Авылым чишмәләре

Эссе

«Авылым чишмәләре»

 

Укытучы: Хадиева Р.Р.

(биология-география)

Самигуллина Ч.М.

(биология-химия)

Язды:Самигуллина А.Ф.

7 сыйныф

 

2012-2013 уку елы

 

 

Арча районы Шушмабаш урта

гомумбелем мәктәбенең

7 сыйныф укучысы

Самигуллина Айгөл

тарафыннан язылган эссе

 

 

Авылым чишмәләре

 

«Бала яшьтән тирә-яктагы

матурлыкны күреп үссә

аңа сокланса гына чын

кеше булып җитлегәчәк»

В.А.Сухомлинский.

 

Туган авыл... Туган җир ...

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп.

Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җилкән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары— күңелләргә рәхәтлек биреп туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, туган ягыбызга сагынып, яратып кайтабыз. Туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый .

Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне, аның һәммә кешеләре күңелгә ифрат та якын. Ул кадерле урыннар тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп урнаша.

Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи, чөнки халыкның тормышы су белән бәйле. Авылның менә дигән көтүлекләре, печәнле болыннары, урман-полосалары бар. Елгаларда зәңгәр күзле чишмәләрнең саны исәпсез-хисапсыз.

Туган авылым -тау куенында,

Борма инеш буенда .

Кайларга гына барсам да,

Һаман минем уемда.

Хәтфә таулар ,зифа таллар,

Җиләкле үзәннәрең,

Синдә генә сихри моңы

Тылсымлы чишмәләрнең.

 

 

Чишмәләр, газиз чишмәләр!

Чишмәләр кечкенә генә булсалар да табигатькә җан бирүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш иңдерүчеләр. «Башы–тауда, аягы диңгездә» дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын, кешеләргә хезмәт итүләрен бик дөрес сурәтли.

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы безне олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең кайнап чыгуын без һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырларыбыздан да, телебездән дә төшми.

Безнең өчен чишмә нәрсә ул?

Чишмәләр—су һәм гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, экология дә, табигать һәйкәлләре дә алар.

Туган як чишмәсе, магнит кебек, ераклардан үзенә тарта,–дип яза Касыйм Тәхау. Челтер-челтер чишмә ага. Авылда туып-үсеп, читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен исенә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкәч, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләре тарта.

Һәр авылның үз чишмәләре бар. Борынгыдан ук кешеләр чишмәләргә матур-матур исемнәр биргәннәр. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчелә-ре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.

 

Үтә чисталыгы, суның сафлыгы

Йөрәкләргә үтеп керә салкынлыгы.

Авылыбыз күрке булып чишмә ага,

Сагынырсың, читкә генә китеп кара.

 

Безнең Шушмабаш авылы да чишмәләргә бик бай. Шундый матур чишмәләрнең берсе: «Сабантуй» чишмәсе.Тау битендә, яшел агачлар янында курчак өедәй, матур өй тора. Кечкенә генә болдыры, манарасы, ае бар. Ә эчендә тәнгә сихәтле суы, сөенеп, гөрләп, Шушмабашка ямь биреп елганы туендыра.

Шулай ук Биләнгәр елгасы буенда да бик күп чишмәләр бар. Аларның һәрберсе үзенчә матур, суы эчеп туймаслык. Биләнгәрдә «кайсы җиргә көрәк төртсәң, шуңардан су бәреп чыга», —диләр олылар.

Үз чишмәсе булган кеше—бәхетле кеше, диләр.Авылыбызда Хәбибрахман, Насретдин, Фоат, Фазылҗан чишмәләре бар.Чишмәләр көчле, ярсулы, сулары тәмле. Үзе исән чакта Насретдин бабай чишмәләрне карап, чистартып торган, рәхәтләнеп кер чайкарлык улаклар ясап калдырган.

 

Тау астында җырлап чишмә ага,

Камышлыкка кереп югала.

Татлы суы, дәртле җыры белән

Гөл-чәчәкле җирне сугара.

 

Җир яшәрә аның суын эчеп,

Ак каеннар яфрак яралар.

Таң алдыннан аның җырларыннан

Сандугачлар канатланалар...

