Гаяз Исхакый һәм милләт язмышы

Менә без дә бар, без дә эшлибез, безнең дә милли тормышка, халык булып яшәргә хакыбыз бар.
Г. Исхакый

Г. Исхакый − XX йөз башы әдәбиятының төп фигураларыннан һәм әйдәп баручыларыннан берсе булды. Бу олы әдип, XIX гасырның ахырында әдәбиятка килеп, зур әдәби һәм публицистик мирас калдырган. Аның бу эшчәнлегенә Г. Ибраһимов, Й. Акчура һәм Г. Тукайлар зур бәя бирделәр. "Әдәбият мәйданында хәзер иң шәүкәт илә вә иң бөек урында карт реалист Гаяз әфәнде тора. Бу мөхтәрәм зат татар әдәбиятына башлап реализмны кертүче иде", − дип язды Г. Ибраһимов. Г. Тукай исә Г. Исхакыйны юксынып "Мөхәрриргә" шигырен яза.

Кайт әле монда,

Ватанга, Кайт әле, саргайтмәле, −

ди ул.

Биш яшеннән үк укырга-язарга өйрәнеп, гомеренең соңгы сулышына кадәр үзенең бетмәс-төкәнмәс әсәрләре белән, үзе үк нәшер иткән "Хөррият", "Таң", "Таң йолдызы", "Ил", "Маяк" газеталары белән Г. Исхакый илебезнең төрле почмакларында да, чит илләрдә дә милләтенә хөрлек, азатлык даулады. Патша охранасының өзлексез эзәрлекләвен дә, төрмәләрдән төрмәләргә ябылу газабын да, сөргеннәрдә интегүләрне дә күп күрергә туры килде Исхакыйга. Ләкин язучының рухы нык. "Минем күңелем төшми, дәртем кайтмый, ышанычым бетми, мин язам да язам. Татар тормышы өстендә аллы-кызыллы кояш уйнаганчыга кадәр, татарның тупас, дорфа тормышы гөлле чәчәкләр, бизәкләр белән бизәлгәнгә кадәр... язам", − ди ул 1912 елда Төркиядән кайтып, Петербургта качып йөргән чагында. Г. Исхакый, чынлап та, яза. Аның рухын сындырырлык көч табылмый. Ул − зур әдәби мирас калдырган әдип. Әдәбият дөньясына аның жиде романы, уналты драма әсәре, унҗидедән артык повесть һәм хикәясе билгеле. Бүгенге көндә барлык зыялы кешеләрне милләтебезнең язмышы борчый. Бу мәсьәлә Г. Исхакыйга 100 ел элек үк тынгылык бирмәгән. 1902 елда язган "Ике йөз елдан соң инкыйраз" исемле әсәрендә 24 яшьлек Гаяз халкыбыз язмышы турында уйлана. Анда ул халыкның тормышына анализ ясый һәм бик күңелсез нәтиҗәгә килә: тормышыбыз, яшәү рәвешебез болай барса, халкыбыз ике йөз елдан соң юкка чыгачак! Автор бу нәтиҗә белән башкаларны да таныштырырга тели, уйланырга, дөрес юллар эзләргә куша. Әсәренең нинди максат белән язылуын аңлатып, язучы болай ди: "...мәкаләләребезне халыкны агарту өчен, һәркайсыбыз үзе фикерли алганча, милли хәятыбызны үзгәртү, яхшырту темасына багышлый идек. Болар арасында һәммәбезне борчыган мәктәп, мәдрәсәләремезне җәдитчә фәннәр укытылачак хәлгә китерү һ.б. бар иде. Бу темаларны бер төплерәк әдәби формага салырга теләп, мин "Инкыйраз"ны яздым".

Ләкин зур ниятләр белән язылган бу әсәрнең дөньяга чыгуы шактый катлаулы төс ала. Цензура әсәрнең өчтән ике өлешен кисеп ташлый, калган өлешләрен дә шактый үзгәртә. Шулай да әсәр укучыларның игътибарын җәлеп итә. Автор бу турыда: "Китап берничә айда күз яшьләре белән укылды", − дип яза. Г. Исхакый әсәрен тулысынча бастыру турында хыяллана, ләкин насыйп булмый. Жандармнар аның өендә тентү ясаганда төп нөсхәсен алып китәләр һәм ул югала, кайбер өзекләре генә кала.

