Г. Камал − тәнкыйди иҗат методының күренекле вәкиле

Г. Камал иҗаты − татар драматургиясендә тәнкыйди реализмның, бәхәссез, зур казанышы булып тора.
И. Нуруллин

Г. Камал − күренекле драматург. Аның иҗатын күз алдына китерсәк, күпкырлылыкка очрарбыз. Ул − талантлы комедия остасы да, шагыйрь дә, карикатурист һәм журналист та, артист һәм режиссер да. Татар театрының профессиональ театр буларак тууы да Г. Камал исеме белән бәйле. Юкка гына Г. Тукай аны "татар Островские" дип атамаган.

Г. Камалның драматург буларак иҗаты XIX йөз ахырында башлана. Әдәбиятка ул XIX гасыр мәгърифәтчелеге идеяләрен үзләштергән килеш аяк баса. Аның беренче пьесалары идея-тематик яктан да, сәнгать ягыннан да узган гасыр әдәбият кысасыннан әллә ни аерылмый.

Иҗатының яңа баскычка күтәрелүе 1905 елгы революция белән бәйле. Иҗтимагый-сәяси һәм эстетик карашларның революцион-демократик эчтәлек алуы, рус классик драматургиясен тырышып өйрәнү нәтиҗәсендә әдип җәмгыятьнең асылын тирәнрәк төшенә бара. Драмматург татар буржуаз җәмгыятенең эчке табигатен ачып бирү өчен комедия жанрын сайлый. Шушы жанр аны татар драматургиясендә тәнкыйди реализм методына нигез салучы итеп таныта.

1905 елгы революциядән соң Г. Камал әдәбиятның бурычын әхлак төзәтү белән генә чикләп кала алмый. Ул кешенең бәхете яки бәхетсезлеге җәмгыятькә бәйле икәненә төшенә. Бу мәсьәләне иҗтимагый тәртипләргә бәйләп карый башлау әдәбиятта яңа принципларга (карашларга) нигезләнүне таләп итә иде. Бу карашларның нигезләре рус драматургиясендә инде формалашкан була. Драматург Гоголь һәм Островскийларның әсәрләрен тәрҗемә итә. Алар арасында “Ревизор", "Гроза", "Гаепсездән гаеплеләр", "Тормыш төбендә" кебекләре дә бар. Бу чорда язылган рецензия, мәкаләләрендә ул Гоголь һәм Островский әсәрләрендә чынбарлыкка туры килми торган типларның булмавын искәртә.

Әдәби-эстетик карашларында үзгәреш, тормыш тәҗрибәсенең һәм осталыгының арта баруы нәтиҗәсендә ул реализм һәм халыкчанлык юнәлешенә алга зур адым ясый. Мисал өчен "Бәхетсез егет" драмасының 1907 елгы вариантын алырга мөмкин. Өченче пәрдәдә Закир үз-үзенә "Кем гаепле?" дигән сорау куя. Биредә инде ул Гайнине дә, ата-анасын да гаепләми. Әлбәттә, бу сорауга Закир җавап бирә алмый. Аның каравы, әсәр үзе бу сорауга җавап булып тора. Закирның тормыш төбенә тәгәрәвенә Кәрим − Җәмилә гаиләсе генә түгел, бәлки аннан тыштагы дөньяның да бер почмагы килеп керә; димәк, Закир −җәмгыять корбаны.

Г. Камалның тәнкыйди иҗат методы белән эшләве бөтен тулылыгы белән комедия жанрында ачыла. Аның 1908 елда язылган "Беренче театр" исемле комедиясе тормыш материалыннан алынып языла, һәм ул гаять зур уңышка да ирешә. Әсәрнең төп герое Хәмзә бай халык көче белән тудырылган һәм хәрәкәткә китерелгән театрны туктатырга тели, ләкин моңа ирешә алмый. Г. Камал драматургия чаралары ярдәмендә искенең искелеген һәм мәгънәсезлеген тагын да үстеребрәк, конфликтның комедиячел табигатен тагын да үткенәйтебрәк күрсәтүгә ирешә.

