МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРНЫҢ ҮСЕШЕ

Мәктәпкәчә яшьтәге чор (3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр) баланың үсешендә бик мөһим этап, чөнки бу чорда баш мие, әгъзалар һәм әгъзалар системалары сыйфат һәм функциональ яктан камилләшәләр.

4 һәм 5 яшькә чыккан балаларның буйга үсүе, алдагы елларга караганда, акрыная төшә — елына уртача 4–6 см тәшкил итә; 6 һәм 7 нче яше белән бара торган балада ул тагын тизләшә — 8—10 см га җитә. Бу — буйга үсүнең беренче чоры. Мәктәпкәчә яшьтәге чорның икенче яртысында буйга үсү эчке секреция бизләренең (эндокрин системаның) функциональ үзгәрешләр кичерүе (атап әйткәндә, гипофизның функциясе көчәю) белән бәйләнгән.

4 яшь тулганда гәүдә авырлыгының үсеше акрыная һәм баланың массасы арту елына уртача 1, 2 кг нан 1, 5 кг тәшкил итә, 5 нче яшендә ул — 2 кг, 6 нчы яшендә 2, 5 кг га җитә. 6–7 нче яшендә бер яшендәге авырлыгының икеләтә артуы күзәтелә.

Балаларның гәүдә авырлыгы арту һәм буйга үсүе белән бергә күкрәк читлеге дә киңәя — 4 нче яшьтә ул 0, 5–1 см га, ә 5–6 нчы яшьтә 2–2, 5 см га арта. Күкрәк читлегенең зурлыгы баланың тазалыгына, аның физик үсешенә бәйле.

Бала үскән саен аның гәүдә пропорциясе дә үзгәрә. Мәсәлән, 7 яшь тулганда, тугандагы чагы белән чагыштырганда, аякларының озынлыгы өч тапкырдан артыгракка, кулларының — 2 1/2 тапкырга, ә гәүдәсе 2 тапкырга арта. Бу яшьтә, нигездә, бала организмының сөяк тукымасы төзелеше формалашу төгәлләнә.

Муен, күкрәк һәм бил өлешләрендә умырткалык бөгелешләре ясалу бер яшь белән барганда башлана һәм 6–7 яшькә кадәр дәвам итә. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың скелеты шактый дәрәҗәдә кимерчәк тукымадан тора, шуңа күрә тиешле шартлар булмаганда (гәүдәне дөрес тотмау, озак басып яки утырып тору, йоклый торган урынның уңайсызлыгы, җайсыз җиһаз) ул җиңел деформацияләнә. Әгәр бу үзенчәлекләр исәпкә алынмаса һәм балага дөрес физик тәрбия бирелмәсә, буй-сында кимчелекләр барлыкка килә. Бу исә кан әйләнеше, сулыш функцияләренә тискәре йогынты ясый, сөякләрнең дөрес үсмәвенә алып бара.

1 яшь тулган көннән алып мәктәпкәчә яшькә кадәр баланың аяк табанының биле формалаша, аның дөрес формалашуы өчен күнегүләр ясау, үкчәсенә күн кагылган аяк киеме зарури. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда буын аппаратының чагыштырмача зур хәрәкәтчәнлеге күзәтелә, бу исә аларда мускул, бәйләгеч һәм сеңерләрнең, өлкән кешеләрнекенә караганда, гаять эластик булуы белән аңлатыла.

