Зеп бирер кешең булмаса... 2 страница

- Нишлисең монда? Шушы яшеңнән яшәүдән туйдыңмы? Бар, өеңә кайт, - дип орыша-орыша, Сөмбелне читкә чыгарып бастырды. - Әнә шәһәргә кайта торган юл, ә бу юл комбинатка бара. Бәхетең, пассажирлар йөртүче булса, таптап та киткән булыр иде. Син бит бала гына, син үлсәң, әти-әниең кайгыдан үләчәк, ә мине кеше таптаган өчен төрмәгә утыртырлар иде, минем балаларымны кем үстерер иде? Бар, өшеп беткәнсең бит. Әллә телсез инде мескен, - диде дә борылып китеп барды.

Сөмбел кая барырга белмичә туктап калды, шәһәргә кайтыйм дип бара тор­гач, үзе эшли торган балалар бакчасына килеп төртелде. Ишек шакыганда, аның инде теше-тешкә тими иде. Каравылда торучы ялгыз карчык аны күргәч:

- Сөмбел, нәрсә булды? Нишләп йөри­сең? Нишләттеләр сине? - дип кочаклап алды. - Хәзер кайнар чәй эчерәм, кил монда, сал киемнәреңне, - дип, ул аны тартып-йолкып чишендерде дә җылы одеялга төреп утыртты. - Хәзер чәй китерәм, җылынырсың.

Сөмбел шушы балалар бакчасында няня булып эшли, балаларны да, эшен дә бик ярата. Унынчы сыйныфны бетергәч, укырга кермәде, монда эшкә урнашты. Бу әбине баба Вера дип йөртәләр, ул төнге каравылда гына тора. Ул йөгерә-йөгерә кайнар чәй китерде.

- Мә, кояшым, эч. Ни булды сиңа, кем рәнҗетте, йөзеңдә кан әсәре калмаган бит. Син ела, оялма, карт булсам да, мин барысын аңлыйм. Болай катарга ярамый, йөрәгең күтәрмәс, еларга кирәк, еларга. Син салкын тидергәнсең, ахры, ят әле, - сөйли-сөйли Сөмбелне әллә ничә одеял белән төрде. - Мин аңлыйм, дело молодое, бар нәрсәгә мәхәббәт га­епле, бер син генә түгел, бөтен кеше ки­черә аны. Син эчеңне бушат, сөйлә, ела, көрәш, болай ярамый, кояшым. Мин күпне күрдем, мин сугышны үттем, су­гышта әллә ниләр күрергә туры килде. Кеше җиңә алмаган кайгы-хәсрәт юк, кояшым, Ходай кешегә күтәрә алмас­лык кайгы бирми. Ике иңбашыңда ике фәрештәң утыра, алар сиңа бар авыр­лыкны күтәрешә, бары вакыт, бары са­бырлык кирәк. Сугыш белән ачлыктан кала барысына да түзәргә була. Яшәргә кирәк, кояшым, яшәргә кирәк. - Вера әби бик озак Сөмбелнең башыннан сый­пап утырды.

Бу төндә кызның маңгаена беренче озын сыр сузылып ятты.

Баба Вера иртән кызның температу­расын үлчәгәч, кырыкка якын икәнен күреп, курка калды, ашыгыч ярдәм ча­кыртты. Сөмбелне шунда ук алып кит­теләр, ул аңында түгел иде инде.

Сөмбел өч көннән соң гына аңына ки­леп, кеше танырлык булды. Яшәү белән үлем арасында тартышу аның барлык көчен, йөзендәге нурын алды. Ул аңына килгәндә, янында һаман шул Вера әби утыра иде.

- Кояшым, көн-төн Ходайдан синең терелүеңне сорадым. Болай булгач, ба­рысы да артта калды, яшәрсең, Алла боерса. Син бит өч көн аңсыз ятасың, - дип, үзе сөйләнде, үзе аның кара янып ярылып беткән иреннәрен чылатты.

