МӘКТӘП БАЛАСЫНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕ

Мәктәп еллары — бала тормышында иң мөһим чор. Укый башлау белән баланың аралашу даирәсе генә түгел, яшәү рәвеше дә үзгәрә. Аның тулы хәрәкәт иреге (ә хәрәкәткә булган ихтыяҗ, билгеле булганча, теләсә кайсы сәламәт балага иң югары дәрәҗәдә хас) сәгатьләр буе бер позада утыру белән алышына. Шуның белән бергә боларга баш миенә зур таләпләр куйган акыл хезмәте дә кушыла. Әлегә кадәр баланың аңы бер кайгысыз ни теләсә шуны эшли, бер предметтан икенче предметка, бер уенчыктан икенче уенчыкка күчкән булса, хәзер исә бала, ул кызыксынамы, юкмы, арыганмы ул, юкмы, билгеле бер бурычларны үтәргә, билгеле бер уку предметына игътибарын тупларга мәҗбүр була. Ул, акыл эшчәнлеге киеренкелеген таләп иткән шактый катлаулы бурычларны уңышлы үтәп чыгу өчен, бөтен игътибарын тупларга, хәтерен эшкә җигәргә тиеш була.

Мәктәп баласы сәламәт булсын һәм аның үсеше дөрес барсын өчен, санитария-гигиена шартларының яхшы булуы һәм гаиләдә рәвешнең төгәл саклануы (4 һәм 5 табл.) кирәк.

Гигиена мәсьәләләре мәктәптә үрнәк төстә куелган булып та, әгәр ул гаиләдә тормыш шартлары таләпләренә туры килмәсә, бу үрнәк куелыш үзенең мәгънәсен югалта. Әгәр өй тәрбиясе, карау, күзәтү канәгатьләнерлек түгел икән, андый бала мәктәпкә физик җитешсезлекләр белән килә яки андый җитешсезлек мәктәптә укуның беренче елларында үсеш ала. Мондый балаларга уку авыр бирелә.

Ата-ана, баласын мәктәпкә биргәндә, аның дәрес хәзерләү урыны турында алдан ук кайгыртырга тиеш. Ул баланың буена туры килергә тиеш. Ләкин эш урыннары идеаль була торып та, балалар башларын нык иеп, янтаеп утыручан булалар. Моңа һәрвакыт игътибар итеп торырга кирәк, чөнки баланың дөрес утырмавы аның буй-сыны төз булмауга китерә, якыннан күрүчәнлеккә һәм умырткалыгы кәкрәюгә сәбәп була.

Баланы мәктәптә дөрес утыру кагыйдәләренә өйрәтәләр. Шул ук кагыйдәләрне өйдә дә кабатлагыз. Игътибарны дөрес утыруның төп ориентирларына юнәлтегез. Арка урындык артына терәлеп торырга, беләк сөяге терсәккә кадәр өстәл өстендә булырга, аяклар, тез буыныннан шома яки туры почмак ясап бөгелгән хәлдә, өстәлнең аяк куйгычында торырга тиеш. Занятиеләр өчен, тәрәзә янына куелган һәм баланың терсәгеннән 2–3 см югарырак биеклектә торган өстәл уңайлырак.

Баланың күзеннән китапның (дәфтәрнең) дөрес ераклыкта торуын ансат тикшереп була: моның өчен бала терсәге белән өстәлгә таянып бармак очларын чигәсенә тидерергә тиеш. Күкрәк белән өстәл арасыннан кул иркен йөрергә тиеш. Укыган чакта китап 45° авышлыкта, баланың күзеннән 30–40 см ераклыкта торырга тиеш. Бала, терсәгенә таянгач, аның баш бармагы күз турысында торса, бу дөрес торыш була.

Өстәл лампасы җитәрлек дәрәҗәдә якты (40–50 ватт), әмма күз чагылдырырлык булмаска тиеш һәм аның яктысы сул яктан, һич югында каршыдан төшәргә тиеш. Өстәл лампасы белән бергә бүлмә лампочкасы да янып торса максатка ярашлырак була.

Һәр бала кулының чисталыгын күзәтеп, тешен карап-чистартып (2 тапкыр, иртән һәм кичен) торырга, өс-баш һәм аяк киемен пөхтә йөртергә тиеш. Әмма кече яшьтәге мәктәп балалары еш кына дөрес итеп кул юа һәм теш чистарта белми. Ата-аналар аларга юылмаган кулда күптөрле микроблар, глист күкәйләре булуы, шуңа күрә бармакны авызга кабарга ярамавы һәм ашарга утырыр алдыннан, туалеттан чыккач һәм йокы алдыннан кулны юарга кирәклеге турында аңлату эше алып барырга тиеш. Шапшак куллардан төрле йогышлы һәм паразит авырулар күчәргә мөмкин. Балаларны кул юарга һәм дөрес итеп теш чистартырга өйрәтү — һәр ата-ананың бурычы.

Мәктәп баласының өс-башы һәм аяк киеме балаларның бик хәрәкәтчән булуларын, һава торышын һәм климатны исәпкә алып, уңайлы, иркен, җылыны һәм тирне яхшы үткәрүчән итеп тегелгән булырга тиеш.

Китапларны, ир һәм кыз балаларга да, киң каешлы ранец белән йөртергә киңәш ителә. Бер өем китапны һәр көн култык астында яки бер генә кулда тотып йөрү умырткалыкның янга кәкрәюенә сәбәп булырга мөмкин. Балаларның күпчелеге ранец йөртергә яратмый, аннан катгый рәвештә баш тарта, янәсе, башкаларның барысында да портфель, ә анда гына ранец дип фикер йөртә. Ата-аналардан, укытучылар аша булсын, ата-аналар җыелышларында булсын, китапларны ранецта йөртүнең (бигрәк тә башлангыч классларда) файдасы барлыгына балаларын ышандыруга бөтен көчләрен кую сорала.

