БҮРЕ АЛАРНЫ НИГӘ АШАГАН?

(Болгар халык әкияте)

 

Бүре яшеренеп кенә абзарга килеп кергән. Сарыклар, куркып, бер почмакка сыенганнар. Зур тәкәне бугазыннан алган да аркасына салып урманга чапкан.

Сарык бүре артыннан киткән. Үзе бара, үзе җылый икән. Аңа кәҗә очраган. Ул сарыктан сораган:

– Нигә бик өзелеп җылыйсың әле, сарык дускай? – дигән.

– Ничек җыламыйм ди, бүре әтиемне алып китте. Аңардан тик муенындагы кыңгыравы гына калды. Бүрене табам да тукмап үтерәм.

Кәҗә аңа:

– Мин дә синең белән барам, – дигән. – Минем мөгезләрем шундый үткен!

Сарык кайгыдан бүренең усаллыгын да оныткан.

– Кирәкми, – дигән ул кәҗәгә. – Үземнең дә көчем җитә ми­нем.

Шулай дигән дә, китеп тә барган. Аңа юлда эт очраган. Сарыкның кайгысын уртаклашып, ул:

– Мин дә синең белән барам, – дип белдергән. – Бүре минем ике туганымны ашады. Син бүре белән сугыша башлауга, мин аның аркасына сикереп менәрмен дә бугазыннан эләктереп алырмын.

Сарык эткә әйткән:

– Синең эшең түгел ул. Мин бер сугуда аны үзем дә юк итәм.

Сарык әнә шулай бүре янына берүзе барып җиткән икән, бүре моны шундук тотып ашаган.

Сарык өчен бүредән үч алырга дип, кәҗә дә урманга кит­кән. Әмма үзе дә әйләнеп кайтмаган.

Бүренең кирәген бирергә дип, эт тә урманга барган икән, бүре авызына эләгүен үзе дә сизми калган.

Ә бүре: «Менә җүләрләр, – дип алардан көлгән. – Әгәр җыйнаулап бергә килгән булсалар, нишләр идем! Мөгаен, мине җиңгән булырлар иде алар. Берәм–берәм килгәнлектән барысын да тотып ашадым», – дип шатланган.

 

Дию белән Шүрәле

Борын–борын заманда булган бер Дию. Ул патша кызына гашыйк булган ди. Дию үзенең эшчесен – Шүрәлене чаырып, әйтә:

–Бар, патша кызын табып алып кайт, мин сиңа бер капчык алтын бирермен, – ди. Ә патша кызы урманда җиләк–гөмбәләр җыярга чыккан булган. Кызның каршына Шүрәле килеп чыга да:

– Әйдә, кети–кети уйныйбыз, – ди. Шул арада ул аны капчыкка салып, Дию янына алып китә. Дию Шүрәлегә бер капчык алтын биреп җибәрә.

Патша батыр егетләрне җыеп, аларга әйтә: “Минем кызымны коткарган кешегә аны аңа кияүгә бирәм”, – ди. Бер көнне бер батыр егет патша кызын коткарырга китә. Урманга кергәч, Шүрәленең үз–үзе белән сөйләшүен ишетә. “Патша кызын урлаган өчен миңа Дию бер капчык алтын бирде, бу алтыннар белән нишләрмен инде мин?” – ди икән Шүрәле. Шул вакыт моны егет тотып ала да әйтә: “Мине Дию йортына алып бар, югыйсә, синең бармагыңны кыстырам”, – ди. Шүрәле моны Дию йортына алып килә. Дию туй күлмәге тектерергә тегүчегә киткән була. Егет, моннан файдаланып, йортка кереп, кызны алып чыгып китә. Патша кызы белән батыр егет бик озак һәм бәхетле яшиләр.

 

ДИЮЛӘРНЕ ҖИҢГӘН

(Алман халык әкияте)

 

Бер авылның бакча артында гына урманы бар, аударсаң, бакча коймалары өстенә төшер, шундый якын. Тик бу урманнан бер агач та ала алмыйлар, урман каравылчысы җибәрми.

