БАЛАНЫҢ ЙОКЛАУ УРЫНЫ

Майлы буяуга буялган металл карават һәм агач карават хәзерге санитария-гигиена таләпләренә тулысынча җавап бирә. Караватны тәрәзәгә, мичкә яки батареяга бик якын куймаска кирәк. Шулай ук караватны коляска да алмаштыра алмый, чөнки аның стеналары һаваны начар үткәрә. Аннары урамда йөргәндә тузан да кунган була, һәм тагын бер мөһим деталь: коляскада, кызыгып, баланы тирбәтергә дә күнегеп кителә. Караватка тыгыз-каты матрас булдырырга, аның өстенә клеенка һәм җәймә җәяргә кирәк.

Бала матрасына җиңел юыла торган материал: ат кылы, диңгез үләне, мунчала тутырырга кирәк, мамык яки кош-корт йоны тутырырга киңәш ителми, чөнки аңарда бала артык җылына, тирли. Пенополиуретан (пенопласт) матраслар да яхшы. 2 одеял булдырырга кирәк: җиңел һәм җылы йон одеял яки сырылган мамык юрган (ул квадрат рәвешендә булырга тиеш). Одеялга тыш кидерәләр яки аңа җәймә тегеп куялар. Яңа туган балага мендәр кирәк түгел. Ул тигез урында ятарга тиеш, шулай да караватның баш ягын аз гына күтәртеп куярга мөмкин.

Бәбигә кием шактый күп кирәк: распашонкаларны, кагыйдә буларак, йомшак тукымадан яки сизрәгән мендәр тышы, җәймәләрдән (ул вакытта ул аеруча йомшак була) һәм фланельдән, байкадан тегәләр. Алар 8—12 данә булырга тиеш. Яшь балага 4–6 озын җиңле җылы (фланель, байка) кофта кирәк була. Бала тырнаклары белән битен тырнамасын өчен, гадәттә, җиң очын тегеп куялар.

Аслык чүпрәкне (өчпочмак рәвешендә бөкләп, баланың ботлары арасыннан үткәрелә торган чүпрәкне), кагыйдә буларак, ике катлы марлядан яки сизрәгән җәймәдән ясыйлар. Аслык чүпрәген, 60x65 см зурлыгында итеп, 20–24 данә хәзерләргә киңәш ителә. 100X100 см зурлыктагы чүпрәкләрне ак киҗе-мамык яки киндер тукымадан 20 данә хәзерлиләр. Моннан тыш, 5–6 данә бумази, фланель яки байка чүпрәк, башына кидерү өчен ике башлык яки юка косынка кирәк була.

Чүпрәкләрне һәм бала әйберләрен чиста тотарга кирәк. Пычранган чүпрәкләрне идәнгә ташларга ярамый, аларны махсус ләгәнгә яки капкачлы кастрюльгә салып куялар. Юеш чүпрәкне юмыйча киптерергә ярамый. Чүпрәкне, бала беренче тапкыр юешләгәндә, кайнар суда сабынсыз гына чайкап киптерү дә җитә, ә инде икенче кат юешләгәндә, сабынлап юарга кирәк. Баланың тәрәте, белән пычранган чүпрәкләрне тазга чылатырга салалар яки шунда ук юып куялар. Көне буена җыелган пычранган киемнәрне юып кайнаталар, ә кайнату мөмкинлеге булмаганда, юылган чүпрәкләр өстенә кайнаган су салып, пешекләп чайкыйлар. Юылган чүпрәкләрне кибәргә кул белән кагылмаслык итеп элеп куялар.

Күкрәк баласының киемнәрен, өлкәннәрнекеннән аерым, беренче айларда балалар сабыны белән, аннары соңрак порошок белән юалар һәм яхшылап чайкыйлар. Балалар киемен махсус аерым җәймәдә үтүклиләр. Кием артык нык кипкәндә, махсус бөркегеч белән су бөркиләр, ләкин авыз белән бөркергә ярамый. Юылган һәм үтүкләнгән балалар киеме аерым урында — комод яки шкаф тартмасында, чемоданда, кәрзиндә сакланырга тиеш. Яңа одеялны (сырылган яки йон) юеш чүпрәк аша үтүкләргә кирәк.

