ЖИТЛЕКМИ ТУГАН БАЛАНЫ КАРАУ

Зур шәһәрләрдә баласын вакыты җитмичә тудырган хатыннар өчен махсус бала тудыру йортлары бар. Мондый йортларның балалар бүлегендә яңа туган бала сәламәтлеге буенча өйгә җибәрерлек дәрәҗәгә җиткәнче тотыла. Гадәти бала тудыру йортларында җитлекми туган балалар өчен аерым палата бирелеп, аларны карау өчен тәҗрибәле медицина апасы беркетелә. Массасы кечкенә булган балаларны я җитлекми туган балалар өчен билгеләнгән бүлекләрдә, я район балалар хастаханәсендә алар өчен махсус билгеләнгән палаталарда карыйлар.

Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында җитлекми туган баланы махсус учреждениегә урнаштырырга ярамаса, аны өйдә дә карап була. Өйдә карауның төп шартлары бала өчен тиешле җылылык булдыру, дөрес ашату һәм төрле авырулардан саклау. Җитлекми туган бала булган бүлмәдә һаваның температурасы 22°—25 °C булырга тиеш. Ләкин бу һава тынчу булырга тиеш дигән сүз түгел — бүлмәне ешрак җилләтергә кирәк. Караватны тәрәзә янына яки үтәли җил йөри торган урынга куярга ярамый.

Массасы 2 кг нан артыграк булып туган балага артык нык төрү таләп ителми. Аңа ике распашонка (юка һәм җылы) кидерәләр, аслык чүпрәккә төрәләр, аннары юка һәм җылы чүпрәк белән билиләр. Кулларын иректә калдыралар. Одеял астына җылы (40–60 °C лы) грелка куялар. 2 һәм аннан да күбрәк айга җитлекми туган балаларны җылырак киендерәләр. Алар өчен иң кулай кием — башлыклы һәм җиң очлары тегелгән җылы кофта. Балага аслык чүпрәк салып калдырырга, байка чүпрәккә һәм байка одеялга төрергә. Аннары «конвертка» — бумази тукымадан мамык куеп сырылган чехол яки ике кат итеп бөкләнгән байка одеялга — салалар; өч яктан да грелка куеп, байка, фланель яки юка йон одеял ябалар. Грелкада суның температурасы 60 °C тан югары булмаска (дөрес җылытканда одеял астына урнаштырылган градусник 28–33 °C температура күрсәтергә) тиеш. Әгәр баланың борыны салкын булса яки маңгае суынса, аның башлыгына юка гына мамык куеп калдыралар. Массалары 1500 г нан кимрәк булган балаларга мамык һәм марлядан сырылган күкрәкчә кидерәләр. Каты итеп төреп, сулышны кысарга ярамый, үпкәнең барлык өлкәләре дә тигез суласын өчен тырышырга кирәк. Шуңа күрә баланы әледән-әле бер ян ягыннан икенче ян ягына борып салалар.

Җитлекми туган балаларның күбесенә 1 айлык булганнан соң махсус җылыту кирәк булмый. Ул вакытта акрынлап конверттан, грелкадан файдаланмый башлыйлар, одеялны, башлыкны, кофтаны гадәти киемнәр белән алмаштыралар.

Әгәр баланың температурасы нормаль булып, ул тирләгән булса, димәк, аңа эссе һәм баланы юкарак төрергә кирәк — җитлекми туган балалар, тиз суынган кебек, бик тиз артык җылынып та китәләр бит. Тегесе дә, бусы да алар өчен зарарлы.

Тирене карау аеруча зур игътибар таләп итә, чөнки җитлекми туган балаларда ул аеруча нәфис һәм тиз җәрәхәтләнүчән була. Шуңа күрә җитлекми туган баланы караучы кешенең куллары һәрвакыт чиста һәм җылы булырга тиеш.

Җитлекми туган баланы 2–3 айлыкка кадәр кайнаган суда коендыралар. Аннан соң да, әгәр су су үткәрү торбасыннан алынмыйча, коедан, буадан яки елгадан алынса, кайнаган суда коендыруны дәвам итәләр. Башта кайнар су салалар, аннары салкын су өстиләр. Суның температурасы 38 °C булырга тиеш (хәзерләнгән суның температурасын юылмаган кул белән тикшерергә ярамый!). Коендырганда баланы, башын гына өстә калдырып, тулысынча суга батыралар. Балалар сабыны белән атнага 2–3 тапкырдан еш юындырмыйлар. Ваннадан соң баланы кувшиндагы җылы (36–37 °C) су белән йөгертәләр һәм алдан җылытылган җәймәгә төрәләр. Тәнен, сак кына, җәймәне бала тәненә җиңелчә генә тидереп корыталар. Тиредәге җыерчыкларга стерильләнгән вазелин яки үсемлек мае сөртәләр. Температурасын, тәнен суытмас өчен, чүпрәкләрен бик чишеп, таратып җибәрмичә, градусникны касыгы тирәсенә куеп үлчиләр.

Һавага алып чыгулар белән бик сак эш итәргә кирәк: температураның кинәт үзгәрүе баланың сәламәтлегенә тискәре тәэсир итүе бар. Массалары 1500 г һәм аннан артыграк булып, җитлекми туган балаларны җәйге җилсез көннәрне, һаваның температурасы 25–26 °C булганда, 2 атналык булгач һавага алып чыгарга мөмкин. Көзен һәм язын һаваның температурасы 10 °C булганда, массалары 2500 г нан ким булмаган 1 1/2 айлык балаларны гына Һавага алып чыгарга рөхсәт ителә. Кышын ачык һавада температура минус 8 °C тан түбән булмаганда, массалары 2800–3000 г булган, инде 2 ае тулган җитлекми туган балаларны гына һавага алып чыгарга ярый. Башта һавада булуның дәвамлылыгы 15 минуттан артмаска тиеш, ә аннары аны акрынлап 1–1 1/2 сәгатькә җиткерергә кирәк. Кышын һәм көзен моның өчен җылытылган верандадан файдалану яхшырак.