4 нче таблица. Мәктәпкә беренче сменага йөрүче укучылар өчен якынча көндәлек рәвеш*
  7—8 яшь 9—10 яшь 11—12 яшь 13 — 14 яшь 14—15 яшь 16—17 яшь
Рәвеш моментлары 1—2 нче класс 3—4 нче класс 5—6 нчы класс 7 нче класс 8 нче класс 9 нчы класс
Йокыдан уяну 7. 00 7. 00 7. 00 7. 00 7. 00 7. 00
Иртәнге гимнастика, чыныгу процедуралары. Юыну. Урын-җирне җыештыру 7. 00—7. 30 7. 00—7. 30 7. 00-7. 30 7. 00—7. 30 7. 00-7. 30 7. 00—7. 30
Иртәнге аш 7. 30—7. 50 7. 30—7. 50 7. 30-7. 50 7. 30 7. 50 7. 30-7. 50 7. 30-7. 50
Мәктәпкә бару 7. 50—8. 20 7. 50-8. 20 7. 50—8. 20 7. 50-8. 20 7. 50—8. 20 7. 50-8. 20
Мәктәптәге дәресләр һәм җәмәгать эше 8. 20–12. 30 8. 20 13. 30 8. 20 14. 00 8. 20–14. 00 8. 20–14. 30 8. 20–14. 30
Мәктәптән өйгә кайту (прогулка) 12. 30–13. 00 13. 30–14. 00 14. 00 14. 30 14. 00–14. 30 14. 30–15. 00 14. 30–15. 00
Көндезге аш 13. 00–13. 30 14. 00–14. 30 14. 30–15. 00 14. 30–15. 00 15. 00–15. 30 15. 00–15. 30
Көндезге йокы 13. 30–14. 30
Һавада йөрү 14. 30–16. 00 14. 30–16. 00 15. 00–16. 00 15. 00–16. 00 15. 30–16. 00 15. 30–16. 00
Дәрес хәзерләү 16. 00–17. 00 1 нче класс өчен 16. 00–17. 30 2 нче класс өчен 16. 00–18. 00 16. 00–18. 30 16. 00–19. 00 16. 00–19. 00 16. 00–19. 00

 

Дәвамы
  7—8 яшь 9—10 яшь 11 — 12 яшь 13— 14 яшь 14— 15 яшь 16—17 яшь
Рәвеш моментлары 1—2 нче класс 3—4 нче класс 5—6 нчы класс 7 нче класс 8 нче класс 9 нчы класс
Һавада йөрү яки түгәрәкләрдә шөгыльләнү 17. 30–19. 00 18. 00–19. 00 18. 30–19. 30 19. 00–20. 00 19. 00–20. 00 19. 30–21. 00
Кичке аш һәм ирекле шөгыльләр 19. 00–20. 00 19. 00–20. 30 19. 30–21. 00 20. 00–21. 00 20. 00–21. 30 21. 00–22. 00
Йокы 20. 30—7. 00 21-00—7. 00 21. 30-7. 00 21. 30—7. 00 22. 00-7. 00 22. 30—7. 00
*Кардашенко В. Н., Прохорова В. М. Режим дня школьника. М.: Медицина, 1967.

 

5 нче таблица. Мәктәпкә икенче сменага йөрүче укучылар өчен якынча көндәлек рәвеш*
  9-10 яшь 11—12 яшь 13—14 яшь 15—16 яшь
Рәвеш моментлары 3—4 нче класс 5—6 нчы класс 7 нче класс 8—9 нчы класс
Йокыдан уяну. Иртәнге гимнастика, чыныгу процедуралары 7. 30 7. 30 7. 30 7. 30
Юыну, урын-җирне җыештыру 7. 30-8. 00 7. 30-8. 00 7. 30—8. 00 7. 30-8. 00
Иртәнге аш һәм гаиләдә булышу 8. 00-9. 00 8. 00-9. 00 8. 00—9. 00 8. 00-9. 00
Дәрес хәзерләү 9. 00–11. 00 9. 00–11. 30 9. 00–11. 30 9. 00–12. 00
Ирекле шөгыльләр һәм прогулкалар 11. 00–13. 00 11. 30–13. 00 11. 30–13. 00 12. 00–13. 00
Көндезге аш 13. 00–13. 30 13. 00–13. 30 13. 00–13. 30 13. 00–13. 30
Мәктәпкә бару (прогулка) 13. 30–14. 00 13. 30–14. 00 13. 30 14. 00 13. 30–14. 00
Мәктәптәге дәресләр һәм җәмәгать эше 14. 00–19. 00 14. 00–19. 30 14. 00–20. 00 14. 00 20. 00
Өйгә кайту (прогулка) 19. 00–19. 30 19. 30–20. 00 20. 00–20. 30 20. 00–20. 30
Кичке аш һәм ирекле шөгыльләр 19. 30–20. 30 20. 00–21. 00 20. 30–21. 30 20. 30–22. 00
Йокыга әзерләнү 20. 30–21. 00 21. 00–21. 30 21. 30–22. 00 22. 00–22. 30
Йокы 21. 00—7. 30 21. 30—7. 30 22. 00—7. 30 22. 30—7. 30
*Кардашенко В. Н., Прохорова В. М. Режим дня школьника. М.: Медицина, 1967.

Бала өйдә дәрес әзерләүгә күпме вакытын бирергә тиеш?

Беренче класс укучысы өчен бу вакыт 1 сәгатьтән артмый, 2 нче класста — 1–1 1/2 сәг, 3–4 нче класста — 2 сәг чамасы, 5–6 нчы класста — 2–2 1/2 сәг, 7 нче класста — 3 сәг, 8—10 нчы классларда — 4 сәг чамасы. Өйгә эшләрне үтәгәндә, мәктәптәгечә, 1–2 нче класс укучылары өчен һәр 30 минутлык эштән соң 10 ар минут һәм өлкәнрәк классларда 45 минут саен 15 әр минут тәнәфес ясап алу максатка ярашлы. Тәнәфес вакытында торып басарга, киерелеп берничә тапкыр тирән сулыш алырга, бүлмә буйлап йөрергә яки берничә җиңел гимнастик күнегү башкарырга кирәк.