 

Еллар үткән саен, кешеләрнең тормышы яхшыра бара. Чишмәләр онытыла. Алар янындагы агачлар киселә, сындырыла, тирәсен мал-туар таптый.

Чишмә изге җир. Бәлки, ул Җир-ананың керсез күз яшедер. Ул үзенең сафлыгы белән кешеләрнең гүзәл хисләрен ача. Шуңа күрә җир— җәннәт. Үзенә яхшылык эшләгән кешегә җир сөйкемле. Тик кешелек дөньясы моны аңлап бетерәме икән?

 

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

 

Изге күңелле кешеләр дә бетмәгән бит. Соңгы елларда авылыбыз чишмәләрен торгызу эше башланды. Ямалиева Рәисә, Каримов Габделхәй чишмәләрне яңарттылар, ә Хадиев Гыйниятулла, Шәймәрданов Габделхәйлар исә һәрдаим үз чишмәләрен матурлап торалар. Чишмә яныннан узучылар аларга рәхмәт әйтеп, саф судан авыз итеп узалар.

Су алырга төшәм тау астына

Бу ни хикмәт: чишмә югалган!..

Улаклардан ташып моң түгелә,

Тирәкләргә сагыш уралган.

 

Чишмәләрнең чисталыгын сакларга кирәк. Чишмәләр кибә, ярлары җимерелә, чишмә башлары томалана.Терлек көтүләре чишмәләр өстеннән йөри. Елга буйларында бәреп чыккан чишмәләрнең күбесе тапталып, изелеп юкка чыга, сулары җир астына кача. Шуңа күрә аларның тирә-юньнәрендә рәшәткәләр кирәк. Тирә-ягына агачлар утыртылырга тиеш. Агач үсмәгән урында дым юк, дымсыз җирдә су булмый.

Чишмәне савыктыру—иң башлап күңелебезне савыктыру ул. Чөнки чишмә—су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе дә. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга, аларны яңартучы-ларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр. Чишмәләр исән калса, чал тарих исән булыр!

Гади затмы син, гали затмы—барыбер сусавыңны басарга дип килдең дә, чишмә каршын-да иелеп тезләндең. Борынгыдан шулай: ханнарны да, патшаларны да тезләндерә белә ул чишмә. Су ургышына сокланып, шушы бөек кодрәт каршында син бер мизгелгә онытылып, акыл иясенә әвереләсең. Күңелең пакьләнгән саен, чишмәң суы да сафлана. Хисләрең тирәнәйгән саен, чишмәң суы да йомшара. Күңелең ачылган саен, чишмәң күзе дә ачыла бара.

Җир тирәнлегеннән бәреп чыккан садә тамчылар, кояш нурларыннан сөенче алып, бергә кушылалар да дулкынланып юлларын дәвам итәләр.Нәни дулкыннарга юл сал, фатиха бир, галиҗәнап Кеше!

Авылыбызның татлы сулы чишмәләре үзләренең көмеш чыңлаулары белән безне чакырып тора. Ләкин чишмәләр язмышы бүген безнең кулда. Үземнең яшьтәшләремне бу изге эшкә чакыру, өндәү минем изге ниятем.

 

 

Туган якның изге чишмәләре,

Туган якның татлы сулары,

Тәнгә сихәт, җанга дәва бирә-

Татып кына кара, нибары!

 

Челтерәп чишмә ургый тау битеннән,

Чыңнарын да рәхәт тыңларга.

Җир-Ананың назы саркып чыга

Җир җылысы сеңгән суларга.

 

Кош сайравы чыңы чишмәләрнең

Суларына кереп урала

Чишмәләрнең дәртле җырларыннан

Яңа хыяллары ярала.

 

Гел дә ага, ага җырлый-җырлый,

Шаулап ага тыныч кичләрдә.

Әбиемнең аннан су алганы

Бик еш керә минем төшләргә.

 

Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен

Челтерәүләреңнең аһәңе.

Яшь буын да белсен тәмен суның,

Һәрбер кеше белсен бәһәңне!

 

Сакласыннар күз карасы кебәк,

Телмәсеннәр җирнең бәгырен.

Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне!

Белик, дуслар, чишмә кадерен!