Бүлек 3. Кемгә итагатьле булырга

ЭЧТӘЛЕК

Кереш өлеш ....................................................................................................
Бүлек 1.................................................................................
Бүлек 2...........................................................
Бүлек 3. Кемгә итагатьле булырга.................................................................
Йомгаклау .......................................................................................................
Кулланылган әдәбият ....................................................................................

 

 


Кереш өлеш

Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә – бөтен галәмне юктан бар итүче, җан өрүче, яратучы, ризыкландыручы. Аның серләренә бөтен кешелек дөньясы әле дә төшенеп бетә алмый. Бу мәңгелек сер, мәңгелек юл. Шул юлда адашмас өчен, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә, инсаннарга нигъмәт итеп, Коръән Кәримне иңдерә. Ислам дине, пәйгамбәрләр белән нигъмәтли. Кешене акыл белән зиннәтли, табигатьтән гүзәл сыйфатлар белән бизи. . Ихтыяр көче, сайлап алу мөмкинлеге, теләгәненә ирешә алу чарасы бирә.

Бу дөнья суык бер урын. Ләкин ул суыклык һич табигатьтән тугел. Ул суык кешеләрнең бер –берсенә булган битарафлыгыннан ,игътибарсызлы-гыннан килә. Без фән һәм техника нык үсеш алган заманда яшибез. Тормышыбыз көйләнгән-җайланган. Ләкин шушы муллыкта да кешеләрнең мөнәсәбәтләре катлауланганнан катлаулана бара, ярдәмләшү,бер-береңә игътибарлы булу һәм кайгы-шатлыкларны уртаклашу көннән көн азая. Мәгълүматның күп булуы һәм шул ук мизгелдә һәркемнең, үз ихтыяҗын кайгыртудан тыш, башка мөһим нәрсәләргә вакыты калмавы рухи бушлыкка китерә. Нәтиҗә бер,йөрәктә ялгызлык хисләре урын ала, кеше яшәү мәгънә-сен югалта. Бу алдавыч дөнья проблемаларын чишү кешегә туктаусыз газапка әйләнә.Ислам дине исә кешегә авырлыкларны җиңәргә һәм хакыйкать юлын табарга ярдәм итә.

Пәйгамбэребез (с.г.в ) үзенең бер хәдисендэ:

“Дин – ул әхлаклылык”, – дигән.

Әйе, Ислам диненең максаты – үзенең бар күңеле һәм аңы белән Аллаһка итагать итүен танучы югары әхлаклы кеше тәрбияләү.Уйланып карасак, Ислам динендә ике генә фарыз бар: берсе – Аллаһны тану, икенчесе -гүзәл әхлак. Ә гүзәл әхлакны урнаштыру өчен без фарызларны үтәргә, хәрамнардан тыелырга, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәтләрен үтәп яшәргә тиешбез.

Ә тәрбия каян башлана соң ? Әхлак нигезләре кая салына ? Әлбәттә- гаиләдә !Гаиләнең төп бурычы - балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә дә. Коръәндә бу изге эшнең Аллах Тәгалә алдындагы иң төп бурычы икәнлеге әйтелә.

Рефератыбыз кереш, өч бүлек һәм йомгак өлешләреннән тора. Беренче бүлек билгеләмә бирү, аның эчтәлеген аңлату, дини һәм иҗтимагый тормышыбыздагы урынын күрсәтүне үз эченә ала. Икенче бүлек Коръән һәм Сөннәттәге хөкемнәренә багышланган. Өченче бүлек Йомгак өлешендә әлеге темага бәйле нәтиҗәләр чыгарыла.

 

Балалар безнең киләчәгебез, тормышыбызның чәчәге. Бәхәссез, киләчәк бүген тормышыбызны бизәүче, аның шатлыгы һәм куанычы булган балаларыбыз кулында. Без аларны ничек тәрбияләсәк, күңелләренә нинди орлык салсак – киләчәк тә шундый булачак.

Бернәрсә дә аңламаган, белмәгән яңа туган сабыйга, зур өметләр баглап, азан әйтеп исем кушкач ук:

Я, Раббым! Бу бала ислам динен куәтләүче, ата-анасына игелекле, миһербанлы-шәфкатьле, тәүфыйклы бала булсын иде, – дип дога кылабыз.

Ислам дөньясында баланың тууыннан алып балигъ булуына кадәр тәрбия, әдәп-әхлакка өйрәтү, гыйлем бирү процессы аерым бер урын алып тора. Аеруча зур игътибар ата һәм ананың тәрбиясенә бирелә. Психологик күзлектән карасак, өйдәге рухи атмосфера, ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәт, гаиләдәге гореф-гадәтләр баланың үзаңына һәм үз-үзен тотышына бик зур тәэсир ясый.

 

 

Бүлек 3. Кемгә итагатьле булырга

Иң беренче бөтен галәмне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгаләгә.

Бер авылга дәһри килеп, халыкка атеистик тәрбия бирергә тотынган.

-Әнә еракта тауны күрәсезме?- дип сорый бу кешеләрдән.

-Күрәбез, - дип; җавап бирәләр.

-Тау астында үскән агачларны,агып яткан елганы да күрәсезме?

-Әйе, күрәбез, - диләр авыл кешеләре.

