Ир йөзе шундый киң, күңелле һәм якты. М. Җәлил

М. Җәлил үзен батырларча тотып һәм дошманнарга нәфрәт саклап, җиңүче булып үлде. Аның турындагы истәлек гасырлар кичәр.
Николай Тихонов

Муса Җәлил. Бу легендар исемне миллионнар белә. Бик күпләр бу исем белән горурлана. Аның турында шактый китаплар язылган. Үз әсәрләре томнар булып дөньяга таралган.

М. Җәлил бернинди дә мифик герой түгел, ә гап-гади кеше. Шагыйрьнең кеше буларак батырлыгы гильотина пычагы астына кергәндә елмаю гына түгел, ул елмаюга каһарман гомере буе әзерләнгән. Без аны геройның унбиш-уналты яшендә язган беренче шигырьләреннән үк күрәбез.

Теләсәләр асарлар,

без үләрбез,

Ләкин һичбер вакытта да

булмабыз кол!

Мусаның да яшисе килгән бит. Бу якты дөньяда яшәүдән кем туйган? Гомере киселгәндә аңа әле 38 яшь кенә булган. Ир кеше бу яшьтә дөньяның, тормышның тәмен белеп, тоеп, татып яши. Намус, воҗданына тап төшермәс өчен шулардай ваз кичүне чын ирләрнең төп бурычы дип санаган кеше генә авырлык килгәндә бөгелеп төшми. Намус, вөҗдан турында сүз барганда, тормыш белән сатулашуның хыянәткә илтүен яхшы белә шагыйрь. Шуның өчен дә ул аягында нык басып тора, еламый, сыкранмый, сукранмый. М. Җәлилнең 1943 елда язылган “Үлемгә” исемле шигыре бар. Үзен нәрсә көткәнен белеп язылган шигырь. Шагыйрь үлемгә мөрәҗәгать итә.

Синең белән ләкин тартышудан

Һич бизмәде күңлем.

Батырам дигән саен, мин упкынның

Эченәрәк кердем.

М. Җәлил үлем көткәндә дә халкы, гаиләсе, Ватаны турында уйлый. Халкына биргән антына тугрылык аның һәр шигырендә чагыла.

Байрак итеп илгә турылыкны

Утны-суны кичте бу егет,

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.

Фашист тоткынлыгында үлем җәзасы көтеп ятканда шагыйрь уйлана. Аны шагыйрьнең тоткынлыктагы урыны турындагы сораулар борчый. М. Җәлил шундый фикергә килә: илгә, җиргә афәт килгәндә, шагыйрьләр, кешелекнең намусы булып, сугыш кырына беренче булып чыгалар. Тоткынлыкта исә шагыйрь − көрәшче. Ул монда шигырь язу осталыгын гына күрсәтеп калмаска, ә үз иленең патриоты, чын дус икәнен дә исбатларга тиеш.

Шагыйрь туган ягын, дусларын сагына. Муса туып үскән Оренбург далалары, Тукайлы, Сәйдәшле Казан, гөрләп торган Мәскәү шәһәре, нәни кызчыгы Чулпан − шулардай аерылсаң, яшәүнең ни кызыгы бар? Тик канатлар киселгән, язмыш хөкеме чыгарылган.

М. Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" − шагыйрьнең чын йөзе, батырлык үрнәге. Бу үлемсезлекнең төбендә халык рухы ята. Әгәр минем туган халкым шундый горур, батыр булмаса, Муса Җәлил кебек егетләр туар идеме икән? Халыкта шундый мәкаль бар: "Аттан ала да туа, кола да туа". Билгеле, хыянәтчеләр дә булган. Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен фашистка саткан хыянәтче җан булуын да беләбез. Андыйларны шагыйрь "Хаин" дип атый.

Юк сиңа кешечә көн итү,

Бикләдең син гомер юлыңны, −

дип, үз хөкемен чыгара. Җәлил дә исән кала алган булыр иде. Аның алдында ике юл тора: берсе фашистларга хезмәт итү бәрабәренә татлы, рәхәт тормыш, икенчесе − көрәш һәм газаплар, үлем. Шагыйрь икенчесен сайлый. "Дуска" дигән шигырендә ул:

Батырлык һәм илгә турылыкны

Шушы үлем белән белдерик, −

дигән катгый сүзен әйтә.

М. Җәлил, Германия суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителсә дә, аның башын кисүче җәллад немец милләтеннән булса да, халык белән фашизмны бутамый, немец халкына үч сакламыйча дөньядан китә. Фашизм богавы салынган немец халкына мөрәҗәгать итеп, әрнүле шигырен яза.

Борыгыз муйнын комсыз карчыганың,

Кояш чыксын Алман җирендә.

Фашизм илебез халыкларын бер-берсенә каршы котырта, әсирлектәге солдатларны төрле милләтләргә аерып, легионнар төзергә маташа. Көчләп җыелган бу легионнардагы әсирләр Ватаннарына каршы сугышырга тиеш булалар. Ләкин фашизм идеологлары максатларына ирешә алмыйлар, аларның планнары җимерелә. Шагыйрьнең бу хәлгә дә җавабы әзер.

Бер ананың туган балалары −

Ташкын булып бергә кузгалдык,

Һичкайчан да, һичбер көч алдында

Җиңелмәс бу изге туганлык.

Шагыйрьне һәр адымда үлем сагалый. Аның һәрбер сүзе фашистларны котырта. Алар шагыйрьне һәм аның көрәштәшләрен өзгәләп атарга әзер. Җәлил боларны яхшы аңлый, һәртөрле ыгы-зыгы, ваклыкларны гаепләргә үзендә көч таба.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе,

Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю −

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

"Моабит дәфтәрләре" шигырьләре − үлемнең шәфкатьсез кулыннан тартып алынган шигырьләр. "Шагыйре − үлемсез, шигырьләре − үлемсез", - дип язган иде С. Хәким.

М. Җәлил, аның көрәштәшләре, аларның иҗатлары, үлемнәре турында уйланганда, тормышның мәгънәсенә тирәнрәк төшенәсең.