Шүрәлене ничек алдарга

Көннәрдән бер көнне кызлар көтүләре белән урманга җиләккә киткән­нәр. Көн бик эссе була. Алар урманда бик озак йөреп, тырыс тутырып җиләк җыйганнар. Эсседән, бөркүдән тамаклары кипкән. Шуннан бер кыз якында күл барлыгын әйткән. Алар күлгә су эчәргә киткәннәр инде. Ба­ралар болар юл буйлап, кинәт кенә ирләр тавышы ишетәләр. Кызлар башта куркалар да ахырдан аңга киләләр, урманда кеше юк ич. Карап-карап та тирә-юньдә кеше күрмәгәч, тагын китәләр. Тиздән нәрсәдер сизәләр, чөн­ки шактый озак барсалар да, күл юлын табалмыйлар, урманның исә очы-кырые күренми. Күл инде күптән булырга тиеш кебек, ул һаман юк. Карый торгач, күрәләр: һаман да шул кузгалып киткән урыннарында басып тора­лар икән. Үзләрен шүрәле алдап йөрткәнен аңлагач, кызлар бик куркышалар. Ә моннан чыгарга кирәк. Яңадан тирә-юньнән эзләп юлны тапкан ке­бек булалар. Китәләр янә, тагын озак баргач, карасалар — һаман иске урында торалар. Бик озак бер тирәдә әйләнеп йөриләр болар. Яңадан ела­ша башлыйлар. Ниһаять, берсе төшенә, бөтен киемен салып, кире ягы бе­лән кия, башмакларын да алыштыра: сулын уң аягына, уңын сул аягына кия. Шуларны киеп бетерүгә, карасалар — нәкъ юл буенда басып торалар. Шү­рәле киемен әйләндереп кигән кыздан куркып, аларны адаштырудан туктаган.

Төнге очрашу

Әүвәл заманда бер егет урманга утынга барган. Урманда утын кисә икән. Шуннан буран чыккан, кич булган, егет кайтырга курыккан. Хәзер егет: «Инде мин хәзер нишлим»,— дип кайгыга калган. Ул урманда шүрәле барлыгын ишеткән. Төн чыкканчы бер агач башына менеп утырырга булган. Егет агач башында утырган чакта бер шүрәле килеп чыккан. Моның кулын­да ямый торган чабатасы бар икән. Егет кунаклаган агач төбендә кискәк булган. Шүрәле шул кискәккә килеп утырган да чабатасын ямый башлаган. Ул вакыт айны болыт каплап ала. Болыт каплагач, шүрәле караңгыда кала, чабатасын ямый алмый ич. Шүрәле югары карап:

— Ай, яктырт! Ай, яктырт! — дип әйтә икән. Шүрәленең югары каравы булган, егет куркуыннан агач башыннан аның өстенә егылып төшмәсенме! Болар куркуларыннан икесе ике якка чаба башлаганнар. Шүрәле: «Өстемә болыт төште»,— дип уйлый икән, ә егет шүрәледән кача, ди. Юкка гына «курыкканга куш, коерыгы белән биш» дип әйтмәгәннәр шул.

Эттән курыккан

Әти мәрхүм сөйли торган иде. Безнең авылда Персиян Сатдин (Сәгьдет­дин)— аны Әрмән Сатдин дип тә йөриләр иде — исемле кеше булган. Шул ике улы белән төнлә урманда кунганда шүрәле күргәнен сөйләгән.

— Кискән агачларыбызны саклап урманда кунабыз. Ай яктысында бер нәрсә шатыр-шотыр ботак таптап яныбызга килә. Озын, ябык, бөтен өстен йон баскан.

«Һәм-һәм»ең бармы?—ди бу миңа.

— Юк, мәйтәм.

— «Чух-чух»ың бармы? — ди.

— Юк.

Малай артта этне яшереп тота. Эт сикерергә генә тора. Килә бу минем өскә.

