БАЛАНЫҢ ОПТИМИЗМЫ ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕГЕ

Сәламәт, шат күңелле. Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Сәламәтлек шат һәм көр күңеллелектән, оптимизмнан башка була алмый кебек, һәм бу чыннан да шулай. Физик һәм психик сәламәтлек арасындагы бәйләнеш балаларда аеруча ачык күренә. Сәламәт балага күз салыгыз. Аңарда тирә-юнендәге һәр нәрсәгә йотылып караучан янып торган күзләр, ул көлә, уйнарга, йөгерергә, күңел ачарга атлыгып тора. Күңел күтәренкелеге, һичшиксез, физик сәламәтлектән, организмдагы барлык физиологик функцияләрнең нормаль агышыннан туа. Ләкин бу бәйләнеш кире юнәлештә дә булырга мөмкин, ягъни күңеле көрнең сәламәтлеге дә нык була.

Соңгы еллардагы тикшеренүләр күрсәтүенчә, тискәре эмоцияләр гипертоник авырулар, стенокардия, йөрәк-кан тамырлары катастрофалары формалашуда зур роль уйный. Табиблык тәҗрибәсе шуны күрсәтә ки, пассив, ышанмаучан, шикчел кешеләрдә теләсә кайсы авыру авыррак, озаграк уза, дәвалауга бирешми. Менә ни өчен балада оптимизм, күңел күтәренкелеге, киң күңеллелек тәрбияләү аның сәламәтлеге, бәхете турында кайгыртулардан аерылмаска тиеш.

Күп кенә ата-аналар баласына аз гына томау төшүдән яки йөткерүеннән борчылып, аның холыксызлыгына, начар гадәтләренә, көйсезләнүенә, һәрвакыт кәефе начар булуына, башкача әйткәндә, нерв системасының нинди халәттә булуына игътибар биреп җиткермиләр. Балаларның ярсынучанлыгы төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин.

Кайчак ананың йөкле вакытында уздырган күңелсез тәэсирләреннән бала шундый булып туарга мөмкин.

Баланың нерв системасы бик тиз җәрәхәтләнүчән. Җитди инфекцион авырулар, рахит, ангина белән еш авыру, аңкау һәм борындагы миндальсыман бизләрнең ялкынсынуы һәм зураюы (тонзиллит, аденоид), теш авыртулары, гельминтозлар (глистлар белән йогышлану) — болар барысы да баланың психикасын бозалар. Хәтта әле сабый баланы да күңелсез тәэсирләрдән һәм авыр психик яралардан һәрвакытта саклап калып булмый. Балалар гаилә таркалуын, якыннарының авыруын һәм аларны югалтуны авыр кичерәләр. Ярсынучанлык тиз төзәләме әллә озакка сузыламы, нык сизеләме әллә азмы, ниһаять, иң мөһиме, нервлары тынычсыз бала үскәч тә шундый булып каламы — бу инде тормыш шартларына бәйле. Шуны кистереп әйтергә мөмкин, күп очракларда невропатия чагылышлары бары тик тәрбия эшендәге дефектлар, өлкәннәрнең үзләрен дөрес тотмаулары аркасында гына җитди авыруга әверелә.

Кайбер ата-аналар сабый балага нерв тынычсызланулары гомумән хас нәрсә түгел дип исәплиләр. Күрәсең, алар бу хәлне күз алларына да китерә алмыйлар. Тынычсыз балалар сәламәт баладан төрле тәэсирләрнең аларда көчле реакция китереп чыгаруы белән аерыла, ә сәламәт балада ул эзсез уза. Мәсәлән, көтмәгәндә очкын чыгуны күреп, шартлау яки ату тавышын ишетеп чын сәламәт бала куркырга һәм елап җибәрергә мөмкин, ә нервлары тынычсыз балада хәтта йомшаграк тынычсызлагычлар да төрле җавап реакцияләре китереп чыгара: ул я озак һәм кычкырып елый, я тынып кала, теләсә нинди аваздан яки тавыштан курка торганга әверелә. Андый балаларның куркулары озакка бара, булып узган хәл турында атналар, айлар буе онытмыйлар. Курку тойгысы баланы газаплый, аның активлыгын, инициативасын киметә һәм еш кына көчсез итә. Нервысы тынычсыз балалар үзләре генә өйдә калырга куркалар, аларны яңгыр, яшен, көчле җил, агачлар шаулавы да куркыта. Бөҗәкләр, хайваннар һәм таныш түгел кешеләрне күрүдән курка торган булалар. Нервланып куркуны гадәти булмаган шартларда балаларга хас саклык һәм оялчанлыктан аера белергә кирәк. Кечкенә балалар аларны югарыга чөйгәндә, карусельдә, таганда тиз атындырганда еш кына куркалар. Алар активлык күрсәтмиләр һәм үзләренә таныш булмаган кешеләр яки балалар белән очрашканда артка качалар, ләкин бу курку аларда тиз юкка чыга. Сәламәт бала гадәттә һәрвакыт тигез холыклы, көр күңелле була, ә инде нәрсәдән булса да борчыла икән, бу сәбәпсез булмый.