Мәктәпкәчә яшьтәге кечерәк балаларның турайтучы мускуллары әле ныгымаган була, шуңа күрә бала еш кына дөрес позаны саклый алмый — күбрәк башын игән, җилкәләрен җыерган хәлдә, аркасын бөгеп, күкрәген төшеребрәк йөри. 5 яшь тулганда, аның мускуллары, бигрәк тә аяк мускуллары, сизелерлек үсеш ала, алар ныгый, эшчәнлек сәләте арта.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бронх-үпкә аппаратының функциясе яхшыра һәм камилләшә. Сулау ешлыгы 1 минутка 26–22 гә генә кала, сулыш алу тирәнәя һәм сулап чыгару озаграк дәвам итә. Бу яшьтәге балаларның кан әйләнеше әгъзалары шактый гына анатомик һәм функциональ үзгәрешләр кичерә: йөрәкнең массасы зурая, шуның аркасында йөрәк мускулларының кыскару көче үсә һәм йөрәкнең чыдамлылыгы арта, йөрәк кыскарулары минутына 85 тән алып 95 кә кадәр була. Яшь үзгәрүгә карап, артериаль басым үзгәрми диярлек: 3–4 яшьлек балада ул терекөмеш, баганасының 95/59 мм ына, 5–6 яшьлектә — 95/58 мм га, 7 яшьлектә — 97/58 мм га тигез.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үзәк нерв системасының морфологик һәм функциональ үсә баруы күзәтелә. Икенчел сигнал системасы бик тиз камилләшә, шул сәбәпле сүзгә карата шартлы рефлекслар барлыкка килә. Шартлы рефлекслар тиз ясала, ләкин бик тиз генә ныгымый һәм баланың алган күнекмәләре дә башта бик тотрыклы булмый, җиңел онытыла. Баш мие кабыгында ярсыну һәм тоткарлану процесслары җиңел тарала, шуңа күрә балаларның игътибары озакка бармый, җавап реакцияләре эмоциональ характерда була һәм балалар тиз арый. Менә шуңа күрә дә, бала билгеле бер хәрәкәт күнекмәләрен үзләштерсен һәм бу күнекмәләр ныгып калсын өчен, теге яки бу шартлы рефлексны барлыкка китерүче тынычсызлагычларны әледән-әле кабатлап, билгеле бер эзлеклелектә кулланып торырга кирәк. Балаларның хәрәкәтләре үсешенә махсус план белән үткәрелә торган физик күнегүләр булышлык итә. Бу яшьтә аларның йөгерү, йөрү, сикерү, ыргыту сәләтләре камилләшә.

Йөрү. 3–4 яшьтә чакта балаларның йөрү темпы әле тигез булмый һәм хәрәкәт төгәллеге дә җитенкерәми, күрсәтелгән юнәлешне саклый алмый, чайкала, тигезлеген югалтмас өчен кулларын ике якка җәеп җибәрә, аягын сөйрәп атлый, йөргәндә аякларын ярым бөгелгән хәлдә тота. 5–6 яшьтә хәрәкәт координациясе яхшыра, балаларның 70 % ыннан артыграгы аяк һәм кулларын килештереп хәрәкәтләндерә, адымнар тигезрәк була башлый. 7 яшь тулганда балаларның 100 % ында да аяк һәм кул хәрәкәтләре килешенгән була, адымнары озыная һәм йөрү темпы кими төшә, ераграк араларны узу тизлеге арта. Балаларның күпчелеге, йөргәндә, гәүдәсен дөрес тота.

Йөгерү. Йөгергәндә гадәттә аякларның икесен дә җирдән аерып («очып») йөгерү үзенчәлеге хас. 3–4 яшьтә инде балаларның байтагы, күзгә артык ташланып тормаган, «очып» йөгерү сәләтенә ия була. 4–5 яшьтә, аеруча тренировкалар ясатып торган очракта, балаларның — 20 % ы, ә 7 яшь тулганда 70 % ы аякларын җирдән сизелерлек күтәреп йөгерә. Йөгергәндә балаларның кул һәм аяк хәрәкәтләре координациясе, йөргәндәгегә караганда, яхшырак үсә: 3 нче яшен тутырганда яхшы координация балаларның — 30 % ында, 4 яшь тулганда — 70–75 % ында, 7 яшь тулганда 90 % ы һәм аннан да күбрәгендә күзәтелә. Мәктәпкәчә яшьтәге чорда, йөгергәндә, адымнар һаман озыная, тигезрәк була бара, аяк хәрәкәтләре сирәгәя. 6–7 яшьтә йөгерү тизлеге шактый арта.

