Нче сыйныфта (рус төркеме) тикшерү характерындагы эшләрнең саны

 

Эш төре Сәгать саны
1. Сүзлек диктанты
2. Контроль язма эш
3. Текстны яттан сөйләү
4. Диктант
5. Сочинение
6. Уку күнекмәләрен контрольгә алу
7. Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү
8. Хикәя үрнәгендз яңа хикәя төзү
9. Хикәянең эчтәлеген сөйли белү
10. Диалог төзү

 

 


Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда, аларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә төп игътибар бирелергә тиеш, чөнки балаларның сөйләм телен үстерү – укытучының төп бурычларыннан берсе. Телдән җавап бирүне тикшерү вакытында укытучы һәрвакыт турыдан – туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен яхшырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу алымның тагын бер өстенлеге шунда: ул-укучыларның сөйләме ни дәрәҗәдә үсеш алуын; аларның фикерләрен белдерү өчен, өйрәнелгән лексик-грамматик берәмлекләрдән, җөмлә калыпларыннан уңышлы файдалана белүләрен башка ысулларга караганда ачыграк күрсәтә. Шул ук вакытта телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирүенә йөкләнгән, чөнки татар теле дәресләрендә укучылар белән сөйләшү үткәрү, әңгәмә кору, сораштыру телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы тикшерү барышында укытучы сорауларны дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп бирергә тиеш. Шуның бергә укучылар, дәрескә әзерләнгәндә, элек үткәннәрне дә кабатларга өйрәнәләр.

Укучыларның белемнәрен телдән тикшерү өчен сораулар төзегәндә, сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы аеруча әһәмиятле. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында укучыларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

Укучыларның җавабын тыңлый белү-телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, төрле сораулар белән укучыны бүлдерәләр. Бу исә, укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын башта тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы әкрен, озын паузалар белән җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы.

Укучыларның диологик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1) сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яктан төгәллеге;

2) сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;

4) сөйләмдә сүз байлыг, җөмлә калыпларының төрлелеге һәм стиль бердәмлеге.

Җавапны бәяләгәндә, укытучы аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш.

Укчыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:

 

Эш төрләре Сыйныфлар
    V VI VII VIII IX X-XI
1. Тыңлап аңлау(минутларда)
2. Диологик сөйләм (репликалар саны)
3. Монологик сөйләм (фразалар саны)

 

 

Тыңлаган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

Тыңлаган текстның эчтәлеген тулаеп аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5”лекуела.

Тыңлаган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик,3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4”лекуела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача төгәл җавап бирелмәгән, 5орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенчатәкъдим ителгән барлык сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2”лекуела.

 

Диологик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән текст буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диологик сөйләм төзегәндә, “5”лекуела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән текст буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диологик сөйләм төзегәндә “4”лекуела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә үңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрненең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диологик сөйләм төзегәндә, “3”лекуела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән материал буенча диолог төзи алмаганда, “2”лекуела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән һәм тәкъдим ителгән текст буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5”лекуела.

Өйрәнелгән һәм тәкъдим ителгән текст буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”лекуела.

Өйрәнелгән һәм тәкъдим ителгән текст буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әөтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән һәм тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”лекуела.

 

Уку

Сыйныфлар Кычкырып уку
  Сүзләр саны
V VI VII VIII-IX X-XI 60-65 65-70 75-80 80-85 90-95

 

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, “5”лекуела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4”лекуела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”лекуела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик хаталарны бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда “2”ле куела.

 

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

1) өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);

2) контроль эшләр (сүзлек диктанты, хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

Диктантны яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч, аны тикшереп чыгу өчен балаларга мөмкинлек бирергә тиеш.

Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрне бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга һәм дәрестә аңа махсус тукталырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга тиеш. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Уку елы дәвамында язма эшләрнең саны һәм төрләре укучыларның лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

Сыйныфлар Сүзләр
V VI VII VIII IX X XI 12-15 15-17 18-20 22-25 25-28 28-33 33-35

 

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5”лекуела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”лекуела.

Пөхтә, төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”лекуела.

Пөхтә, төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”лекуела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү

Сыйныфлар Уку елы башында Уку елы ахырында
V VI VII VIII IX X XI 35-40 4-50 55-60 65-70 80-90 95-105 110-120 40-45 50-55 60-65 75-80 90-100 105-115 115-125

 

Пөхтә, төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка “5”лекуела.

Пөхтә, төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка “4”лекуела.

Пөхтә, төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка “3”лекуела.

Пөхтә, төгәл язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка “2”лекуела.

 

Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложенияләр һәм сочиненияләр ярдәмендә тикшерелә. Алар белән беррәттән башка язма эшләр дә кулланыла: сорауларга язмача җавап бирү, рус теленнән татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү, укылган яки тыңлаган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение), бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение) һ.б. язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе - эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе – грамоталы язуга.

 

Изложениеләрне бәяләү

 

Изложение яздыру өчен хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә сөйләшүче балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләрнеә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.

Укылган яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып нәтиҗәләр ясый белүләренә, сүз байлыгыннан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына, грамоталылыгына төп игътибар бирелә.

 

Сыйнфлар Уку елы башында Уку елы ахырында
V VI VII VIII IX X XI 55-65 70-80 90-95 110-120 130-140 150-160 175-180 65-75 85-95 100-110 120-130 140-150 165-175 190-210  

 

Тыңлаган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган,6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

 

Сочиненияләрне бәяләү

 

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлекялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталраы булган эшкә “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә “2”ле куела.