Нервысы тынычсыз балалар исә я чамадан тыш шат, ярсучан, күп сөйләүчән булалар, тиз һәм ашыгып хәрәкәтләнәләр, я борчулы, хәтта боек, сүлпән, битараф булалар. Алар тиз үзгәрә, табиблар теле белән әйтсәк, реакцияләре тәңгәл килми (куанычлары яки боегулары чынбарлыкка туры килми). Андый балалар нык мавыгып китеп, нәрсәдер ясап куярга да, рәсем ясарга да, әвәләргә дә мөмкин, әмма үзләре мавыккан предметка карата шулай ук тиз генә суыналар да, һәм интенсив эшчәнлекләре эшсезлек белән алмашынып, алар аз инициативалы булалар.

Үзсүзлелек, тискәрелек (кушканның киресен генә эшләү) сыйфатлары бөтен балада да булырга мөмкин, әмма сәламәт балада болар аз сизелә торган вакытлы күренеш. Нервлы балаларда исә үзсүзлеләнү һәм тискәрелек еш кына бик озакка сузыла.

Сәламәт балага аралашучанлык, яшьтәшләренә якынаю, дуслары арасында була белү һәм шуны теләү хас, ә нервлы балалар коллективта үз урынын тиз генә таба алмыйлар. Алар аралашмаучан, үпкәләүчән булалар, күмәк уеннардан качалар. Аларга үз көчләренә ышанмаучылык бик нык комачаулый: кушкан эшне үти аямауларыннан, начар билге алуларыннан, балалар бакчасына, мәктәпкә соңга калудан куркалар. Алар тормыштагы теләсә нинди үзгәрешне, көндәлек гадәтләнгән тормыш тәртибеннән яңага күчүне авыр кичерәләр.

Нерв системасының нинди халәттә булуын иң төгәл итеп әйтеп бирүче күрсәткеч — йокы. Нервлары тынычсыз балалар йокыга озак китә алмый яталар, йокыга сак һәм еш уянучан булалар. Алар еш кына йокы аралаш кычкыралар, боргаланалар, куркыныч төшләр күреп уяналар, кайвакыт төннәрен сикереп тә торалар. Тынычсыз баланың һәрберсендә бу билгеләрнең барысы да күзәтелмәскә мөмкин, әмма бу билгеләрнең берәрсе генә күзәтелгән очракта да, ата-ана сагаерга тиеш. Боларны мөмкин кадәр иртә күреп, бала холкындагы невропатик сыйфатлар формалашуны булдырмый калу өчен тырышырга кирәк.

Бала һәрчак шат күңелле булсын өчен нишләргә соң? Моның өчен иртәдән кичкә кадәр баланың күңелен ачарга кирәкми. Ул үзе тирә-юньнән шатлык, көндәлек гадәти тормыштан кызык табарга, һәрнәрсәне зур канәгатьләнү белән эшләргә өйрәнергә тиеш.

Бу сыйфатлар формалашуда әйләнә-тирә шартлар хәлиткеч роль уйный диярлек. Әгәр гаиләдә шат күңеллелек, оптимизм, яхшылык теләү рухы хөкем сөрә икән, бала аралашучан һәм мөлаем булып үсә.

Балалар алдында аларның һәм үзегезнең авыруларыгыз, күңелсез хәлләр, нинди дә булса куркулар турында сөйләшүдән тыелыгыз. Әгәр балагыз сезнең уегызча юк кына нәрсәгә дә: юлда табылган матур яфракка да, нур шәүләсенә дә, салкында пыялага төшкән бизәккә дә куана икән, сез дә аның белән бергә куангандай итегез. Аның игътибарын гел куркыныч яки күңелсез нәрсәләргә генә түгел, бәлки һәрбер кызыкка, матурга, күңеллегә юнәлтегез. Ә бит баланың кайчак «Менмә — егыласың», «Кагылма — авырттырасың» диюдән башканы ишетмәве сер түгел. Болардан да начаррагы балаларны бүре белән, «бабай капчыгына сала» дип куркыту инде. Ул барыбер курыкмый, диләр кайчагында. Әгәр бала курыкмый икән, аны куркытырга маташу — мәгънәсезлек, ә куркак баланы куркыту — бәгырьсезлек һәм зарарлы.

