Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган?

Көннәрдән бер көнне дөньяга үсемлекләр, хайваннар, кошлар яралган­нар. Икенче көнне аларга кием-салым өләшенә башланган, ди. Менә бөтен үсемлекләр дә үзләренә тиешле матур-матур чәчәк-яфрак, йон киемнәрен киенеп алганнар. Ул һәртөрле кош-корт, җәнлек-хайваннар да үзләренең төрле төстәге каурый-төкләрен тагып алганнар. Инде көн дә кич булган, бары да үз төсен алган, тик гөлҗимеш куагы белән сандугач кына бер ни дә алмыйча калганнар. Белмим, алар үзләре бик юаш, бик тыйнак булган­мы, безгә дигәне калыр әле дип, үзләренә буласы купшы киемнәрен көтеп утыралар икән. Ул арада карасалар, менә сиңа мә, анда инде икесе­нә бары бер генә купшы кием калган, ди. Шундый матур, шундый асыл, ди. Тик моны кайсына бирергә? Анда алаймы уйлаганнар, болаймы уйла­ганнар, кайсы бу төнне йокламый чыкса, таңда бу киемне дә шул алыр, дигәннәр.

Сандугач әйткән:

— Дөньяда иң матур тавышлы, иң матур сайраучы кош мин булыйм да, иң нәфис кием дә минеке булмасын, имеш. Әлбәттә, мин киенермен,— дигән.

Гөлҗимеш аның бу һавалануын яратмаган:

— Кайсыбызга булыр бит әле. Бәлки, мин синнән дә матуррак булырмын,— дигән.

Сандугач әйткән:

— Менә хәзер кич була, син төн буе йокларсың, ә мин төнлә йокламыйм, сайрыйм да сайрыйм гына. Шулай булгач, купшы кием дә минеке булыр,— дигән.

Гөлҗимеш моңа каршы бары:

— Ай-һай, бик һаваланасың, киемнән коры калмагаең,— дигән дә тынган.

Шуннан...

Менә төн булган, ай да калыккан. Сандугач һаман сайраган да сай­раган. Миңа буласын гөлҗимеш алмасын дип, көнләшеп керфек тә какмый саклаган. Тик бары таң алдыннан бер салкынча гына рәхәт җил аңа тиеп киткән. Тиеп тә киткән, бичара арыган сандугач бер генә тынга сайра­выннан туктаган. Туктаган да төн белән таң арасында ул чак кына, тик бер генә тынга күзен йомып җибәргән, бу аның черем итеп алуы булган.

Шунда ук таң да сызылып киткән, сандугач та күзен ачып җибәргән. Караса, ни дип әйтеп әйтсен, янында гына басып торган әлеге йолкыш гөлҗимеш шундый киенгән, шундый матур булган, әллә нинди хуш исле, әллә нинди алсу-алсу чәчәкләргә генә күмелгән, ди, малай! Сандугач, мескенем, үзенең өстенә караса, ни булсын бизәк, ни булсын гөлләр... Өстендә әлеге шул бер сары күлмәк... Шунда ул гөлҗимешкә карап, бер аңа соклануыннан: ах! иткән, бер көнләшүеннән: уф! иткән. Бөтен эче аңа каршы үпкә-кинә белән тулып калган.

Тик ул үз күңелендә бер дә ачу сакларга яратмый икән, шундук аны гөлҗимешкә әйтеп тә салган:

— Әй, гөлҗимеш, син нихәтле генә гүзәл, нихәтле генә хуш исле булма, мин барыбер сиңа кунмам, баштанаяк чәнечкеле бул! Чәчәкләрең коелгач та сине эт чыбыгы дип йөртсеннәр! — дигән.

Сандугач моны әйтеп кенә калмаган, ул эчендәге барлык үпкә-кинәсен ялкынлы җыр белән куак өстенә түгә дә түгә, һәрбер кинәсе гөлҗимешнең нечкә сабакларына энә булып кадала икән. Күз ачып йомганчы шул энә­ләрдән аның куагы баштан аяк чәнечкеле булып әверелгән.

Шуннан хәзер инде сандугач төннәр буе ачынып-ачынып сайрый. Гәү­дәсе дә шул йокысызлыктан ябыгып, тәне дә шул сагыштан саргаеп кал­ган, һәр җәйне ул гөлҗимеш чәчәк атар төнне аның белән телгә килә:

— Төн йокламый саклармын үземә буласы киемне, барыбер синеке булмас, бу җәйне үзем киярмен,— дип бәхәсләшә икән.

Һәм ул төнозын саклый, йокламас өчен һаман сайрый да сайрый. Ме­нә төн белән таң арасында ниткәндер бер татлы, рәхәт җил исеп китә дә, ул бары тик шул исеп киткәнче генә түзә алмый, җырыннан туктап, беркавым күз йомып ала икән.