Сикерү. 3 яшьлек балаларның күпчелеге 15 см биеклектән сикерә, бик биектә булмаса да бер урында торып сикерә, баскан җиреннән озынлыкка таяк яки шнур аша сикерә ала. Бала, үсә төшкән саен, ераккарак сикерә башлый. 4 яшьлек балаларның 50 % ы диярлек сикергәндә көч белән этәрелә һәм аякларын ярым бөккән хәлдә җиргә чүгәли ала, ә калганнары көч белән этәрелә алмый, җиргә төшкәндә бөтен табанына баса, аякларын туры тота. 5 яшьлек балалар баскан җирендә һәм алга китеп бер аяктан яхшы сикерә. 6–7 яшь тулганда алар инде баскан җирендә һәм алга китеп ике аяктан һәм бер аякта, баскан җирдән һәм йөгереп килеп озынлыкка, биеклеккә сикерүләрне уңышлы башкаралар. Алар бу яшьтә инде кулларын селтәп сикерүне яхшы үзләштерәләр; балаларның 70 % ы, сикергәндә, җиргә дөрес чүгәли (җиңел, аяклары ярым бөгелгән).

Ыргыту. 3–4 яшьлек балаларның әле чын ыргыту осталыгы булмый, алар яхшы итеп селтәнеп, гәүдәсен борып, ыргыта алмый. Бу чорда алар өчен еракка ыргытуга караганда, тупны кулдан төшереп, тотып алу җиңелрәк. 5 яшьлек балаларның күпчелеге кулларын дөрес селтәп, гәүдәсен борып, ыргыта ала. Ераклыкка ыргытканда, ыргыту юнәлеше яхшырак саклана, төбәп ату күнекмәсе үсә. Тиешле тренировка булганда, 7 нче яшькә чыккан балалар ыргыту күнекмәләрен яхшы үзләштерәләр.

Үрмәләү. 3–4 яшьлек балаларның, үрмәләгәндә, бер аяк янына икенчесен күчереп үрмәләүләре күзәтелә, кул хәрәкәтләре белән аяк хәрәкәтләре һәрвакытта да ярашып бетми. Тренировка булган очракта, 5 яшьлек бала аякларын алмаштырып үрмәләү күнекмәләрен тулысынча үзләштерә.

Тигезлекне саклау. 4–5 яшьлек балалар, хәрәкәт координацияләре яхшыру сәбәпле, бер аякта басып тора, аяк очларына һәм үкчәгә басып йөри, тар җирдән (идәндә сызылган сызыклар арасыннан, төрле биеклектәге эскәмия һәм бүрәнә буйлап йөри ала. 6–7 яшьтә исә алар тигезлекне саклау күнегүләрен баскан җирдә дә, хәрәкәттә дә тагын да төрлерәкләрен һәм катлаулыракларын башкара алалар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның баш мие зур ярымшарлары кабыгының эшчәнлеге катлаулана. Сөйләм сизелерлек үк яхшыра: сүз байлыгы артып, аның гомуми саны 2000 гә җитә һәм аннан да артып китә. 5 яшен тутырганда, бала бөтен хәрефләрне һәм сүзләрне ачык әйтә, озын җөмләләрне җиңел төзи, күргәне-ишеткәне турында теләп сөйли. Шушы чорда бала фактларны актив чагыштыра, вакыйгаларны анализлый белә башлый, аның хәтере яхшыра. Ул бик кызыксынучан булып китә һәм өлкәннәргә биргән теләсә нинди хисапсыз күп сорауларына җавап көтә. Шулай итеп, бала «ник алай — ник болай» чорына керә. Өлкәннәр исә аларның сорауларына тыныч тавыш белән аңлаешлы итеп җавап бирергә һәм алар сөйләгәнне түзем генә тыңлап бетерергә, сүзләрне дөрес әйтмәгән очракларда төзәткәләргә тиеш. Шул ук вакытта баланы чамадан тыш күп яңа тәэсирләр һәм төшенчәләр белән баетырга да ярамый. Балага туктаусыз китап кына укырга да (бигрәк тә үз яше өчен тиеш булмаган китапларны) киңәш ителми. Шулай ук киноларга еш бару яки көн саен телевидение тапшыруларын карау да ярамый, чөнки алар, нерв системасына көчле ярсыткыч буларак, күп очракта сөйләм начараюга (тотлыгуга кадәр), йокы, аппетит бозылуга, баланың ярсучанлыгы көчәюгә, кайчак үзлегеннән мускул һәм нерв тартылуларга кадәр китерә.