Иске тәртипләргә ябышып яткан татар сәүдә буржуазиясеннән ачы көлү Г. Камалның "Бүләк өчен" комедиясенең нигезендә ята. Бу комедиядә акчага-байлыкка корылган мәхәббәт, гаилә төзү, дуслык, туганлык мөнәсәбәтләре сәнгатьчә оста тасвирлана. Бай хатыны Хәмидә үзенең укымышлы улы Габдуллаҗанга Хисами байның ямьсез, карт кызын алып бирмәкче була. Байлык аның күзен томалый. Монда баланың бәхете турында уйлауның әсәре дә юк.

1911 елда Г. Камал "Безнең шәһәрнең серләре" дигән 5 пәрдәлек комедиясе белән иске тормыш тәртипләрен саклап калырга тырышкан буржуаз-мещан катлавын тагын бер мәртәбә ут астына ала. Безнең шәһәрнең серләре нидән гыйбарәт, шәһәр халкы нәрсә белән яши, шәһәрнең могтәбәр кешеләрен нәрсәләр борчый? Автор менә шушы сорауларга җавап эзли. Җавап табыла. Шәһәр җәмәгатьчелеге алдында абруйлы саналган кешеләрнең гади халыкта эшләре юк. Алар бары тик үз мәнфәгатьләре турында гына кайгырталар. Нәтиҗәдә автор бу кешеләрнең чын йөзләрен ача: болар − кадимчеләр, бозык адәмнәр, җәнҗалчылар, исерекләр...

"Беренче театр" комедиясендә Хәмзәләрнең "иҗтимагый” эшчәнлеге, ә "Бүләк өчен"дә шәхси тормышлары күрсәтелсә, "Банкрот” комедиясендә (1911) инде без аларның төп эшләре − табыш артыннан куганда теләсә нинди әшәкелеккә дә сәләтле булганлыклары белән танышабыз. Г. Камал монда үзенең герое Сираҗетдинны гаять җитез, үткен һәм үтә хәйләкәр итеп сурәтли. Сираҗетдин төрле афералар ярдәмендә 108 мең акча үзләштерә. Аңа алдашуда өстен чыгуга тирәлек, шул заманның иҗтимагый строе мөмкинлек бирә. Сираҗетдин Туктагаевның "банкротлыгы" һәм акылдан язып, яңадан терелүе күпләрне көлке кыяфәттә күрсәтә, күпләрнең чын йөзен фаш итә. Ләкин шулай да Сираҗетдин комедиячел персонаж булып кала. Табышка "гашыйк" булу чире аның кешелек сыйфатларын бетерә. Акча өчен ул бәдрәфтә ятарга да, җүләр булырга да риза. Кыскасы, Сираҗетдин образында заманның төп законы − үтә зур табышка омтылу законы чагыла.

Шулай итеп, Г. Камал татар драматургиясендә тәнкыйди иҗат методының күренекле вәкиле буларак билгеле. Ул тормышның эчендә кайный, эзлекле рәвештә реализм принципларын үзләштерә. Үзенең әсәрләрендә автор татар феодаль-буржуаз җәмгыятенең асылыннан ачы көлә. Шуның белән ул татар драматургиясендә тәнкыйди реализмга нигез салучы булып тора. Әдәбиятның яшәп килгән тәртипләренең түзеп тора алмаслык булуын күрсәтә, шул тәртипләргә каршы көрәшкә рухландырырга тиешлеген әйтә, ә моңа чынбарлыкның асылын бары тик сәнгатьчә ачып бирү юлы белән генә ирешергә мөмкинлеген үз әсәрләре белән исбат итә.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып... (Г. Тукай)

Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук.
Г. Тукай

1913 елда Романовлар династиясенә 300 ел тулу уңае белән Г. Тукай "Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре" дигән шигырен яза. Бу шигырь, әлбәттә, үзеннән-үзе генә тумаган. Тукай халык арасында яши, һәр халыкның нинди шартларда көн итүен күреп-белеп тора. Бәйрәм итәрлек берни дә күрми ул, шулай да өмет чаткысы бар. Бәлки халык тормышына ниндидер үзгәреш килер. Автор бигрәк тә татар халкы турында кайгырта. Шигырьдә, билгеле инде, Тукайга хас сатира да чагылыш таба. Юбилей көнәрендә халык күктән "бәхет" төшүен көтә.

Дип аны: ул падишаһ һәм тәхетедер.

Дип: шушында без татарның бәхтедер,

Дип: гарип башларга энҗеләр төшәр,

Мәңге михнәт, мәңге рәнҗүләр кичәр.

