Мин бәхетле була алмам

Сине яратып, кызың Сөмбел».

Сөмбел икенче көнне иртән, шәһәргә барып кайтам дип, өйдән чыгып китте. Ул күңеленнән әнисе белән саубуллаш­ты, елыйсы килсә дә түзде, күз яшен күрсәтмәде. Бала киемнәрен генә сумка­сына салды да ерак юлга кузгалды.

* * *

Булат белән Байрас атна ахырында ялга кайттылар. Юлда аны-моны сөй­ләштеләр. Кайтып җиткәндә, Булат:

- Байрас, мин бүген Сөмбел белән сөй­ләшәм, әгәр китәм дисә, әнисенә илтеп куярсың инде, — диде, авыр сулап.

- Ә минем аны җибәрәсем килмәсө, мин аңа өйләнергә телим дисәм, ни әй­терсең?

- Куй инде, энем, сиңа кызлар бет­кәнме? Икебезгә бер хатын булмый бит инде.

- Булмаса булыр. Ул синең хатының булмады. Сөмбел әгәр миңа кияүгә чы­гарга риза булса, мин аны беркая да җибәрмәячәкмен.

- Риза булмаячак, ул мине ярата. Бу уең­ны башыңнан бөтенләйгә алып ташла.

- Карарбыз, абый, аннары «белмәдем» димә, юлыма аркылы төшмә.

Өйгә алар икесе дә бик җитди кыя­фәттә кайтып керде. Кергәндә үк әллә нинди авыр тынлык сизелде. Әниләре борчулы йөри, әтиләре каршы алырга да чыкмады.

- Әни, ни булды? Әллә елагансың инде, - диде Байрас, әнисен кочаклап.

Әнисе бер сүз дә әйтә алмый елап җи­бәрде.

- Сөмбел, оныгым, - диде ул үксеп.

- Сөмбелгә ни булды? Әти, нәрсә бул­ды, аңлатыгыз, - диде Булат та телгә килеп.

- Теләгең кабул булды, улым, киткән бездән Сөмбел.

- Ничек киткән? Берни әйтмичәме?

- Әйткән, сине бәхетле булсын ди­гән, - диде дә Шәүкәт абый әйләнеп утырды.

Гөлфия апа алъяпкыч кесәсеннән хат чыгарды, Байрас аны әнисе кулыннан йолкып дигәндәй алды. Хатны укыган саен, йөзе агарды. Укып бетергәч, бераз уйланып торды да:

- Әти, машинаның ачкычын бир әле. Мин барыбер табып алып кайтам Сөм­белне, - дип чыгып китте.

- Тукта, улым, хат бер атна элек языл­ган бит, кайдан табарсың икән, - дип, сөйләнә-сөйләнә, Шәүкәт абый аның артыннан иярде. - Өстеңә кияр идең,улым.

...Байрас кар бураннары уйнатып кузгалып китте. Иң элек Верочкага барып, өйнең бөтен почмагын айкап чыкты. Сөмбел монда юклыкка ышангач:

- Верочка, Сөмбел кайда? - дип ялварып сорады.

- Белмим, Байрас, аның миңа күптән килгәне юк.

Соңгы өмет булып Сөмбелнең әнисе калды. Куып чыгарса чыгарсын, тик Сөмбелнең адресын гына әйтсен. Байрас ак-кара күрми машина куды, борылышларда берничә мәртәбә әйләнеп каплана язды. Сөмбелләрнең капка төбенә килеп туктаганда, аш өендә генә ут яна иде. Капка эчтән терәтеп куел­ганга, капка башыннан сикереп төште, тәрәзәгә килде. Өстәл артында Сөмбел күренмәде, әнисе елый-елый хат укый иде. Байрас тәрәзә шакыды, ул инде өйгә кергәнче үк, монда да шул ук хәл икәнен аңлады.

Сөмбелнең әнисе Байрасны ачулан­мады да, кумады да, хәер, ул инде елап арыган иде, ахры.

- Уз, утыр, чәй куям, - диде. - Бубуранлы төндә кемне эзлисең, энем?

- Миңа Сөмбел кирәк иде.

