Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы − дөнья классик әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе
Йосыф сюжеты дөнья культурасының уртак хәзинәсенә әверелгән. |
Н. Хисамов |
Кол Гали − моннан сигез гасырлар элек яшәгән шагыйрь. Аның уй-хисләргә бай гуманистик рухлы әсәре халкыбыз белән бергә яшәгән, яши һәм яшәячәк. Бу - шагыйрь өчен иң зур бәхет.
"Йосыф китабы" гасырлар буе татар мәдрәсәләрендә уку китабы булып йөргән. Халык аның махсус көен чыгарган, ул көйнең вариантларын эшләгән, әсәр сюжетының фольклор төрдәшләрен барлыкка китергән, шуңа охшатып яңа әсәрләр: бәетләр, җырлар иҗат иткән.
Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы халкыбызда тугрылык, сабырлык, әдәплелек, оптимизм кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм иткән. "Йосыф китабы" татар халкының яраткан китапларыннан булганга, андагы геройлар балаларга исем кушканда үрнәк саналган. Йосыф сюжеты дөнья культурасының уртак хәзинәсенә әверелгән. Яһүди һәм мөселман Көнчыгышында, христиан Көнбатышында аңа нигезләнеп йөздән артык әсәр язылган.
Кол Гали поэмасы − Йосыф сюжетына язылган бердәнбер әсәр түгел, ә аның күпләгән версияләреннән берсе. Йосыф сюжеты бик күп авторлар өчен иҗтимагый-гуманистик яки мәхәббәт-әхлак темасын эшкәртүгә бәрәкәтле җирлек биргән. Фирдәүси, Кол Гали һәм Дүрбәк поэмаларында игътибар үзәгенә ата һәм угыл мөгамәләсе куелса, Шәйяд Хәмзә өчен ата-угыл һәм мәхәббәт темасы бертигез дәрәҗәдә. Җами мәхәббәтне төп тема итеп ала һәм шуңа бәйле рәвештә Зөләйха аның поэмасында үзәк фигураларның берсенә әйләнә. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф"ы сюжетның шигъри эшкәрмәләре тарихында мәгълүм этапны төгәлләп, яңа сәхифә ача.
XIII гасыр башы төрки шагыйре юнәлеш биргән бу этапның үзенчәлеге сюжет үзәгенә хөкемдар проблемасын күчерүдә һәм, Зөләйха образын камилләштереп, мәхәббәт сызыгын көчәйтүдә күренә. Шулай итеп Кол Гали поэмасының кыйммәте, барыннан да элек, аның үзәк проблемасында һәм аны халыкчан-демократик рухта хәл итүендә.
Хөкемдар һәм халык бәхете мәсьәләсе шагыйрьнең замандашлары тарафыннан да күтәрелә, әмма Кол Гали куелышының үзенчәлеге аның аңлы, максатчан халыкчанлыгында. Хөкемдар һәм халык бәхете проблемасын хәл итү өчен күпчелек төрки авторлар Йосыф сюжетын сайлап алган. Тагын шунысы бар: урта гасырдагы Шәрекътә Йосыф образы тарихи шәхес буларак кабул ителгән, аңа бәйле вакыйгалар исә документаль тарих итеп саналган. Шуңа күрә дә Йосыф образы әдәби күренеш буларак тарихи затлар образыннан камилрәк һәм кызыклырак килеп чыккан.
Ислам дине идеологиясе хөкем сөргән шартларда пәйгамбәрләр арасында үткен иҗтимагый-гуманистик һәм фәлсәфи-этик проблемаларны гәүдәләндерерлек башка персонаж булмаган. Йосыф иң кулай персонаж булып алга чыккан. Шунлыктан урта гасыр авторы Йосыф сюжеты ярдәмендә барлык катлам кешеләренә тәэсир итә алган. Автор үзенең поэмасы белән кешелекнең гүзәллек һәм рухи камиллеккә омтылышын туган халкы һәм бөтен урта гасыр төрки әдәбияты өчен дә уртак күренешкә әверелдергән. Шуңа күрә дә поэма дөнья классик әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе булып тора.
