АКЫЛЛЫ ХӘЙЛӘ ХИКӘЯТЕ

 

Беркөнне Әтәч батыр ирек ачыр өчен авылдан читкә чыккан, имеш. Анда бер дивар өстенә менеп, ары–бире каранып, дөньяның иркенлегеннән, сахраның хушлыгыннан кәефе килеп, канатларын кагып кычкырып җибәргән, имеш. Ул җирдә бер Төлке бар икән. Әтәчнең тавышын ишетеп: «Моны миңа ходай бирде!» –дип, дивар төбенә килгән.

Әтәч, моны күреп:

- Сиңа ни кирәк, ни йомышың бар? – дигән.

Төлке әйткән:

- Мин шәһәрдән кайтып киләмен, синең бик хуш авазыңны ишетеп, тавышыңнан ләззәт алаем дип, синең яныңа килдем, дигән. Шәһәрдә бер яңа хәбәр ишеттем, шуны да сиңа әйтәсем килде, – дигән.

Әтәч:

– Ул нинди хәбәр, сөйләче, ишетием, – дигәч, Төлке әйткән:

– Шушы көннәрдә патша хәзрәтләре фәрман кылган: минем йортымда, ягъни кул астымдагы бар халык бер–бере белән дус булсыннар, тату торсыннар, күңелләреннән усаллыкларын чыгарсыннар. Көчле көчсезгә кул сузмасын, арыслан дәвәнең муенын өзмәсен, эт төлкенең тунын ертмасын, төлке тавыкны бумасын, тилгән чыпчыкны алмасын, бүре белән куй бер абзарда торсыннар, күгәрчен белән карчыга бер ояда тыныч торсыннар, дип боерган, дигән. Алай булгач безнең арабызда ятлык булмасын, күңелләребездә бер–беребез хакында яманлык булмасын. Әтәч дус, син дивар өстеннән төшеп, минем яныма кил, ике дус бергә кочаклашып йөрик, патша фәрманын җиренә җиткергәнне илгә күрсәтик,— дигән Төлке.

Әтәч, Төлкенең сүзләренә колак салмыйча гына, диварның икенче ягына карап тора икән, ди.

Төлке әйткән:

— Әй, Әтәч дус, син патша фәрманын исеңә аласын килмиме, минем әйткән сүземә колак салмыйсың, кире якка карап торасың,— дигән.

Әтәч җавап биреп әйткән:

— Тукта әле, авыл ягыннан арык тунлы, зур колаклы, озын койрыклы бер җанвар бу якка таба чабып килә, шул нинди хайван икән дип хәйран булып карап торамын,— дигән.

Төлке бу сүзне ишеткәч, Әтәчне ауламак кайгысы калмый, үзенә сыенырга урын эзли башлый. Әтәч әйтә:

– Ник тынычсызланасың? Тукта әле, ул монда килсен, күриек, ул нинди хайван икән?—дигән.

– Сүзеңә караганда, эткә охшыйдыр, аның белән күрешүдә күп хәер юк. Килеп мине күрә калса, тунымны ертмый калмас,— дигән.

Әтәч әйткән:

— Син ни сөйлисең? Патша, һичкем беркемгә золым итмәсен, дип боерган, дигән идең. Алай булгач этнең ни куәте бар безгә тиергә? – дигән.

Төлке әйткән:

— Дөрес, шулай булса да, аңа күренмәгәнем хәерлерәк. Ихтимал, ул патшаның фәрманын ишетмәгәндер, – дип, бер якка качып киткән, имеш.

Әтәч тә, аның хәйләсенә хәйлә корып, явызлыгыннан котылган, имеш.

 

Алма агачыннан ерак төшми

 

Борын–борын заманда яшәгән ди әби белән бабай. Аларның булган ди оныклары. Ул бик шук булган, әби–бабасын тыңламаган. Үзе теләгәнне генә эшләгән.