Бу яшьтә сизү әгъзалары: мускул һәм тире сиземләүләре, ис һәм тәм сизү, күрү һәм ишетү әгъзалары эшчәнлеге камилләшә. Бала үзенең хис-тойгыларын сүзләр белән дөрес аңлатып бирә ала башлый.

Бала озак вакыт начар яктыртылган өстәл артында уңайсыз позада утырып рәсемнәр караганда, аның күз мускуллары арый, чөнки яхшырак күрү өчен, ул хрусталикның формасын үзгәртергә мәҗбүр була. Бу исә күпмедер вакыттан соң якыннан күрүчәнлеккә китерә. Шуңа күрә рәсемле китаплар караганда, рәсем ясаганда, әвәләп уйнаганда, чиккәндә баланың дөрес утыруына, эш урынының якты булуына игътибар итәргә кирәк.

Бала 3 яшьтән башлап, мөстәкыйль ашый белергә һәм, ашаганда, гигиена күнекмәләрен, үз-үзен дөрес тоту кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Ашарга утырганчы, өлкәннәр күзәтчелегендә, сабынлап кулын юа һәм сөртә белергә; табын әзерләүдә булышырга; табын янында дөрес утырырга, кашыкны уң кулга, ипине сул кулга тотып, пөхтә, тыныч ашарга, чит нәрсәләр турында сөйләшмәскә, урынында боргаланып утырмаска; ашап бетергәч салфетка белән авызын сөртергә, кузгалып киткәндә урындыкны урынына куярга һәм өлкәннәргә рәхмәт әйтергә, савыт-сабаны җыештыруда аларга булышырга тиеш. 5 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк бала инде табын хәзерләүдә, ашаганнан соң аны җыюда, клеенканы сөртеп алуда, урындыкларны урнаштыруда һ. б. ш. эшләрдә өлкәннәргә ныклап булыша ала.

Мәктәпкәчә яшьтәге бала сөйләгәнне тыңларга, үзе сөйләргә, өлкәннәр белән аралашырга бик ярата. Еш кына ата-аналар арттырып җибәрәләр. Эштән кайту белән, алар, мавыгып китеп, балага бик күп сөйлиләр, шаян уеннар оештыралар. Нәтиҗәдә, болар барысы да сабыйны чамадан тыш ярсыта, ул көйсезләнә, һәм озак йоклап китә алмый.

 

КӨНДӘЛЕК РӘВЕШЕ

Баланың үсеше һәм сәламәтлеге ныгу өчен көндәлек рәвешне дөрес оештыруның әһәмияте зур. Шуның белән бергә ул балада күркәм сыйфатлар формалашуга, ихтыяр көче ныгуга, тәртиплелек һәм башка мөһим шәхси сыйфатларның үсүенә булышлык итә. Көндәлек рәвеш — баланың яшенә туры китереп, аларның хезмәтен, ялын, туклануын дөрес итеп оештыру ул.

Баланы билгеле бер вакытта ашату зарури. Кайбер ата-аналар әлеге шартны үтәмиләр, бу исә тәрбия эшендә билгеле бер катлаулылыклар китереп чыгара. Тәртипсез ашау сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый.

Сабый баланың нерв системасы әйләнә-тирәлекнең төрле тәэсирләренә бик сизгер. Алар бик тиз арыйлар, шуңа күрә еш һәм дәвамлы ялга мохтаҗ булалар. Ялның төп төре — йокы. Әгәр бала тиешенчә йокламаса, аның организмы кирәгенчә ял итми. Бу исә аның нерв системасына шулай ук тискәре тәэсир ясый. Сәламәтлеге йомшак балалар, нинди яшьтә булуларына карамастан, озаграк йокларга тиешләр. Балаларны билгеләнгән бер вакытта йокларга ятарга һәм йокыдан торырга күнектерү бик мөһим. Йокы алдыннан тыныч уеннар гына уйнарга киңәш ителә, ярты сәгатьлек прогулка аеруча файдалы. Йокларга хәзерләнгәндә балалар битләрен, муен, кул һәм аякларын бүлмә температурасындагы су белән юалар. Бу гигиеник яктан гына түгел, чыныктыручы фактор буларак та әһәмиятле, ул нерв системасына уңай йогынты ясый, тиз йоклап китәргә булышлык итә. Кичке ашны йокларга 1–1 1/2 г сәг кала ашарга кирәк. Баланың йокы урыны аерым, чиста булырга һәм бик үк йомшак булмаска тиеш, йокы алдыннан бүлмәне җилләтергә кирәк.