- Ә ник сиңа кирәк, ялгышмасам, ул абыеңның хатыны иде. Ник ул килмә­де? Кайда минем балам? Кайдан эзлим кызымны? Ачлы-туклы килеш кемнең ишек төпләрендә йөридер?

- Сезгә әйткәндер, зинһар, яшермә­гез. Әйтегез генә, мин аларны алып кайтам, - диде Байрас, өметләнеп.

- Менә хаты, үзең укы. Миңа бит шәһәргә генә барып кайтам дигән иде, кайтмас дип уйламадым да.

Хаттагы сүзләрне укыган саен, Байрасның йөрәге кысылды, куллары кал­тырады. Соңгы өмете дә өзелде.

- Борчылмагыз, хат килгәч, мин алар­ны табармын. Мин аны табарга, көтәргә тиеш.

- Кем гаепле? Сөмбел беркемне дә гаепләргә кушмаган. Шулай алма кебек баласыннан баш тарткан икән, абыең гомере буе бала йөзе күрмәсен, ташлаганын сагынып яшәсен, мин аңа бик рәнҗим. Моңарчы авылдан ерак китмәгән, дөнья күрмәгән балам нинди кешеләргә юлыгыр? Бөтенләй югалса, беркайчан да кайтмаса, ничек яшәрмен соң мин? Сез күбәү, мин бер ялгызым,
кайгымны уртаклашыр кешем дә юк.

- Мин сезне ташламам, рөхсәт итсәгез, килеп йөрермен, - дип, Байрас башын иеп чыгып китте.

Машинага утыргач, Сөмбел белән соңгы тапкыр хушлашуы исенә төште. Аның бөтенләйгә саубуллашуын ничек сизмәде соң ул?

«Кайда син, Сөмбел? Кайлардан эз­лим? Синсез ничек яшәрмен?»

Байрас капка төпләренә ярты төн узгач кына кайтып туктады. Руленә ба­шын салып, уйга чумды, өйгә керәсе килмәде.

Әтисе чыгып капка ачты, ул да йокла­мый иде. Улы кузгалмагач, янына кереп утырды.

- Тапмадым, әти. Әнисе белми, аңа да хат кына калдырган. Ул да: «Юлга ак­ча бирдегезме? Ничек яшәр? Кая китте? Нишләттегез баламны? Абыең бала йөзе күрмәсен», - дип елый.

- Ай-һай, улым, ана каргышы төшсә, каты төшә, абыең үкенмәгәе. Әнә, би­шек яныннаң китә алмый, улын юксына, бала бит ул. Бик котыласы килгән иде, менә хәзер киртәләр юк, юллар ачык, ә шулай да күңеле үзенә урын тапмый.

- Әти, бер нәрсә әйтсәм, аңларсыңмы икән мине?

- Әйтмәсәң дә беләм, улым.

- Кем әйтте, каян беләсең?

- Мин, улым, әти генә түгел, әле си­нең кебек ир кеше дә. Мин барысын күреп-сизеп йөрдем, син әйтмәсәң, үзем әйтәсе идем. Мин риза, улым, тик соңга калдың шул, ахры.

- Мин көтәрмен, кайчан да булса бер кайтыр ул. Мин аны барыбер үземә каратачакмын, — диде Байрас, тәрәзәгә карап.

Икенче бүлек

...Сөмбел яшеллеккә күмелеп утырган Сәмәрканд шәһәренә килеп төште. Ха­лык ташкынына ияреп, зур бинага таба атлады. Ишектән керүгә, кемдер аның җиңеннән читкә тартты. Бу кешенең абый­сы икәнен танып, Сөмбел шатлыгыннан елап җибәрде.

- Абый, килмәсәгез, адашырмын дип бик курыккан идем, рәхмәт, килгәнсез.

Абыйсы, сеңлесен кочаклап, маңгаен­нан үбеп алды.

- Үскәнем, хуш килдегез, менә бу ха­ным - минем хатыным Галимә апаң, та­ныш булыгыз, - дип, чибәр бер ханымны күрсәтте.

- Абау, нинди матур апа, исәнмесез!

- Син дә бик чибәр, үскәнем. Бир улың­ны, үзем күтәрим, син арыгансыңдыр, - дип, ханым аның кулыннан баланы алды.

- Арыдым, күңелем бутала. Самолет­та колагым ярыла дип торам, - диде Сөмбел.

