ЯҢА ТУГАН БАЛАНЫҢ КАЙБЕР КҮЧЕШ ЧОРЫНДАГЫ ХӘЛЕ

Яшәү шартларына җайлашу барышында яңа туган бала организмы зур үзгәрешләр кичерә. Андый үзгәреш вакытында бала авыру кыяфәттә була; чынлыкта исә бу вакытлы хәл һәм бернинди дә дәвалау таләп итми. Мәсәлән, гәүдә массасының физиологик кимүе шундыйлардан. Яңа туган барлык балалар өчен дә канунчылыклы процесс, һәм бу бала яшәвенең беренче 3–4 көнендә күзәтелә. Күпчелек балалар баштагы массаларының 5–7 % ын югалталар. Баланы дөрес карап, дөрес тукландырганда 4–5 нче көннәрдән башлап аның массасы арта башлый һәм икенче атна уртасына баштагы массасы кадәр була. Авыру, бик үк сәламәт булмаган һәм начар имүче балаларның туган вакыттагы массаларына кадәр артуы тоткарлана һәм бераз озаккарак сузыла.

Еш кына балада туганнан соң тән тиресе кызару, ә кайвакыт җиңелчә күгәргән төскә кереп кызару күзәтелә. Бу — тиредәге физиологик катар. Ул тиредәге вак кан тамырларының шактый киңәюе нәтиҗәсендә килеп чыга, нигездә, кул чукларында, аяк табаннарында күзәтелә һәм берничә сәгатьтән алып 2–3 көнгә кадәр дәвам итә. Кызару кимүгә, тире кубырчыклана башлый.

Еш кына бала яшәвенең беренче көннәрендә аның тән тиресе астында кызыл боҗралар белән әйләндереп алынган аксыл төеннәр хасил була. Бу тимгел — токсин эритемасы — кычыткан чагудан калган эзне хәтерләтә. Ул ике тәүлектән артыгракка бара. Аннары үзеннән-үзе бетә.

Яңа туган балаларда май һәм тир бизләренең томалануы да сирәк очрак түгел. Җитлегеп һәм җитлекми туган балаларда да борын очында, борын канатларында (сирәк кенә маңгайда һәм яңакларда) бодай бөртеге зурлыгында калкып торган аксыл яки саргылт берән-сәрән яки күп нокталар барлыкка килә. Ул май бизләренең көчле эшләве нәтиҗәсендә хасил булган биз сыекчасының (секретының) тәндә туплануы белән аңлатыла. Сирәк кенә очракта тир бизләренең көчле эшләве аркасында тир бүленеп чыгуның туктау очраклары була. Бу вакытта пешкән сагога охшаган сулы куыкчыклар хасил була. Куыклар еш кына табанда, кайвакыт биттә, баш тиресендә урнаша һәм берникадәр вакыттан соң юкка чыга. Мондый куыклар чыкканда тирене гадәттәгечә җентекләп карау, тәрбияләү таләп ителә.

Кайвакыт бәби тиресендә тире белән бердәй биеклектә күгелҗем-соры төстәге пегмент таплар беленеп тора. Тапларның зурлыгы төрле — бик кечкенәдән алып уч төбе чаклы. Еш кына алар оча сөяге башы, койрык сөяге, янбаш тирәсендә, ә сирәк кенә балтырда һәм ботларда була. Мондый тапларның ни сәбәпле хасил булуы хәзергә билгеле түгел. Гадәттә ул балага бер яшь чамасы булганда бернинди дә эз калдырмыйча үзеннән-үзе юкка чыга.

Телеангиэктазия — тиредәге тамырларның, эбриональ кан тамырлары калдыкларының киңәюе шулай атала. Аларның гадәти урыны — баш чүмечендә, баш тирәсенең чәчле урыннары чигендә, маңгайда, өске күз кабагында. Алар төзек булмаган формада һәм төрле зурлыктагы кызыл, ә кайвакытта җиңелчә күгәргәнрәк тап рәвешендә була. Үзе тирәсендәге нормаль тиредән ачык аерылып тора. Шул урынга бармак белән җиңелчә генә бассаң кызыллык бетә, ләкин бармакны алгач яңадан барлыкка килә. Үсә төшкәч, таплар юкка чыга һәм ул бала борчылганда, кычкырганда гына беленергә мөмкин. Бала тынычлангач, таплар акрынлап кими, төссезләнә. Мондый күренеш бер яшькә чаклы, сирәк очракта зуррак яшькә кадәр дә дәвам итә.

Транзитор бизгәк турында да берничә сүз әйтеп китик. Гадәттә ул тәндә су алмашу бозылганда, бала яшәвенең беренче 3–4 көнендә була. Бу авыруның башлану сәбәбе — тәнгә җитәрлек дәрәҗәдә сыеклык кермәү. Мондый очракларда бәбинең гәүдә массасы кинәт кими, температурасы күтәрелә (еш кына 40 °C ка җитә). Бала тынычсызлана, кайвакыт аяк-кулларның калтыранып тартышуы күренә. Организмга сыеклык кергәндә, бу күренеш әкренләп кими. Мондый очракта табиб организмны сыеклык белән тәэмин итү чараларын (кайнаган су, натрий хлоридының изотоник эремәсе) билгели.

Физиологик сары (авыруы) яңа туган балаларның күбесендә яшәүләренең 2–3 нче көнендә тән тиресе, лайлалы тышчалары сары авыруы белән авыргандагы төскә керә. Бу вакытта канда билирубин (үт пигменты — бавыр эшләп чыгара торган буяу матдәсе) югары була. Балаларның тизәге төссезләнми, сидеге гадәти төстә була. Эчке әгъзаларында нормадан тайпылулар күзәтелми. Яңа туган балалардагы физиологик сары бернинди дә дәвалау таләп итми. Гадәттә ул берничә көннән үтә. Җитлекми туган балаларда бу сары авыруының 3–4 атнага сузылуы бар.

Җенес кризлары турында да искә төшереп китәргә кирәк. Гадәттә бу вакытта, баланың җенесенә бәйсез рәвештә, сөт бизләренең шешенүе, зураюы күзәтелә. Кыз балаларның җенес ярыкларыннан лайласыман, ә аннары канлы бүлендек килә, ә малайларның җенес әгъзалары җилсенә.

Яңа туган балада сөт бизләренең шешенүе, зураюы гадәттә аның яшәвенең беренче көннәрендә башланып, 8—10 нчы көненә нык зурая. Кысканда еш кына төссез, ә кайвакыт сөт төсендәге сыекча чыга. Кыз балаларның җенес ярыкларыннан лайлалы яки канлы бүлендек килү, ә малайларның җенес әгъзаларының җилсенүе яшәүләренең 3–7 нче көннәрендә башлана һәм берничә көн дәвам итә. Җенес кризлары булуга яңа туган баланың организмына ананың гормоннары эләгү «сәбәпче» була.

Сөт бизләре зурайганда, табиб киңәше буенча — коры җылы (мамык повязка), сирәк очракта җылы су белән компресс куялар. Бүлендек булганда, җенес әгъзаларын калий перманганатының (марганцовка) сыек ал төстәге җылы эремәсе белән юалар.