Шунда ук табиблар кереп җитте. Олы яшьтәгесе бар яклап тыңлап карагач:

- Үскәнем, сез бик нык салкын ти­дергәнсез. Үзегезнең йөкле икәнегезне белә идегезме, анализлар шулай күрсәтә. Сезгә бик озак дәваланырга туры килә­чәк, бөтен ышаныч үзегездә. Без сезгә булышырбыз. Туачак сабыегыз турында да онытмагыз. Барлык даруларны эчәргә, бик яхшылап ашарга һәм мөмкин кадәр тизрәк депрессиядән чыгарга кирәк. Әби­ең, сине саклап, өч көн ашамый-эчми монда утыра, - дип, капельница куйды.

Баба Вера, чиста киемнәр дә алып ки­лермен, дип кайтып китте.

Сөмбелне аерым палатада тагын бер атна яткырдылар да аннары гомуми па­латага күчерделәр. Вера әбисе ашарга китереп, аның хәлен белеп торды.

- Баба Вера, әни белсә, мине өйгә керт­мәячәк, мин дә, бала да беркемгә дә ки­рәкми. Минем барыр урыным да юк.

- Син башта терел, аннары сөйләшер­без. Мин бит берьялгызым яшим, миңа кайтырсың, икәү күңеллерәк тә булыр. Кайгырма, кояшым. Син миңа Верочка дип дәш, алай мин үземне яшьрәк хис итәм.

- Ярар. Верочка, сиңа бер үтенечем бар. Безнең авылга кайтып килмәссеңме икән, әниләр мине югалткандыр инде, мин бит атна саен кайта идем. Бала ту­рында берни дә әйтмә, кирәкми, үтенеп сорыйм.

- Ярый, кояшым, ярый...

Әнисе икенче көнне үк килеп җитте, кызын шундый хәлдә күреп телсез кал­ды, беләгендә капельница, яргаланып беткән иреннәр... Верочка аны тыныч­ландырырга тырышты:

- Сез борчылмагыз, аның үпкәсенә бик нык салкын тигән. Тиздән терелер, яшь организм үзе көрәшә ул, диләр врач­лар. Барысы да яхшы булыр, еламагыз.
Мин хәзер киләм, - дип чыгып китте.

Үзе тиз генә докторлар җыела торган бүлмәгә кереп, Сөмбелне дәвалаучы та­биб Власовны тапты.

- Гафу итегез, доктор, Сөмбелнең әни­се килде. Бик елый, кызын шундый хәл­дә күреп, бик курыкты. Сез берүк аның авырлы икәнен әйтә күрмәгез инде.

- Яхшы, әйтмәм, борчылмагыз.

- Рәхмәт, доктор, рәхмәт.

Доктор да Сөмбелнең әнисен ипләп ке­нә тынычландырып кайтарып җибәрде.

Сөмбелнең хәле шәптән түгел, ул төшенкелеккә бирелеп, катлаулы деп­рессия кичерә. Ә дөньядан ваз кичкән кешене дәвалау иләк белән су ташу гы­на. Аны бу хәлдән чыгару өчен ныклы таяныч булырлык якын кеше, мәхәббәт, яклау, аңлау кирәк...

Ике атна үтте. Сөмбел бер ноктага карап ятуын белде, беркем белән сөй­ләшмәде. Марҗа әбисе аның янында бөтерелде дә бөтерелде. Җитмәсә, көчле токсикоз башланды. Ул хәзер бик ябык­ты, хәлсезләнде.

Токсикозның көчле булуы бер яктан докторны куандыра, чөнки бу - карында­гы баланың үсәргә, яшәргә тырышуын күрсәтүче билге иде. Ходай шулай язган­дыр, алар шушы авыр хәлне җиңеп чыга алса, бер-берсенә сөенеп туймаячак әле. Ана булгач, ул барысын да онытачак, бәлки үзен шушы газапка салган кеше­сен дә кичерер. Доктор кызга бик озак карап торды. Әллә бик ябыгудан, әллә эчтән яндырган хәсрәттән Сөмбелнең ирен читендә ике кечкенә сыр барлыкка килгән иде.

