Намазларның рикәгать саны һәм вакыты

Тәһарәт алу тәртибе

Иң элек истинҗа кылына, ягъни бәдрәфтә хаҗәтне үтәгәннән соң, гаүрәт җирләр су белән нәжесләрдән пакьләнә. Комганны уң кул белән тотасы, пычранган җирләр фәкать сул кул белән юыла).

Бәдрәфтән чыккач кулларны сабынлап юабыз һәм тәһарәт нияте әйтәбез:

«Йә Раббым, тәһарәт алырга ният кылдым. Әгүзү билләһи минәшшәйтанирраҗиим.

Бисмилләһиррахмәниррахиим».

Шуннан соң тәһарәт ала башлыйбыз:

1.Иң элек беләзек сөягенә кадәр 2 кулны юабыз – 3 мәртәбә (өченчесендә бармак араларын да ышкып алабыз).

2. Авызны чайкыйбыз - 3 мәртәбә (өченчесендә башны күтәреп, тамак төбен дә чайкарга кирәк. Авызга суны уң кулдан аласы.

3. Борын эчен тазартабыз: уң кулга су җыеп борынның 2 тишегенә дә шул суны тартабыз, соңынан сул кул ярдәмендә борынны сеңгерәбез ( 3 мәртәбә эшләнә).

4. Битне юабыз - 3 мәртәбә (Бит ике кул ярдәмендә юыла). Бит белән бергә маңгайны да юасы.

5. Терсәкләргә кадәр 2 кулны юабыз (терсәкләр дә юылырга тиеш). Иң элек уң кул, аннаң соң сул кул юыла, һәр кулны өчәр мәртәбә юасы.

6. Мәсех кылабыз: учларны һәм бармакларны суга чылатып ике кул белән башны ышкыйбыз ( мәсех – ышку дигән сүз); аннары күрсәтү (указательный) бармаклары белән ике колак эчен, зур бармаклар белән – колаклар артын мәсех кылабыз; ахырдан кул аркалары белән (тыльной стороной ладони) муенны ышкып алабыз. (Барлык искә алынган әгъзалар 1 генә мәртәбә мәсех кылына).

7. Тубыкларга кадәр ике аякны юабыз: әүвәл уң аяк, соңрак сул аяк юыла. Аякларны фәкать сул кул белән генә юасы (иң элек бармак араларын, аннары тубыкка кадәр аякны – һәммәсе өчәр мәртәбә юылырга тиеш).

_______________________________________________________________________________

Сөртенгәндә «Әшхәдү әлләә иләһә иллә Аллаһү үәхдәһү ләә шәриикәләһ. Үә әшхәдү әннә Мүхәммәдәррасүлүллаһ» дип әйтү саваплы.

 

Тәһарәтнең бозылу сәбәпләре

Тәһарәт бозыла, әгәр:

  1. гаурәттән нәҗес яки башка нәрсә чыкса (мәсәлән кече һәм зур йомышны үтәү, газлар чыгу һ.б.)
  2. җәрәхәттән кан, эрен яки сары су акса (кан бер тамчы булып кына чыкса, тәһарәт бозылмый, чыгып җәелеп китсә - бозыла)
  3. борын яки теш канаса (әз генә булса да)
  4. күздән авыру лайлалы яшь чыкса (гади күз яшьләре тәһарәтне бозмый).
  5. авыз тутырып ризык яки аз гына булса да кан косу
  6. ятып яки нәрсәгә дә булса сөялеп йоклау ( утырып, бернәрсәгә дә сөялмичә йоклау тәһарәтне бозмый).
  7. аңны югалту
  8. намаз эчендә тавыш белән көлү.

Гөсел алу тәртибе

Гөсел ул – бөтен тәнне тулысынча чылатып баштанаяк коену. Гөсел алуның тәртибе түбәндәге:

1. Иң элек истинҗа кылына, ягъни су белән гаурәт җирләр яхшылап юыла.

2. Ике кул беләзек сөягенә кадәр сабынлап юыла.

3. «Йә Раббым, гөсел тәһарәте алырга ният кылдым, әгүүзү билләәһи минәшшәйтанирраҗиим. Бисмилләһи», дип тәхәрәт алына (ул тәһарәтне гадәттәгечә алалар , ләкин бу очракта авыз белән борын эче яхшырак юыла, ә аяклар, киресенчә юылмыйча кала).

4. Бөтен тәнгә су коябыз: ин элек башка, аннан соң тәннең уң ягына, аннары сул ягына һәм кирәк булган кадәр тәннең һәр бер җиренә су тидерү тиешле була.

5. Мөмкин булганча, бөтен тәнне куллар белән ышкып чыгабыз.

6. Аннан соң тагын бер кат тәннең һәр җиренә бер кат су коябыз (тәртип шул ук).

7. Икенче мәртәбә куллар белән тәнне ышкып чыгабыз.

8. Өченче мәртәбә тәнгә су коябыз (бу юлы тәнне куллар белән ышкып чыгу инде кирәк түгел) .

9. Тубыкларга кадәр ике аякны юабыз: әүвәл уң аяк, соңрак сул аяк юыла.

10. Сөртенәбез.

Шушы тәртиптә гөсел алган кешегә намаз укыр өчен өстәмә тәһарәт алу таләп ителми.

 

Гөселнең бозылу сәбәпләре

Ирләр өчен:

1. Якынлык кылу (җенси мөнәсәбәткә керү).

2. Төшләнү (йоклаганда мәни килү, ягъни поллюция).

3. Башка нинди дә булса сәбәп белән мәни (сперма) бүленеп чыгу

Гөселе бозылган кешегә намаз укыр өчен тәһарәт алу гына җитми: гөселне кайтармыйча тәһарәт алу дөрес булмый, шуңа күрә намаз вакыты кергәнче гөсел алу фарыз (мәҗбүри).

Хатын-кызлар өчен:

1. Якынлык кылу.

2. Хәез (айлык күрем) башлану.

3. Нифас вакыты (бала тапканнан соң 40 көн).

Хәез һәм нифас вакытларында хатын кызлар намаз да укымый, ураза да тотмый. Соңыннан уразаны каза кылырга, ягъни тотылмый калган көннәрне тотып бетерергә кирәк. Ә калган намазлар каза кылынмый.

Намазларның рикәгать саны һәм вакыты

Нинди намаз Сөннәт (фарызга кадәр) Фарыз Сөннәт (фарыз-дан соң) Витр-вәжеб Вакыты
Иртәнге 2 рикәгать 2 рикәгать ----- ----- Таң атканнан соң кояш чыкканчы
Өйлә 4 рикәгать 4 рикәгать 2 рикәгать ----- Кояш зәүвәл (зенит) вакытыннан авышкач – икендегә кадәр (кышкы вакыт белән 12 дә, җәйге вакыт белән – 13 сәгаттә башлана)
Икенде ----- 4 рикәгать ----- ----- Кыш көне кояш баеганчы 1-1,5 сәгать алдан, җәй көне 2-2,5 сәгать алдан.
Ахшам ----- 3 рикәгать 2 рикәгать ----- Кояш баеганнан соң карангы төшкәнче
Ястү ----- 4 рикәгать 2 рикәгать рикәгать Караңгылангач – таң атканчыга кадәр

(Намазларның төгәл вакытлары дини календарьларда күрсәтелә)