Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Татар теленнән эш программасы

Нче сыйныф

(102 сәг)

Аңлатма язуы

Барлыгы- 102; атнага- 3 сәг.

Эш программасы статусы.

4нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының “Башлангыч белем өчен федераль дәүләт белем бирү стандартлары” 2009 06 нчы октябрь, 363 нче номерлы карары;

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”, Казан, 2008;

3.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы(1 — 11 нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ,2014.

 

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны.

Укыту планында каралганча, татар әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 102 сәгатькә төзелде.

Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укытуның планлаштырылган нәтиҗәләреннән.

 

 

Эш программасының эчтәлеге.

Нче сыйныфта рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

Уку программасы даими рәвештә укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелгән:

Рус мәктәбенең 4 нче сыйныфларында укучы рус телендә сөйләшүче балаларга татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль

дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру:

- укучыларның 1-3 нче сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик,лексик,грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

- 4нче сыйныфта һәр зур бүлектән соң бәйләнешле сөйләм телен үстерү максатында сөйләшү тематикасы бирелгән.

- укучыларның яшь үзенчәлекләрнә килердәй текстлар сайлау;

- текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;

- иҗади эшләргә өйрәтү: хикәя һәм әкиятләрне дәвам иттерү;

- 4 сыйныф өчен бирелгән якынча лексик - фразеологик минимумны үтәү;

Укытуның максатлары.

1. Рус телле укучыларда аралашу осталыгы формалаштыру.

2. Татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү.

3. Укучыларныңакыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

4. Балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында

дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

5. Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

Бурычлары:

- сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик яктан дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

- татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдыруга күнектерү;

- татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү;

- татар теленә укучыларны җәлеп итү, укучыларның мәгълүматлылыгын киңәйтү.

 

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Тыңлап аңлау. Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап дөрес тәрҗемә итә белү; бәйләнешле тестны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү ; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

Диалогик һәм монологик сөйләм. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча

сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 3-4тән ким булмаска тиеш); укылган(тыңлаган) текстның эчтәлеген сөйли белү, лексик

тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны 5тән ким булмаска тиеш).

 

Уку. Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне диалогик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.

Язу. Гаилә-көнкүреш һәм уку хезмәтенә бәйле темаларга яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә сочинение язу; Тыңланган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

Аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны үзгәрешләр кертеп язу.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру.Текстның темасы, төп фикере .Сөйләм эшчәнлеге төрләрен(тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен(танышу,өйрәнү һ.б.) үзләштерү.Уку китаплары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән

эшләү алымнарын үзләштерү.

Иҗтимагый-мәдәни,әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача сөйләү.