— Кети-кети уйныйбызмы? — ди. Шунда этне ычкындырып җибәрәбез дә тегенең аягы кая тия, кая юк, элдертә генә!

Иртәгесен йокыдан торсак, артыннан бер буй агачлык тоташ түшәлеп калган. Бу шүрәле иде. Ул эт белән чыбыркыдан курка икән.

Юлдаш Имәнәй

Минем бабайның әтисе Юлдаш Имәнәй кушаматын йөрткән. Бу Имәнәй бөтен вакытын урманда уздырган, уктан атып бик күп киек үтергән. Көн­нәрдән бер көнне ул урманда кунып калган. Учак янында утырганда, кинәт бакырып, моның янына шүрәле килгән дә, әйтә икән:

— Имәнәй, юан сакал, исәнме! — ә үзе бии, ди. Соңыннан шүрәле Имәнәйдан сорый:

— Син төнлә ничек йоклыйсың? Имәнәй җавап бирә:

— Мин бүкән кебек, нык йоклыйм, бернәрсә дә ишетмим. Ә син ничек йоклыйсың? Шүрәле әйткән:

— Мин йоклаганда башта минем авыздан төтен чыга, аннан чаткылар оча. Мин шулай йоклыйм. Сөйләшеп туктагач, йокларга ятканнар. Күпме­дер вакыттан соң шүрәле йокыга киткән. Башта аның авызыннан төтен чыккан, соңыннан чаткылар оча башлаган. Тиз генә торып, Имәнәй бүкән чабып алган да, үз урынына яткызып, киемнәрен шуңа каплаган. Шуннан соң җәя һәм укларын алып, бер наратка киткән, шуның төбенә ятып йок­лаган. Шүрәле уянып һәм Имәнәй урынында йоклый дип белеп, очлы тимер казык алган да аны утка тыккан. Казык кызгач аны алган да Имәнәй киеме капланган бүкәнгә кадаган. Имәнәй шул чак атып җибәргән һәм ук, шүрә­ленең күкрәген тишеп, аркасыннан чыккан. Шүрәле әйткән:

— Булдырдың, Имәнәй!—дигән, һәм Имәнәйнең икенче кат атуын сора­ган. Имәнәй баш тарткач шүрәле әйткән:

— Син икенче кат атмадың, шуңа күрә мин үләргә тиеш. Минем соңгы сүземне тыңла. Минем өйдә кызым бар. Аны үзеңә хатынлыкка ал, мин үлгәч, аның бер якын кешесе дә калмый. Иртә торгач, минем кан эзем буенча барсаң кызымны табарсың. Иртәгесен Имәнәй шүрәленең канлы эзе буенча барган. Шүрәле кызы өендә япа-ялгыз әтисен сагынып елап утыра икән. Имәнәй аңа өйләнгән. Шүрәле кызы аңа үзе янына кисәтүсез кермәскә кушкан. Ишекне ачар алдыннан, йә йөткереп, йә баскаланып, ки­сәтергә кушкан. Имәнәй шулай эшләгән дә. Тик бер көнне ул эшне беләсе килеп, йөткермичә барып кергән. Барып керсә, ни күрсен,— хатыны башын, бүрек төсле салып алган да тезенә куеп, бет эзли. Ишек ачылып китүгә, ул егылган һәм шунда ук үлгән.

Ярымтык

Элек шүрәле булган. Җиләккә барганда да кешеләр тоз алып китә торганнар иде. Шүрәлеләрнең култыгына сибәр өчен. Шүрәле булмаганда да бер-берсенә:

— Ачыны китер, ачыны,— дип куркыту өчен юри әйтәләр икән. Ачы, яисә тоз дигән сүзне ишетсә, килми, ди.

Имиләре зур булганга, имчәкләренең аслары яшь ит булып йөри икән. Шунда тоз тидерсәң ярымтык үлә икән. Шүрәлене бездә ярымтык дип йөртәләр.