Өйгә эшне үтәгәндә бала арыймы? Әлбәттә, арый, ләкин аннан курыкмаска кирәк. Арыганлык — ул ял итәргә кирәклек турындагы сигнал.

Баланың мәктәптәме, өйдәме эше никадәр генә күп булмасын, аның ял һәм прогулка, спорт һәм уеннар өчен, ә өлкәнрәк яшьтәгеләрнең эстетик ихтыяҗларын (музыка, сынлы сәнгать һ. б.) канәгатьләндерү, нинди дә булса үзе яраткан эш белән шөгыльләнү өчен (үсемлекләр яки минераллар туплау һ. б.) вакыты калырга тиеш. Мәктәп балалары өйдә булышырга һәм гаиләдән тыш иҗтимагый эшләрдә катнашырга бурычлылар.

Кайбер ата-аналар укуда йомшак балаларына, мәктәптә яхшырак укысын өчен, өйдә өстәмә укытуны оештыралар, балада бернинди теләк тә, талант та булмавына карамастан, музыкага өйрәтәләр, спорт белән артык мавыгуга юл куялар, театрга һ. б. ш. җирләргә иртә йөртә башлыйлар. Ата-аналарның төп бурычы — баласының вакытын дөрес бүлүдә ярдәм итү, бөтен дәресләргә карата кызыксыну уяту, төп нагрузкага зарар китерерлек булса, чамадан тыш мавыгулардан саклау. Балага үзе кызыксынмаган һәм бу өлкәдә сәләте булмаган мәктәптән тыш занятиеләрне көчләп тагарга ярамый.

Өлкән класс укучылары еш кына төнгә кадәр дәрес әзерләп утыручан булалар. Моңа юл куярга ярамый. Гадәттә, бу мәгънәсез һәм аз нәтиҗәле эш шулай тиеш булудан түгел, ә эш белән ялны дөрес бүлә белмәүдән килә; вакытны бүлә белергә аларны кече яшьтән өйрәтергә кирәк. Күпме утырсаң да файдасы иртәнге бер сәгатькә тормаган кичке өч сәгать урынына, калган дәресләрне иртән, баш ял иткәч, бер сәгать алдан торып әзерләү яхшырак, кичке йокының иртәнге йокыга караганда күп мәртәбә файдалы икәнен исәпкә алсаң бигрәк тә.

Әгәр укучы бик озак дәрес әзерләп утырса, ул я арый, яисә ниндидер башка сәбәпләр белән биремгә фикерен туплый алмый. Мондый очракларда ата-аналар укытучылар, мәктәп табибы һәм балалар поликлиникасы табибы белән киңәшләшергә тиеш.

Мәктәпкә йөри башлауга баланың туклануына бәйле кыенлыклар да аз булмый. Бала иртән, дәресләр башланганчы, начар ашый, кайчак аны бер стакан сөт эчәргә дә мәҗбүр итә алмыйсың, ә көннең калган вакытында бу яшьтәге балаларның аппетитлары бик яхшы була.

Бала тыныч, кабаланмый ашасын өчен, кайчак шактый көч куярга туры килә. Көндезге аштан соң алар ял итәргә яисә тыныч уеннар уйнарга тиеш. Бала мәктәптән арып кайтып, ашыйсы килмәгән очракларда, ял көндезге ашка кадәр дә тәкъдим ителә. Көнозын бертөрле ризык ашамасын өчен, иртәнге ашка мәктәптә нәрсә әзерләгәннәрен баладан сорап белергә кирәк.

Ашаганда, бала ризыкны яхшылап чәйнәргә, чәйнәлеп бетмәгән кисәкләрне су белән йотып җибәрмәскә тиеш. Ризык, сусыз һәм башка төр сыеклыклардан башка да, ашказанына үзе шуып төшәрлек дәрәҗәдә селәгәй белән чылатылган һәм чәйнәлгән булырга тиеш. Шуңа күрә балага эчәргә һәрвакыт икенче аштан соң гына бирелә. Кичке аш йокларга 1 1/2—2 сәг кала ашатыла. Кичке ашка тиз үзләштерелүчән ризыклар әзерлиләр, кичен туйганчы ашарга киңәш ителми.

Мәктәп балаларының диетасы балалар туклануы турындагы бүлектә язылган.

Көннең йокыга кадәрге калган буш вакытын матур әдәбият укуга яки, иң яхшысы, тыныч прогулкага багышларга мөмкин.

Күп гаиләләрдә телевидение тапшыруларын карарга яраталар. Шуны искәртергә кирәк, бу тапшырулар балаларны арыта, күзләрен начарайта, йокыларын боза. Шуңа күрә телевизорны, прогулкадан соң, 10 яшьлек балаларга 30–40 минут чамасы, экраннан 2–5 м ераклыкта утырып, торшер яки өстәл лампасы яктылыгында гына карарга рөхсәт ителә.

Еш кына балаларга йокларга әзерләнергә кирәклеге турында исләренә төшерергә туры килә, йокы алдыннан бала юынырга, тешләрен чистартырга, аякларын юарга тиеш, җылы душ алырга мөмкин. Йокы алдыннан юынуга бәйле башка процедуралар алырга киңәш ителми, чөнки алар баланы ярсыталар гына. Бүлмәне җилләтергә кирәк. Бала йоклый торган карават аның гәүдәсеннән 15–25 см га озынрак, матрас тыгыз булырга тиеш. Балаларның йомшак киҗе-мамык тукымадан тегелгән пижамада йоклавы зарури.

Мәктәп яшендәге балаларның йоклау дәвамлылыгы төрлечә. Мәсәлән, 7 яшьлекләр өчен ул 11–12 сәг, 8–9 яшьтә — 10 1/2 —11 сәг, 10–11 яшьтә — 10 сәг, 12–14 яшьтә — 9 1/2 сәг, 15–18 яшьтә — 8–9 сәг. Бала кичен бер үк вакытта ятып, иртән һәр көн бер вакытта торса яхшы. Ата-аналар, еш кына, бала иртән тиешле вакытында уянмаса, аны уятырга кирәкме, дип сорыйлар. Әйе, аны сак кына уятырга кирәк. Шуннан әле күпмедер вакыт (3–5 мин) карап ятырга тиеш, чөнки йокыдан уянуга сикереп тору баланы ярсыта гына, ләкин уянгач озак тормый яту шулай ук зарарлы.

