип атый һәм: "...без яшерен гәзитләр нәшер итә башладык һәм мәкаләләремезне халыкны агарту өчен, һәркайсыбыз үзе фикерли алганча, милли хәятыбызны үзгәртү, яхшырту темасына багышлый идек. Бу темаларны бер төплерәк әдәби формага салырга теләп, мин "Ике йөз елдан соң инкыйраз" исемендә әсәремне яздым", − дип белдерә. Димәк, бу әсәрен Г. Исхакый йокымсыраган хәлдә яшәгән милләттәшләрен чаң сугып сискәндерү, айныту һәм үзләренең милли хәлләренә аеграк карату максаты белән язган. Татарның милләт буларак инкыйраз (бетү, югалу) юлына басуын искәртү белән бергә, әдип әсәрендә мондый аяныч хәлгә төшүнең сәбәпләре һәм аннан чыгу юллары турында да уйлана. Повестька язган кереш сүзендә автор милләтнең үсешен тоткарлый, артка өстери һәм ахыр чиктә бетүгә китерә торган биш сәбәпне санап уза. Аларның беренчесе − тормыш тоткасы иске фикерле руханиларда, ишаннарда булуы; икенчесе − мәктәп-мәдрәсәләрнең аз булуы һәм булганнарында да укытыла торган фәннәрнең тормышка яраксызлыгы; өченчесе − милләткә хезмәт итүчеләрнең бик ярлы сыйныфтан чыгып, көчләрен күбрәк тамак туйдыруга сарыф итүләре; дүртенчесе − рус мәктәпләрендә укуга каршы булуы; бишенчесе − эшләгән эшләренең нәтиҗәсезлеге, эшне башлап та ахырына җиткерә белмәү. Повестьта әлеге биш сәбәпкә бәйле рәвештә татар тормышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр күтәрелә. Автор аларны дәлилләп тә бирә. Халыкны фаҗигадән, бетүдән коткару хакында уйлаганда Г. Исхакый күбрәк аның аң-белем ягына игътибар итә, бу өлкәдә бик җитди кимчелекләр булуын күрсәтә. Аны аеруча мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укытуның торышы борчый, шуңа күрә ул мәгариф системасын яңартырга кирәклегенә басым ясый. Яшьләргә төпле аң-белем бирүдә иң ышанычлы юл итеп урыс мәктәпләрендә укуны күрсәтә.

Инкыйразга дучар ителгән дип уйланылган татарны саклап калуда һәм яшәтүдә Г. Исхакый милли әдәбиятка зур өметләр баглый. Шулай ук әдәбият белән бергә сәнгатьнең башка төрләренә дә зур урын бирә. Аны татарда музыканың миллилеген югалта һәм халык арасында әһәмияте бетә баруы, рәсем сәнгатенең торышы, юкка чыгу мөмкинлеге борчый.

Милләтне инкыйраздан коткару һәм үстерү турында сүз алып барганда, автор хатын-кызларга белем һәм тәрбия бирүгә аеруча игътибар итә. Чөнки ул милләтнең рухын, телен саклаучы, киләчәктә ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбияләүдә үзләре тәрбияле, белемле, укымышлы хатын-кызларның роле зур булырга тиеш, дигән карашта тора. Әгәр ана кеше тәрбияле булса, ул баласын да дөрес тәрбияләргә тырышачак, ди автор. Тормышыбызда фәхишәлекнең арта баруы, шуның белән бәйле рәвештә төрле авырулар таралуы да хатын-кызларыбызга тәрбия җитмәүнең нәтиҗәсе дип бәяләнә.

Милли фаҗига сәбәпләрен үтә куе буяулар ярдәмендә күрсәтергә алынган әдип әсәренә шушы милләтнең соңгы кешесе итеп бирелгән Җәгъфәр образын кертә. Бу образ символик мәгънәгә ия. Анда автор конкрет шәхесне түгел, бәлки милләт язмышын чагылдыра. Җәгъфәрнең ташлар астында калып һәлак булуы аерым бер кешенен генә түгел, тулы бер милләтнең юкка чыгуын аңлата.

"Инкыйраз"да Г. Исхакый халык бетүнең бары тик рухи-әхлакый сәбәпләренә генә туктала. Бу фаҗигале хәлнең тарих буенча билгеле социаль-идеологик сәбәпләре, аерым алганда, милли изү, көчләп христианлаштыру кебекләре телгә алынмый. Әлеге мәсьәләләргә автор "Зөләйха" (1911) трагедиясендә туктала. Бу әсәр − татарларны көчләп чукындыруга каршы ачы нәфрәт белдергән халык трагедиясе. Драматург биредә тарихта булган реаль вакыйгаларны бер җепкә тезеп-бирә, ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм бер үк вакытта рухи батырлыгын күз алдына бастыра. Чукындыру объекты итеп татар анасы Зөләйха алынуы да очраклы түгел. Пьесада Зөләйха образына киң идея-фәлсәфи мәгънә йөкләнә, ул милләт анасы итеп карала. Нәтиҗәдә бу татар анасын чукындыру бөтен милләтне чукындыру мәгънәсен ала. Бу инде тагын шул ук инкыйраз дигән сүз.

Татар милләте язмышы мәсьәләсен шактый киң планда һәм кискен куюлары белән "Инкыйраз" һәм "Зөләйха" Г. Исхакыйның үз иҗаты өчен дә, ул вакыттагы татар әдәбияты өчен дә алга таба юл күрсәтүче программ характерындагы әсәрләргә әверелде. Бу әсәрләре белән язучы бүгенге көн кешеләрен кисәтә, милләт язмышы өчен көрәшергә чакыра, аңа нинди куркынычлар янавын ачык күрсәтә. Г. Исхакый әсәрләре бетүгә йөз тоткан татарны милләт буларак саклап калуга һәм үстерүгә хезмәт итә. Чөнки "Ике йөз елдан соң инкыйраз”да һәм "Зөләйха"да күтәрелгән проблемалар хәзер яңадан калка. Кайчандыр Г. Исхакый әйткән фикерләр бүгенге милли хәрәкәткә ныклап килеп тоташа. Бүгенге көндә дә милләтләр мәсьәләсе хәл ителгән дип әйтеп булмый. Чечня, Карабах, Югославия − шуның ачык мисаллары.