Әсәрнең кыйммәтле хәзинәгә әверелү сәбәпләрен күпләп күрсәтергә мөмкин. Шуларның берсе, алда әйтелгәнчә, − ирекле хөкемдар проблемасы. Бу проблема барлык урта гасыр төрки әдәбиятының үзәгендә торган. Гадел хөкемдар турындагы хыял шул чор шагыйрьләрен дулкынландырган. Бу ихтыяҗ аларның алтын дәвер хакындагы хыялларында чагылган. Шагыйрь һәм философлар халыкның тигезлектә, татулыкта яши торган идеаль шәһәрен коруга чынлап торып ышанганнар. "Кыйссаи Йосыф"та шундый шәһәрнең чагылышы бар. Кол Гали үзенең каһарманыннан "Әмин" (ягъни, иминлек, рәхәтлек) исемле шәһәр төзетә. Йосыф үзенең якыннары һәм фикердәшләре белән шунда күчә.
Гадел хөкемдар мәсьәләсе Идел буе төрки поэзиясендә Мөхәммәдьярга чаклы барлык күренекле шагыйрьләр тарафыннан куелып килгән. "Кыйссаи Йосыф" поэмасы күп кенә төрки әдәбиятлары тарихында мөһим роль уйнаган. Мәсәлән, Азәрбайҗан галимнәре аның азәрбайҗан теле һәм әдәбияты тарихында билгеле бер роль уйнаганлыгын әйтәләр. Төрек әдәбиятында "Кыйссаи Йосыф" турыдан-туры Шәйяд Хәмзәгә йогынты ясый. Ш. Хәмзә поэмасының сюжеты гына түгел, теле дә "Кыйссаи Йосыф"ныкына бик якын.
"Йосыф китабы" татар язма поэзиясе һәм халык иҗатына гына түгел, ә географик һәм мәдәни яктан татар халкына якын торган башка халыклар әдәбияты һәм фольклорына да йогынты ясаган. Күп халыклар үзләрендә әсәрнең төрле вариантларын булдырганнар. Анда күтәрелгән күп кенә мәсьәләләр халыклар өчен уртак булган.
Поэма туганнар ызгышын дәлилле гаепләве, бердәмлекне яклавы белән халык күңеленә хуш килгән. Әсәрдәге бердәнбер мәхәббәт һәм ныклы, тугры гаилә идеясе, мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләсе дә халыкны дулкынландырган. Әсәр халыкның әхлагына, йолаларына туры килгән, олы тәрбияви вазифа башкарган. Шуңа күрә халык әсәр геройларын, аларның изге эшләрен мактаган, җырларына керткән.
Кол Гали тагын бер мөһим мәсьәләне күтәргән: ул − тынычлык пафосы. Йосыф җитәкләгән ил берәүгә дә сугыш белән янамый, анда бернинди кан кою юк. Йосыфның басып алулары турындагы юллар да очрамый. Аның тирә-яктагы даны юмартлыгы, илендәге муллыгы хакында гына.
Кол Галидән соңгы шагыйрьләр үз әсәрләрендә "Кыйссаи Йосыф"тагы фикерләрне үстергәннәр. Шулай итеп, Йосыф сюжеты бөек әдипләрнең һәм шагыйрьләрнең кешелеккә әйтәсе сүзләрен аның йөрәгенә якын телдә әйтү чарасы булган.
Кол Гали аек акыл, ачык караш белән үз әсәрен мәңгелекнең гадел хөкеменә тапшырды. Шагыйрь укучыларыннан һәм тыңлаучыларыннан үзенә рәхмәт укуын өмет итеп калды. Поэманың "Хәтимә" өлешендәге шигырь юллары шул турыда сөйли.
Укыганнар, тыңлаганнар дога кылыр,
Бу зәгыйфь кол дога көтә, тәңре белер,
Дога белән күп гөнаһлы кичерелер,
Ярлыкауга алар лаек булыр имди...
Кол Гали әсәренең шифалы тәэсире бүгенге әдәбиятта да сизелә. "Кыйссаи Йосыф" − әдәбиятыбызның бәһасез хәзинәсе.