Ата-аналар, укытучы белән берлектә, иртәнге зарядканы, ашау вакытын, мәктәптәге занятиеләрне, прогулка, спорт занятиеләрен, рәсем, музыка, йорт хайваннарын карауны, үзләренә булышу һәм башкаларны да кертеп, көннең якынча бүленешен булдырырга тиешләр.

Әлеге көндәлек рәвешнең үтәлешен ата-аналар һәм гаиләнең башка әгъзалары күзәтеп торалар. Рәвешне тотуда кечкенәләргә өлкән класс укучылары булыша. Гаиләдәге тәртип һәм ата-аналарның үзләренең рәвеш белән яшәүләре бала өчен иң яхшы үрнәк булып тора.

Санитария-гигиена кагыйдәләре һәм мәктәп баласының рәвеше бозылу нәрсәгә китерә соң? Фәкать тумыштан нык һәм чыдамлы балалар гына бу тайпылышларның зарарлы нәтиҗәләрен сизмиләр. Икенче берләренең исә мондый шартларда буй-сыны үзгәрергә, умыртка баганасы кәкрәергә, якыннан күрүчәнлек барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, баланың дәрестә һәм өйдә биремнәрне үтәгәндә дөрес утырмавы, терәк-хәрәкәт аппараты йомшак булган очракта, дәреслекләрне портфель яки папкада йөртүе аның буй-сын төзлегендә умыртка баганасы кәкрәюгә бәйле үзгәрешләр китереп чыгара. Бу тайпылышлар гадәттә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнмәгән, шулай ук күрүе һәм ишетүе начаррак балаларда күзәтелә.

Балаларда буй торышының матурлыгы бозылу калку җилкәлелектә, арка түгәрәкләнеп яки яссыланып торуда күренә. Калку җилкәле балаларның күкрәге батынкы, иңбашлары төшенке, калак сөяге чыккан, корсагы бүлтәйгән була. Аз гына бөкре аркалы булганда күкрәк өлешенең өске чыгынтысы зуррак була. Яссы аркалыкта умыртка баганасаның барлык нормаль бөгелешләре турайган, гәүдә артка таба киерелгән, эчкә тартылган була.

Буй-сындагы җитешсезлекләр баланың тиз аруы, гомуми кәефсезләнүе белән бергә бара.

Буй-сында килеп чыккан җитешсезлекләрнең бетерелмәве нәтиҗәсендә, умырткалык баганасында, бигрәк тә күкрәк өлешендә, төзәтеп булмаслык кәкрәюләр үсеш ала. Нык кәкрәюләр баланың хәрәкәте чикләнүгә, үсүе акрынаюга китерә һәм күп әгъзалар һәм системаларның эшләү ритмында чагыла.

Ата-аналар шуны хәтерләрендә нык тотарга тиеш, авыруны дәвалауга караганда аны кисәтү җиңелрәк. Кәкрәйгән умырткалыкны төзәтү бик авыр.

Укучы балаларның якыннан күрүләре заман авыруы: булып тора. Якыннан күрү озакка сузылган занятиеләрдә баланың өстәл артында дөрес утырмавы, өстәле начар яктыртылган очракта аның күз мускуллары артык киеренке эшләве нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ул тиз үсеш ала һәм кичекмәстән дәвалауны сорый.

Әгәр ата-ана баласының ерактан начар күрә башлавын сизә икән, шунда ук күз табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Диагноз расланса, табиб баланың күзенә яраклы күзлек сайлый, рәвешкә, эш урыны яктыртылуга бәйле киңәшләр бирә. Якыннан күрү белән интегүче бала үзенә дөрес сайлап алынган күзлек киеп йөрергә тиеш. Күзлек баланы укуда һәм көнкүрештәге даими уңайсызлыклардан коткара.

Укучы баланың рәвешенә карата куелган гигиена таләпләре якыннан күрүне булдырмауга юнәлдерелгән.

Баланың рәвеше бозылганда, аның аппетиты начарлана, башы авырта, эче кибә башлый. Андый балалар гадәттә ак чырайлы, сүлпән булалар, еш авырыйлар.

Чамадан тыш зур нагрузка бирү, акыл эшчәнлеге белән ялны дөрес чиратлаштырмау, саф һавада аз булу, физик күнегүләр һәм физик хезмәт белән шөгыльләнмәү, кирәксез өстәмә мавыгулар мәктәп баласының акыл эшчәнлегенә көч китерә. Андый балалар тиз ярсучан һәм тынычсызланучан, көйсез, тәртибе ягыннан һәрвакытта да яшьтәшләре белән тәңгәл килеп бетмәүчән, аз аралашучан булалар, биремнәрне начар үзләштерәләр. Шулай итеп, акыл эшчәнлегенә көч килү нәтиҗәсендә акрынлап бөтен организм йомшый, хәтта нерв-психик хәл авырлашуга кадәр барып җитә.

Мондый хәлләрне кыскача гына тасвирлаудан шул нәрсә ачыклана ки, ата-аналар, укытучылар һәм мәктәп табибы белән даими бәйләнештә булып, укучы баланың тормыш шартларына, уку һәм тәрбиягә кагылышлы мәсьәләләр буенча җентекләп фикер алышып торырга тиешләр.

Мәктәп баласын үз тәҗрибәңнән генә чыгып яисә бу эштә белемсез һәм аз тәҗрибәле кешеләрнең киңәшләрен генә тотып тәрбияләргә ярамый. Бу — баланың сәламәтлегенә зарар гына китерә.

15—18 гә чыккан яшүсмерләр җенси җитлегү чорына керә һәм алар ике җенес кешеләре арасындагы үзара мөнәсәбәт мәсьәләләре белән кызыксына башлыйлар, аларның гәүдә формалары, психикалары, үз-үзләрен тотышы үзгәрә.