- Әйдәгез, өйгә кайтабыз, ә синең әй­берләрең кайда соң?

Сөмбел, оялып, башын аска иде.

- Абый, минем бер әйберем дә юк, ме­нә, бала киемнәре генә...

- Кайгырма, үскәнем, барысы да бу­лыр. Әйдә, менә монда утыр, - дип, бик яхшы машинага утыртып, үзләренә алып кайттылар.

Алар килеп туктаган өйне Сөмбелнең киноларда гына күргәне бар иде. Өй ис­китәрлек матур, зур, әйтерсең, чәчәкләр арасына төзелгән хан сарае. Абыйсы бе­лән апасы барлык бүлмәләрне күрсәтеп чыкты.

- Ә менә монысын сезнең өчен әзерлә­дек, - дип, матур итеп бизәлгән бүлмәгә алып керделәр. - Сөмбел, бу бүлмә хәзер сезнеке. Менә монысы бала йоклый тор­ган урын, ошыймы?

- Апа, бу бит курчак бүлмәсе кебек, үзе иркен, үзе якты. Яхшылыкларыгызны ничек кенә түләп бетерермен?

- Синең килүең бик яхшы булды әле. Шундый зур өйдә икәү генә яшибез.

- Миңа берәр эш табарга кирәк. Минем өстемә кияргә яхшы киемем дә юк, бу кыяфәтем белән өегезне генә ямьсезләп йөрермен.

- Әй, эчкерсез сабыем, без сине пат­ша кызы кебек киендерербез, юкка бор­чылма.

Тормыш шундый, күрәсең, анда кыш, монда җәй; анда кирәксез, монда тансык. Баласыз интеккән гаиләгә сөенеч, җан җылысы, өй яме булды алар. Сөмбел юлдан соң улы белән рәхәтләнеп мунча керде, аннан чыгуына, Галимә апасы яңа эчке киемнәр, матур халат бирде.

- Иске киемнәреңнең монда кирәге юк, элекке тормышыңны искә төшереп торма­сыннар, - диде апасы.

Менә шулай итеп, Сөмбелнең чит җир­дәге яңа тормышы башланды. Туганнары кунактан-кунакка йөрттеләр. Апасы зур кибетләргә алып барды, затлы киемнәр сатып алды, Сөмбелне зәвык белән киенергә, чәчен матур итеп өеп куярга өйрәтте.

Абыйсы белән апасы шәһәрдә билгеле, хөрмәт казанган табиблар икән. Абыйсы югары уку йортында да укыта, клиникада да эшли. Апасы - хатын-кызлар табибы. Яшьләре иллегә җитеп килсә дә, бик яшь күренәләр һәм икесе дә бик чибәрләр.

Сөмбел белән Азаматны бик яраттылар. Беркөнне үзара сөйләшеп утырганда, апасы:

- Сөмбел, үскәнем, синең берәр хыялың бармы? - дип сорап куйды.

- Әйе, сезнең кебек яхшы табиб, яхшы кеше буласым килә, тик соңдыр инде, бала белән укып булмый бит.

- Син бала турында борчылма, әгәр те­ләгең бар икән, без сине быел ук укырга кертәбез. Бездән бүген генә берәү доку­ментларын алып китте, аның урынына кертеп җибәрергә була. Уку таныклыгыңны алып килдеңме? Кая, билгеләреңне ка­рыйм әле. Бик әйбәт бит бу, бер генә «дүрт-
ле»ң. Болай булгач, мин сине үзебезнең институтка укырга кертәм.

 

- Абый, институт минем өчен түгел, ан­да бит озак укырга кирәк. Мин биш-алты ел буе сезнең җилкәдә утыра алмыйм. Ми­ңа училище да ярый, - дип әйтеп караган иде Сөмбел.

- Юк инде, үскәнем, мондый билгеләр белән мин сине югарырак үрләтәм. Без бит апаң белән икебез дә табиблар - яр­дәм итәрбез, практикасын апаң янында үтәрсең. Тырыш, Сөмбел, синең белән әниең горурлансын, сине санламаганнар үкенсен, барысына үч итеп, хөрмәткә лаек кеше булырга тырыш. Ә улыңны карарга кеше табарбыз. Үзең күрдең, безнең мон­да күпме ярдәмчел туганнарыбыз бар. Ан­нары, апаң белән мин нәрсә өчен? Безнең үзебездән дә артмас әле ул, рәхәтләнеп карарбыз, — дип каршы төште абыйсы.

