Ф. Латыйфиның "Хыянәт" романына рецензия

Кулымда Казан Кремле янында сугыш вакыйгаларын сурәтләгән зур булмаган китап. Бу − язучы Ф. Латыйфиның 1993 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан "Хыянәт" романы.

Китапның тышлыгы ук укучыга туган шәһәребез тарихына багышланган әсәр булуы турында сөйли. Тышлыкның беренче һәм соңгы битләрендә Казан һәм Казансу елгасы күрсәтелгән. Рәссам Д. Җәләлетдинов чорның үзенчәлекләрен дөрес тотып алган, романга кызыксыну уяту өчен барысын да эшләгән дигән тәэсир кала.

Әйткәнемчә, роман зур түгел. Ул 13 бүлектән тора. Бүлекләргә укучыны җәлеп итәрлек исемнәр куелган. Мәсәлән, "Серле тамга", “Пәри кызы", "Кол Шәриф" һәм тагын игътибарны үзенә юнәлтерлек бүлекләр бар. Шунысы кызыклы: автор һәр бүлектә тарихи вакыйгаларны аңларга ярдәм итүче гаять тирән мәгънәле эпиграфлар бирә барган. Алар романның тарихи җирлеген, милли үзенчәлеген тирәнәйтү белән бергә, яңа табыш булып, аерым геройларның сыйфатларын ачып бирүгә дә булышалар.

Роман, беренче битләреннән үк, укучыны Казан ханлыгында барган кызыклы һәм гыйбрәтле маҗаралар дөньясына алып кереп китә. Әсәр татар тарихының моңа кадәр яктыртылмаган гаять катлаулы дәверен чагылдыра. Романны укып чыккан кеше кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең сафлыгына, мәхәббәт һәм дуслыкның тирәнлегенә соклана; авторның хыянәтнең ачылыгын тасвирлаудагы осталыгы, вакыйгаларны ышандырырлык бирә алуы таң калдыра.

"Хыянәт" романы белән Ф. Латыйфи психологик һәм фактик материалларны дөрес һәм урынлы кулланып, тарих катламнарына тирәнгә үтеп керә алган. Язучы туган телебезнең нәфислеген тоеп эш иткән. Романдагы үзәк герой язмышында тулы бер тарихи чорның гәүдәләнүе әсәрнең кызыклы үзенчәлеге һәм әдәбиятыбызда яңалык кына түгел, ул авторның югары сәнгати осталыгы турында сөйли. Романдагы геройлар тормышы тарих катламының ике юнәлешендә сурәтләнә: өске катлам белән параллель рәвештә тарихның аскы катламыннан килә торган агым укучыны гел сискәндереп тора, тетрәндерә, алар язмышыннан өр-яңа мәгълүматлар өсти. Үзәк герой Сәетнең әнисе Прасковья язмышы беркемне дә битараф калдырмый. Аның әсирлек газаплары чиккән татар хатыны булуы ачыклана. Санька-Сәетнең сөйгәне белән кавышу өчен ислам диненә күчәргә, сөннәтләнергә риза булуы, төшендә Гөлйөзем белән кавышуы кебек хыялый буяуларга мул күренешләрне дә җанлы, тормышчан итеп кабул итәсең. Болары да авторның табышы, осталыгы.

Тарихи романнар, гадәттә, сугыш күренешләренең күплеге, зур вакыйгаларны сурәтләү белән аерылып тора. "Хыянәт"тә исә язучы мондый традициядән читләшеп, тарихи чорның дулкынлы күренешләрен геройлар тормышына күчерә. Сәетнең (Санька) катлаулы тормышына үзләренең киеренке мөнәсәбәтләре белән Кол Шәриф, шымчы Иван, агасы Василий һәм башка персонажлар тартыла. Алар арасында Кол Шәриф аеруча катлаулы шәхес. Шулай да автор аны тулы канлы каһарман буларак күз алдына бастыра алган. Романда Кол Шәриф шактый тулы эшләнгән образ.

Укучының хыялын уятып, әдәби геройны бер-ике штрих белән кыска гына эпизодта ачып бирә белүе язучы каләменең тасвир көчен күрсәтә. Шәһит би белән яшь егет Сәетнең янәшә ат өстендә килүе, Сәет-Саньканың әтисе Савелий Кузьмичның уйланулары, килеш-килбәте белән үк җан биздергеч шымчы Иванның кыска тасвирланган портреты дикъкатьне үзенә тартмыйча калмый.

Әсәрнең финалы − кала эчендә кайнаган "дәһшәтле ташкынны, таш манараны селкетер куәтне" дә язучы Сәет кичерешләренә сала. Казан халкының алда торган һөҗүмгә тоташ кузгалышы, соңгы сугышка ярсу әзерлеге көчле һәм тәэсирле күренеш булып күз алдына килә. Моны ике милләт кушылудан туган Сәеттән башка, аның хатыны Гөлйөзем белән улы Җәгъфәр турындагы уйлануларыннан башка күзаллап булмас иде. Яшь морзаларның бердәм яуга күтәрелүе, үзенең газиз улы Җәгъфәрнең дә шул егетләр сафына басуы ата кешене куандыра, аның эчке горурлыгын арттыра.

Казан сугышчыларының батырларча һәлакәте Василийны да тетрәндерә. "Дошманның йөзенә кан төкергән әсир Казан егете" аңар үзенең кардәше, энесенең малае Җәгъфәр булып тоела башлый. Әмма Җәгъфәр изге Кол Шәриф кулында дошманның агулы утыннан һәлак була, әтисе Сәет исә туганы Василий белән үчле алышта җан бирә. Ике туганның котылгысыз үлеме капма-каршы ике лагерьның газаплы тарихи фаҗигасе булып күңелгә керә.

Кыскасы, әсәр бер тында укып чыгарлык. Ул укучыны уйландыра, бүгенге дөньяга сак карарга, Камай морза ише хыянәтчеләрдән сакланырга куша кебек. Тарихи романнарның кыйммәте дә шунда бит: алар үткәннәрдән сабак алырга өнди, бүгенге чынбарлыкта охшаш хәлләрне сурәтләп күрсәтә, кисәтә. "Хыянәт" романы әнә шундыйлардан.