Балалар организмында җенси җитлегү төрле авырулар белән уза торган халәтләр китереп чыгара: мәсәлән, чамадан тыш булып тоелган тиз үсеп китү, килбәтсезлек, малайларда тупаслану һәм күкрәк бизләре зураю, бетчәләр чыгу һ. б. Болар барысы да яшүсмерләрне кимсетә, аны тиз ярсучан итә. Аларга бу күренешләрнең вакытлы булуы һәм игътибар итмәскә кирәклеге турында аңлатырга кирәк.

Организмдагы кайбер үзгәрешләр, мәсәлән, кыз балаларда менструаль циклның бозылулары, йөрәк ягында авыртулар булганда, аңлатулар белән генә чикләнеп калмыйча, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү һәм махсус дәвалану курсы үткәрү сорала.

Яшүсмерләрдә, җенси үсеш белән бәйле рәвештә, һаман яңадан-яңа һәм күп вакыт үзе генә чишә алмаслык сораулар туып тора. Аларга җенси җитлегү физиологиясе һәм гигиенасы өлкәсендә хәбәрдарлык кирәк була. Яшүсмер ата-ана киңәшенә, аларның аңлатып бирүенә мохтаҗ була, ләкин оялудан аларга һәрчак мөрәҗәгать итәргә батырчылык җитми һәм, кайчагында, читтән яшьтәшләреннән ялгыш мәгълүматлар ала.

Ата-аналарның да байтагы балалары белән бу темага сөйләшергә тартыналар, шулай итеп, аларның игътибарын читкә юнәлтергә тырышалар. Моның белән алар балаларына төзәтеп булмаслык зарар китерәләр. Күпчелек ата-аналарның үз балаларын, сабый дип исәпләп, хәбәрдарсызлыкта тотуларының нәтиҗәсе буларак, еш кына үсмер егетләр һәм кызлар авыр, хәтта фаҗигале хәлләргә юлыгалар. Теләсә кайсы хәвеф-хәтәрнең асылын никадәр ачыграк аңласаң, ул шулкадәр кимрәк була, ә хәбәрдарсызлык исә һәрвакыт кирәгеннән тыш ышанучанлыкка алып бара.

Яшүсмергә бу чорда аларның җенес аппараты төзелешендә һәм функциясендә күзәтелә торган үзгәрешләрнең асылын һәм әһәмиятен акрынлап аңлатырга кирәк. Җенси җитлегү чорына кергән балалар белән әңгәмә алып барганда, аларга физик нечкәлекләренә кадәр сөйләргә кирәкми, чөнки аны тупас формада сөйләп баланы гарьләндерергә мөмкин.

Балаларның җенси җитлегү чорына керү вакыты, нинди җенестән булуга, яшәү шартларына, милләтенә, һәрбер баланың сәламәтлегенә һәм индивидуаль үзенчәлекләренә карап, төрлечәрәк булырга мөмкин. Кыз балаларда ул гадәттә 11–12 яшьтән башланып 18 яшьләр тирәсендәрәк тәмамлана, ә ир балаларда болар барысы да 1–2 елга соңарып килә.

Җенси җитлегә башлауны икенчел җенес билгеләре формалашу раслый: болар — кыз һәм ир балаларда касыкта һәм култык асларында төк чыгу, кызларда сөт бизләренең зураюы һәм тыгызлануы, ир балаларда тавыш калынаю, күкрәк бизләренең сизелер-сизелмәс зураюы һәм тыгызлануы, басып караганда аз гына авырту сизелеп китүе. Җенси өлгереп җитүнең чагылышы булып кыз балаларда менструация, ә малайларда поллюция (орлыклылык сыекчасының үзлегеннән бүленеп чыгуы) башлану тора.

Әмма тулы җитлегү шактый соңрак, бала гәүдәгә үсүдән туктагач (кыз балаларга 18 яшь һәм ир балаларга 19–20 яшь тулганда) була.

Шулай итеп, кыз бала, менструациясе башлануга ук, балага узарга мөмкин, ләкин бу очракта, яралгы үсүгә һәм бала тапкач аны имезүгә бәйле рәвештә, аның организмында җитлегү процессы бозыла. Әлеге шартларда ана организмына зыян килә, һәм шуңа күрә карындагы бала һәм имчәк баласы үзенең дөрес үсеше өчен кирәкле бар нәрсәне алып бетерми.

Кайбер малайларда җенси җитлегү тоткарлана. Андый очракларда балалар табибы һәм эндокринолог белән киңәшү мәҗбүри. Бала үсешендәге тоткарлануның сәбәпләрен вакытында ачыкларга һәм аларны төзәтү чараларын күрергә кирәк.

Кайбер очракларда малайларда җенси җитлегү типик юл белән генә бармый. Аларның күкрәк бизләре кискен зураеп китә, гәүдәсе юаная һәм хатын-кыз тибындарак булып йомрылана. Әгәр җенес әгъзалары һәм икенчел ир җенес билгеләре үскән икән, болар бар да җайга салына. Әлеге гормональ үзгәрешләр җитлегү чорының азагына таба, гадәттә, бетәләр.

Кызларда кайчак бер күкрәк бизе икенчесенә караганда тизрәк үсә. Бу хәл, гадәттә, озакка бармый, дәваламый да уза. Шуны ассызыклап әйтергә кирәк, балаларда җенси җитлегү интенсивлыгы һәрвакытта да бертөрле генә булмый һәм моны тизләтүнең кирәге юк.

Икенчел җенес билгеләренең вакытыннан иртә күренүе — баланы җентекләп тикшерергә кирәклеген сорый торган җитди сигнал.

Кыз һәм ир балаларда җенси җитлегүнең функциональ чагылышы турында берничә сүз.