Балага саф һавада мөмкин кадәр озаграк булырга кирәк: җәен — көн буена, язын, көзен һәм кышын берничәшәр сәгать, һава шартлары уңайсыз булганда, прогулкалар кыска вакытлы була, ләкин еш оештырыла.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рәсем ясау, кисеп ябыштыру, әвәләү, хисаплау һ. б. ш. шөгыльләр өчен махсус вакыт бирелә. Андый шөгыльләрнең дәвамлылыгы — 3–4 яшьлек балалар өчен 15–20 мин, 5–6 яшьлекләр өчен 30–40 мин. Әлеге эшләрне, чиратлаштырып, һәр 20–25 мин саен тәнәфес ясап үткәрергә кирәк. Занятиеләрне иртәнге аштан соң үткәрү максатка ярашлы. Калган вакыт уенга бирелә. 2–3 нче таблицаларда кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен якынча көндәлек рәвеш бирелә.

2 нче таблица. 1 яшьтән 3 яшькәчә баланың көндәлек рәвеше
Рәвеш Баланың яше
1—1 1/2 1 1/2—2 2-3
Йокыдан уяну 6. 30—7. 00 7. 00 7. 30
Иртәнге аш 7. 30 7. 30 8. 00
Прогулка (уен) 8. 00—9. 30 8. 00–11. 00 8. 00–11. 50
Йокы 9. 30–11. 30
Көндезге аш 11. 30 11. 30–12. 00 12. 00–12. 30
Прогулка (уен) 12. 00–14. 30
Йокы 14. 30–15. 30 12. 00–15. 00 12. 30–15. 30
Полдник 15. 30–16. 00 15. 30–16. 00 16. 00–16. 30
Прогулка (уен) 16. 30–19. 00 16. 30–18. 30 16. 50–19. 20
Кичке аш 19. 00 19. 00–19. 30 19. 30–19. 50
Төнге йокы 19. 30—6. 30 20. 30—7. 00 20. 30—7. 30

«Дөрес рәвеш» төшенчәсе — ул ашату һәм йоклату өчен бирелгән сәгатьләрнең дөрес бүленешен генә аңлатмый. Баланың нормаль үсеше өчен, занятиеләрнең — тыныч һәм хәрәкәтле уеннарның, прогулканың, хәленнән килгән хезмәтнең дөрес чиратлашуы да мөһим.

Теләсә нинди дәрес, бала үз теләге белән кызыксынып шөгыльләнгәндә генә, көткән нәтиҗәне бирә, ә моның өчен ата-аналар үзләре азмы-күпме дәрәҗәдә педагог булырга тиешләр. Аларга үз сүзләрендә торырга, куйган максатка тыныч кына ирешергә кирәк, бала һәр нәрсәне теләк белән башкарсын өчен, ата-ана аны кызыксындырырга, теләсә кайсы эш яки уенның әһәмиятен аңлатырга тиеш.

Югары нерв эшчәнлеге үзенчәлекләренә карап, балалар төрле характерлы булалар. Бу исә аларның тәртибендә чагылыш таба. Берәүләр занятие яки уенга бик тиз кереп китә, игътибарын туплый һәм читкә юнәлтми. Андый балаларның көндәлек рәвешен җайга салу бик җиңел. Икенчеләрендә исә күбрәк ярсучанлык өстенлек алып тора — алар игътибарларын билгеләнгән нәрсәгә авыр туплыйлар, һаман читкә юнәлтәләр, авырлык белән йоклап китәләр, теләр-теләмәс кенә ашыйлар. Балаларның уеннары, аеруча аш һәм йокы алдыннан, тыныч булырга тиеш. Баланы түземлелеккә, игътибарын туплый белүгә күнектерү бик мөһим, чөнки бу күнекмәләрдән башка аңа мәктәптә уку авыр булачак.