"Ике йөз елдан соң инкыйраз" эчтәлеге буенча да, формасы белән дә татар әдәбияты өчен яңа иде. Әдәбиятчы һәм тарихчы Г. Гобәйдуллин бу әсәрне "иҗтимагый-хыялый роман" дип атый.

Г. Исхакый романында татарны милли фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклауга игътибар юнәлтелә. Автор татарның фаҗигасен биш сәбәп белән бәйләп аңлата. Боларга ул иске карашлы муллаларның тормыш белән идарә итүләрен, мәктәп-мәдрәсәләрнең азлыгы һәм тормышка яраксызлыгын, зыялыларның ярлылыгын, рус мәктәпләрендә укуга каршы булуны һәм эшне ахырына кадәр җиткерә алмауны кертә. Әлеге сәбәпләрне автор мисаллар белән дәлилләп бирә, халыкны бу фаҗигадән коткару хакында уйлана. Исхакыйны аеруча мәктәп-мәдрәсәләрдә укытуның торышы борчый. Татарларның тарихи язмышы турында уйлаганда, автор аларның үткәне белән бүгенгесен чагыштырып карый. Ә бит үткәндә татар халкы һәркемгә үрнәк халык булган. Аның уенча, татарлардагы тискәре сыйфатлар монгол-татарлар йогынтысы белән бәйләнгән. Автор татарны саклап калуда милли әдәбиятка ьшаныч белән карый. Тәрҗемә әсәрләренең аз булуына игътибар итә. Язучыны хатын-кыз язмышы да нык борчый, "Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучы − хатыннар, һәммә милләтнең телен саклаучылар идеге (икәнлеге) һәркемгә мәгълүм", − ди ул "Инкыйраз"да әдәбият белән бергә сәнгатьнең башка төрләренә дә зур урын бирелә. Аны музыканың миллилеге югалуы да борчый. Ишан-муллаларның рәсем сәнгатенә кире карашта булулары бу төрнең юкка чыгуына китерүен искәртә әдип.

Әсәрне укыгач, татар милләтенең бетә баруына китерүче сәбәпләрнең бик күплеген күрәбез. Галим Җ. Вәлиди бу турыда: "Татарларның өстенә мең төрле бәлаләрне берьюлы китереп аудара. Йогышлы авырулар, фәкыйрьлек, фәхеш, банкротлык, руслашу. Тагын әллә ниләр..." Кайбер урыннарда автор арттырып та җибәрә кебек, ул фантастик фаразларга да мөрәҗәгать итә. Милли фаҗига сәбәпләрен калку рәвештә күрсәтергә алынган әдип милләтнең иң соңгы кешесе итеп бирелгән Җәгъфәр образын да романтик-хыялый планда сурәтли. Әлеге символик образ аркылы автор бер шәхесне генә түгел, бәлки милләт язмышын чагылдыра.

Бу әсәрне укыгач, мине иң гаҗәпләндергәне шул булды: Г. Исхакый киләчәкне шулкадәр дөрес итеп ничек күрә алды икән? Ул бит безнең барыбызны да кисәтә. Милләтебезне саклап калу юлларын ачып бирә. Бүгенге көндәге үзгәрешләр булмаса, халык үзенең телен дә, мәдәниятен дә онытыр иде. Онытып бара иде инде. Татар кешесе үзенең милләтен яшерер дәрәҗәгә килеп җиткән иде. Дин турында әйткән дә юк. Халкыбызның ике буыны җимерелгән мәчетләр өстендә динсез итеп тәрбияләнде. Милләтебезнең асыл ирләре "халык дошманы"на әйләнде.

"Инкыйраз"да күтәрелгән проблемалар Г. Исхакыйның башка әсәрләрендә дә үткәрелә бара. "Теләнче кыз", "Кәләпүшче кыз" романында хатын-кызлар бәхетле һәм тигез хокуклы булырга тиеш дигән фикер үткәрелсә, "Зөләйха" трагедиясендә халыкның үз рухына тугры булып калырга тиешлеге, бер халыкның икенче халыкны көчләп үзенә буйсындырырга, аны ирексезләргә хакы юклыгы турында әйтелә. Ә инде “Җан Баевич" комедиясе үз милләтебез эчендә дә Миңлебай шикелле кешеләр барлыгын хәбәр итә кебек. Мондый кешеләр милләткә зыян гына китерәләр. Үзенең "Сөннәтче бабай" хикәясе белән милләтебезнең йөзек кашы булырлык кешеләре барлыгын да онытмый. Бу − халкыбызның гореф-гадәтләренә тугры булган Корбанколый образы.