Бер ярымтык бер атны тотып, төне белән чабып йөри, ирмәк[5] итеп. Хуҗа иртә белән атларын табып, аның ашамаганын, арыганын күргән дә, моны карулаган:

— Нәрсә бу, кем моңа атланып йөри икән,— дип. Төне буе карулый торгач, ярымтыкны күргән бу кеше. Арба майлый торган дегетләр бик каты була торган иде элек. Аның сыртын майлаган да җибәргән моны. Ярымтык килеп атланган икән, арты ябешкән:

— Иһи-һии! Атка артым ябешти-и,— дип кычкыра, ди, мескен. Ярымтык кеше булып та йөргән. Бер кеше транҗа[6] яра икән. Ярымтыкка:

— Әнә шунда кулыңны тыгып тор әле,— ди, имеш. Ярымтык:

— Исемең кем? — дип сораган инде.

Хуҗа:

— Былтыр,— дигән. Ярыкка Ярымтыкның кулы кысылып калган. Ярымтык:

— Былтыр кыстырды,— дип кычкыра икән.

— Былтыр кыстырганга быел кычкырып торасың,— дип көлгән ди, аннан хуҗа. Ярымтык ир кеше булган. Безнең авылда яшәгән ул элек. Кемдер сихерләгән дә ярымтыкка әверелгән. Авылга кайта алмагач, төрле үләннәр ашап йөргәч, ярымтыкка әйләнгән инде. Мөгезсез. Ялангач кеше. Йонлы тү­гел. Кош та булып йөри, ди. Ул вакытта кош оясына кереп яшәгән. Әгәр кешене тотса, кытыклап үтергән. Шүрәле — Казанча, ярымтык — безнеңчә. «Ярымтык» дип кычкырып көлгәнгә, кешене дә көлдергәнгә әйткәннәр ин­де. Ярылганчы көлгән бит. Зур авызлы, ямьсез булган.

Шүрәле

Шүрәле кара урманнарда гына тора. Ул барыбер кешегә охшый, тик кешедән аермасы: бармаклары да, тырнаклары да бик катылар, бик озын­нар. Аның бер-бер бармагы берәр сөям буйлыгы; тырнаклары берсе-берсе адәм бармагы буенда була. Капчык күк имиләре була. Аларны ул иң башы аркылы аркасына салып йөри.

Шүрәле кешене адаштырырга, кара урман эченә алдап кертергә бик ярата. Ул нәкъ кеше кебек кычкыра да кеше аның янына таба килә. Ул тагы кычкыра. Кеше, менә җитәм дип, тавыш килгән якка бара. Шулай итеп шүрәле тавышына алданган кеше урман уртасына кереп китә дә адаша. Шүрәле алдаган кайбер кешеләр урман уртасында адашып калып һәлак тә булалар икән.

Шүрәле ялгыз кеше янына гына килә икән. Ике кеше булса якын ки­лергә, күрешергә курка, ди. Берәүнең янында эте булса, аның янына әллә нигә дә якын килми икән, эттән ул бик курка, ди.

Шүрәле күбрәге кеше күзенә яз көннәрендә кояш чыкканда, йә кояш баеган чагында күренә. Шүрәле берәү-берәүгә күренсә, үзенең атын атый, кешегә күренсә ул, юлдан язганга йә адашканга сабышып, кешедән юл со­рый. Ул очраган кешесенә карап йә җылый, йә көлеп-көлеп сөйләшеп китә дә, ничек булса да кешене үз ягына аудара.

Шүрәле үзе син сораган сүзгә каршы бер сүз дә әйтми, үзе бик күп сорашырга ярата. Шүрәлегә очрасаң, тешләреңне күрсәтергә бер дә яра­мый. Тешләреңне күрде исә озын бармаклары белән кытыкларга тотына, ул бер кытыклый башласа, үтергәнче кытыклый, ул үзенең тимер кеби каты, бик озын бармаклары белән кытыклап уйнауны бик ярата. Инде бик күп кешеләрне, терлекләрне кытыклап үтергән, ди, ул.