Ләкин күктән дә, патшадан да берни төшми. Тормыш үзгәрешсез кала бирә. Шулчак Г. Тукай татар халкының тарихтагы урынын күрсәтергә омтыла. Тарихта татар халкы башка халыклар белән беррәттән торып сугышкан, илне саклаган. Шагыйрь аның "...аттан артык" эшләвен дә искәртеп үтә һәм фикерен йомгаклап: "Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук" ди. Ләкин инде бу шигырен язганда, Г. Тукай үз халкына чын азатлык килмәячәгенә ышанган. Ул инде азатлыкны самодержавие, аның башында торучы Романовлар буып торуын да яхшы аңлый. Бу шигырь − халыкның бөеклегенә дан җырлаучы шигырь.

Тарихка күзәтү ясасак, рус һәм татар халыклары арасында уртак мизгелләр дә, коточкыч җинаятьләр дә күп булган. Идел буенда күтәрелгән, кабынып киткән крестьян чуалышларында татарлар рус крестьяннары белән бер сафта торып көрәшкәннәр. Европага "тәрәзә ачкан" Петербург шәһәрен төзүдә аз татар катнашканмы? 1812 елдагы рус-француз сугышында катнашу өчен Казанда батальон төзелә. Тарихның нинди генә чорын алсак та, татар халкы "уртак Ватанда" уртак язмышка ия. Безнең халкыбыз гомер-гомергә барлык халыклар белән дә дус яшәргә омтылган. Р. Фәйзуллин сүзләре белән әйткәндә, "Сугыш башламаганнар минем телдә".

Тарих тәгәрмәче шулай әйләнгән ки, рус кешесе дәүләттәге җитәкчелекне торган саен күбрәк ала барган, рус теле идарә теленә әйләнгән. Башка халыклар алдына бу телне өйрәнү зарурлыгы килеп баскан. Ә тел өйрәнү үзеннән-үзе халыкларның бер-берсе белән ныграк аралашуларына китергән. Халык аны-моны уйлап тормаган: телен дә өйрәнгән, һөнәрен дә үзләштергән, Әлмәндәр карт белән Евстегний (Т. Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр" драмасы) кебек бер-берсенә кунакка да йөргән.

Чын мәгънәсендә зыялы, үз Ватаннарының мәгърифәте өчен янып яшәгән кешеләр бер-берсенә явызлык кылмаганнар, төрле милләттән булсалар да, аралашып яшәгәннәр, табыш-эзләнүләре белән уртаклашканнар. Мәсәлән, XIX гасырда Казанда университет ачыла. Бу исә татарның алдынгы фикерле галимнәрен дә үзенә тарта, фән белән шөгыльләнүгә китерә. Хәлфиннәр, Х. Фәезханов, Ш. Мәрҗани, М. Мәхмүдов, К. Насыйрилар татар халкының тарихын, әдәби мирасын фольклорын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү эшен фәнни рәвештә башлап җибәрәләр. Университетта эшләүче рус галимнәре аларга төрле яклы ярдәм күрсәтәләр: эшкә тиешле юнәлеш бирәләр, тәрҗемә итеп рус телендә бастырып чыгаралар. Бу чорда бигрәк тә профессор Н.Ф. Катанов, В. Григорьев, П.А. Поляков, В. Радлов, А. Казембек, И. Готвальд, В. Вельяминов-Зерновларның зур ярдәмен һәм теләктәшлеген тоеп эшлиләр безнең галимнәр. Ш. Мәрҗани һәм К. Насыйри "Археология, тарих һәм этнография" җәмгыятендә әгъза булып торалар.