Г. Исхакыйның шактый күп әсәрләрен укып чыктым. Миңа аның “Ул әле өйләнмәгән иде" повесте ошады. Бу әсәрне укыгач, милләтебезне Шәмси кебек кешеләр дә юкка чыгара икән, дигән фикергә килдем. Шәмси күпме генә хыялланса да, аның балалары рус булып үсәчәк.

"Көз" повесте исә мине, ахыры әйбәт бетмәсә дә, мәхәббәт хисенең матур бирелеше белән сокландырды.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Г. Исхакый − милләтебезнең олы сакчысы. Аның үзенең шәхси тормышы ук шуны күрсәтеп тора. Эмиграциягә кадәр үк 8 томлык әсәрләре булган әдип Ватаныннан еракта да теленә, иленә, халкына, диненә әз генә дә хыянәт итмәгән. Милләт язмышы − Г. Исхакыйның яшәү принцибы. Ф. Әмирханның дөрес бәяләвенчә, ул һаман да "сүнә белми торган ялкын" булып калды.

Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә гаилә, никах һәм мәхәббәт мәсьәләсе

Әүвәл әхлак бозыла, икенче дин бетә, Өченчедән, ул халык бетә.
Г. Исхакый

Г. Исхакый үзенең күп кенә әсәрләрендә татар халкының үткәндәге яшәү рәвешенә күзәтү ясый, киләчәге турында уйланып, аның аерым милләт сыйфатында сакланып калу чараларын эзли. Язучы милләтебезнең руслашып юкка чыгу ихтималының зур булуын күреп борчыла, сәбәбен күбесенчә катнаш никахларда күрә. Әлеге мәсьәләгә битараф кала алмыйча, "Ул икеләнә иде" (1914) һәм "Ул әле өйләнмәгән иде" (1916) повестьларын яза.

Катнаш никахлар проблемасы Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла. Язучы проблеманы аек акыл белән һәм мөмкин кадәр объектив булырга тырышып яктырта. Автор шактый катлаулы һәм бәхәсле мәсьәлә күтәрә. Ул ике милләт вәкиле корган гаиләдә килеп туган каршылыклы сорауларга җавап эзли сыман. Шушы сорау әсәрне укучыга да күчә. Җавапны вакыйгаларның барышыннан, геройларның кичерешләреннән эзли башлыйсың. Хикәяләү исә бик табигый рәвештә алып барыла. Г. Исхакыйның психологик анализ остасы булуы укучыга әсәрне тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Повестьтагы вакыйгалар шәһәр җирлегендә бара. Авылда барса, автор күтәргән проблемага җирлек табылмас та иде. Шәһәр иҗтимагый-рухи яктан авылдан шактый аерыла. Биредә кеше төрле халыклар, милләтләр, башка төрле яшәү тәртипләре белән очраша, заман йогынтысын ныграк сизә. Шәһәрдә шәхси бәхет, гаилә бәхете кебек мәсьәләләр кайчак авылдагыдан аерымлырак хәл ителә.

Әсәрнең үзәк герое − авылдан килеп шактый белем алган егет Шәмсетдин. Авылдан шәһәргә килеп мәдрәсәдә уку Шәмси тормышында һәм аның дөньяга карашларында шактый үзгәрешләр тудыра. Ул яшәешнең төрле өлкәләрендә рус йогынтысын тоя башлый. Хәзер геройның күңелендә авылдан килә торган милли-дини рух белән рус шәһәре, тормышы, мәдәнияте тудырган уй-хисләр очраша. Шәһәр кичәге авыл егетен рухи яктан уятып җибәрә һәм аның күңелен яулый кебек. Ул театрларга йөри, шул ук вакытта авылын сагына. Шәһәрдәге таш өйләрдә тору аны табигатьнең кадерен белергә өйрәтә.