Шүрәле кемгә генә очрамасын, кемне генә күрмәсен: «Кытыклы-мытыклы уйныйк әле»,— дип сорый, ди. Арка ягыннан килсә, бик ерак булса да: «Әй, тукта әле, кети-кети уйныйк әле»,— дип кычкырып артыңнан чаба, ди. Кеше белән бер уйный башласа, кети-кетисен бер дә туктатмый уйный да уйный бирә, кеше ничек кычкырмасын, ничек кенә бакырмасын, бер дә аңа-моңа карамый уйный да уйный, ди, актыгында кеше түзәлмичә үлеп тә кала, ди.

Шүрәле куа башласа, агым суга таба чабарга кирәк, ди. Су аркылы йә сикереп, йә йөзеп чыгарга кирәк. Шүрәле, шуннан соң, суга якын килә дә су аркылы күчә алмый, аптырап кала. Ул суга батудан бик курка икән, шуңа күрә: «Бу суның башы кая»,— дип кешедән сорый, ди. Зирәк кеше­ләр аңарга суның түбән ягын күрсәтәләр икән до шүрәле су агымына та­ба чабып китә, ди. Бара, бара, бара да, барып диңгезгә җитә дә, аптырап тагы баягы урынга кайта да, кадалып кала, ди. Суның чыккан ягын күрсәт­сәң бик тиз чабып китә дә, суның башыннан әйләнеп килеп җитә дә, кы­тыклап үтерә, ди.

Элек чакларда шүрәле бик күп кешене кытыклап үтергән, кешеләр моны ничек тә юк итәргә юлын тапмыйлар икән. Менә бер бик усал егет аты белән урманга киткән. Тик юлда барганда бер куян чабып бара икән, ат шул куян артыннан киткән. Егет ни чаклы кычкырса да, ничек итеп кенә чакырса да ат әйләнеп тә карамаган. Шул куян артыннан ияргән. Куркудыр мазар, егетнең исенә дә кереп чыкмаган. Менә ул урманга кереп киткән, бер бик калын агач кисеп, ботакларын арчып, арба буена чаклап кисеп кенә тора икән янына шүрәле килеп чыккан да:

— Я, әле, егет, кети-кети уйныйк,— дип дәшкән.
Егет тоткан да:

— Шүрәлекәем, бик яхшы, иң элек кыса-кыса уйныйк әле, соңыннан кети-кети уйнарбыз,— дигән.

Шүрәле:

— Атың ничек?—дип сораган. Егет:

— Атым Былтыр була,— дигән.

Шуннан:

— Ярый, алайса, иң элек кыса-кыса уйныйк, аннан кети-кети уйнарбыз,— дип шүрәле егетнең сүзенә күнгән дә:

— Кыса-кысаны ничек уйныйлар, мин аны белмим,— дигән.

Егет әйткән:

— Син карап тор, мин өйрәтермен,— дигән. Шүрәле:

— Ярый, алайса, дигән. Егет тоткан да агачның башын балта белән ярган, бер чөй ясаган да, агачның ярыгына суккан, агачның ярыгы авызын ачкан икән.

Егет шүрәлегә: «Менә шуның авызына бармагыңны тыгып тор»,— дигән. Шүрәле бармагын куйган. Егет балта белән чөйнең нечкә очына бер генә бәргән икән, чөй атылып та киткән, агач ярыгы шап итеп ябылып, шүрәленең бармагын да кысып алган. Шуннан соң менә кычкыра ди, менә ба­кыра ди, менә җылый ди, менә җалына ди теге, егет бер сүз дә дәшми, атына утырган да чапкан, ди. Җыелган, ди, шүрәлеләр, сораганнар, ди: «Кем кысты»,— дип. Теге шүрәле:

— Былтыр кысты, Былтыр,— дигән ди, бүтәннәре Былтыр кысты дигән саен:

— Җүләр, соң былтыр кысканга быел кычкыралармы, җүләр, җүләр! — дип көлгәннәр генә, ди. Ә егет кайткач, шүрәлене алдаганын сөйләгән, шуннан соң бүтәннәр дә шулай итә башлаганнар, ди. Үзләрен: «Мин — Был­тыр»,— дип әйтәләр, ди. Иң элек кыса-кыса уйнап алдап китәләр, ди. Шүрә­леләр әле дә булса шул сүзгә алданалар, ди. Шулай кыса-кыса уйнарга кызыгып кытыклый-мытыклый уенын уйный алмый калалар, ди.

Шүрәле ат өстендә йөрергә дә бик ярата, ди. Урманга якын ат көтүе күренсә, шуннан берсен сайлап ала да, атланып китә дә, үтергәнче чаба, ди. Ат тирләп кайтса, аңа шүрәле атланып чапкан икәне әллә каян билгеле була, ди. Ат көтүенә шүрәле ияләшсә, атларының аркасына сумала сөртеп җибәрәләр икән. Ул атка шүрәле атлана да, шунда ябышып кала, ат өстен­нән аерылмый, ябышкан килеш авылга кайтып килә дә, шүрәлене шунда тотып алалар, ди. Шүрәлене ат өстеннән алып йә казыклар белән кыйнап үтерәләр икән, йә мунчага ябалар да ут төртәләр, йә янып торган учакка ташлыйлар икән дә ул шунда янып үлә икән. Тик бер ягы ярамый — шүрәле үтергән авылда шуннан соң бер йорт та артмый, ди. Бик ярлы тормыш белән тора башлыйлар, ди, бик интегәләр, ди.

Бер кара урман янында унбиш өйле бер авыл бар икән. Шул авылның ат көтүенә шүрәлеләр ияләшкән — атланалар да китәләр, йөдәтеп бетер­гәннәр.

Авыл кешеләре моннан ничек итеп тә котылырга юл тапмагач, бер бик яхшы атның сыртына сумала сылап җибәргәннәр. Күп тә үтмәгән, ни күзләре белән күрсеннәр, атка берәү атланган, чабып йөри. Ат үзенең өстендә ят кеше икәнен сизгән дә, туп-туры кайтып килгән, иясенең аб­зарына кереп киткән. Җыелган авылның бар кешеләре дә, ни әйтергә дә белми, тик карап торалар, ди. Ат өстендәге нәрсәне кем дияргә дә бел­миләр, гәүдәсе хатын гәүдәсе, чәче кыска, үзе төкле, озын имиләрен иң башына салган, үзе атның башына аркасы белән кирегә таба атланган да ябышкан, кузгала да алмый, башы кечкенә, күзләре бик зур, җылый да, җылый, кычкыра да кычкыра...

— Син кем? — дип сорыйлар, эндәшми. Бары:

Былтыр кысты да, Былтыр кысты,— дип үкерә дә үкерә.

Шуннан соң авыл кешеләре: «Моны нишләтәбез дә нишләтәбез?» — ди-ди сөйләнә торгач, җыелышып бу шүрәлене яндырырга сүз куешалар. Ут ягалар да, шүрәлене ат өстеннән кубарып алып утка илтәләр. Утка таш­лаганда шүрәле боларга ялына башлаган, җылап-җылап ялынса да, җибәр­миләр, тоталар да утка аталар. Шуннан соң шүрәле боларны каргый-каргый янып үлә. Менә шушы шүрәленең каргышы авылга төшә.