3 нче таблица. 3–7 яшьтәге баланың көндәлек рәвеше
Рәвеш Баланың яше
3-4 5—7
Баланың йокыдан торуы, иртәнге гимнастика, юыну, иртәнге туалет 7. 30 -8. 00 7. 00-8. 00
Иртәнге ашка хәзерләнү, иртәнге аш 8. 00—8. 30 8. 00—8. 30
Уеннар, өйдә кулдан килгән кадәр хезмәт башкару 8. 30—9. 00 8. 30—9. 30
Прогулкага хәзерләнү, прогулка 9. 00–11. 30 9. 30–11. 30
Прогулкадан кайту, уеннар, ата-аналар белән шөгыльләр 11. 30–12. 00 11. 30–12. 30
Көндезге ашка хәзерләнү, көндезге аш 12. 00–12. 30 12. 30–13. 00
Йокыга хәзерләнү, йокы 12. 30–15. 00 13. 30–15. 30
Йокыдан тору, полдникка хәзерләнү, полдник 15. 30–16. 00 16. 00–16. 30
Уеннар, прогулкага хәзерләнү, прогулка 16. 00–18. 00 16. 30–18. 30
Прогулкадан кайту, уеннар, ата-аналар белән шөгыльләр 18. 00–19. 00 18. 30–19. 00
Кичке ашка хәзерләнү, кичке аш 19. 00–19. 30 19. 00–19. 30
Тыныч уеннар, йокыга хәзерләнү 19. 30–20. 30 19. 30–21. 00
Төнге йокы 20. 30—7. 30 21. 00—7. 00

Кайбер балаларда тоткарлану процессы өстенлек алып тора. Гадәттә алар сүлпән, пассив булалар, озак йокларга яки уянгач караватта ятарга яраталар, теләсә нинди эшкә зур авырлык белән керешәләр.

Көндәлек рәвеш төзегәндә, баланың нәкъ менә шушы индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу зарури.

Бала, уянуга, урыныннан торып, хаҗәтен үтәгәннән соң, иртәнге зарядка ясарга тиеш. Бу аның күңелен күтәрә, сулышын, кан әйләнешен яхшырта, мускул системасының тонусын күтәрә, матдәләр алмашын, аппетитын яхшырта.

Зарядка вакытында кышын форточкалар ачык булырга тиеш, ә җәен ул урамда яки тәрәзәсе ачык бүлмәдә үткәрелә. Зарядканы трусик, майка, тапочка киеп ясарга кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иртәнге зарядкаларның гадәти комплексына йөрү, сулыш алу күнегүләре, буй-сынны төзәтүче күнегүләр (борылу, иелү, чүгәләү), кыска вакытлы сикерүләр яки йөгерү һәм кабат йөреп китү кебек күнегүләр керә. Зарядкага уен төсе бирелеп, күнегүләрне бергә кушып башкарганда, балалар рәхәтләнеп шөгыльләнәләр.

4 яшьлек бала битен, колакларын, күкрәгенең өске өлешен һәм терсәккә кадәр беләкләрен мөстәкыйль юа, ә 5–7 яшьтән алып инде дымлы сөлге белән билгә кадәр үзе ышкый белергә тиеш. Авыз һәм тамакны бүлмә температурасындагы кайнаган су белән чайкыйлар. Юынганнан соң, тән кызышканчы сөлге белән ышкырга балага булышырга кирәк. Бала киенгәндә, урын-җирен җыештырганда, өлкәннәр мөмкин кадәр азрак ярдәм итәргә тиеш.