Тагын җомга җитте, тагын яшьләр шау-гөр килеп, вокзалга җыелды. Ок­тябрь бәйрәме якынлашкан чак иде, ха­лык вокзалга агылды да агылды. Байрас, алдан килеп, абыйсы белән икесенә билет алды, бер яхшылык эшлим әле дип, абыйсының курчагына да билет алырга уйлады. Сөмбелне ул теге атнада күр­мәде, аның көләч күзләрен, ничек шат­ланасын күз алдына китереп, үзалдына елмая-елмая, көч-хәл белән чиратны ерып чыкты да абыйсын эзли башлады. Абыйсының тимер юл кассасы янында торуын күргәч, аптырап янына килде.

- Нишләп торасың монда? Мин инде сиңа да, курчагыңа да билет алдым. Үзе кайда соң әле?

- Энем, мин авылга кайтмыйм, Златоустка кунакка китәм. Әниләргә әйтер­сең, югалтмасыннар.

- Ә Сөмбел?

- Белмим, минем инде аны ике атна күргәнем юк, бүлмәсенә кайтмый, кая йөридер. Дөресен әйткәндә, мин аның белән араны өздем. Ярый, бар, соңга каласың, очратсаң, билетыңны бир.

Байрас урамга чыкты, «Байрамгул» автобусы янына килеп, Сөмбелне эзли башлады, тик ул халык арасында күрен­мәде.

- Бәрәкалла, әллә син дә безнең авыл­га кайтасыңмы? Билетка якын барырлык түгел, кырмыска оясы кузгалган диярсең. Тукта әле, Байрас, нишләп торасың монда, кемне эзлисең? Әллә син дә безнең авыл кызын эләктердеңме?

- Мансур, мин Сөмбелгә билет алган идем, нишләптер күренми. Белмисеңме,
кайта микән?

- Слушай, брат, ике атна инде юкка чыкканына, бүлмәдәш кызлары да бер­ни белми, абыеңнан сора. Ачуым да бер килмәгәе, ни үзенә, ни кешегә... Мин бит аңа каян хат килгәнен, кая чапканын беләм, ә бу җүләр сабый аңа ыша­на. Хатын-кыз җүләр бит ул. Белмим, теге атнада кайтмады шикелле, клубка чыкмады.

Байрас эндәшми генә билетын Ман­сурга сузды:

- Мә алайса. Син белеш әле, бер-бер хәл булмасын тагын.

- Ярый, клубка чыгар әле, белешер­мен. Билет өчен рәхмәт.

Алар икесе ике автобуска утырып кайтып китте.

Өйгә кайтып керүгә, әтисе каршы чыкты.

- Бәй, улым, Булат абыең кайда?

- Китте.

- Кая китте?

- Күрше авылга, әй, Златоустка. Бәй­рәмгә кайтмыйм, җиңгәң янына барам, диде.

Ярар, алайса, өйләнә башласагыз да ярый, озакламый сугым суябыз, берсен сатарбыз, берсенә туй ясарга булыр.

- Ясарсыз, ясарсыз, - дисә дә, «Менә җиңгинең берсе кая югалды икән? Әллә соң берәр хәл булды микән?» - дигән уйлар Байрасның башыннан чыкмады.

Алар кичке ашка утыруга, дөньяның тоткасы, Ходайның кашка тәкәсе - Әлфис кайтып керде. Битләре кызарган, бо­рын асты ялтырап тора, күзләре ут чәчә. Урамда кар ява, ахрысы, беренче кар.

- Бу вакытка кадәр нишләп йөрисең, маңка капчыгы, төн бит, әллә кызлар озата башладың инде? - дип, абыйсы үрти башлаган иде, Әлфис кычкырып көлеп җибәрде.

- Абый, абый, Рәмилләргә теге син озаткан кунак кызы тагын кайткан. - Әлфис өстен сала-сала үзенекен сөйли башлады. - Рәмил әйтә, теге атнада си­нең Байрас абыең безгә кайткан кунак кызын озаткан булган, төнлә апа белән чырык-чырык сөйләшеп яттылар, тың­лап яттым, ди. Теге апа әйтә, ди, Байрас капкага китереп терәде, үләм диеп то­рам, ул шундый шәп үбешә, миңа оша­ды, киләсе атнага тагын кайтам дип әйтте, ди. Әнә, кайтып та җиткән, сине көтеп йөри.

