Колыма хикәяләре − И. Салаховның җан авазы

"Эчтәлеге белән гаять үзенчәлекле, документаль төгәллек белән язылган бу әсәр − Сталин чорының роман-хроникасы да, илебез халыкларының тирән фаҗигасе дә ул. Шуның белән бергә бик күп миллионнар арасыннан могҗиза белән генә исән калган Ибраһим ага Салаховның җан авазы да.
А. Гыйләжев

И. Салаховның "Колыма хикәяләре" − авторның йөз аклыгы булу белән бергә, татар халкының горурлыгы да, казанышы да. Автор үз әсәрен "Фаҗига-хроника" дип атый. Әсәр тарихи дөреслеге, чынлыгы белән шушы характердагы әсәрләр арасында аерым бер урын тота, чөнки язучы үзе күргәннәрне, үзе татыганнарны, үзе кичергәннәрне яза.

Әсәрдә шәхес культы чорында нахакка гаепләнеп, төрмә-каторга газапларын кичергән, халкыбызның, мәдәниятебезнең горурлыгы булырдай фидакарь затларның ачы һәм аяныч язмышы сурәтләнә. Роман ил халкының берьюлы капма-каршы ике тормыш белән яшәве турында да сөйли. Китапта бөтен бер буын кичергән зур масштабтагы фаҗига ята. Хикәяләр документаль нигезгә корылган, геройлары да һәркайсыбызга таныш яисә тарихыбызда тирән эз калдырган билгеле шәхесләр, Китап анда сурәтләнгән, искә алынган яки бик кыскача гына хәтерләп киткән персонажларга ихтирам уята. Адәм баласы чыдамастай шартларда интегеп, саулыкларын югалтып, кимсетелеп, айлар, еллар, дистә еллар үткәргән кешеләрнең иң зур күпчелеге Кеше булып калганнар. Бөек мәгънәсендә Кеше булып. Романдагы Галимҗан Ибраһимов, Хәсән Туфан, Кави Нәҗми, Мохтар Мутин, Гыйлем Камай, Гомәр Гали Галимҗан Нигъмәти, Сөббух Рафиков, Сәрвәр Әдһәмова һәм заманында мәйдан тоткан партия, совет, комсомол җитәкчеләренең язмышлары турында тетрәнмичә уку мөмкин түгел.

"Тагын бик күп, бик күп язмышлар, кыска-кыска гына эпизодларда күренеп китсәләр дә, хәтердә уелып калырлык дәрәҗәдә язылганнар. Төрле катлау, төрле милләт вәкилләре иң авыр елларда да, иң читен юлларда да горур башларын түбән имиләр, сатмыйлар, сатылмыйлар, хыянәткә бармыйлар, туганнарча бер-берсен олылап, бер-берсенә рух өстәп, чын патриотларча төрмә-каторга сиратын кичәләр. Әсәрнең һәр сәхифәсеннән, һәр юлыннан батырлык, кыюлык, гаделлек бөркелеп тора", − дип яза А. Гыйләҗев әсәргә кереш сүзендә.

Автор үзе дә − шундый бер гвардиянең вәкиле. Хәрбиләр, башка милләт вәкилләре арасыннан чыккан асыл ирләр кичергән тән һәм җан-газаплары − беркемне дә битараф калдыра алмый. Нинди генә авыр, четерекле минутларда да идеалларына хыянәт итмичә, намусларын, сатмыйча, аяксыз-кулсыз калып имгәнсәләр дә, рухи сәламәтлекләрен саклый алулары чын күңелдән сокландыра. Тоткыннар арасында (автор аларны "мәхбүсләр" дип атый) төрле дин вәкилләре бар. Барысының да язмышлары бертөрле, "...бер поп тезләнгән дә, Гайсә пәйгамбәрнең тәрегә кадакланган сурәтенә карап, бертуктаусыз чукына, ял-чәчләре әле бер, әле икенче якка чайкала", ә икенче почмакта "...ап-ак сакаллы бер татар карты, тастымалын намазлык итеп җәеп утырган да, кулларын күкрәгенә кушырып, күзләрен йома төшеп − бу дөнья шау-шуыннан китеп − пышылдап кына дога укый, ара-тирә сәҗдәгә китә". Шунда ук карта да уйныйлар, сугышалар да, сату-алу да итәләр... Ләкин берсе дә кешелек дәрәҗәсен төшерми, дуслык та, бер-берсенә ярдәм итү дә бар монда.

