Лемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр. Р. Фәйзуллин

Бөек җыр ул − Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе.
Ф. Кәрим

1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.

Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнаштылар; язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр; кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугыштылар; ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Әдәбият Җиңүгә ышанычны ныгытуга зур иҗат ялкыны белән хезмәт итте.

Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан, ут эчендә, дошман пулялары астында татар поэзиясе яңа баскычка күтәрелде. Бу, барыннан да элек, патриотизм тойгысының чиксез тирәнәюендә күренде. Хәзер ул, конкретлашып, дошманнан сакланырга тиешле кадерле, газиз туган җир булып сурәтләнде.

Ант темасы, сугышның беренче айларында яңгырый башлап, 1942 − 1943 елларда тагын да табигыйрәк ачылды. Ф. Кәримнең "Ант” шигыре − шуның матур үрнәге.

Юлбасарлар таптый илебезне,

Ватан сугышына мин китәм,

Менә − балам. Син әнкәсе аның

Балабызны тотып ант итәм, −

дип язды шагыйрь.

Шигъри яктан көчле яңгыраган темаларның берсе дошманга каршы изге көрәшкә китүче кешенең саубуллашу вакытындагы хисләрен сурәтләү булды. Ш. Маннурның "Саубуллашу җыры", Г. Кутуйның "Озату җыры", Ә. Исхакның "Озату", К. Нәҗминең "Озату" шигырьләре бу вакыйганы дулкынландыргыч итеп сурәтли алдылар. Саубуллашканда, гадәттә, озатучы кыз сөйгән кешесенә, аның урынын алып, тылда нык эшләргә вәгъдә биреп кала һәм сөйгәненең җиңеп кайтуына ышана. Сөйгәне исә:

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез, сөйгәннәр, −

Г. Кутуй

дип сугышка китә.

Шагыйрьләр көрәшче-җыр образын тудырдылар. Җыр утын корыч сөңге итеп күтәрү, юл сумкасына салынган каләм, пуля һәм җырның бил каешында бергә саклануы гаҗәп төгәл, җанлы образ тудыра; күз алдына дошманга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән Шагыйрь образы килеп баса. Шагыйрь − кулына корал тоткан көрәшче. Ул җырны да дошманга каршы баручы сафлар белән бергә атларга чакыра. Шагыйрь Ш. Мөдәрриснең "Башланды" шигырендә җыр илебезгә басып кергән ерткычларга каршы көрәштә сугышчылар белән бер сафка баса.

Эх, сөйлә, җыр, фронт хакыйкатен,

Көнебезнең чорга тиңлеген −

Йөз юл белән − эпос вакыйгасын,

Ун сүз белән − роман киңлеген.

Төрле фронтларда сугышып йөрүче һәм иҗат итүче шагыйрьләрне бер уртак сыйфат берләштерә: алар барысы да ялкынлы поэтик сүзнең бу бөек көрәштә халык өчен, гади сугышчы өчен кирәк икәнен аңлыйлар. Татар халкының гасырлардан килә торган батырлык традициясендә тәрбияләнгән шагыйрьләр сугыш кырларындагы көрәшчеләрнең йөрәгенә тиз юл таптылар. Солдат йөрәгендәге моң һәм сагышны да, шатлык һәм җорлыкны да, кеше хисләренең бөтен нечкәлекләрен дә тоя алдылар шагыйрьләр. Поэзиядә шагыйрь һәм солдат шулай берләште.

Фашистларның ерткычлыгын күргән шагыйрьнең ачу-нәфрәт тойгысы зур һәм тирән. Шуңа күрә дә аңа бала кадерле, чәчәкләр якын, җирдәге һәр тереклек изге. Лирик герой өчен изге булган нәрсәләр − калык өчен дә кадерле.

Ш. Маннурның "Балама" дигән шигырендә бала һәм чәчәк образлары янәшә алына.