Байрас бер генә сикерде, тагын әллә ниләр ычкындырмасын дип, энесен күз ачып йомганчы эләктереп, олы якка ке­реп югалды.

- Син ни сөйлисең, әниләр алдында, бытбылдык? Иманыңны укытам бит.

- Рәмил бит шулай ди.

- Дисә соң, син бит егет кеше. Андый сүзләрне әни белән әти алдында сөйлә­
миләр инде. Уф, пычаксыз суйдың, хәзер ничек чыгып күреним? Бирермен берне җилкә тамырыңа. Алып кайтырмын мин сиңа икенче юлы сагыз.

Абыйсы тузынды да тузынды:

- Үсеп җитәрсең әле, мин дә сине шулай әниләр алдында хур итәрмен.

- Йөрдем, ди, кеше капка төбендә кыз­лар авызы ялап, - диде дә абыйсы эләк­тергәнче Әлфис чыгып та йөгерде.

- Ну, малай, эләктерсәмме?!

Байрас әниләре янына бүтән чыгып тормады, тиз-тиз генә киенде дә клубка чыгып тайды. Юл буе «чыбыксыз ра­дио» дип энесен ачуланып барды.

Әнисе белән әтисе тавышсыз гына, күз яшьләре чыкканчы көлделәр. Әтисе төпчек улына ипләп кенә:

- Улым, алай ярамый, андый сүзләрне колакка гына әйтәләр, син бит ир кеше, бүтән алай итмә, яме, - дип аңлатты.

- Ярар, әйтмәм, болай да муенны сын­дыра язды, - дип, Әлфис тагын кычкы­рып көләргә тотынды, аңа әтисе белән әнисе дә кушылды.

- Нәрсәдән көләсең, улым?

- Иртәгә Рәмил тагын сөйләр әле, классно, - диде дә сүзен әйтеп бетерми авызын япты. - Бүтән берни әйтмим, ашыйм да ятам, иртәгә кар күп итеп яуса, тау шуарга барабыз. Их, шәп булачак.

Әтисе төпчегенә карап елмайды, менә кемгә рәхәт ул дөньяда: Әлфис белән Мыраубикәгә.

Байрас клубка килеп кергәндә, яшь­ләр җыелган, клуб шыгрым тулы иде. «Бүген дә кызлар озата барсам, иртәгә тагын нинди сүзләр ишетермен икән», - дип, башка егетләр янына почмакка басып, кунак кызларын күзли башлады. Егетләр белән күрешкән арада янына классташы Римма килеп басты, алар ерак кына туган да.

- Исәнме, Байрас, кунак кызларын күзлисеңме?

- Миңа кем дә ярый, күңелем киң, - дип көлде Байрас. Көлгәндә, аның ак тип-тигез тешләре ялтырый, ияк очлары чокыраеп китә, алар абыйсы белән бик охшашлар.

Римма аңа сокланып карады, бу асыл егет бик күпләрнең башын әйләндерә, ләкин яратып йөргән кешесе генә юк.

- Абыең никтер бер дә күренми, аның белән ныклап сөйләшәсе сүзем бар.
Клубка да чыкмый, әллә кайтмыймы?

- Өйләнергә җыена, бик кирәкле сүз булса, үземә генә сөйлә.

- Кемгә өйләнә, теге Байрамгул кызынамы? Ул бит шуның белән йөри.

- Юк, ул түгел. Әллә кайда, Златоустта аның кызы. Әле дә аның янына китте.

Бу җавапны ишеткәч, Римма гаҗәп­ләнеп Байраска карады.

- Ник миңа алай карыйсың? Курык­ма, мин өйләнмим әле.

- Ә Сөмбел ничек?

- Белмим, анысы әллә кая китеп югал­ган, ди, абый үзе дә белми.

