ОЧРАКЛЫ ИМГӘНҮЛӘР ҺӘМ БӘХЕТСЕЗЛЕК ОЧРАКЛАРЫ

Дөньяга килү белән бала аны танып белә башлый. Кечкенә чагында ул, ачык төстәге матур уенчыкларга күзләрен чекерәйтеп карап, караватында ята бирә. Бу чор ата-ана өчен тыныч чор. Һәм менә бала үсә төшә, башта караватында, соңрак бүлмә буйлап мүкәләп йөри башлый, һәм, ниһаять, аякларына баса. Менә бу вакытта инде ата-аналарга бик игътибарлы булырга кирәк!

Бала кызыксынуының чиге юк. Ул таныш булмаган дөньяга аяк баса, һәм шуңа күрә аңа бөтен нәрсәне күрергә, тотып карарга, иснәргә, һәм, билгеле, тәмен татып карарга кирәк. Бала тормышының бу чорында имгәнүләр һәм бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, аеруча күзәтү сорала. Баланы үзен генә калдырмасаң, имгәнүләрнең күбесен кисәтергә мөмкин әле. Бүлмәдә тиешле тәртип булдырырга кирәк: барлык кадала һәм кисә торган предметларны, даруларны, кухня кирәк-яракларын (каустик сода, кер юу порошоклары, шырпыны) бала буе җитмәслек урыннарга куярга, бала өчен электр челтәрен (изоляциясе бозык чыбыкларны юк итәргә, бозык розеткаларны төзәтергә һәм аларны әйләндереп алырга) куркынычсыз итәргә кирәк. Өстәл өстенә эскәтер ябарга кирәкми, чөнки балалар аны, өстендәге барлык әйберләре белән бергә, өстәлдән тартып төшерергә яраталар.

Балаларга бик вак предметлар — төймә, кечкенә шар, вак акча, уенчыкларның аерым өлешләре белән уйнарга рөхсәт итмәскә кирәк.

Үсә төшкәч, бала иҗтимагый тормышта катнаша башлый. Аның мөстәкыйльлеге арта, ул ешрак урамда уйный, гадәттә мәктәпкә үзе бара һәм үзе өйгә әйләнеп кайта. Балаларга хәрәкәт җанлы булган урамнар буйлап йөрүнең куркыныч икәнлеген, урамнарда уйнарга ярамаганын исләренә төшереп торырга, урамда йөрүнең төп кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк.

Балалар хәрәкәтле, шау-шулы коллектив уеннарны яраталар, спортның һәр төре белән теләп шөгыльләнәләр. Бу үсеп килә торган яшь организм өчен бик файдалы, әмма бик күп имгәнүләрнең спорт күнегүләре вакытында булуын да онытмаска кирәк. Шуңа күрә спорт белән шөгыльләнүне уңайлыклары булган урыннарда, спорт мәйданчыкларында, спортзалларда, сезнең балагызның тәртибен һәм физик нагрузкасын күзәтүче әзерлекле тренерлар булганда гына рөхсәт итәргә кирәк. Ләкин шулай да бәхетсезлек очрагы була калса, ата-аналар балага нинди беренче ярдәм күрсәтә алалар һәм күрсәтергә бурычлылар?

КАН КИТҮЛӘР

Очлы предметлар белән яралану кан китүләрне, кай очракта көчле кан китүләрне китереп чыгара. Шуның белән бергә кан көчле булып китәргә (артериаль кан китү) яки ярада әкрен генә җыелырга (веноз кан китү) мөмкин. Кан китүне туктату өчен, тәннең зарарланган өлешен (кул яки аякны) өскә күтәрергә һәм зарарланган урынга повязка салырга кирәк. Бу максат өчен стериль бинт куллану яхшы, ул өй аптечкасында булырга тиеш. Әгәр өйдә бинт булмаса, яраны чиста, яхшы итеп үтүкләнгән яулык белән бәйләргә мөмкин.