Баланың урын-җирен (мендәр, одеял, матрас) һәр көнне кагалар һәм атнага бер тапкыр берничә сәгать тышта җилләтеп алалар.

Ике клеенка кирәк була: караватка җәю өчен — зур клеенка һәм чүпрәкләр арасына куеп калдыру өчен — 30x30 см зурлыгындагы кечкенә клеенка.

Әни кеше, бүлмәне җыештырганда күлмәген пычранудан саклау өчен, алъяпкыч бәйләргә тиеш. Яшь бала тәрбияләгәндә, җиңел юыла торган тукымадан, изүен баланы имезү өчен уңайлы итеп, каптырмалап тегелгән күлмәк булдырырга кирәк.

Баланы карау өчен кирәкле әйберләрдән: баланы юып алу өчен таз, битен юдыру өчен миски, су өчен кувшин яки кружка белән графин, өч термометр (ваннадагы суның температурасын, бүлмә һәм тән температурасын үлчәү өчен), мамык салып кую өчен банка, чиста кружкага салып куелган клизма баллоны (1 нче санлы), пипетка, грелка, кечкенә кайчы. Бу әйберләрне, яхшылап юып, махсус шкафта яки аерым өстәлдә тотарга кирәк. Шунда ук мамык, бинт, вазелин да булырга тиеш. Юеш һәм пычранган чүпрәкләр өчен махсус бак яки капкачлы чиләк булдырыла.

Баланы коендыру өчен аерым савыт булдырырга кирәк. Иң әйбәте эмальләнгән ак яки цинк йөгертелгән ванналар. Алар яхшы юыла. Ванна булмаганда, баланы тазда яки тагаракта да коендырырга мөмкин.

Коляска сайлаганда, «мода» турында кайгыртмаска кирәк, бигрәк тә аның бик үк тәбәнәк булмавы, стеналары җиңел юыла торган материалдан: пластмасса яки клеенкадан эшләнгән булуы һәм өске япмасы булуы шарт. Колясканың төбенә матрас салына (аны ешрак әйләндереп салырга һәм җилләтергә кирәк!).

Яңа туган баланы өйгә алып кайтуга өйгә патронаж апа килә. Ул бәбине карый, бүлмәнең чисталыгын ачыклый, әни кешегә яңа туган баланы ничек карарга кирәклеген өйрәтә, кайвакыт беренче тапкыр коендырып та күрсәтә. Баланы имезү вакытына туры килгәндә, әни кешенең баланы дөрес имезүен тикшерә.

Баланың көндәлек туалетын, үзең юынып, киенеп иртәнге ашны ашаганнан соң, баланы ашаткач эшләү яхшырак. Бу вакытта баланы чишәргә, чишендерергә, баланың тиресе, култык аслары, касык тирәсендәге җыерчыклары һ. б. тирләп пешекмәгәнме, кызарган урыннар юкмы, яхшылап карарга кирәк. Андый урыннарга стерильләнгән көнбагыш мае сөртергә. Гадәттә май белән муендагы җыерчыклы урыннарны да майлыйлар, чөнки кайвакыт ул урыннар да пешегә. Баланың битен һәм кулларын кайнаган су белән юалар. Күзләрен шар рәвешендә түгәрәкләнгән һәм кайнаган суга яки борат кислотасы эремәсенә (1 стакан җылы суга 1 чәй кашыгы борат кислотасы салып ясала) манчылган мамык белән сөртәләр. Мамык күз читеннән борынга таба йөртелә, һәр күзне аерым мамык шарчык белән сөртергә кирәк. Борынны гадәттә мамыктан ясалган һәм вазелин яки кайнаган су белән чылатылган (шырпы һәм каты әйберләрсез) филтә белән чистарталар. Колак яфракларын, кирәк булганда, шулай ук мамыктан ясалган филтә белән чистарталар.

Баланың авыз эчен сөртергә кирәк түгел. Әгәр әни кеше бала яңакларының лайлалы катлавы, иреннәре яки теле ак белән каплануын (сөт авыруы) искәрсә, ул аны табибка яки медицина апасына күрсәтергә тиеш. Алар тиешле даруларны билгеләп, аны ничек кулланырга киңәш бирәчәкләр.