Алар Азаматны курчак кебек киен­дерде. Сөмбелнең дә өсте бөтен, тамагы тук, бәхет өчен тагын ни кирәк? Шулай да әнисен, туган якларын бик сагынды, Булат белән Әлфис тә төшләренә кереп йөдәтте.

Яңа ел алдыннан Сөмбел укырга йөри башлады. Группадашларыннан үзенең җитди булуы, сабырлыгы белән аерылып торды. Дәресләргә соң йөри башлаганга, башкаларны авырлык белән куып тотты. Студент халкы — ару-талу белми торган күңелле халык - төрле кичәләр үткәр­деләр, яшьләр җыеннарына йөрделәр, тик Сөмбел генә аларга кушылмады, дә­ресләре бетүгә, тизрәк өйгә, улы янына ашыкты. Төннәр буе дәрес әзерләү, уку җиңел түгел иде. Абыйсы белән апасы бөтен буш вакытларын Азаматка ба­гышладылар, Сөмбелгә дәрес әзерләргә комачауламасын дип, бала караватын үз бүлмәләренә күчерделәр. Алар Азаматны яратып туя алмады, аны үз балаларын карагандай, хыялланып, нәрсәгәдер өмет­ләнеп сөйде.

Ничек кенә авыр булмасын, беренче уку елы ахырына якынлашты. Сөмбел соңгы сынауларын бирде. Шатлыгыннан балкып, йөгерә-йөгерә, улы, туганнары янына ашыкты. Өйгә керүгә, Галимә апасын кочаклап алды.

-Апа җаным, бүген көн нинди матур! Мин хәзер әнигә укырга керүем турында яза алам.

- Әллә моңарчы укырга керүен турында хәбәр итмәгән идеңме?

- Юк, апа, әгәр укый алмасам, куып чыгарсалар дип курыктым, хәзер имтихан­нарым беткәч, курыкмыйча яза алам. Әни сөенеченнән елар инде. Апа, син мине үз яныңа, идән юучы итеп булса да, эшкә ал әле. Оят миңа, икәүләшеп сезнең җил­кәдә утырабыз, каникулда булса да өйдә ятмыйм инде.

- Сөмбел, үскәнем, яхшылап тыңла әле мине. Үзем шунда эшләп, күпме кеше сө­ендереп, күпме балага гомер бирсәм дә, Ходай безгә бала насыйп итмәде, сез безгә икегез дә бик кадерле, сине дә, улыңны да бик яратабыз. Безнең бернигә мохтаҗлы­гыбыз юк, җыйган байлыгыбыз җитәрлек. Син әле яшь, акча эшләргә өлгерерсең, сиңа укырга кирәк. Син үз балабыз кебек, уңышларыңа шатланабыз, синең белән горурланырга телибез. Абыең синнән бик канәгать. Әгәр сине укытып чыгара алсак, димәк, без юкка яшәмәгәнбез, дигән сүз. Бүген кич синең укуың бетүне бәйрәм итәрбез, абыең кайтсын да, кая барырга теләсәң, шунда барып күңел ачарбыз. Син хәзер бар, ванна кереп чык, ял ит.

Сөмбел:

- Син мине бик иркәлисең, апа, ялкау­ланып бетәм бит, - дип елмайды.

- Бар, бар, тормыш арбасына җигелергә өлгерерсең, — дип, апасы Сөмбелне арка­сыннан сөйде.

Азамат инде тәпи йөри, тешләре дә чыкты, кайбер сүзләрне дә әйтә башлады. Әле менә Сөмбелнең килеп кочаклавы бул­ды, улы «мәм-мәм» дип, кулын әнисенең күкрәгенә тыгып та җибәрде.

- Әй оятсыз малай, син зур бит инде.

