БАЛАНЫ ӨЧ АЙДАН АЛТЫ АЙГА КАДӘР КАРАУ

Бу чорда тәрбия бирүнең төп бурычлары баланың яшенә, аның индивидуаль үзенчәлекләренә туры килә торган рәвеш булдырудан; күрү һәм ишетү сәләтен үстерүдән; тавыш реакцияләрен, кул хәрәкәтләрен үстерүдән; уенчыкларны тотып алып, кулда тотып тору күнекмәләре бирүдән, хәрәкәтләнүне (монысы соңга таба — үрмәләгәндә кирәк булачак) үстерүдән гыйбарәт.

Бу чорда сабыйларның күрү һәм ишетү сәләте өч айга кадәрге чор белән чагыштырганда, шактый камилләшә төшә, алар тирә-юньдәгеләрне күзәтә, таныш предметларны аера һәм таный, алар белән кызыксына башлыйлар, тотарга омтылалар. Шуңа күрә аларга төрле-төрле (төрле формадагы, төрле төстәге һәм зурлыктагы) уенчыклар бирергә кирәк. Өч ай ярым вакытта сабыйлар тавыш килгән якка башларын бора башлыйлар, таныш тавышларны танып, шуңа шатланалар. 5–6 ай тулганда алар җанланып хәрәкәтләнәләр, кулларын чәбәклиләр, бию көенә аякларын тыпырдаталар. Эмоциональ зиһенгә алу (үзләштерү) катлаулана һәм тагын да тотрыклы була бара:

4—5 айлык балалар елмаялар, 6 ай булганда кычкырып көләләр, тирә-юньдәгеләргә аралап кына баралар, таныш кешене күргәндә шатланалар, чит кешедән куркалар. Әти-әниләрен күрү балада (һәм ишетү, һәм күрү игътибарын туплауны) елмаю һәм көлүне, җитез хәрәкәтләнүне китереп чыгара. Алар сөйләмгә игътибар итә башлыйлар, сөйләмне аңлау ана белән баланың «әңгәмәсе» нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Бу «әңгәмәләр» бик тә әһәмиятле. Шуның белән бергә сөйләм интонацияләргә дә бай булырга тиеш. Ана баласы белән теләсә нәрсә турында сөйләшергә тиеш. Мәсәлән, ашар алдыннан ул: «Рөстәм, без хәзер ашыйбыз», — ди. Икенче бер очракта ул сабыйга үтенеч белән мөрәҗәгать итеп: «Рөстәм, бир кулыңны, без хәзер тәти күлмәк киябез», — ди һ. б. ш. Эчтәлеге белән аеруча әһәмиятле сүзләрне, интонация белән аерып, сөйләмне кыска фразалар белән төзергә кирәк.

6—7 айлык балаларда уңай эмоцияләр барыннан да ешрак уен вакытында чагыла, шуңа күрә аларны һәрьяклап хупларга — аерым урын, тиешле уенчыклар һ. б. ш. билгеләргә кирәк.

3 айдан башлап баланың тавышка карата реакциясе сизелә башлый, бу хәл аңарда сөйләм формалашуга ярдәм итә. 3–4 айлык вакытта сабыйлар «гы», «ге» кебек гырылдык авазлар чыгара башлыйлар, 4–5 айда «а-а-а» кебек көйләп суза, ә 6 айлык вакытта инде бытылдый, ягъни «бә», «мә», «тә» кебек аерым иҗекләрне әйтә. Киләчәктә бу иҗекләрдән сүзләр ясала. Бу хәл охшарга тырышу сәләте булу нәтиҗәсендә килеп чыга. Бала үзе әйткән әлеге авазларга колак сала, еш кына аларны озак-озак кабатлый. Шулай да олылар өйрәткән авазларны ул ансатрак кабатлый. Авазларны әйтү белән бер үк вакытта ул төп хәрәкәтләргә дә өйрәнә башлый: бала кулларын аның игътибарын җәлеп иткән предметка таба сузарга, аны алырга һәм капшап карарга өйрәнә. Сабый зурлар кулыннан уенчыкны 4–4 1/2 айлык вакытта ала башлый. Баштарак уңышсызлыклар да булгалый: куллары «бер-берсенә бәрелә», ә уенчык эләкми. Әкренләп, 5 нче айга чыкканда, бала кулларын уенчыкка туры юнәлтә һәм аны башта ике куллап, аннары, бер кулы белән тотып ала башлый. Ярты яшьлек балалар һәр кулында аерым-аерым уенчык тотып тора ала. Боларның барысының да әһәмияте зур. Уйнарга өйрәнү нәтиҗәсендә, бала, кулына алу өчен, уенчыкка үрелә, гәүдә торышын үзгәртә, яңа хәрәкәтләр ясый. Баланың корсагына ятып тору осталыгы камилләшә: 5 нче аенда ул турайтылган кулларының учына таянып, гәүдәсенең өске өлешен югары күтәреп тора башлый. Мондый торышта аңа тирә-юньдәгеләрне күзәтү күпкә җиңел һәм кызыграк. 6 айлык вакытта уч төбе һәм тезләренә таянып, дүрт аякланып басалар: бу поза аларны үрмәләргә әзерли. Үрмәләр алдыннан балаларны әйләндерү дә бу хәрәкәткә чыныктыра. 6 нчы аенда бала аркасыннан корсагына һәм киресенчә әйләнә ала. Балада корсагына борылып яту омтылышы аңа 4 нче ай киткәндә була, башта ул — ян-якка, ә соңыннан — корсагына борыла. Әгәр бала уенчык тотарга өйрәнгән булса, бу хәрәкәт аеруча нәтиҗәле була. Нәкъ менә уенчыкны эләктереп алу теләге сабыйны әйләнергә мәҗбүр итә. Менә боларның барысы да кул һәм аяк мускулларын, күкрәк читлеген, корсак куышлыгын ныгыта. Сабыйның әйбер янына беренче башлап үрмәләп барып җитүе уңышсыз да булгалый: алга барасы урынга ул «артка чигенә». Әмма әкренләп (7 нче айга таба) алар иркен үрмәли башлыйлар. Кайберәүләр баланың үсеше дөрес булсын өчен, ул башта мөстәкыйль рәвештә утырып торырга, ә шуннан соң үрмәләргә тиеш дип уйлап ялгышалар. Күзәтүләр күрсәткәнчә, үрмәләгәнче утырырга өйрәнгән балалар ярдәмгә мохтаҗ булалар. Корсагына яткан хәлдә, бала я елый, яисә башын аска иеп, үрмәләргә уйламыйча, тыныч кына ята бирә.

Утырырга өйрәнгәннәрен дә, утырырга өйрәнмәгәннәрен дә мендәрләр белән терәтеп куярга кирәкми. Мондый төр «күнегүләр» вакытында бала хәрәкәтсез, пассив хәлдә була, бу исә аның физик үсешенә дә, нерв-психик үсешенә дә тискәре тәэсир итә.

5 айда бала аягын тез турысында оча-бот сөяге буыннарында турайтып баса, ләкин әле култык астыннан тотып торырга кирәк була, ә инде 6–7 айлык вакытта бары тик кулыннан тоткан килеш тә басып тора ала.