Баланы юеш чүпрәктә яткырмаска кирәк. Яшь бала тәүлегенә 15 тапкыр юешләнә, тәрәте башта 3–5 мәртәбә, бер айдан соң көненә 2–4 тапкыр була. Тәрәт иткәннән соң, аны юынгычтан яки кувшиннан җылы су салып юарга (кыз баланы алдан артка таба юнәлештә), аннары яхшылап, корыганчы сөртергә, җыерчыкларга вазелин мае сөртергә яки тальк белән пудраларга кирәк.

6 айлыктан баланы тазга тәпи тотарга, ә 8 айлыктан башлап, чүлмәккә (җылы, 5 минутка, гадәттә ашатканнан соң һәм йоклар алдыннан) утыртырга тәкъдим ителә.

Баланың кулларын һәр көнне карап, чистартып торалар. Кул тырнакларын, бик кыска итмичә, 5 көнгә бер тапкыр кисәргә кирәк (йоклаган вакытта кисү яхшырак). Кайчы һәрвакыт чиста һәм тупа башлы булырга тиеш. Аны я кайнаталар, я спирт яки одеколон белән сөртәләр. Бала өчен аерым кайчы тоту яхшырак. Яшь баланың башында кавыкка охшаган коры кубырчыклар күренүгә, аңа стерильләнгән үсемлек мае сөртәләр. Баланы коендырганда ул кубырчыклар үзләре әкренләп бетә. Баш чүмечендәге бөтерелгән чәчләрне кайчы белән кисеп алалар.

Патронаж апа баланы ничек төрергә һәм киендерергә икәнен күрсәтергә тиеш. Яшь анага медицина апасыннан бу турыда сорарга кыенсынмаска кирәк. Башта киҗе-мамык тукымадан тегелгән распашонка кидерәләр. Күлмәк изүе артка таба каплап кидерелә, итәге өскә кайтарып бөкләнә, читләре, җыерчыклар калмаслык итеп, арка ягында берсе өстенә икенчесе каплап куела. Аннары, изүен алга каплап җылы распашонка кидерелә, итәге шулай ук кендек тирәсендә кайтарылып бөкләнә. Шуннан соң җиң очлары тегелгән җиңле кофта кидерелә. Бәбине өчпочмак рәвешендә бөкләнгән йомшак аслык чүпрәк өстенә салалар, аның ике очы корсак тирәсендә бергә китереп кушыла, өченчесе (уртадагысы), ике аяк арасыннан үткәреп, өскә таба каплана. Аннары бала бил турысына кадәр зур юка чүпрәккә, аның түбәнге өлеше баланың аякларына комачауламаслык һәм ул аларны хәрәкәтләндерә алырлык итеп биләнә. Аннары, елның нинди вакыты булуга карамастан, бала җылы чүпрәккә яки одеялга төрелә. Чүпрәкләр арасына 30x30 см зурлыгындагы клеенка куеп калдырыла.

Баланы каты кысып төрергә ярамый — бу аның хәрәкәтләнүенә комачаулый, балага, аның табигый торышын алырга, аякларын корсагына китереп, аннары читкә җибәреп хәрәкәтләнергә ирек бирми. Өстән аңа байка одеял ябарга кирәк. Елның эссе вакытында пике одеял ябалар, я берни дә япмыйлар. Әгәр бүлмәдә температура 20 °C тан түбән булса, яңа туган балага 2–3 атна дәвамында башына косынка бәйләтәләр яки башлык кидерәләр, кофтасының җиң очларын тегеп куялар. Имезер алдыннан, әгәр асты юеш икән, ике имезү арасында да, баланың чүпрәген алыштырырга кирәк. 2 айлыктан башлап, бала уяу вакытта (уянганнан соң һәм ашатканнан соң), чүпрәк аслык куеп калдырып, ползунок кидерәләр. 7–8 айлыктан башлап, оекбаш һәм пинетка кидерә башлыйлар.

Коендыру . Баланы 6 айга кадәр һәр көнне, ә 6 айдан соң, көн аралаш коендырырга кирәк.

Кендеге төзәлгәнгә кадәр баланы калий перманганаты эремәсе өстәп (кристаллны башта аерым савытта эретәләр), кайнаган суда коендыралар. Ваннадагы су аз гына ал төстә булырга тиеш. Суны буадан яки елгадан алган очракта кайнаталар. Коендырган вакытта бүлмәдә температура 20–22 °C булырга тиеш. Эссе итеп ягылган кухня, чүпрәкне җылыту зыяннан башка берни дә бирми, чөнки яшь балага артык җылы салкынга караганда начаррак тәэсир итә.