Бер килеп эләккәч, бала әнисен ычкын­дырмады, башын күлмәк изүенә тыгарга тырышты. Сөмбел улының кыланмышын­нан эче катып көлде. Апасы беренче тап­кыр аның шулай матур итеп яңгыратып көлүен ишетте, үзе дә аларга кушылып көлде. Сөмбел көлә-көлә идәнгә тәгәрәп китте, бала аңа карап тәгәрәде, көлде, тагын әнисенең изүенә үрелде. Сөмбелгә бүген шундый рәхәт иде, аның гел көләсе-шаярасы гына килеп торды.

Сөмбел, озын куе чәчләрен киптерергә дип, бакчага чыгып утырды. Аның билдән узып төшкән дулкын-дулкын чәчләре ко­яшта ялтырый иде. Чәчләренең шундый озын булып үсә алуына үзе дә аптырый, ул бит һәрвакыт малайлар кебек кыска чәч белән йөрде, ә хәзер күр инде, озын, авыр чәчләр, озаклап киптерергә кирәк. Шулай да аңа ак калфак белән мондый чәч йөртү бик ошый.

- Чәчләрең бигрәк матур үсте, - диде абыйсы, аның янына утырып.

- Сездә җылы, су йомшак. Монда бит бөтен нәрсә яхшы үсә, менә минем чәч тә үсә, үзем генә үсмим.

- Үзең дә үстең, Сөмбел, үстең, сизми­сең генә. Кеше егерме биш яшькә кадәр үсә. Сиңа безнең климат бик килеште, буйга хәйран үстең.

- Шулаймы, абый, үстемме? - дип сөе­неп елмайды Сөмбел.

- Син бүген бик шат, бәхетле күре­нәсең.

- Әйе, абый, көләсем, җырлыйсым гына килеп тора. Миңа бүген шундый рәхәт, абыем, - дип, аны кысып кочаклап алды. - Әгәр теге вакытта син безгә кайтмаган булсаң, мин хәзер кайда булыр идем икән, яшәргә көчем калмаган иде бит.

- Оныт барысын. Әйдә, иң матур күлмәгеңне ки, кунакка барабыз, - дип, абыйсы өйгә кереп китте.

Сөмбелнең караватында чия төсен­дәге, җиңсез, якасы бастырып тегелгән искиткеч матур күлмәк ята иде. Күлмәк янында биек үкчәле босоножкилар тора. Ул, ашыга-ашыга, күлмәкне киеп, көзге каршысына килеп басты. Йә Раббым, нинди матур күлмәк! Әгәр менә хәзер аны Булат күрсә, ни дияр иде икән?! Ул, Булат янына чыгарга җыенгандай, көзге тирәсендә бөтерелде, чәчләрен матур итеп өйде, ирененә беленер-беленмәс кенә иннек сөртте. Көзгедән аңа нечкә билле, уртача буйлы егерме яшьлек чибәр хатын карап тора иде. Ул, дулкынланып, үз бүл­мәсеннән чыкты.

Икенче каттан төшеп килүче Сөмбелне күреп, апасы белән абыйсы телсез калды. Сөмбел алар каршысына килеп басты.

- Килешәме? - дип елмайды, битләрен чокырайтып. - Бик зур рәхмәт сезгә, бу күлмәк шундый матур.

- Сукырлар гына күрмәс бу матурлык­ны, - диде апасы, һаман да сокланып.

 

- Менә, үскәнем, уку елын уңышлы тәмамлавың белән котлап, миннән сиңа кечкенә генә бүләк, — дип, абыйсы кесә­сеннән бер тартма чыгарды, һәм, аннан алып, Сөмбелнең колагына алтын алкалар такты.

- Менә хәзер үзеңне иң бай солтанга кияүгә бирергә дә була, ләкин без сине, укуың бетмичә, беркемгә бирмәячәкбез.

- Рәхмәт, абый, шундый матур! Әйдә­гез, бергәләп фотога төшәбез, әнигә дә
җибәрермен.

Бу якта фотога төшерүчеләр адым саен, шуларның берсе янына туктап, фотога төштеләр. Фотограф: «Бер зур фотогызны ясыйм әле», - дип калды.

Алар абыйсының дусты, профессор Хәлиловларга кунакка килделәр. Хуҗа үзе чыгып каршы алды. Баланы күреп:

- Дустым, гел үзеңә охшаган, - дип ел­майды. - Галимә ханым, сез һәрвакыт чи­бәр, хәлләрегез ничек? Әйдәгез, узыгыз. Ә бу нинди йөзек кашы? - дип, Сөмбелгә текәлде.