Алга таба да безнең күп кенә мәгърифәтче галимнәр, шагыйрь һәм язучылар милләтне күтәрүдәге ярдәмне рус әдипләреннән көткәннәр, күпләр аларны остазлары итеп санаганнар. Мәсәлән, Г. Тукай үзенең остазлары итеп Л. Толстой, А. Пушкин, М. Лермонтов, Кольцов, Жуковскийларны атый. Бу турыда үзенең шигырьләрендә кат-кат искәртә. "Моктабислектә Жуковский зур остазым минем", "Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам", "Пушкин, Лермонтов, Тукай − өч йолдыз ул" дигән юлларны очратып була шагыйрь иҗатында. Тукай иҗатындагы демократик карашлар формалашуның юл башы да "Пушкин илә Лермонтов"ларга барып тоташа. Мәсәлән, 1907 елда Пушкиннан тәрҗемә ителгән "Мәхбүс" шигырендә ирек сөючән кеше язмышы өчен борчылу темасы яктыртыла. "Безнең милләт тә, − дип яза Г. Тукай 1906 елда "Хиссияте миллия" дигән мәкаләсендә, − башка милләтләр кебек хамисез (яклаучысыз), мәлҗәэсез (йорт-җирсез), фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңларга вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ". Тукай бу әдипләрнең иҗатларын өйрәнде. Пушкин, Лермонтовларга кояшлар итеп карап, үзен шулардай нур алучы айга тиңләштерде; ул боларның гади сурәтләү алымнарын күзәтеп, шигъри осталыгын камилләштерде.

Хөзрәти Пушкин вә Лермонтов

әгәр булса кояш,

Ай кебек нурны алардан икътибас

иткән бу баш.

"Кыйтга", 1913

"Тарихи бергәлек"не бер Г. Тукай иҗаты белән генә чикләү дөрес булмас иде. Бу бергәлек башка мәдәни өлкәләрдә дә зур чагылыш таба.

XX гасыр башында татарларда театр барлыкка килә. Ә рус театры инде бер гасырга якын эшли. Билгеле, үрнәк алу өчен рус театры хезмәт итә. Татар драматургиясе дә әле зур үсеш алмаган, драматурглар да бармак белән генә санарлык. Театрны барлыкка китерүчеләр рус театры үрнәгендә эшли башлыйлар. Мәсәлән, Г. Камал драма әсәрләре язу белән бергә татар драматургиясен тәрҗемә хисабына баету буенча шактый күп эшли. Аның тик 1914-1915 еллар арасында гына да дистәдән артык тәрҗемә әсәре басылып чыга. Ул Островскийның "Гроза"сын, Гогольнең "Ревизор"ын, Горькийның "Тормыш төбендә"сен тәрҗемә итә. Шуңа күрә дә Г. Тукай аны "татарның Островские" дип атый.

Крылов, Островский һәм Гоголь шикелле талантлы язучылар һәм сатириклар Г. Камал алдында зур авторитет булып торалар. Бу исә Г. Камалның драматургиясендә генә түгел, бәлки публицистик һәм әдәби тәнкыйть хезмәтләрендә дә ачык күренә. "Крылов бабайның баснялары һәрвакыт, һәркемнең кыланышын тәмсил итеп күрсәтер өчен кыямәткә кадәр ярарлык бер көзге дисәк, ялган түгелдер" дип яза ул үзенең "Тәмсилләр" мәкаләсендә. (Г. Камал. Әсәрләр. 2 нче том, 1951 ел, 183 б.). Театр әсәрләре буенча рецензияләр язганда һәм аларның сәнгатьчә эшләнешләрен үлчәгәндә дә Г. Камал классик рус әдәбиятын үрнәк итеп ала. Мәсәлән, Н.В. Гоголь комедияләрен истә тотып, аларның югары сәнгатьчә эшләнешенә сокланып, шул реалистик әсәрләрне үзенең язганнарына таяныч итеп куя. "Гогольнең язган комедиясеннән "Ревизор" илә "Женитьба" нам комедияләре әдәбият вә театр галәмендә һәмишә онытылмыйдыр, боларның онытылмаулары − һәрбер кыяфәт иясенең килешмәгән җирләреннән көлә белеп көлгәнлеге өчендер", − дип яза Г. Камал.

Татар халкы бервакытта да башка милләтләрне хурлау, кимсетү белән шөгыльләнмәгән. Мондый мисалларны тарих та, әдәбият та белми. Татар халкы һәрвакыт кемгәдер юл куйган, ярдәм иткән, авырлыгын үз җилкәсенә салырга тырышкан һәм уртак Ватаны өчен барын да эшләргә әзер һәм эшли дә: күкрәге белән амбразураны да каплый, горур рәвештә гильотинага да баса, радиация дулкынына да керә, дөнья күрмәгән ачышлар да ясый. Боларны "татарныкы" дигән чикләүләр эченә алмый гына эшли ул.

Тагын Тукайга кайтып:

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?

− Без туган бер җепкә теркәлеп, −

дип әйтәсе килә.