Баланы коендыру беренче карауга җиңел тоелса да, бик үк гади түгел. Моның өчен осталык һәм тәҗрибә кирәк! Яхшылап юылган ваннаны эскәмиягә яки ике урындыкка куялар. Уң кул ягында өстәлгә яки урындыкка, савытына салып, сабын һәм соңыннан йөгертү өчен су әзерләп куела. Чиста кием: җылы чүпрәк, зур чүпрәк, аслык чүпрәк, башына бәйләтү өчен косынка алдан әзерләп куела, аның өстенә сөртү өчен чүпрәк яки йомшак (махровый) җәймә куела. Бүлмәдә температура 20 °C тан түбән булмаса, чүпрәкне кайнар су салып, яхшы итеп ябылган грелка куеп җылыталар: ваннага башта кайнар су салалар, аннары аңа салкын су өстәп, температурасын 37 °C ка кадәр киметәләр. Суның температурасын махсус чиста капчыкта саклана торган термометр белән үлчәргә кирәк.

Баланы коендырганда әти кеше ярдәм итәргә тиеш.

Җиңнәрен сызганып, әни кеше чиста алъяпкыч бәйли һәм бәбине чишендерә. Әгәр бала пычранган булса, башта аны юа, аннары ваннадагы суга төшерә. Бу вакытта баланың башы ананың терсәктән бөгелгән беләгендә ятарга тиеш. Бу кулы белән әни кеше баланың өске җилкәсенең өчтән берен тотып тора. Бәбине ваннага күкрәгенең өске өлеше су өстендә калырлык итеп төшерәләр, ә икенче кулы белән әни кеше баланың тәненә су алып сала. Аннары кулын сабынлап бала башының чәчле урыннарын, күзенә сабын кермәслек итеп, маңгайдан артка таба юа.

Баланы атнага 2–3 тапкыр сабынлап юындырырга кирәк. Баш тиресендәге алдан вазелин яки стерильләнгән үсемлек мае сөртелгән (бу турыда алда әйтеп үтелгән иде) кубырчыклы урыннарны коендырганда сабынлы марля белән җиңелчә генә ышкып юалар.

Башындагы сабынны юып төшергәч, сабынлы кулы белән колак артларын, муенын, култык асларын, кулларын, аннары күкрәген, ян-якларын, касык тирәсен юа. Коендырылган баланы аркасын өскә каратып күтәрәләр, коендырышырга ярдәм итүче кеше кувшинга шул ук температурада (яки 1 °C ка түбәнрәк) итеп хәзерләп куелган суны бала өстенә йөгертә. Аннары, баланы җәймәгә салып, башыннан ук каплыйлар һәм тәнен корыталар — башта башын, аннары гәүдәсен, соңыннан аякларын. Шуннан соң баланы, тиз генә, әзерләнгән чиста чүпрәкләр өстенә салып киендерәләр һәм билиләр. Коендырганнан соң, профилактика максатында, тиредәге җыерчыкларга вазелин яки үсемлек мае сөртәләр. Бала 2–3 айлык булгач, пешеккән урыннар булмаганда, берни дә сөртергә кирәкми.

Баланы гаиләдәге кешеләргә уңайлы вакытта коендырырга кирәк, шулай да иң яхшысы кич сәгать 8–9 тирәсе. Коендыруның дәвамлылыгы 5–7 минуттан артмаска тиеш, ә 2 айлык булгач — 10 мин. Бәбине коендыруга имезергә һәм йокларга салырга кирәк.

Һавада булу. Саф һавада булу баланың сәламәтлеге өчен зур әһәмияткә ия. Моны елның теләсә кайсы вакытында эшләргә кирәк. Урамда ешрак булган бала нормаль үсә, азрак авырый. Саф һава баланың аппетитын арттыра, азыкның үзләшүенә уңай тәэсир итә, кан әйләнешен яхшырта, ә кояш нурлары рахит авыруын булдырмаска ярдәм итә. Җәен туган бала белән бала табу йортыннан кайтканның беренче көннәреннән үк һавага чыга башларга кирәк. Кышын туган баланы — ике яки өч атналыктан, урамда температура — 10 °C тан түбән булмаганда һавага алып чыга башлау яхшырак. Яңа туган баланы түбәнрәк температурага акрынлап кына күнектерергә мөмкин.

