Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?

Билет №1

1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

 

Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Олимпия уеннары.

Спорт сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Кешеләр спортны шуңа күрә яраталар, спорт белән шөгыльләнәләр. Шәһәрләрдә стадионнар, бассейннар бар, төрле спорт клублары эшли. Спорт залы булмаган нинди дә уку йортын табу кыендыр.

Профессиональ спорт өлкәсендә иң зур ярышлар – Олимпия уеннары. Анда спортның барлык төрләре буенча көч сынала: җиңел атлетика, авыр атлетика, гимнастика, футбол, волейбол һәм башкалар.

Олимпия уеннары безнең эрага кадәр үк 1777 нче едда Грециядә барлыкка килгән. Ул 12 гасыр дәвамында Олимпия дигән шәһәрдә дүрт ел саен уздырылып килгән. Анда йөгерү, бокс, көрәш һ.б. буенча ярышканнар. Олимпия уеннары тынычлык һәм дуслык символы булган. Шуңа күрә ярышлар уздырылганда хәтта сугышлар тукталып торган.

Хәзерге вакытта һәр илдә Милли Олимпия уеннары уздырыла. Ә бөтендөнья Олимпия уеннары кыш һәм җәй көне үткәрелә. Күп илләр халыкара Олимпия уеннарын үзләрендә уздырырга телиләр. Ләкин бу зур чыгымнар таләп итә. Спорт залларын, стадионнарны, кунакханәләрне, төзекләндерү яки яңаларын төзү өчен күп акча кирәк. Ярышлар узган көннәрдә төрле очрашулар, чыгышлар, күргәзмәләр, фестивальләр оештырыла. Шуңа күрә биредә спортчылардан башка меңнәрчә журналистлар һәм канаклар килә.

Җәйге Олимпия уеннары, Кышкы Олимпия уеннары кебек үк, дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Ярышлар спортның түбәндәге төрләре буенча үткәрелә: җиңел һәм авыр атлетика, уктан ату, бокс, бадминтон, баскетбол, волейбол, байдарка, велосипед, суга сикерү, йөзү, фехтование, дзюдо, теннис, көрәш һәм башкалар.

Сүзлек

өлкә - область

ярыш – соревнование

халыкара – международный

уздырырга – проводить

чыгым – затрата, расход

таләп итә - требует

төзекләндерү – реставрировать

күргәзмә - выставка

оештырыла – организовывается

уктан ату – стрельба

 

Мләдә сүзләр нинди тәртиптә торыга тиеш?

1) апасы а) 4,1,5,2,3

2) яши б) 2,5,1,3,4

3) Максимның в) 3,1,4,5,2

4) Түбән Кама

5) шәһәрендә

Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.

Этләрне көнгә ике тапкыр иртән һәм _____ ашатырга кирәк. Азык _____ булмасын. Этләр күп эчәләр, шуңа күрә савытта һәрвакыт _____ булсын. Этләр камыр ашлары, ______ азыклар яраталар. Аларның урыны ______ һәм ______ булырга тиеш. Этләр көчле ______ яратмыйлар. Алар ______ яхшы сизәләр.

 

Сүзләр: исне, баллы, кич, чиста, җылы, кайнар, тавыш, су.

 

 

Билет №2

1. Мәктәбең турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

 

Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Ипи кадере.

Беркөнне шулай җан әрнеткеч бер нәрсәгә туры килдем, дип башлап китте Хәлил абый сүзен. Бераз ял итим, хәл алыйм дип урам бакчасына кереп утырдым. Бакча уртасындагы асфальт җәелгән мәйданда малайлар туп уйныйлар. Зурлар түгел, бәләкәй малайлар. Күрәм: болар каткан булканы туп итеп типкәләп йөртәләр. Үзләре көлешәләр, булканы мәйданның бер башыннан икенче башына куалар. Күрсәгез иде, бөтен бер булка.

Түзмәдем, уйнаучылар янына бардым. Шунда уйнаучы бер малайдан сорыйм:

- Нигә булка белән уйныйсыз? – дим.

- Тубыбызны алып чыкмаган идек, - ди.

- Каян алдыгыз соң аны? – дим.

- Чүплектән, - ди, кулы белән каршыдагы йортларның берсенә таба күрсәтеп.

- Улым, син үзең яхшы малай шикелле күренәсең, әйт әле: ипине шулай типкәләп уйнарга ярыймы соң? – дип сорыйм тегеннән.

Малай җавап бирми, башын иеп, тик басып тора. Кем малае икәнен дә, кайсы йортта торучы икәнен дә әйтергә теләми.

Ахырдан мин аңа:

- Кара әле, улым, тыңла әле. Ипине алай мыскыл итеп, типкәләп уйнарга ярамый бит. Ипи бит ул – бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. Аның һәр бөртеген кешеләр ел буе тир түгеп, тырышып эшләп табалар. Дөньяда тагын аннан да кадерле нәрсә юк. Бер кеше дә иписез яши алмый, - дим.

Малай, бер сүз дә дәшмичә, сүземне тыңлап торды-торды да, иптәшләре янына йөгереп китеп барды. Алар шундук уеннарыннан туктап калдылар. Үзара нидер сөйләштеләр, миңа таба да карап-карап алдылар да төрлесе төрле якка йөгереп китеп тә бардылар.

Сүзлек

җан әрнеткеч – душераздирающий

типкәләп йөртәләр – пинают

мыскыл итәргә - унижать, издеваться

кыйммәтле – дорогостоящее

кадерле – дорогой

бөртек – крошка

 

Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?

-Әйе, бер ай элек сатып алдык.

а) Сез компьютерны кайсы кибеттән сатып алдыгыз?

б) Сез инде компьютерны сатып алдыгызмы?

в) Сез компьютерны кайчан сатып алдыгыз?