Римма бераз уйланып торды да:

- Әйдә, урамга чыгыйк әле, монда кеше күп, сөйләшеп булмас, - дип, Байрасны урамга тартты.

- Йә, нәрсә бар, сөйлә.

- Беләсеңме, Байрас, мин бүген клуб­ка абыең белән сөйләшер өчен генә чыккан идем, эшләр болай булгач, сиңа сөйлим инде. Син бит минем кайда эш­ләгәнне беләсең, өстәвенә, реанимация бүлегендә дә эшлим; аннары, без бит ерак булса да туганнар. Булат абый үз кеше дигәндәй...

- Йә, сузма инде, анда кунак кызларын бүлешеп бетерәләр, мин һаман монда.

- Кыскасы, шул, абыеңа әйт, Сөмбел бездә ике атна инде авыр хәлдә ята, баштагы өч көндә бөтенләй аңсыз ятты. Комадан чыга алмас, үләр, дигән идек, комадан чыкты, ләкин беркем белән сөй­ләшми, бер ноктага карап тик ята. Ике атна бер якка да үзгәреш юк. Күрсәң, шундый кызганыч ул.

- Тукта, ни сөйлисең син, ни булган аңа? Берни аңламыйм. Кайда? Нишлә­гән?

- Белмим, безгә аны аңсыз, темпера­турасы кырык килеш китерделәр. Әллә урамда бик озак йөргән, әллә егылып яткан, анысын белмим, бик каты сал­кын тигән аңа. Врачлар, нәрсәдәндер бик каты тетрәнү кичергән, организмы көрәшә алмый, ди. Хәзер ул төшенке­леккә бирелгән.

Римма, башкасын әйтергәме дип бе­раз уйланып торды да, ни булса, шул булыр, үз кылганнары өчен үзләре җавап бирсеннәр дигәндәй, сүзен дәвам итте:

- Иң начары шул: ул авырлы, әгәр үлә калса, берьюлы ике гомер киселәчәк. Абыең өйләнгәнче уйласын. Бу гөнаһ белән ничек яшәр, ул бит аны бер ел курчак урынына җитәкләп йөрде, әнә хәзер барып карасын, таныр микән... Өйләнә икән, өйләнсен, җир йотар үзен, кабахәт җан. Менә шул... - Римма, башка әйтер сүзем юк дигәндәй, кырт кына борылды да клубка кереп тормыйча кайтып китте.

Байрасның башына күсәк белән сук­кандай булды, ишеткәннәрен рәткә са­лып аңларга тырышты. Башка сыймас хәл бу: Сөмбелне харап иткән бит абый­сы! Ул, үз уйларына чумып, урам урта­сында бераз басып торгач, әкрен генә кайту ягына атлады. Кунак кызларын озату түгел, үзенең кайда икәнлеген дә онытты шикелле.

Урамда кар ява, кыш җитә. Кар бөр­текләре яшь егетнең битенә куна да эреп агып төшә, әллә кар, әллә күз яшьләре... Сыкрап-сыкрап йөрәге авыртты. Аның әле моңа кадәр кызлар өчен йөрәге әрнегәне юк иде: үпте, кочты, җилгә очты. Менә хәзер әллә ни булды, әллә бер кичтә олыгайды инде, үзен бернигә яраксыз итеп тойды.

Өйләренә кайтты. Әкрен генә кереп ятты, күзенә йокы да кермәде, бу хәлдән чыгу җаен да тапмады. Таң алдыннан гына йоклап китә алды. Ул уянганда, якты иде инде. Бәйрәм көн булгач, аерым эш тә юк. Ул, торып чәй эчкәч, авылның икенче очына, Римма­ларга китте. Римманы урамга чакырып чыгарды.

- Сөмбел янына ничек керергә була? Мин аның фамилиясен дә белмим. Аңа нәрсәләр алып барырга ярый, нәрсә ашый? Миңа нишләргә, Римма?!

Римма аңа гаҗәпләнеп карап торды.

- Ә синең ни катнашың бар, абыең килсен, аның йөргән кызы ич.