Бу авылның кешеләре әле дә булса ярлы тормыш белән торалар, ди. Берәүнең дә ике өе юк, берәүнең дә иске игене калмый, кем генә күпме генә акча тапмасын, бер тиененә чаклы эчә дә бетерә, ди. Иртәгене искә дә китермиләр, киләсе көн өчен бер дә уйланмыйлар. Бик әшәке тормыш белән торалар да торалар, ди. Үзләре тормышларының уңайсызлыгын сиз­миләр дә. «Барыбер безне шүрәле каргаган, барыбер төзәлә алмыйбыз инде, шүрәле безне дә, үзебезне дә, бар ыруыбызны да каргап китте, без­гә дә көн юк, безнең балаларымыз да көн күрмәсләр инде»,—диеп тора­лар да, торалар, ди. «Барыбез безне шүрәле каргаган — эшләсәк тә уң­мыйбыз инде»,— диләр дә яталар да яталар, ди.

Тагын бер авылда шулай бер шүрәлене атка сумала буяп тотканнар икән. Бик озак маташканнар. Бер ни дә итә алмаганнар, ни чаклы кылан­салар да, ничек кенә каты суксалар да, шүрәле күзен дә йоммый, ди, бер ни дә булмаган кеби тора да тора, ди.

Шуннан соң бик йөдәгәч, куллары талып беткәч бик биек ярдан таш­ларга уйлаганнар. Ярдан ыргытып җибәргәннәр икән. Шүрәле бер дә исе китми-нитми ике аягын гына югары таба күтәргән дә шуган да төшкән, шуннан яңадан тотып алганнар, бер агачка бәйләгәннәр дә агач төбенә ут куеп яндырганнар. Шул чагында шүрәле боларны бик каты каргаган. Шул авылда әле дә булса бер йорт арткан саен янгын була, ди. Йә яңа йорт, йә иске йорт, йә бар авыл янып бетә, ди. Бер өй дә арттырырга яра­мый, ди. Ат исә шүрәле янып бетәр-бетмәс чабып киткән дә, югалган, ди. Әле дә булса таба алмыйлар, ди.

Бер тапкыр бабай киткән урманга, утын кисәргә. Ул чагында урман әлеге кебек булмаган, ул чагында бик зур булган да, бик куе булган. Бабай утын кисә икән. Ерактан бер тавыш бабайны янына чакырган. Безнең бабай куркаклардан булмаган. Тоткан да шул чакырган якка таба киткән. Күпме генә бармасын, тавыш ерагая гына барган. Кояш иңеп караңгы төшә башлагач, бабай эшнең нәрсәдә икәнен сизенгән дә иске урынына кайтмакчы булган. Күпме генә барса да, иске урынына җитә алмаган, әйләнә дә бер урынга чыга, әйләнә дә бер урынга кайтып килә икән. Төн буе йөреп, бер кая да чыга алмаган. Икенче көн төш чагында гына урманнан чыгып бер авылга киткән. Ул авылга барса үз авылыбыз түгел икән. Әллә нинди, бездән унбиш чакрым ераклыктагы ят авыл булып чыккан.

Кичкә таба бабайның атасы белән анасы кайгырыша башлаганнар. Туган­нарыбызны, күршеләребезне чакырганнар да җыелышып урманга бабайны эзләргә киткәннәр, барып карасалар, бабайның утын кискән урынын тап­каннар, тик үзен ни чаклы кычкырып-кычкырып карасалар да, ни чаклы эзләп-эзләп баксалар да таба алмаганнар. Шуннан соң күрше авылга туган­нарына кунакка киткәндер дип, кире борылганнар болар.

Бабайның анасы изге карчык икән, күңеле сизгән дә иртә белән мул­ланы чакырырга, бабай исән-сау кайтса, корбан чалырга нәзер иткән. Икен­че көн бабайның анасы мулланы чакырып фатыйха гына кылдырган икән, бабай да кайтып кергән. Бабай ул көнне бер сүз дә сөйли алмаган. Киндер кеби ап-ак агарган, төсе киткән, әллә нинди авыру кеше кеби сәлперәп торган да яткан. Икенче көнне генә көндез уянып, үзен шүрәле алдаганын, алдап урман уртасына, ешлыкка алып кергәнен, ничаклы күрергә тырышса да, шүрәленең үзен күрә алмаганын сөйли алган.