Ерак юллар буйлап үткән чакта

Кошлар тавышын тыңлап барсам да,

Бөреләнеп, яңа чәчәк аткан

Яшь гөлләрне өзеп алсам да, −

Искә төшә кинәт бәгърем-балам,

Күз алдыма килә елмаеп.

Поэзиядә сурәтләнгән лирик герой һәм солдат образының күркәм кешелек сыйфатларының берсе − дуслык, иптәшлек тойгысы булды. Бу дуслык утлар-сулар кичкән, ерткыч дошманга каршы көрәштә чыныккан керсез солдат дуслыгы иде. Г. Хуҗиның "Минем дустым" шигырендә бу дуслыкның бөтен төсмерләре чагыла.

Сугыш чоры поэзия мәйданына бик күп шагыйрьләрне алып керде. Болар: Г. Кутуй, Ф. Кәрим, М. Җәлил, Ә. Исхак, Ш. Маннур, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис, М. Садри, Н. Баян, Ә. Фәйзи, С. Баттал, А. Алиш, С. Хәким, Ә. Ерикәй, һ.б. бик күпләр. Бу шагыйрьләрнең күбесе сугыштан әйләнеп кайтмады, изге җиребез өчен гомерен бирде. Герой-шагыйрь Муса Җәлил бөтен дөнья халкының теленнән төшмәслек үлемсез җырларын калдырды. Ул Моабит төрмәсенең салкын камераларында, кулына богау кидергәч тә, фашизмга каршы көрәшүен туктатмады.

Шагыйрь вәхшиләрнең көннәре санаулы икәнен горур рәвештә җырлады. Бу җырлар М. Җәлилнең "Моабит дөфтәрләре"нә тупланып, шагыйрьнең җан документы булып туган иленә кайтты. Аның үлеме чыннан да, җыр булып яңгырады. Шагыйрьнең А. Алишка багышлап язган "Дуска" шигырендәге

Шушы үлем безгә

Мәңге сүнмәс яшәү китерер, −

дигән юллары пәйгамбәрләрчә тормышка ашты.

Ватан сугышы елларында М. Җәлил белән бергә яшерен оешмада иңгә-иң торып көрәшкән балалар язучысы Абдулла Алиш та батырларча һәлак булды. 1943 елда "Үзем турында җыр" шигырендә:

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын;

Алтынны ул чүпкә санар,

Иң кыйммәтле күрер Ватанын, −

дип язган шагыйрь шигъри юлларына тугры калды.

Сугыш кырыннан кешелексезлекнең, вәхшилекнең дошманы булган Фатих Кәрим дә әйләнеп чыга алмады. Ул үзе теләгәнчә, "дошманга ялкын сибүче" шагыйрь булып калды. Аның окопларда язган шигырьләре батырлык, гуманизм үрнәгенә әверелделәр. Шагыйрьнең йөрәк ялкыны сугыш кырында сүнеп калмады.

Ләкин утыздан артык язучы: Г. Кутуй, Н. Баян, Р. Ильяс, әле яңа шигърияткә аяк басучы яшь шагыйрьләр Д. Фәтхи, М. Вәдүт, Х. Мөҗәй, Ә. Камал, М. Гаяз һәм башкалар сугыш кырларында ятып калдылар. Алар окоп стеналарына сөялгән хәлдә, кәгазьләрен котелок төпләренә, көрәк өсләренә куеп ялкынлы шигырьләр иҗат иттеләр, дошманны каләм көче белән дә, корал белән дә кыйнадылар. Барысы да бер максатны − дошманны тизрәк тар-мар итүне күздә тоттылар. Үзләренең гомерләрен илебезнең бәйсезлеге өчен биргән бу каһарманнарның безгә кадерле исемнәре, әсәрләре калды. Бу әсәрләр − аларның исемнәрен мәңгеләштерүче дәлилләр. Аларның исемнәре үлемсез.

Шагыйрь әйткәнчә, "алар үлемнәре белән үлемсезлек" яуладылар.