- Абый бернәрсә дә белми. Аның кай­чан кайтасы билгесез. Мин бүген китәм, янына кереп чыгармын дигән идем.

- Анда чит кешеләрне кертмиләр. Мин бүген уникедәге автобус белән ки­тәм, теләсәң, бергә керербез.

- Ярар, алайса, сөйләштек. Нәрсәләр алыйм, нәрсә ашый?

- Ул берни ашамый, үзеңә кара.

Байрас ашыгып өйләренә кайтты да:

- Әни, каймак, бал, каен җиләге вареньесы әзерлә әле. Мин уникедәге автобус белән китәм, - диде.

- Бәй, балам, иртәгә ял бит.

- Бераз эшләрем бар, бәлки, кич кай­тырмын.

...Римма, Байраска халат, башмак кидереп, үзе белән больницага алып керде, постка җиткәч, дежур шәфкать туташына дәште:

- Исәнмесез, Валя апа, хәлләрегез ничек? Без менә тугызынчы палатага кереп чыкмакчы идек.

- Ә, теге кыз янынамы? - диде шәф­кать туташы, Байрасны баштанаяк күз­дән кичереп. «Бик чибәр егет, шушы харап итмәде микән ул кыз баланы», - дип уйлады, - Әле генә укол ясадым, йокы даруы. Власов та кереп чыкты. Ул да аптырый, без кулдан килгәннең ба­рысын эшләдек, ди. Керегез, бәлки әле йокыга китмәгәндер.

Алар кергән палатада ниндидер кур­кыныч бер тынлык хөкем сөрә, бер генә караватта кеше ята иде.

- Әнә, - диде Римма ымлап.

Байрас әкрен генә авыру яткан койка янындагы урындыкка утырды. Ишетү бер, үз күзләрең белән күрү икенче шул.

Сөмбел әле йокламаган, тын гына карап ята иде. Аның карашлары берни аңлатмый, элек ут чәчеп торган күзләр­дә бушлык, гүя алар сүнгән ике кара күмер. Иреннәре чатнап ярылган, йөзе көл төсенә кергән, үзе искиткеч ябык, куллары уколлардан тишелеп күгәреп беткән. Байрас бу күренешкә әзер түгел иде, аның күзләренә яшь тулды, әйтер сүз тапмады, телсез калып, тик утырды.

- Сөмбел, Сөмбел, ни булды сиңа? Нишләп бу хәлгә калдың? Йә Ходаем, үзең коткар, аның ни гаебе бар? - Байрасның йөрәге әрнеде, кычкырып бер сүз әйтә алмады, тамак төбенә утырган төер зурайганнан-зурайды. Сөмбел әкрен генә күзләрен йомды, бер сүз дәшмәде. Үзенең моңсу күзләрен озын кара керфекләре астына яшерде. Сизелер-сизелмәс кенә кашлары тибрәлеп куйды. Ике атнага беренче тапкыр бер тамчы күз яше бәреп чыкты.

Байрас күпме утырса да, ул күзен баш­ка ачмады, дару үзенекен итте, кыз йокыга китте. Римма, иелеп, аның ирененә ниндидер дару сөртте, күзендәге яшь тамчысын күреп:

- Кара әле, сине таныган бит, ә бәлки Булат дип уйлагандыр, әнә, беренче тап­кыр күз яше чыкты. Әгәр еласа, йөрәге бушар, бу халәтеннән чыгар иде. Елый алмый, йөрәге каткан, ә аңа еларга, эчен бушатырга кирәк, шунсыз җиңеллек кил мәячәк.

Байрас кыяр-кыймас кына Сөмбелнең кулын сыйпады:

- Мин иртәгә тагын киләм. Без сөйләшербез, мин болай җебеп төшмәм. Син терелерсең, теләсәң, мин һәрвакыт яның да булырмын, тик терел генә, аннары күз күрер. Римма, мин иртәгә иртән килсәм ярыймы, иртәгә ял бит?

- Кил, иртәгә мин дежурда, бәлки, чынлап та файдага булыр.