Менә шуннан башлап, кешеләр таң алды йокысын яки бик тиз йоклап ала торган бала йокысын «сандугач йокысы» диләр.

Хәйләкәр гөлҗимеш шуны гына көтеп тора, сандугач күзен ачканчы, ул яшерен генә аллы-гөлле чәчәк атып куя. Шул чәчәк киемнәрен киен­гәндә, гөлҗимеш шулхәтле матур була, сандугач аңа сокланып туя алмый. Алай да ул аңа ничек кунсын? Аның әнә үзе дә йөзе: мин сиңа кунмам дип әйткән сүзе бар, күңелендә кинәсе бар, гөлҗимешнең энәсе бар... Шунлыктан сандугач аңа тик читтән карап яна, саргая. Ул аңа ерактан гына гашыйк...

Шуннан бирле гөлҗимеш куагы үзе дә шулхәтле чәнечкеле булып кал­ган, хәзер алма бакчасына бала-чага кермәсен өчен аны кырыйга, койма урынына утырталар. Ул матурлыгы өстенә чәнечкеле тимерчыбык хезмәтен дә үти. Гөлҗимеш кенә түгел, эт чыбыгы да ул.

Шагыйрь Дәрдмәнд тә әйткән:

Гөл шиңде, сабагында кинә калды,
Былбыл! Сиңа бер бөртек инә калды.

Усак яфраклары

Имештер, бик борынгы заманнарда усак яфраклары тирәк яфраклары төсле озынча булганнар. Яз көннәрендә каен суы кебек усак суы да ага торган булган. Бу усак суы каен суына караганда да татлырак, тәмлерәк, баллырак булган икән. Усакның болай ачы сулы түгәрәк яфраклы булып калуына менә нәрсә сәбәп булган. Барыбызга да билгеле Гали батыр яшә­гән. Бу Гали батыр бик көчле дә, зирәк тә, гайрәтле дә каһарман бер ба­һадир булган, ди. Аның чибәрлеген күреп хатын-кыз гына түгел, ирләр үзләре дә хәйран булалар икән. Шушы Гали батыр Дөл-дөл[1] дигән атына атланып яуга чыкса, ат тоягы астыннан чаткылар очкан. Шушы Дөл-дөлгә атланып зөлфәкарен[2] кынысыннан чыгарып бер селтәсә, әкияттәге тылсымлы таяк сыман дошманны кырып сала торган булган. Күп яуларда җиңеп чыккан, шуңа күрә, каһарманлык даны җир йөзенә таралып, Гали бер атаклы яу башы булып танылган. Гали батырга сокланмаган кеше булмаган. Бик күп хатын-кызлар аңа гашыйк булганнар, ничек тә үзләренә каратыр өчен Гали батыр диненә — ислам диненә кергәннәр икән. Уңышларыннан башы әйләнеп киткән дә, сөекле хатыны Фатыйманы да онытып җибәреп, гүзәл кызларга күз сала башлаган. Өйдә Фатыйма ике угылын — Хәсән белән Хөсәенне кочып елап утыра икән, ди. Гали батыр өеннән читтә — күз күр­мәгән җирдәрәк яр сөеп йөрсә бер хәл иде. Фатыйма хатын түзгән дә булыр иде. Әмма ләкин өстенә көндәш алып кайткач, бер төнне сабырлы­гын җуйган. Хәсрәтен кемгә сөйләргә дә белмичә йөргән-йөргән дә бер агачка — усак агачына туры килеп, агачны кочаклап кан-яшь коеп, бик үксеп елаган. Хәсрәтеннән чыккан кайнар сулышы усак агачының кайрысын яралаган, аның күз яшьләре агач төбе тамырына коелып күл булган. Фа­тыйманың күз яше тамырларга үтеп усак агачын сулы иткәннәр. Яфрак­лары да үзгәргән — Фатыйма йөрәгенә охшап калганнар. Хәсрәтле йөрәккә охшап дерелдәп селкенеп торулары шуннан килә икән. Җилсез көннәрдә шаулашып-җырлап торуы Фатыйма зары, Фатыйма ыңгырашуы, ди. Фатыйма шулай гүзәл усак агачын кочып елаган-елаган да агач төбенә утырып бераз тынычланган. Эче бушап юанган икән. Юанса да хәсрәте бетмәгән, эчен-тышын хәсрәтле сагыш биләп алган, ди. Шул агач төбендә үсеп утырган курайны өзеп алып курай уйнаган. Бу курай тавышы сагышлы-моңлы көй­ләр чыгарган. Фатыймага кадәр курайда уйнаучы булмаган икән. Менә шулай итеп, Гали батыр башка ярлар сөйгән дә, Фатыйманы зур хәсрәткә салган. Фатыйма исә усакны ачы сулы, вак кына йөрәк яфраклы итеп үз­гәрткән, ди. Дөньяда ниләр генә булмаган да, бәндәләр ниләр генә күр­миләр.



php"; ?>