- Синең укучың бит, танымыйсыңмы әллә? Бүген генә сиңа имтихан тапшырып кайтты, - дип көлде абыйсы.

Сөмбел, оялып, ни дияргә дә белмичә, үзенең фамилиясен атады.

- Могҗиза, - диде профессор сузып кына. - Узыгыз, уз.

Үзе баштанаяк Сөмбелне күздән кичер­де. Институтта бик тыйнак, гади киенгәнгә, күзгә бик чалынмый. Ә бүген... Болай булгач, малайларның башы бетте. Менә кайда ул матурлык.

Мәҗлестә яшьләр дә күп иде. Сөмбел беркемгә якын бармады, гел апасы, улы белән булырга тырышты. Егетләр исә бө­тен яклап аны күзәттеләр, хәлләреннән килсә, үзләре янына тыннары белән суы­рып алырлар иде. Шуны сизепме, Сөмбел олылар арасыннан бер адым да читкә тайпылмады, тыйнак кына апасы янында утырды. Кайтырга чыккач, абыйсы кы­зыксынды:

- Ничек, кунакта ошадымы?

- Бүтән мондый җиргә бармыйм. Үзем­не кеше тәлинкәсенә төшкән таракан ке­
бек хис иттем. Кайсы якка гына борылсам да, бу таракан нишләр икән дигәндәй
карап торалар.

Абыйсы сеңлесенең сүзләреннән кыч­кырып көлде.

- Син әйтсәң, әйтәсең инде! Алар бит сиңа барысы да гашыйк булды. Бичара
егетләрнең ничек күзәтеп торуларын күрдем, мескеннәрнең йокылары качты
инде. Бәлки, син дә берәрсенә гашыйк булырсың?

- Кирәкми миңа мәхәббәт, мин аның ачысын җитәрлек татыдым, җаным һаман
да әрни. Ачы әрем ул мәхәббәт дигәннәре, ишетәсем дә килми.

Машинада авыр тынлык урнашты. Сөм­бел тәрәзәгә карап баруын дәвам итте, Бераздан әкрен генә әллә аларга, әлле үз-үзенә әйтеп куйды:

- Күпме өрсәң дә көлгә ут капмый, мин яндым шул инде, вакытыннан алда яндым,
көлгә калып яндым.

Абыйсы белән апасы Сөмбелнең кү­ңелендә нинди авыр хатирәләр уянуын аңладылар. Бу хакта башка беркайчан сүз кузгатмаска булдылар. Кайбер яралар еллар буе төзәлә, әле төзәлгәч тә тирән эзе кала.

Сөмбел җәйге каникулын апасы янында клиникада үткәрде, медицинада беренче адымын ясады. Бернәрсә дә җиңел генә би­релмәде: тәүге операцияне күрүгә, аңын югалтып, идәнгә егылды. Апасы ипләп кенә аңына китерде, ярдәм көткән авыру янында табиб аңын югалтып егылса, ни буласын гомер буе истә калырлык итеп аңлатты. Икенче юлы Сөмбел һәртөрле куркыныч хәлләргә әзер иде, апасының операция ясавын карап торды, апасы эш уңаена күрсәтеп аңлата барды. Һәрнәрсә­не үз күзең белән күреп өйрәнү укуда да ярдәм итте.

Сөмбел тырышып укыды, иптәшлә­реннән үзенең тыйнаклыгы, табигыйлеге белән аерылып торды. Егетләр аның янына килергә курыктылар, чөнки ул аларга карата катгый һәм каты иде. Ярдәм сорап килүчеләргә һәрвакыт ярдәм итте, һәрнәрсәне җентекләп аңлатты, ләкин үзенә карата хисле карашлар сизсә, кырт борылды да китеп барды.

Яңа ел җитәргә ике атна калганда, Сөмбел, ансамбль уйнаганын ишетеп, институтның актлар залына керде. Сәхнәдә җыр-бию яраткан студентлар Яңа елга әзерләнә иде. Сөмбел аларның уйнаганын ишек төбендә генә тыңлап торды, үзенең дә шушы сәхнәгә чыгып җырлап карыйсы килде.

