Телне аралашу аша өйрәнү принцибы

Аңлатма язуы

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010 – 2015 елларда мәгарифне үстерү Стратегиясендә (30.12.2010, № 1174) – “Киләчәк” программасында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирә алырдай Укыту-методик комплектлар булдыру бурычы куелган. Балалар бакчаларында балаларны татар теленә өйрәтү, аларның сөйләм телен үстерү өчен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар белән тәэмин итү зарур. Әлеге максаттан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән яңа Укыту-методик әсбаплар төзелде.

Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомүмән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк аралашуга җәлеп итәргә кирәк. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең гомүми белем бирү программасы төзелешенә яңа федераль таләпләр буенча татар теле эшчәнлегенә бирелгән сәгатьләр санын бүлгәндә сөйләм телен үстерүгә күбрәк игътибар итү сорала.

Балалар бакчаларында заманча методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио- һәм видеоматерилларны урынлы файдалану аеруча мөһим.

“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законында һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасында мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралган. 2010- 2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясендә балалар бакчаларында балаларга татар телен өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлешен тормышка ашыру максаты куелган.Мәктәпкәчә учреждениеләр,мәгариф системасының беренче баскычы буларак,нәниләрне татар теленә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

“Татарча сөйләшәбез” дип аталган методик комплект балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә кулланма буларак тәкъдим ителә. Комплектка, балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, методик кулланма,күрсәтмә һәм таратма әсбаплар, аудио- һәм видеоматериаллар, балалар өчен эш дәфтәрләре туплап бирелде. Методик комплектлар өч яшь төркеме (уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре) өчен әзерләнде, һәм аларның барысы да “Татарча сөйләшәбез” дип исемләнә. Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа укыту-методик кулланмалар эшләү зарурлыгы килеп басты.

Билгеле булганча, телгә өйрәтүнең максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле өйрәтү максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Балаларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, балалар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

 

Баланың сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла:

· өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

· программада күрсәтелгән темалар буенча тәрбияченең сорауларына жавап һәм сораулар куя белү;

· бирелгән үрнәк диалоглар буенча охшаш диалоглар төзү, әңгәмәдә катнаша алу;

· терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү.

 

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы.

Атаклы психологлар А.Н.Леонтьев, П.Я.Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:

 

ФГОС ны тормышка ашыру