Кыз балаларның җенси җитлегүе ай саен була торган менструаль циклларда күренә. Менструация башланганга кадәр күп кызлар баш авыртуга, йокы килүгә, аякларына һәм касык астында сыкрап торуларга зарлана башлыйлар. Дөрес гигиеник шартларда (рациональ диета, кием, тиешле хәрәкәт) үскән кыз бала беркайчан да боларны сизми. Менструаль циклның озак урнашып китә алмавы күп вакыт диярлек гаиләдә дөрес тәрбияләүнең төп шартларыннан берсе булган хәрәкәтләнүгә игътибар итеп җиткермәүдән була. Бу кимчелекне, әлбәттә, төзәтеп була. Моның өчен кыз баланы саф һавада күбрәк йөрергә мәҗбүр итәргә, шуның белән бергә киемгә, азыкка һ. б. тиешле игътибар бирергә кирәк. Кайчак, хәтта сәламәт дигән кыз баланың да, салкын суда коенуы, аякларын туңдыруы, куркуы, бик нык нерв ярсынуы кичерүе, гадәттән тыш физик киеренкелек һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсе буларак, менструациясе тукталып торырга мөмкин.

Сәламәт кыз балаларның менструациясе, гадәттә, 3–5 көннән артыкка сузылмый, ул 28 көн саен кабатланып тора, кайчак берничә көнгә иртә яки соң килергә мөмкин, бу очракта кан агу уртача булып, кыз бала артык хәлсезлек сизмәскә тиеш. Кайбер кызларның менструаль цикллары башланыр алдыннан аналык җиңсәсеннән үтә күренмәле сыеклык бүленеп чыга башлый. Бу бүлендек — менструаль цикллар башланачагын белдерә торган күренеш һәм аны кыз балаларның җенес әгъзаларында була торган төрле авырулар вакытында бүленеп чыга торган ак килү белән бутарга ярамый.

Җенси җитлегү чорында, әлбәттә, азмы-күпме тайпылышлар булырга мөмкин. Шундыйларның иң җитдие — ювениль кан агу. Бу очракта менструацияләр көтмәгәндә (вакытыннан алда) башланып, шактый көннәр, хәтта атналар буе дәвам итә, менструация беткәнче күп булып оеш-оеш карасу төстәге кан килә. Болар барысы да аз канлылыкка китерә һәм кыз баланың гомуми хәлен кискен начарайта.

Ювениль кан агулар озак вакыт интенсив дәвалауны сорый.

Әгәр кыз баланың гыйффәт (кызлык) пәрдәсе тумыштан тоташып үскән була икән, аның менструаль цикллары булмый. Бу җенси җитлегү чорында аналыкның кискен зураюына китерә һәм һәрвакыт авырту биреп тора. Моны бары тик хирургия ярдәмендә генә төзәтеп була, шуннан соң, гадәттә, менструацияләр нормаль килә башлый.

Ир балаларда поллюция, айга 2–3 кенә тапкыр булса, нормаль күренеш. Әгәр инде поллюция көн саен яки атнага 2–3 мәртәбә кабатланса, ул вакытта баланың рәвешенә һәм тышкы җенес әгъзаларының чисталыгына игътибар итәргә һәм хәтта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Тәҗрибәдә күренгәнчә, кайбер яшүсмер ир балалар поллюция башлануын көтеп тормый, әгъзасын тынычсызлап, аны үзе булдыручан була. Бу онанизм дип атала. Онанизм сүлпәнлеккә, тиз аручанлыкка, нерв системасының кискен йончуына китерә һәм киләчәктә ата булу бәхетеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Онанизм баланы һәм физик һәм мораль яктан зәгыйфьләндерә.

Яшүсмер чак — ул динамик халәтлелек чоры. Алардагы күп кенә физиологик һәм психик процесслар тотрыклы булмый.

Ярсучанлык, ясалма тупаслылык, негативизм (бар нәрсәне кире кагу, сорауларга җавап бирергә теләмәү), ә кайчак оялчанлык, каушап калучанлык һәм елаклык — болар яшүсмерләргә хас сыйфатлар. Вегетатив нерв системасының тотрыксызлыгы артык тирләүчәнлектә, тиренең адекват булмаган (обстановкага туры килмәгән) кызаруларында, еш кына кабатлана торган һуш китеп егылуларда күренә.

Вегетатив тотрыксызлык һәм йөрәк-кан тамырлары системасы үсешенең гәүдәгә үсүдән берникадәр калыша төшүе йөрәк ягында авыртулар, йөрәк тибешенең периодик ешаюын һәм кыскаруларның өзеклеген, артериаль кан басымының күтәрелүен (яшүсмерләр гипертониясе) китереп чыгарырга мөмкин.

Тиредәге май бизләренең эшчәнлеге көчәю яшүсмерләрнең битендә һәм тәненең башка өлешләрендә бетчәләр чыгуга китерә. Бу вакытлы күренеш һәм махсус дәвалауны таләп итми, бары тик бит һәм тән гигиенасын гына үтәргә кирәк.

Кайбер балаларда үз җенесеннән булган кешеләргә карата җенси мавыгу чире (гомосексуализм) барлыгы турында ата-аналар шулай ук белергә тиешләр. Бу патологияне булдырмау өчен, аның беренче билгеләрен үк искәртергә кирәк. Шуны да онытмаска кирәк, өлкән яшьтәге гомосексуалистлар теләсә нинди юллар белән балаларны, һәм бигрәк тә яшүсмерләрне, моның белән кызыктырырга тырышалар. Шуңа күрә яшүсмерләрне өлкәннәр күзәтчелегеннән ычкындырырга ярамый.

Балаларда җенси җитлегү билгеләре күренә башлау белән, ата-аналар аларга карата игътибарны арттырырга һәм җенес әгъзаларын чиста йөртү буенча гигиеник күнекмәләр тәрбияләргә бурычлылар.

Яшүсмер ир балаларның тышкы әгъза очын һәм аны каплап тора торган тиречел җыерчаны (сөннәт урынын) чиста йөртергә кирәклеген аңлатып торырга кирәк. Җыерча астының үзеннән-үзе майланып торуы, сидек һәм орлыклык сыекчасы калдыклары җыелу кайбер очракларда кычыту, тынычсызлау һәм хәтта ялкысынуны китереп чыгарырга, ә икенче бер очракта поллюцияне көчәйтергә һәм онанизм барлыкка килүенә булышлык итәргә мөмкин.