Байрас үз бүлмәсенә кайтып ятты. Бүген күргән хәлләр аны тетрәндерде. Армия сафларында хезмәт итеп кайтса да, егетләр белән сугышканы булса да, ул җан тетрәткеч чынбарлык белән беренче тапкыр очрашты. Тормышның мондый мәрхәмәтсез яклары да бар икән бит.

Икенче көнне Байрас сәгать унда больницада иде инде. Римма аны каршы чыгып алды.

- Әйдә, анда Сөмбелне караучы әби дә килде. Син аның белән таныш, ул Сөмбелне, терелеп чыкса, үзенә алып кайтмакчы.

Егет, палатага кергәч, бермәлгә югалып калды. Аннары үзен кулга алып:

- Исәнмесез, мин Байрас - Сөмбелнең дусты, - диде.

- Бик яхшы, мин бик шатмын. Узыгыз менә монда утырыгыз. Минем чыгып керәсем бар, - дип, юкны бар итеп, Верочка коридорга чыгып китте. Кичә Римма Байрасның килүен сөйләгәч, карчык моңа бик сөенде, аңарда яңа өметләр уянды.

- Сөмбел, - диде Байрас, кыз янына чүгәләп, йомшак кына итеп ябык бармак­ларына кагылды. - Урамда матур итеп кар ява, күрәсең киләме? Әйдә, күтәреп, тәрәзә янына алып барам. Капельницадагы дару тамып бетсен дә, мин сиңа урамны күрсәтермен. Син ачуланма, Сөмбел, без бит синең больницада икә­неңне белмәдек. «Үпкәләп чыгып китте, бүлмәсенә дә кайтмый», - ди сине абый. Ул әле синең монда икәнеңне белми. Бүген килү белән синең янга килеп җитәр. Син терел генә, син терелгәч, барысын да хәл итәрбез, баш бетәрлек бернәрсә юк.

 

Сөмбелнең күзләренә яшь тулды, куе ике каш бергә килеп кушылды, озын керфекләр яшь тамчыларын күтәреп тора алмады, яшьләре елга булып ага башлады, тик ул эндәшмәде.

Байрас Сөмбелнең салкын кулларын учларына алып кысты.

 

- Ела, ела, эчең бушанганчы ела, үзе­ңә җиңел булып китәр, - диде.

Әкрен генә кергән Римманы алар күр­мәде. Римма килеп, Сөмбелнең беләген­дәге энәләрне алып атты да, туйганчы еласын дип, икесен калдырып чыгып китте.

 

Байрас Сөмбелне, одеялы белән төреп күтәреп, тәрәзә янына алып килде.

- Әнә, кара, тышта кар ява, озакламый кыш җитәр, аннары - Яңа ел.

 

Сөмбел, яшь баладай үкси-үкси, тәрә­зәгә карады, тышта күз явын алырлык аклык. Ул бик озак елады. Байрас аны туктатмады, аның битеннән, чәчләрен­нән үпте, иреннәре белән аның күз яшьләрен чүпләде. Ул кызны әкрен генә урынына китереп салды.

- Бар да яхшы булачак, ышан миңа.

Сөмбел үкси-үкси йокыга китте.

Байрас, больницадан чыккач та, «ин­де килгәндер» дип, туп-туры абыйсы торган тулай торакка китте. Алар ишек­тән икесе бервакытта килеп керделәр.

- О, энем, сәлам! Бәйрәм белән! Нишләп иртә килдең әле, әллә кунак кызлары кайтмадымы?

 

Абыйсының кәефе бик шәп күренә, кызганыч, бозарга туры киләчәк.

- Ничек анда, җиңги урынындамы? Эшләр пештеме?

 

- Бар да шәп, абыеңны котлый ала­сың. Яңа елга өйләнәм, шулай сөйләш­тек, ул риза. Кайтып, әтиләр белән сөйләшергә дә киләсе атнага яучы җи­бәрергә исәп.

 

- Ашыкма әле, абый, ашыкма. Аң­лыйм, син бүген бик бәхетле, тик мин сине котлый алмыйм. Миңа шуны аң­лат: син Сөмбелнең авырлы икәнен белдеңме?



php"; ?>