Беренче мәртәбә һавага алып чыкканда 10 минуттан да артык булмаска кирәк. Әкренләп һавада йөрүне 1 1/2—2 сәгатькә җиткерәләр. Бала белән һавада көненә 2–3 тапкыр булу яхшырак, шул ук вакытта кышын-көзен аның дәвамлылыгы 2 сәгатьтән артмаска тиеш. Баланы җилдән сакларга кирәк, башта аның битен җиңелчә ябалар, аннары битен ачык йөртә башлыйлар.

Яңа туган баланы тышка алып чыкканда ел вакытына, һава шартларына һәм температурага карап киендерәләр. Кышын тагын бер җылы кофта кидерәләр, гадәти чүпрәкләрдән соң, чүпрәк белән одеял арасына клеенка куеп калдырып, байка одеялга төрәләр. Аннары аны сырылган мамык яки йон одеялга битен ачык калдырып төрәләр. Язын һәм көзен баланы азрак җиңелчәрәк төрәләр. Җил азрак урында йөрү яхшырак. Гадәттә, бала һавада тиз йоклап китә.

Яңгырга карап һавага чыкмый калырга ярамый: бу очракта баскыч төбе, веранда, түбәсе ябылган ишегалды кебек урында йөрергә мөмкин. Балкон булса, җил һәм кояштан каплап, коляска яки караватны анда куярга да була.

Җәен баланың көне буе һавада булуы яхшырак (иң эссе сәгатьләрдән тыш вакытларда). Җәен һавада йөргәндә әледән-әле балага су эчертергә онытмаска кирәк.

Бүлмә җыештыру. Бала бүлмәсендә һава чиста булырга тиеш. Бүлмәне һәр көнне юеш чүпрәк белән җыештырып чыгарырга кирәк. Яшь бала өчен бүлмәдә температура 20–22 °C булырга тиеш. Бүлмәдәге җиһазны, тәрәзә төпләрен, тәрәзә пыяласын һәр көнне чиста юеш чүпрәк белән сөртеп алырга, тәрәзә рамнарын һәр атнада юарга кирәк. Җәен тәрәзәгә марля яки металл челтәр куярга киңәш ителә. Атнага бер тапкыр стенадагы һәм түшәмдәге тузанны себереп алырга кирәк.

Бүлмәдә, мөмкин кадәр, артык җиһаз булмау яхшырак, Бүлмәдә әйбер аз булган саен, анда һава күбрәк һәм тузан азрак була. Бүлмәгә кояш нурлары күбрәк төшсен өчен, көндез тәрәзәне пәрдәләр белән каплап куймаска кирәк. Салкын вакытта, бүлмәне җилләтү өчен, 2–3 сәг саен, температура 2 °C тан артыкка төшмәслек итеп, форточканы 10–15 минутка ачып алалар, ә җәен тәрәзәне көне буена ачык тоталар.

Яшь бала булган бүлмәдә тартырга, кер юарга, ризык әзерләргә ярамый. Ишегалды, өй тирәсе шулай ук чиста булырга тиеш. Үлән, куаклар, агачлар тузаннан барыннан да яхшырак саклый, шуңа күрә өй янына чәчәкләр һәм куаклар утыртырга киңәш ителә.

Әни кеше эшләгән сәгатьләрдә баланы карау. Әгәр әни кеше үзе эшләгән сәгатьләрдә кечкенә баланы туганнарында, күршесендә, өйдә хезмәт күрсәтүче белән калдырса, ул аларның сәламәт булулары һәм баланы карый белүләре турында хәбәрдар булырга тиеш. Әни кеше өеннән ерак эшләмәсә, ул канун буенча каралган тиеш вакытта баласын имезергә кайта яки аңа баланы алып киләләр. Ананың эшли торган җире ерак булганда, сөтне савып калдырырга кирәк. Ул бер яки ике тапкыр ашатырга җитәрлек итеп савып калдырыла.

Күкрәк сөте, кайнатып юылган савытка савылып, һәр ашату өчен аерым салына һәм суыткычка куела. Ашату алдыннан шешәне 40 °C чамасындагы җылы суга утыртып җылыталар.