- Җырларга килдеңме, биергәме? - дип сорап куйды көтмәгәндә берәү.

- Мин җырларга яратам, - дип әйткәнен үзе дә сизмичә калды Сөмбел.

- Син кайсы яктан? Сөйләшүең баш­кортча.

- Башкортостаннан, - дип елмайды Сөмбел.

- Ә мин Татарстан егете, Госман булам. Алар арасындагы танышлык шулай башланды.

- Әйдә, Сөмбел, җырлап күрсәт әле. Мин бит шушы ансамбльнең җитәкчесе.
Әйдә, оялма, - дип, Сөмбелне өстерәп ди­гәндәй сәхнәгә алып менде.

Сөмбелгә микрофон бирде. Кызның кулына утлы күмер тоттырдылармыни, микрофонны кая куярга белмәде.

- Ярый алайса, микрофонсыз гына җыр­ла. Оялма, монда бит син үзең генә, менә бу якка карап җырла.

Сөмбел, тирән сулыш алып, үзенең көчле, иркен, матур тавышы белән залны яңгыратып җырлап җибәрде. Ул бер поч­макка карап, онытылып, җыр аша эчендәге сагыш-моңнарын бушатты. Сәхнә артындагылар, аның моңлы тавышын ишетеп, кем җырлаганын карарга чыкты. Сөмбел борылып карагач куркып китте. Кайдан чыкты бу халык дигәндәй, апты­рап, Госманга карады.

- Гүзәлем, моңарчы кайда йөрдең син? Синең урының бит зур сәхнәдә. Башкортостанда гына үсә шул моңлы кызлар. Бүгеннән сине, Сөмбел, ансамблебезнең солисты итеп алабыз. Җырла, жәлләмә Ходай биргән тавышыңны. Мин синнән йолдыз ясыйм, үрелеп буй җитмәслек йолдыз булырсың.

- Мин микрофон белән җырлый бел­мим, аннары, әзерләнергә вакыт та бик аз калды.

- Аңа гына калса, курыкма, өйрәтербез.

Яңа елга Сөмбел ансамбль белән җыр­ларга дүрт-биш җыр өйрәнде. Концертны утызынчы декабрьгә билгеләделәр. Әнвәр абыйсының илле яшьлек юбилее якынлаша иде. Сөмбел абыйсы белән апасына Яңа ел кичәсенә чакыру кәгазе алып кайтты.

- Килегез, яме, аннары бергә кай­тырбыз.

- Син бүген серле, Сөмбел, ни булды?

- Килгәч күрерсез.

Концерт күлмәгем юк, дигәч, берәүнең туй күлмәген алып килделәр. Күлмәк Сөм­белгә үлчәп теккән кебек бик килешле булды, үзе бик матур, кар бөртегедәй ялтырап тора.

Сөмбел, ялгызы калгач, матур итеп чә­чен өеп куйды, әз-мәз буянды, иннек сөртте. Һәрвакыт джинсы костюм-чалбардан, чәчен бер толымга үреп йөрүче Сөмбелне бүген танырлык түгел иде. Госман Сөмбел­не күреп телсез калды, аны әйләндереп тә карады.

- Да-а. Әйтәм бит, синең урының зур сәхнәдә, гүзәлем.

Госман да бик дулкынланды. Бүген ул ачкан яңа йолдызның беренче адымы, халык ничек кабул итәр?

Сөмбел пәрдә ярыгыннан гына абыйла­рын күзәтте. Абыйлары килгән, дуслары белән алдагы рәтләрнең берсендә концерт башлануын көтеп, үзара сөйләшеп уты­ралар. Сөмбел дулкынланды, битләре ут янды. Ансамбль, уйнап, залны җылытты, халыкны җанландырды. Сөмбелгә дә чират җитте. Залда да, сәхнәдә дә утны сүндерделәр, бары ай яктысы кебек аз гына яктылык калды. Шулчак, ай якты­сында таулар өстеннән очкан кошны хәтерләтеп, матур моңлы тавыш яңгыра­ды. Җырга әкрен генә гитара кыллары кушылды, сәхнәдә ак күлмәкле җырчы кыз күренде.

Һәй, кошкаем, һаваларда очканда,