Кызларга карата һәрвакыт махсус игътибар кирәк. Туганнан башлап кыз баланың тышкы җенес органын бик сак һәм системалы рәвештә юып тору — һәр ананың бурычы. Аларда глист, бигрәк тә вак бабасыр, булмавын күзәтеп торырга кирәк, чөнки алар арт юлдан аналык җиңсәсенә кереп, балада кычыту һәм тынычсызлану китереп чыгара. Кыз бала һәрвакыт аерым караватта йокларга тиеш. Бу чаралар аналык җиңсәсенең лайлалы тышчасында гөмбәчек һәм башка авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

Кыз баланың тышкы җенес әгъзасыннан беренче тапкыр кан күренгәндә аның психикасына травма ясаудан котылу өчен, аларга менструация башлану ихтималлыгы турында алдан кисәтеп, аның ничек узарга тиешлеген аңлатып бирү зарури. Кыз баланы, менструация вакытында, стериль мамыктан марляга төреп ясалган махсус кечкенә, мендәрчек куеп, аны тасма (бинт) белән билгә бәйләп куярга өйрәтергә кирәк. Аны көнгә кимендә 2 тапкыр яисә, кан килүгә карап, ешрак та алыштыралар. Канлы мендәрчекне нишләтергә икәнен аңлатырга кирәк. Бу вакытта эчке киемне ешрак алыштырырга, көчле физик һәм акыл эшчәнлеге аруларыннан сакланырга тырышырга киңәш ителә; сикерергә, йөгерергә, биергә, атка атланып, велосипедка утырып йөрергә ярамавын балага төшендерергә кирәк. Менструация вакытында аякларны туңдыру, салкын таш өстендә утыру, елгада һәм диңгездә коену рөхсәт ителми.

Үзгәрешләр уздыру чорына кергән балаларның югарыда язган үзенчәлекләре гаиләдә яшүсмерләргә карата дөрес санитария-гигиена шартлары тудыру һәм үзенә бертөрле мөнәсәбәт урнаштыру кирәклеге турында сөйли.

Әйләнә-тирә, гореф-гадәтләр, әхлак, иҗтимагый кануннар һәм тәртипләр яшүсмер формалашуга зур йогынты ясыйлар, бу чорда гаилә тәрбиясенә аеруча зур әһәмият бирергә кирәк. Гаиләдә яшүсмер үсә, ныгый, үзенең хисләренә һәм кыланышларына контрольлек итәргә өйрәнә. Яшүсмернең дөньяга карашын гаилә билгели. Бу чорда гаиләдәге үзара дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыруның әһәмияте зур. Ата-аналар балаларының кәефе, хәле, тәртибе ул үскән шартларга бәйле икәнен ачык аңларга тиеш.

Яшүсмер сәламәт булсын һәм дөрес үсеш алсын өчен, аның көндәлек рәвешен төзүгә зур игътибар сорала. Яшүсмергә акыл эшчәнлеге белән физик хезмәтне дөрес чиратлаштыру, туйганчы йоклау һәм дөрес туклану мөһим.

Яшүсмернең көндәлек рәвешен төзегәндә, иң беренче планга аның туклану мәсьәләсе килеп баса. Көнгә 3 тапкыр ашау җитәрлек булган өлкән кешедән аермалы буларак, нык үсеш чорына кергән яшүсмер 4–5 тапкыр ашауга мохтаҗ. Бу малайларга да, кызларга да бертигез кагыла. Кызганычка каршы, еш кына болай да була: дусларының мәгънәсез йогынтысы астында яисә, кирәкмәгән модага ияреп, яшүсмер кызлар үзләренең аппетитларыннан оялалар һәм, аз канлылыкка, ашказаны-эчәк авыруларына барып терәлгәнче, үзләрен ашаудан тыялар.

Азык төрле, югары калорияле, витаминнарга бай булырга һәм сөт, эремчек, ит, йомырка, балык, май, яшелчә, җимешләрдән торырга тиеш. Әче һәм артык тозлы ризыкны, төрле аш тәмләткечләрне чама белән кулланырга кирәк, чөнки алар нерв системасын ярсыталар һәм ашкайнату трактын тынычсызлыйлар.

Җиңел үзләштерелүчән азыклардан торган кичке ашны яшүсмер йокларга 2 сәгать кала ашарга тиеш. Алкогольле төрле эчемлекләр эчү гомумән тыела.

Ял һәм йокы яшүсмерләр өчен, өлкәннәргә караганда, зуррак әһәмияткә ия. Яшүсмер 8–9 сәгатьтән дә ким йокламаска тиеш, йокы тирән һәм тыныч булсын өчен, йокы алдыннан саф һавада йөреп керү файдалы. Иртән зарядка ясарга кирәк. Зарядка өчен радиодан тапшырыла торган күнегүләр комплексы да ярый. Зарядканы су процедуралары кабул итү белән тәмамларга киңәш ителә.

Яшүсмернең спорт белән чамадан тыш шөгыльләнүенә юл куярга ярамый. Зур физик нагрузкадан соң сүлпәнлек, мускулларда авырту сизү арыганлык билгесе. Ата-ана баланың спорт белән шөгыльләнү вакытына контрольлек итәргә, спорт секциясе табибы, мәктәп табибы белән бәйләнештә торырга һәм аларның киңәшләрен тотарга тиеш.

Яшүсмернең акыл зшчәнлегеннән артык аруын булдырмас өчен, ата-ана аның өйдә дәрес әзерләвен күзәтеп торырга, тизрәк һәм яхшырак ял итсен өчен, буш вакытын ничек уздырырга кирәклеген күрсәтергә тиеш. Яшүсмер буш вакытының күбрәк өлешен саф һавада булырга тиеш. Ял көннәрен исә шәһәр чите зоналарында яки стадион һәм спорт мәйданчыкларында үткәрү яхшы. Әгәр сезнең бу прогулкаларны балаларыгыз белән бергә үткәрергә мөмкинчелегегез бар икән, аннан баш тартмагыз. Балаларыгыз катнашкан спорт уеннарында үзегез дә актив катнашыгыз.