Менә аның әби–бабасы авырып киткән һәм алар бер–бер артлы үлеп тә киткән. Малайга бик авыр булган. Шулай да тирәсендәге яхшы кешеләр ярдәмендә үсеп, буй җиткезгән, үз көнен үзе күрә башлаган. Гаилә корган, озакламый балалары туган. Туган көннән үк ул әти–әнисен борчуга салган, бертуктаусыз көйсезләнгән, гел нидер сораган. Аны тәртипкә китерү өчен ни генә эшләп карамаганнар: көйләгәннәр дә, назлаганнар да, һәр сораганын алып та биргәннәр. Тик малай гына җайга килергә уйламаган, гел киреләнгән. Әти–әнисе улларының мондый килешеннән бик туйган. “Үзем дә әби–бабамны нык рәнҗеткән идем. Үзең нинди – балаң шундый була шул”, – дигән әти кеше. “Алма агачыннан ерак төшми” дигән әйтем халык теленә әнә шул вакыйгадан соң кереп калган икән.

 

АЛТЫН БАЛТА

(Сирия халык әкияте)

 

Борын–борын заманда бер карт яшәгән, ди. Бик ярлы карт булган, ди, бу! Аның тимер балтадан башка бер әйбере дә булмаган, ди. Якын кешесе дә юк икән моның. Карт көн саен урманга бара, анда әзрәк утын кисә һәм шул утынны күтәреп өенә алып кайта торган булган.

Алып кайткан утынның бер өлешен кышка калдырган. Икен­че өлешен кәҗә сөте белән арыш ипиенә алыштырган, ди, карт. Ул шулай ачлы–туклы көн күргән, ди.

– Әле дә балтам бар, югыйсә ачка үләр идем, – дип кабатлый икән бу.

Бер көнне иртә таңнан торып, карт урманга утынга киткән, ди. Әмма басманың уртасына җиткәч, көчле давыл чыккан да басманы чалшайткан һәм картның аркасындагы утыны белән балтасы суга төшеп киткән, ди.

Көч–хәл белән басмадан чыккач, карт:

– Харап булдым, харап булдым. Инде нишләрмен, каян балта алырмын, нәрсә ашап яшәрмен, – дип, ахылдап, бик озак җирдә елап яткан, ди. Аның елау тавышын елгада йөзеп йөрүче бер балык ишетеп, бик кызганган, ди.

Озак та үтмәгән, яр буенда елап ятучы картка ул алтын балта китергән дә:

– Мә, бабай, елама, сиңа алтын балта китердем, – дип әйткән, ди.

Карт балтаны тотып та карамаган:

– Бик матур балта икән дә, минеке түгел шул бу, – дигән ачынып.

Балык йөзеп киткән дә икенче балта алып килгән, ди. Монысы көмеш балта икән.

Карт монысын тотып караган да тагын:

– Бик матур балта икән дә, минеке түгел шул бу, – дип бик каты офтанган, ди.

Балык өченче балта артыннан киткән. Монысы тимер балта икән. Карт үзенең балтасын шундук таныган, ди, һәм куанып:

– Менә монысы минем балтам! – дип кычкырып ук җибәр­гән һәм балыкка зур рәхмәтләр укыган.

Балык аңа:

– Син, бабай, бик тугры кеше икәнсең. Алдамадың, – дип картны мактаган, ди. Аннары:

– Бу балталарның өчесе дә сиңа булсын, – дип әйткән дә, суга чумып, юкка чыккан.

Карт исә өч балтаны күтәреп, шатлана–куана, авылына кайтып киткән, ди. Юлда үзе белән булган хәлне, елгадагы балыкның аңа өч балта бүләк итүен, очраган бер кешегә, һич тә яшермичә, сөйләп кайткан, ди.

Картның сүзләрен күршесе дә ишеткән, ди. Ул бик саран, бик көнче, бик алдакчы кеше булган. Картка аны–моны әйт­мичә, иртәгесен, балтасын алып, басма янына киткән. Басмадан елга уртасына җиткәч, балтасын юри суга төшереп җибәргән, ди. Ә үзе кычкырып–кычкырып еларга тотынган, ди.

Балык моның тавышын ишетеп, аңа да алтын балта китергән, ди.

– Балтаң шушымы? – дип сораган, ди, балык әлеге алдак чыдан.

– Шушы, шушы. Нәкъ үзе, – дип калтыранып җавап биргән, ди, ул балыкка.

Балык шушы сүзләрне ишеткән дә алтын балтаны алдакчыга бирмичә суда югалган.

Яр буенда бик озак елап-үкереп ятса да, алдакчының яны­на килүче булмаган, ди. Әнә шулай ул, алтын балтадан гына түгел, үзенең балтасыннан да колак каккан, ди.