Ризык биргәнне көтеп, балалар өстәл артында озак утырмаска тиеш, чөнки бу хәл аларны тиз арыта һәм аппетитларын киметә. Бала игътибарын ризыктан читкә юнәлтмәскә тиеш. Ризыкның тәме, температурасы һәм ничек итеп бирелүе — болар барысы да ашкайнату процессының дөрес баруы өчен бик әһәмиятле. Күпчелек ата-аналар, әбиләр, баласы ашасын өчен, аны әкиятләр белән мавыктырырга тырышалар. Бу бик зарарлы, чөнки ашаганда баланы чит нәрсә белән кызыксындыру ашкайнату сыекчасы бүленүне тоткарлый, бу шулай ук аппетитны киметә. Иртәнге аштан соң, тыныч уеннар яки занятиеләр оештыру файдалы.

6—7 яшьлекләр өчен занятиеләр тәнәфес белән бергә 30 мин дәвам итәргә мөмкин.

Баланың игътибарын читкә юнәлтмәү һәм аны кызыксындыру өчен, занятиеләрнең эчтәлеген көн саен үзгәртеп торырга кирәк. Әгәр инде баланың «дәрес» белән кызыксынуы кимүен сизәсез икән, шунда ук аны туктату һәм нинди дә булса хәрәкәтле уенга тарту яхшырак. Җылы көннәрдә вакытны барлык уеннар һәм занятиеләр дә саф һавада үтәрлек итеп оештырырга кирәк. Прогулка вакытында хәрәкәтле уеннар тынычрак уеннар белән чиратлашырга тиеш.

Эссе һавада баланы эссе сугудан сакларга, аны вакытында эчерергә, кирәк икән, күләгәгә алып керергә; кышын исә аны күбрәк хәрәкәтләнергә өйрәтергә кирәк. Балаларны нык төрмәскә, хәрәкәтләренә комачаулый, сулыш алуны авырайта торган киемнәр кидермәскә кирәк.

Балалар үзләре уйнаган уенның файдалы эш төсе алуын бик яраталар. Алар бик теләп кар көриләр, коелган яфракларны җыештыралар, чәчәкләргә су сибәләр, юлларны себерәләр. Бу мөмкинчелекне аларга ешрак тудырырга кирәк. Актив прогулкадан соң аларның аппетитлары яхшыра. Әгәр бала прогулка вакытында аз хәрәкәтләнгән, уенга катнашмаган яки, киресенчә, чамадан тыш ярсыган һәм прогулкадан арыган булса, ул теләмичә, акрын гына ашый, үзенә бирелгән порцияне ашап та бетерми.

Ашаганнан соң баланың кайнаган җылымса су белән авызын чайкату мәҗбүри шарт булып тора.

Йоклаганда форточка (кышын) яки тәрәзә (җәен) ачык торырга тиеш, бүлмә һавасының температурасы 16–15 °C ка кадәр төшсә дә ярый. Җиңелчә салкын һава кереп тору тирән йокыга талуга булышлык итә, бу вакытта бала аеруча яхшы ял итә. Мөмкинлекләр булганда, балаларны көндезен һавада — бакчада яки балконда йоклату файдалы. Шуны искәртеп үтик, йокы, аппетит кебек үк, баланың уяу вакытын ничек уздыруына бәйле.

Йокысы туеп уянса, бала көр күңелле була. Көндезге йокы кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мәҗбүри шарт булып тора.

Кичке прогулкадан соң балалар бит-кулларын юалар, 10–15 мин ял иткәннән соң кичке ашны ашыйлар, йоклар алдыннан балага нинди дә булса тыныч, бик үк тәэсирле булмаган уен уйнарга кирәк. Моның өчен иң яхшысы — кубик, мозаика белән уйнау, әвәләп ясау, рәсем ясау.

Төнге йокы алдыннан баланың теш чистартуы, бит, кул, аякларын юуы, урын-җирен җәюе, киемнәрен үзе җыеп куюы гадәткә кергән булырга тиеш.

Дөрес рәвеш белән яшәү баланың холкында калырга, ихтыяҗына әверелергә тиеш. Моның өчен эзлеклелек кирәк. Баланың күркәм гадәтләре бетүгә, тәртипсезлеге гадәти бер күренеш булып калуга аңа йокы вакытын уздырып, йокларга ятарга, соңгарып торырга, күбрәк уен белән мавыгырга рөхсәт итү дә җитә.