М. Әмирнең "Агыйдел" повестена рецензия

Тирән дулкынлану белән М. Әмирнең "Агыйдел" повестен укып чыктым. Повесть миңа тарихи үткәнебезне аңларга, бәя бирергә, язучының әдәби осталыгын тагын да ачыграк күз алдына китерергә ярдәм итте.

М. Әмир − безнең әдәбиятта инде күптән хөрмәтле урын яулаган, укучылар мәхәббәтен казанган әдипләрнең берсе. Язучы үзенең әсәрләрендә халкыбыз тормышының байтак якларын чагылдырды, гүзәл образлар тудырды.

Мин М. Әмирнең 1936 елда басылып чыккан "Агыйдел" повестена тукталып китмәкче булам. Әсәрдә 1927 − 1928 еллар авылы күрсәтелә. Повесть шул чор өчен мөһим булган авыл хуҗалыгын күмәкләштерү темасына багышланган.

Әсәрнең сюжеты катлаулы түгел. Җәйге каникулда авылга шәһәрдән Гаяз һәм Ильяс исемле ике егет кайта. Алар − комсомоллар. Шуңа күрә колхозлашу процессыннан читтә кала алмыйлар: авылны яңа юлга күчерү өчен актив көрәш юлына басалар. Алар тирәсенә шәһәрдәге авыл хуҗалыгы техникумында укучы комсомолка Артыкбикә, авылның ярлы һәм урта хәлле крестьяннары − Имәли, Күчәрбай, Тешсез Ибрай һәм башкалар тупланалар. Ә бу вакытта авылда җитәкчелек кулаклар кулында була. Авылның эре кулагы Низами − кооператив эшчесе һәм комсомол члены. Комсомол ячейкасы секретаре Зоя − Низаминың уң кулы.Авылда партия оешмасы да, партия членнары да юк, ә комсомол ячейкасының эше сүлпән ага. Ячейка үз эшен гади генә алып бара: кышын спектакльләр куялар, кичәләр ясыйлар, кино күрсәтәләр. Ячейка эшләгән булып күренә. Волость комсомол комитеты секретаре Рахманов та шул ук юлдан бара, Низамилар эшен куәтли.

Гаяз, Ильяс, Артыкбикәләр Низамилар алып барган эшләр белән килешмиләр, аларга каршы актив көрәш ачалар. Яңа тормышны яклаучы яшьләр арасында самими дуслык, авылны яңабаштан үзгәртеп корырга бөтен күңел белән тырышулары, тормыш һәм көрәш эченә ташланулары, яшьләр өчен характерлы булган көр күңеллелек әсәрдә ышандырырлык итеп бирелгән.

Автор геройларын төрле яктан ачып бирергә тырышкан, аларның характерлы үзенчәлекләрен күрсәтә алган. Гаяз − тирән акыллы, көчле характерлы, үзен нык һәм тыныч тота белүче егет. Автор Гаязны "завод егете", эшче сыйныф вәкиле итеп ала һәм аңа зур политик бурыч йөкли: Гаяз, Ильяс белән бергә, авыл яшьләрен, ярлы-урта хәлле крестьяннарны кулакларга каршы көрәшкә тупларга тиеш. Гаязның бөтен эш-хәрәкәте шуңа юнәлгән. Ләкин ул көрәш чараларын төгәл күз алдына китерми. Кайвакыт бала-чагаларча эш итә. Аның сәке астына кереп сүз тыңлавы − шундый күренеш. Тирәннән уйлап эш итмәү аркасында Гаяз кулаклар тарафыннан үтерелә.