Шәһәр чите зоналарына оештырылган прогулкалар сәламәтлек өчен файдалы, бу прогулкалар балаларның кызыксынучанлыгын һәм күзәтүчәнлеген арттыралар, һавада булу мөмкинчелеген бирә торган яки таләп итә торган төрле мавыгулар, мәсәлән, бакчачылык, һөнәрчелек яисә сәнгатьнең кайбер төрләре шулай ук файдалы. Бу очракларда баланы ирексезләргә ярамый, аларның омтылышларына тулы ирек бирергә кирәк. Яшүсмерләргә шулай ук матур әдәбият китаплары уку, кинофильмнар карау, театрга бару да бик кирәк. Болар белем дә бирә, ял да. Бу мавыгуларның барысы да чама белән генә эшләнергә тиеш, югыйсә, ял урынына, нерв системасының артык талчыгуы килеп чыгарга мөмкин.

Кызганычка каршы, күп гаиләләрдә яшүсмерләргә еш кына чамадан тыш махсус занятиеләр (рояльдә, скрипкада уйнау, рәсем ясау һ. б.) йөкләнә. Нәтиҗәдә, баланың прогулкага, хәрәкәтле уеннарга һәм спортка вакыты аз кала. Мондый занятиеләр өчен атнага 1–2 генә көн бирергә кирәк.

Каникуллар мәктәптәге укулар белән талчыккан балаларның физик көчен һәм акыл эшчәнлеге сәләтен ныгыту өчен хезмәт итәргә тиеш. Бу вакытны җәяүле ерак прогулкалар, табигатьне өйрәнү, хезмәт, спорт өчен файдаланырга кирәк.


ЯШҮСМЕРЛӘРНЕҢ АЯК ҺӘМ ӨС-БАШ КИЕМЕ

Яшүсмерләрнең киеме, нинди сезон булуына карамастан, модага азрак ияргән һәм гигиена таләпләренә туры килгән — уңайлы, иркен һәм тирне яхшы үткәрүчән булырга тиеш.

Ир балалар белән рациональ тәрбия эше алып барганда, бу кагыйдәләрне үтәү чагыштырмача җиңел. Ә менә кыз балалар белән бу эш шактый кыенрак. Аларның модага иярергә омтылулары ата-аналар алдына кайчак гаять катлаулы бурычлар куя. Кызганычка каршы, күп очракларда ата-аналар кызларының бу һәвәслекләренә (әгәр 15–16 яшьлек яшүсмер матур сынлы булмаса бигрәк тә) ачыктан-ачык юл куялар. Табигать тарафыннан бирелгән тулы ирекне кысрыклап, ана кеше кызындагы үзенчә кимчелек булып тоелган кайбер нәрсәләрне төзәтергә уйлап, еш кына төп игътибарны аның биленә бирә. Андый кызлар билләрен кысып бәйләп йөриләр, ә бу исә кыз баланың — булачак ананың — скелеты үсеше өчен бик зыянлы.

Яшүсмернең аяк киеме бөтен яктан уңайлы һәм тирне яхшы үткәрә торган булырга тиеш. Яшүсмер кызлар кайчак, үзләренең аяклары зурлыгыннан оялып, бу кимчелекне, модалы кысан аяк киеме киеп, күрсәтмәскә тырышалар. Нәтиҗәдә, аның йөреше, бармакларының һәм аяк табанының формасы бозыла, аягына сөялләр чыга. Яшүсмер өчен гигиена таләпләренә иң туры килгәне — тәбәнәгрәк киң үкчәле иркен аяк киеме.

 

НӘР САЙЛАУ ТУРЫНДА

Үсмер, яшь — мөстәкыйль тормышка әзерләнү, бөек планнар һәм кыю фантазияләр чоры. Бу яшьтә үсмер инде кем булу, теләгән максатына ирешү өчен нәрсәне яхшырак өйрәнергә һәм эшләргә кирәклеге турында уйлый, һәрбер мөстәкыйль адым кебек үк, бу аңарда җаваплылык алдында курку, үзенең көченә ышанмау тудыра.

Үсмерләр киңәшкә бигрәк тә мохтаҗ булалар, ләкин бу яшькә хас ясалма горурлык аркасында алар һәрвакытта да ата-аналарыннан киңәш сорамыйлар. Мондый очракларда күп нәрсә ата-ананың кызына яки улына төзәтеп булмаслык хаталарны булдырмый калырга ярдәм итәрлек осталыкларына бәйле.

Ата-аналар һөнәр сайлау турындагы сорауга алдан ук әзер торырга тиешләр. Баланың омтылышын, сәләтен, фәннең яки һөнәрнең нинди дә булса бер тармагына тартылуын ачыкларга һәм бу омтылышларны үстерергә аңа ярдәм итәргә кирәк.

Бу — үсмернең һөнәр сайлаганда мөһим булган билгеле бер психологик халәтен барлыкка китерер.

Һәрбер һөнәр кешенең физик халәте һәм рухи дөньясы белән гармонияле булырга тиеш, шуңа күрә үсмернең һөнәр сайлаганда бу һөнәр аның сәламәтлеге таләпләренә ни дәрәҗәдә туры килүе турында укытучылары һәм табиб белән киңәшмәве хата булыр иде. Моңа игътибар итмәү нәтиҗәсендә еш кына сайлаган һөнәр акрынлап баланың сәламәтлеген какшата һәм белгеч, берничә ел эшләгәннән соң, һөнәрен үзгәртергә мәҗбүр була (ә моны эшләве бик җиңел түгел).

Үсмернең омтылышы һәм сәламәтлеге туры килмәгән очракларда, ә теләк һәм максатка ирешергә сәләте булганда, теләсә нинди һөнәр белән кызыксынырга һәм хезмәттән канәгатьләнү табарга мөмкин булуын аңлатырга кирәк.