Шәһәр тормышы үзенекен эшли. Театрда Шәмси Анна исемле рус кызы белән таныша. Яшьләрнең театр сәнгатенә карашлары туры килә. Алар еш очраша башлыйлар. Очрашулар ике арада мәхәббәт уты кабынуга китерәләр. Баштарак яшьләргә тышкы тәэсирләрнең көче зур була, соңрак бу тәэсирләр эчке дөньяларындагы каршылыклы уй-тойгылар белән күмелә бара. Шәһәрчә яшәү символына әверелгән Анна белән танышу моңа кадәр гадәти авыл егете булган Шәмси өчен гаилә кору мәсьәләсе бермә-бер катлаулана. Бер яктан авыл мохитенең, икенче яктан шәһәр тормышының йогынтысы геройның уй-омтылышларында икеләнү тудыра. Ул хәзер кәләшенең татар кызы булуын, әмма Аннага охшаган булуын тели башлый. "Анна кебек дуст була белә торган, Анна кебек үз хисабын йөртми торган, Анна кебек гомерендә бер каты сүз сөйләми торган, Анна кебек тормышның һәр борылышыннан тәм ала вә тәм татыта белә торган бер татар кызына өйләнергә кирәк". Әлбәттә, герой андый кызны таба алмый.

Әсәрдә Анна Васильевна хатын-кызларга хас бөтен сыйфатларны да туплаган ханым буларак сурәтләнә. Ул уңган булуы өстенә, белемле һәм акыллы, сабыр да. Анна Шәмсинең бөтен җитешсезлекләрен кичерә, гафу итә, искиткеч сабырлык белән тормышын җайлый, Шәмсине үз балалары янына кайтару өчен тырыша һәм теләгенә ирешә дә. (Бу уңайдан Г. Исхакый аны башка хатын-кызларга да үрнәк итеп куя кебек.) Шул ук вакытта Анна үзенең инануларына да хыянәт итми: муенында "эре генә, гәрәбә сыман кара нәрсә" тагып йөри, балаларын чиркәүгә дә алып бара.

Шәмсигә Аннаның аңардан баласы булачагын ишетү аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә. Аның "бөтен әгъзаларыннан суыклы-әчеле бер агым” үтә, ул "кисәктән башына сугылган кеше кебек иләс-миләс" булып кала. Аңына килгәч, Шәмси икеләнә башлый. Ул бит татар кызына өйләнеп, татар балалары үстерергә тиеш. Икенче яктан, туачак Васяның яки Яшаның балалык хакын аяк астына салып таптау да мөмкин түгел. Тормыш үзенекен итә. Аннаның йомшак мөнәсәбәте аркасында Шәмси тынычлана, балага да карашын үзгәртә. Бервакыт Аннаның балаларын чиркәүгә алып барып чукындыруын күргәч, Шәмси, аларны ташлап, авылына кайтып китә. Тик озакламый кире әйләнеп килә. Ул үзенең Аннадан һәм балаларыннан башка яши алмавын аңлый. Шәмси үзен балаларны кайчан да булса Истанбулга илтеп мөселман тәрбиясе бирү турындагы хыял белән юата.

Язучы Анна белән Шәмсинең мәхәббәтен бик матур итеп сурәтли. Алар табигать гүзәллегенә хозурланалар, М. Горький, А. Чехов, Л. Толстой китапларын укыйлар. Шушы юллар белән автор геройларына тормышның матурлыгын, мәхәббәтнең бөеклеген тою өчен шартлар тудыра. Ләкин чынбарлыктан китү мөмкин түгел. Мәхәббәт тә бар, никах та бар, гаилә нык булырмы? Соңгысы бик үк ышандырмый. Әсәрдә башка милли мохиткә эләгүнең татар кешесен үзеннән-үзе милли җирлектән һәм яшәү рәвешеннән аеруы һәм аның нәсел тамырлары коруга китерәчәге күрсәтелә. Автор фикеренчә, мондый гаиләләр бәхетле була алмыйлар. Г. Исхакый кеше бәхетен гаилә бәхете белән бәйләп карый. Минемчә, Шәмси гомере буе икеләнеп яшәр, Анна исә үз диненә бервакытта да хыянәт итмәс, моны ул Шәмсигә белдермәскә тырышыр. Ике арага алдау керсә, гаилә нык була алмас.

Кыскасы, Г. Исхакый "Ул әле өйләнмәгән иде" повесте белән кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга чакыра.