Кай очракта кан китүләр шулкадәр көчле була ки, хәтта жгут салырга туры килә. Жгут өчен теләсә нинди тукыманы файдаланырга була. Жгутны яраланган урыннан өстәрәк 1–1 1/2 сәгатькә салалар. Повязка төене астына, аны бору өчен, карандаш яки таяк куялар, повязканы берничә борылыш ясап бөтерергә кирәк һәм шуннан соң кан китү туктый. Жгутны 1 1/2 сәгатьтән артык тотарга ярамый, чөнки кан әйләнешенең кинәт туктап, очлыкның сизү сәләтен югалтуы мөмкин. Әгәр яра муенда, биттә, башта булса һәм жгут салырга мөмкин булмаса, ярадан өстәрәк урынны уч төбе белән басарга һәм тиз генә табиб чакырырга кирәк.

Борыннан кан киткәндә баланы утыру яки ярым утыру хәленә куярга һәм борын төбенә салкын компресс салырга кирәк. Борыннан еш кына дәвамлы кан китүләр булганда, баланы табиб — отоларингологка күрсәтергә кирәк.

 

ВАК ЯРАЛАР

Кечкенә яраларны, бәрелгән урыннарны һәм һәртөрле яраларны йодның 3–5 % лы спиртлы эремәсе яки водород перекисе белән эшкәртергә кирәк. Яраны су белән юарга, аннан чит җисемнәрне алырга һич тә ярамый, чөнки бу яраның пычрануына китерә. Туфрак белән пычранган яра аша бала организмына бик көчле авыру — столбняк тудыручы микробларның үтеп керүе мөмкин. Мондый очракларда баланың столбнякка каршы прививкасы булмаса, поликлиникада столбнякка каршы анатоксин кертергә (салырга) кирәк.

 

ЧИТ ҖИСЕМНӘР

Балалар гадәттә төрле предметларны авызларына алалар яки аларны борыннарына, колакларына кертәләр. Еш кына сулыш юлларына да эләгә.

Әгәр чит җисем ашказанына эләксә, ул еш кына эчәк аша уңышлы үтә һәм тизәк белән чыга. Бу очракта балага ботка, икмәк яки бәрәңге боламыгы бирү файдалы. Андый вакытта йотылган предмет ризык белән каплана һәм, ашкайнату тракты тышчаларын зарарламыйча, җиңел генә тышка чыга. Чит җисем чыгуына ышану өчен, бала тизәген тикшереп торырга кирәк.

Әгәр бала күкрәге авыртуга, йотуы уңайсызлануга, селәгәе агуга зарлана башласа, бу хәл чит җисемнең үңәчтә тоткарланып калуы хакында сөйли. Бу очракта баланы ашыгыч рәвештә хирургия бүлегенә алып барырга кирәк. Ата-аналарга чит җисемне төртеп чыгарырга омтылырга һич тә ярамый (каты ризык яки зонд ярдәмендә).

Шулай ук колакка, борынга кергән предметларны үзегез алырга тырышмагыз, чөнки корал һәм тәҗрибә булмау сәбәпле җәрәхәт ясарга, мәсәлән, колак пәрдәсен ертырга мөмкин. Мондый барлык очракларда да табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Колакка тере бөҗәк кергәндә, берничә тамчы үсемлек мае, глицерин яки җылы су тамызырга һәм баланың башын читкә һәм аска идерергә кирәк. Гадәттә бөҗәк сыеклык белән бергә үзе чыга.

Чит җисем сулыш юлларына эләксә, буылу һәм йөткерү приступлары башлана. Бу очракта баланы алга таба ияргә, йөткертергә һәм сак кына аркасына кагарга кирәк. Әгәр бу да ярдәм итмәсә, аны ашыгыч рәвештә отоларингологка яки хирургия бүлегенә алып барырга кирәк.

 

ПЕШҮЛӘР

Пешүләр барыннан да бигрәк кайнар сыеклык яки ризык белән, кайчак газ горелкасы ялкынында була. Пешкән өслекне өйдә чиста җәймә яки сөлге белән капларга һәм баланы, кичектермичә, дәвалау учреждениесенә алып барырга кирәк. Еш кына хуҗалыкта кулланыла торган төрле әйберләрне (каустик сода, серкә кислотасын) балаларның авызларына кабу аркасында авыз куышлыгында һәм үңәчтә химик пешүләр күзәтелә. Мондый пешү вакытында авызны һәм ашказанын кичектергесез бик күп күләмдәге су белән юдырырга һәм шуннан соң ук баланы табибка алып барырга кирәк.