Әсәрдә "барлык халыклар атасы" Сталин үзе күрсәтелми. Ләкин ул тиранлык иткән дәвер бөтен үзенчәлекләре белән тасвир ителгән. Бер деталь аеруча хәтергә сеңеп калган: хаксызга (нахакка) зинданга эләккәннәр колагына репродуктордан өзек-төтек булып җыр ишетелә. Бу җыр − "Нинди иркен минем туган илем!", ягъни "Широка страна моя родная!" Җыр еш яңгырый. "Кеше болай иркен сулый торган башка илләр әле җирдә юк..." Җырда − чиксез киңлек, олы хокуклар, гамәлдә − зиндан.

Төрмәләр көннән-көн тыгызлана, "тоткыннар белән шыгрым тулы камералар − ятарга түгел, басып торырга да урын җитми. Сасы ис бугазны буа..." Ә төрмәнең теге ягында, ягъни иректә, һәр җирдә әләк, шымчылык хөкем сөрә, үзенең иминлеген саклау бәрабәренә дус дусны, туган туганны сата. Якыннарына, хезмәттәшләренә хыянәт итүне чүпкә дә санамый башлаган икейөзле, ялагай бәндәләр берсен берсе батыра-батыра эш башына үрмәлиләр. Кешелек сыйфатларын югалткан, рәхим-шәфкать дигән төшенчәнең ни икәнен оныткан надзирательләр, Бикчәнтәевләр, Фазыллар нәкъ әнә шундыйлар арасыннан чыккан бит. Шулар булышлыгы белән Россия төрмәләре тулды, меңләгән кешеләр һәлак ителде, Колымага, тагын әллә кайларга озатылды, исән калганнарының да унар-егермешәр еллык гомерләре урланды, никадәрле даһи хезмәтләр язылмыйча, никадәрле бөек хыяллар гамәлгә ашмый калды. Кеше язмышын ничек кирәк шулай бордылар. Өч кешедән торган суд әгъзалары хөкем карарын укый тордылар, бер гаепсез тоткыннар кайсы яңадан төрмәләргә, кайсы "теге дөньяга" озатыла бардылар.

Әсәрдә укучының йөрәгенә тия торган күренешләр шактый күп. Мине аеруча тетрәткән урын "Ана тавышы" бүлеге булды. Бу бүлекне укыгач, кечкенә сабыеннан мәхрүм калган ананың тавышы, илереп елавы ишетелгәндәй булды. "Мишут-ка-а".

Язучы И. Салахов "Колыма хикәяләре" романы белән бер гаепсезгә, гөнаһсызга якты дөнья белән саубуллашканнарның соңгы сәламнәрен җиткерде. Фатиха-хроника − хаксызлык-кансызлык чоры корбаннарына һәйкәл, ваемсызлыкка, битарафлыкка бирелүдән саклашучы чаң авазы. Әсәрне "Җан авазы" дип бәяләп, А. Гыйләҗев бик күпне әйтте.

Гаҗәеп бәхетсез, матәмле, үкенечле, йөрәк өзгеч еллар турындагы бу әсәр халкыбыз тарафыннан йотлыгып кабул ителде. Халык аны ябырылып укыды һәм укый. "Тайгак кичү" дип аталган журнал варианты ук тиз арада күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Әсәр хакында А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев, Р. Мостафин һәм башка тәнкыйтьчеләр һәм журналистлар язып чыктылар. Китап кат-кат басылды, башка телләрдә дә дөнья күрде. Бу китабы өчен Ибраһим Салаховка Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелде. Халкыбызны җан авазы белән уяулыкка өндәүче әлеге роман меңләгән укучылар күңелендә үзенең лаеклы урынын тапты.