Баланың артык куркаклыгы белән түземле рәвештә, сабыр, сак көрәшергә кирәк. Ут яндырмыйча йоклап китми торган баланы караңгыга өйрәтергә кирәк. Моның өчен янәшә бүлмәдән төшкән яктылыктан яки төнге лампадан файдаланып, яктылыкны акрынлап киметә бару зарури.

Әгәр бала йокы алдыннан бүлмәдә үзе генә калырга курка икән, ул чакта баштарак өлкәннәрдән кем дә булса янында утырсын, аннан ераграк китеп торсын, соңрак, ниндидер эш тапкан булып, азрак вакытка бүлмәдән чыккаласын.

Балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү бик мөһим. Бала үзе эшли алганны беркайчан сез үзегез эшләмәгез! Ул үти алырлык эшләрне аңа ешрак йөкләгез һәм аның үтәлешен тикшерегез. Яхшы эше өчен мактагыз.

Һәр бала белән (нервлы бала белән бигрәк тә) салмак, тыныч тонда сөйләшергә кирәк. Бер үк вакытта йомшак та һәм таләпчән дә итеп әйтегез: баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып, аның теләсә ничек көйсезләнүенә юл куймагыз.

Бала көйсезләнгән вакытта урынсыз катнашу файдасыз, ул аның киреләнүен көчәйтергә генә мөмкин. Ә инде ул тынычлануга аңа үз-үзен алай тотарга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк. Сабырлык, тыныч, тигез мөнәсәбәт һәрвакыт уңай нәтиҗәләргә китерә.

Табиблар һәм педагоглар баланы чамадан тыш иркәләүгә каршы. Иркә бала авыру, тормыш авырлыкларын җиңәргә начар әзерлекле булып үсә. Ләкин әле бу балалар белән кырыс булырга дигән сүз түгел. Ата-ана җылысы балага иң кирәклесе. Ул үзен яратуларын, кадерләүләрен, аның белән исәпләшүләрен тоярга тиеш. Бу кечкенә кешене шәхес буларак ихтирам итегез! Җылы мөнәсәбәт атмосферасында үскән бала үзе дә эмоциональ яктан байрак, башкаларга карата игътибарлы һәм сизгерлек күрсәтергә сәләтлерәк була.

Гаиләдә көндәлек рәвеш саклану бик мөһим. Хезмәт, ял, туклану, йокының тәртипкә кергән тотрыклы ритмы организм өчен, шул исәптән нерв системасы өчен, уңайлы шартлар тудыра. Рәвеш — нерв тынычсызлыгын булдырмау һәм аның чагылышларына каршы көрәшү, оешканлык, җыйнаклык тәрбияләү өчен иң яхшы чара.

Тәрбия чаралары арсеналына чыныктыру чараларының да керүе мәҗбүри. Су процедураларын — тәнне дымлы сөлге белән ышку, су кою, душ алуны кулланыгыз. Алар нерв системасына уңай йогынты ясыйлар, тонусны күтәрәләр, күтәренкелек рухы бирәләр. «Салкын су — бер мизгелдә була торган шатлык ул», — дигән танылган поляк педагогы һәм балалар табибы Януш Корчак. Бала бу шатлыкны тойсын, аны эзләргә гадәтләнсен. Ләкин шуны истә тотыгыз, нервысы тынычсыз балалар температура үзгәрүләргә аеруча сизгер була. Баладан бик тиз генә спартанлы ясарга тырышмагыз: салкын суга аны акрынлап күнектерегез, су процедуралары биргәндә алар балага рәхәтлек китерерлек булсын. Баланың күбрәк вакытын саф һавада уздыруы өчен тырышыгыз. Аның белән чаңгыда, тимераякта шуыгыз, кар ыргытышып уйнагыз, чанада таудан шуыгыз.

Педагогикада урнашкан кагыйдәне исегездән чыгармагыз: балага тәрбияченең сүзе түгел, эше күбрәк тәэсир итә. Бу турыда һәрвакыт исегездә тотыгыз! Ирексезләүләргә һәм кычкыруларга мөмкин кадәр сирәк мөрәҗәгать итегез, балага күбрәк дөрес шартлар тудырырга омтылыгыз, аңа рухи киеренкелек, оптимизм, тигез холыклылык мисаллары күрсәтегез.

Сәламәт нерв системасы, рухи күтәренкелек, оптимизм — кешенең гармонияле үсешенең мөһим шартларыннан берсе.