-Алар бар булганга күрәсез, булмаса – күрә алмаган булыр идегез. Менә сез “бар” һәм “бер” дип санаган нәрсәне дә күрәсезме?

Халык, аптырап калып, кыймыйча гына:

-Юк, күрмибез, – ди.

-Юк ул, шуңа күрә күрмисез, - дип бик канәгать була дәһри.

Шул арада бер карт килеп чыгып:

-Әфәнде, миңа да бер-ике сүз әйтергә рөхсәт итсәгезче, - ди.

-Бик рәхәтләнеп, - дип бабайга сүз бирә.

-Җәмәгать, бу кешене, аның киемен күрәсезме? – дип сорый карт.

-Күрәбез, - ди халык.

-Башындагы кепкасын да күрәсезме? – ди бабай.

-Күрәбез.

-Ә башындагы акылын күрәсезме?

-Юк, күрмибез, - диләр.

-Дөрес, - ди бабай. – Бу кешенең акылы юк, булса “Алла юк”, - дип ничә еллар буе халыкны адаштырып йөрмәс иде, - дип тәмамлый карт.[1]

Туып-үсеп, акыл туплап та Аллаһы Тәгаләне танымаган, Аңа итагать итмәгән, Аңа гыйбадәт кылу юлына басмаган һәркемнең ике күзе ботак тишеге генәдер, акылы – дөнья мәшәкатьләренең чүплеге, ә йөрәге – рухының төрмәседер. Я, Раббым, шундый кеше буласы түгел иде.

Аллаһы Тәгаләгә итагатьле булган кеше, Аның пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә дә ихтирам күрсәтә.

Чөнки бу кешенең дөньяда Иң Бөек кеше икәнлеген америка язучысы һәм галиме Майкл Х. Харт компьютер ярдәмендә исбат итте.

“Күпме генә карикатура ясап, нинди генә кинофильмнар төшерсәлә дә, гәүһәребез булган пәйгамбәребезгә пычрак яга алмаслар, алтын һәркайда да алтын булып кала”- инде ул. Без аның өммәтеннән булганга горурланырга, аңа итагатьле булырга тиеш.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

«Аллаһ Раббың Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата-анага игелек эшләргә боерды. Әгәр алар­ның берәрсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» дип тә әйтә күрмә, аларга кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр генә сөй­лә. Аларга үзеңнең рәхим-шәфкать канатларыңны җәй һәм дога кыл: «Ий, Раббым, алар мине бала чагымда ничек рәхим-шәфкатьлелек белән тәрбия­ләп үстергәннәре кебек, Син дә аларга рәхмәт кыл!»[2]

«Без кешегә әти-әнисе хакында васыять кыл­дык: әнисе аны хәлсез калып күтәреп йөрде, ә күкрәктән аны ике яшь тулгач аералар. Миңа һәм оти-әниеңә шөкерләр кыл, рәхмәтләр укы: кире кайту Миңа булачак».[3] Коръән аяте: (Локман — 14)

Нинди югары тәрбия, һәм акыллы өйрәтүләр бу сүзләрдә «Миңа һәм әти-әниеңә шөкерләр кыл». Ислам дине ата-анага нинди бөек һәм мәртәбәле урынны биргән!

Тугры хәлифләрнең дүртенчесе булган Гали Ибне Абу Талиб улы Хәсәнгә шулай ди:

-Әти-әниләреңне сакла һәм аларга ярдәм ит, шулай ук күршеңә, якыннарыңа һәм иманлы кешеләргә.

Менә бит: ата-анаңа итагать, туган-тумачаңа, күршеләргә, гомумән, иманлы кешеләргә.

Без әти-әниләребезгә гомеребез буе түләп бетергесез бурычлы. Берәү әти-әнисен карап, тәрбияләп җирләгәннән соң Пәйгамбәребез (с.г.в.)сораган:

Мин, әти-әни алдында булган бурычымны үтәдемме инде?

Яртысын, - дигән Мөхәммәд (с.г.с.). – Аларга дога кылырга, алар өчен Аллаһыдан гөнаһларын ярлыкавын сорарга, аларның вәгъдәләрен үтәргә, аларның дусларын хөрмәт итәргә, алар аркылы бәйләнгән туганлык җепләрен өзмәскә.

Әти-әнисенә итагатьле булган кеше туган-кардәшләренә дә итагать итә. Кайвакытта туганнар арасында аңлашып җитмәү аркасында барлыкка килгән үпкәләшү еллар буена сузыла. Ә бит мондый үпкәләшү 3 көннән артыкка сузылырга тиеш түгел. Бер-береңне гафу итә белү – бөек иман галәмәте.

Халыкта: “күрше хакы – Аллаһ хакы” [4]-дип юкка гына әйтмиләрдер.

Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән:

«Бер кешенең үзенең әтисе яраткан кешеләр белән элемтәдә булуы — игелекле булуның иң күркә­медер».

Димәк хакыйкый һәм ихлас күңелле бала әти-әнисе яраткан кешеләрне дә яратыр. Ата-анасының вафатыннан соң да аларны онытмас, араны өзмәс.

Бала чактан ук Аллаһы Тәгаләгә, Аның Пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.с.)гә, ата-анага, туган- кардәшләргә, күршеләргә, гомумән, кешеләргә итагатьле булырга өйрәтсәк, аны һәрберебездә булдырсак, безнең тормышыбыз нинди гүзәл булыр иде.