Әсәрне укып чыккач, мин шундый фикергә килдем: повесть нигездә чорның хакимлек иткән карашын чагылдыра. М. Әмир дә тормыш күренешләрен, уй-фикерләрен коммунистик тәгълиматка туры китереп гәүдәләндергән. Автор хуҗалык итүнең башка юллары, ысуллары турында уйлану тыелганлыгын яхшы сизеп эш иткән. Шуңа күрәдер, М. Әмир үз әсәрендә тик сыйнфый көрәшне генә биреп калмый, монда искиткеч гүзәл табигать, яшьләр арасында уянган мәхәббәт хисләренә дә зур урын бирелә. Укучының күңелен менә шушы күренешләр ныграк тарта да. Авторның Агыйдел елгасын сурәтләве күңелдә соклану хисе тудыра. Шигъри күңелле язучы аны күз алдына бөтен матурлыгы белән китереп бастыра, гаҗәеп пейзаж остасы икәнен раслый. "Агыйдел!.. Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы елга ул Агыйдел... Аның даны зурлыгы белән түгел, хозурлыгы белән таралган. Җырларда аны, күбесенчә, яшь гомергә охшаталар. ...бер карыйсың − яшәү көче, тормыш дәрте белән ярсыган яшь йөрәкне хәтерләтә".

Повесть Ильяс исеменнән сөйләнә. Бу алым белән автор әсәрнең укучыга тәэсир көчен арттыра алган. Ильяс укучы күз алдына гади сөйләүче булып кына түгел, ә тирән кичерешләргә бай, мәхәббәт романтикасына бирелүчән егет булып килеп баса. Ул − крестьян баласы. [Политик хәзерлек һәм характер ягыннан Гаязга караганда азрак хәзерлекле. Аны тирә-ягындагы бөтен нәрсә сокландыра: Агыйдел буеның матурлыгы да, җәйге иртә дә, салкынча һавада пыяла төсле тигез булып яткан су да. Су буенда Артыкбикәне күргәч, Ильяс бөтенләй сүзсез кала. Ул үз алдында матурлык алиһәсе басып торгандай хис итә. “Матурлык, чиксез матурлык. Барлык Венераларга алмаштырмаслык җанлы матурлык..."

"Агыйдел" повестенда М. Әмир герой характерын бирү остасы буларак ачыла. Аның геройлары эштә, хәрәкәттә күренәләр, бер-берсенә охшамыйлар. Геройларның шәхси кичерешләргә бай итеп бирелүе повестьны уңышлы иткән тагын бер сыйфат дип әйтергә мөмкинлек бирә.

Тулаем алганда, повесть яшьлеккә хас хыял-омтылышларны, хис-кичерешләрне, укымышлы яшьләрнең иҗтимагый активлыгын, авыл халкына ярдәм итәргә тырышып йөрүләрен − җәмгыять өчен бик кирәкле, беркайчан да әһәмиятен югалтмый торган сыйфатларны тасвир итә. Әсәр ягымлы, җылы, лиризмга төреп язылган, теле матур.

Әсәрдә чорның, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең драматизмы да оста чагылдырылган; гыйбрәтле, сабак булырдай фикерләр дә күренеп китә. Яшьләрнең бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләре, халыкның ятимнәргә ярдәме, матурлыкка тартылуы − бүгенге көндә дә гыйбрәт алырлык күренешләр.

Шулай итеп, М. Әмирнең "Агыйдел" повесте чорның драматизмын тоярга, күзалларга ярдәм итә. "Агыйдел"дә әдип 1927 еллардагы авыл тормышын, ягъни тоташ колхозлашу башланганчы булган хәлләрне бәян итә. Повесть белән танышкач, әдәбият, сәнгатькә, бөтен җәмгыятькә көчләп тагылган чор карашларын тирәнрәк аңлыйсың. Тагын шуны да әйтергә мөмкин: автор кулакларны байлыклары өчен гаепләми, ул аларны конкрет җинаять өчен кулга алдыра. Әсәрдә, гомумән, чыннан да бай дип әйтерлек зур мөлкәт ияләре күренми.

"Агыйдел" повесте бүген дә кеше күңелендә матурлык уятучы әсәр булып кала бирә.