Уку предметы эчтәлегенең юнәлешләре

Аңлатма язуы

1нче сыйныф өчен “Әдәби уку” фәненнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

 

1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына

2. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү”

турындагы боерыгына (Приказ №373);

  1. 09.07. 2012 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ

№ 4154/12);

4. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Азнакай шәһәре 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» – «Уразай авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе» нең башлангыч белем бирү буенча төп укыту программасына

  1. «Азнакай шәһәре 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» - “Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе “ муниципаль учреждениесе Уставына

6. Азнакай районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Азнакай шәһәре 9нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» “Уразай төп гомуми белем мәктәбе”нең 2013-2014 нче уку елына кабул ителгән укыту планына

  1. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспектива” концепциясе һәм белем бирүнең

яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә.

Уку предметына гомуми характеристика

Башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өйрәнә башлый. Бу чорда телдән сөйләмнең башлангыч күнекмәләре үстерелә һәм балада язма сөйләм формалаша башлый. Сөйләм күнекмәләренең үсүе укучының ана телендә фикерләү эшчәнлеген камилләштерүдә хәлиткеч ролҗ уйный. Баланың сүз байлыгын даими тулыландырып баруы синоним, антоним сүзләргә һәм сүзнең күпмәгънәлелегенә караган мәгълүматлылыгына да бәйле була.

Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:

· Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

· Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а) фонетика, лексика грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

ә) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

3. Укучыларны дөрес, матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

Уку предметы эчтәлегенең юнәлешләре

Башлангыч сыйныф укучыларының программаны үзләштерү нәтиҗәләре: укучыларның милли традицияләргә таянып, мораль нормаларны кабул итеп әхлакый үсеше:

· гаилә тормышында;

· региональ-культура оешмаларында;

· үз халкыңның культурасында;

· Россия гражданнар милләтләрендә;

· дөньяви оешмаларда

· укучыларның әхлагын үстерү һәм дәрестә, дәрестән тыш, мәктәптән тыш һәм иҗтимагый эшләрдә файдалы эшчәнлек тәрбияләү.

Уку планында укуның тоткан урыны

Программа 1 класста - 33 дәрескә (атнага 1 дәрес исәбеннән)каралган.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирүдә 1 сыйныф өчен укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

- татар әдәбияты хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булырга;

- өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә, аңа карата үз мөнәсәбәте формалашырга;

- әсәрнең геройларын, аларның эш-гамәлләрен, холык-фигылен, хис-кичерешләр дөньясын бәяли;

- текстның сюжетын ачыклый, темасын, идеясен, автор фикерен билгели алырга;

- автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый белергә;

- әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга;

- әдәби тел һәм сурәтлелек тудыру чаралары хакында башлангыч күзаллау бирелергә тиеш.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирүдә 1 сыйныфта формалашырга тиеш күнекмәләр:

- аңлы, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып, бер минут эчендә кычкырып 75-80 сүзле, күңелдән 95 сүзле текстны йөгерек укый белергә;

- тәкъдим ителгән текстка сораулар куярга;

- текстны мәгънәви бүлекләргә бүлә һәм гади план, аннотация төзи алырга;

- 1,5 биттән артык булмаган текстның эчтәлеген сөйләргә һәм кабатлап язарга;

- изложение, диктант яза алырга;

- автор текстына нигезләнгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә;

- программада ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең кимендә сигезен хәтердә калдырырга;

- бирелгән темага телдән яки язмача текст әзерли алырга;

- халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль, әйтем, табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә;

- әдәби ңанрларны һәм халык авыз иҗаты жанрларын аера алырга;

- текстта махсус тел-сурәтләү чараларын: эпитет, чагыштыру, сынландыруны, шигырьдә рифманы табарга, аңлатырга.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирүдә 1 сыйныфта укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

- өйрәнелгән әсәр авторының башка әсәрләре, аның тормышы, иҗаты хакында;

- китап сайлау нечкәлекләре турында;

- төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, электрон чаралар) белән эшләү хакында;

- балалар өчен чыга торган газета-журналлар турында.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирүдә 1 сыйныфта предметара эшчәнлек:

- әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, аларның хыял һәм иҗат (уйлап табу) дөньясы буларак уртак якларын һәм үзенчәлекле сыйфатларын (төзү материалы, сурәтләү киңлеге) күрергә өйрәтү;

- әбиятны татар теле белән бәйләп, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;

- татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, тема һәм проблематикада, геройлар бирелешендә уртаклыкларга игътибар юнәлтү.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирүдә 1 сыйныфта баскычында укучыларның шәхси үсеш – үзгәреше:

- баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;

- яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыларның уку, хезмәт, аралашу, сәнгатҗ-матурлыкны тану күнекмәләрен үзләштерүләренә ирешү;

- укучыларда әйләнә-тирәдәге тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;

- иҗади хезмәткә теләк, кызыксыну уяту;

- укучының үзенә бәя бирә белүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;

- яңалыкка, белемгә омтылыш формалаштыру, үстерү.