Көннәрдән бер көн куркак кына бер кеше гайрәтләнеп урманга чыгып китә. Колач җитмәстәй ике чыршыны кисә дә аудара бу. Менә бер заман урман каравылчысы килеп чыга:

– Нишлисең син? – ди.

– Менә тәрәзә астында ике бүрәнә черегән, шуңа ике бүрәнә алып кайтам әле, – ди.

– Синең атың кайда? – ди каравылчы.

– Ат нигә аңа? Икесен ике култык астыма кыстырам да китәм, – ди бу.

– Әйдә, бүрәнәләрең качмас, – ди каравылчы, – безгә чәйгә кер.

Ярар, керә бу. Урман каравылчысы дию затыннан икән. Ярлыны төнлә берәр төрле җай белән дөньядан юк итергә уйлыйлар.

Бик сыйладылар моны. Кичкесен түбән өйгә урын җәеп бирделәр. Аларның пышын–пышын нинди сүз сөйләшкәннәрен бу азрак аңышты. Толып астына чыралар салды да бу, үзе мич артына кереп утырды. Бер заман югары өйдән җәйгән урын өстенә дөбердәп тегермән ташы килеп төште. Шуннан соң бу ятты да йоклады. Иртә белән хуҗалар коймак пешергәннәр дә моны чәйгә уяталар. Килеп утыра бу бик әйбәт кенә.

– Төшеңдә ниләр күрдең? – диләр.

– Төштә, ди, әллә ни күрмәдем. Киленегезнең орчык башы өстемә төшкән иде дә, мин аны аяк очынарак куеп йокладым,—ди.

«Уф алла», – диләр болар, аталы–балалы шаккатышалар.

– Тагын бер кич кун инде син, – диләр.

Бу кунырга була.

Тагын кич булды шулай. Егерме чиләк су кайнаталар болар, төнлә моның өстенә су коймакчы булалар. Ярар Бервакыт кайнар суны коялар, бу тагы мич артына кереп утыра. Коеп бетергәнче көтә дә, ята да йоклый бу.

Иртәгесен тагы ашау–эчү хәзерлиләр. Ашарга эндәшәләр, тагы әйбәт кенә барып утыра бу. Ярар.

– Соң, нихәл, кунак, тыныч кына йокладыңмы? – диләр.

– Бик тыныч йокладым, – ди, бу әйтә, – тик бераз җылы яңгыр гына сибәләп үтте, – ди.

Тегеләрнең моңа исләре китә. Китәр алдыннан бу кеше әйтә:

– Бик әйбәт дус булдык инде без, ди. Сез мине илтеп тә куегыз инде, ди. Моннан соң бер–беребезне өстебезгә атландырып йөртешле булсын, – ди.

Тегеләр әйтәләр:

– Бик шәп, бик яхшы булыр, – диләр.

Атасы әйтә:

– Улым, син үзеңә атландырып илт инде алайса, – ди.

Урман каравылчысының малае моны атландырып илтергә чыга. Юлда ауган бер чыршы күрәләр.

– Иптәш, ди, син бу чыршыны да ал әле, ди, сиңа казан ассак, кирәк булыр, – ди.

Теге чыршыны да өстерәп кайта.

Кайта–кайта, бер юл чатлыгында тегермән ташы күрәләр. Бу әйтә:

– Менә бу, ди, барыбызда да була торган хәл инде, ди, әни белән хатын орышышканнар, ахры, ди, әни ачу белән хатынның орчык башын тәгәрәтеп җибәргән, без алып кайтыйк инде аны, – ди.

Каравылчы малае моны да күтәрде.

Кайтып керделәр. Урман каравылчысының улын түр башына, тәрәзә янына утыртты. Ул арада чәй дә өлгерде. Чәй эчеп утырганда ире әйтә хатынына:

– Аш пешер әле, кунакны сыйларга кирәк бит, – ди.

Хатыны әйтә:

– Әй, син тагын үз чамаңны үзең белмисең, бернәрсә дә юк бит, – ди.

– Ник булмасын, – ди, ире әйтә, – амбарда бөтен дию бар, шуны сал, ул да җитмәсә, әнә түрдә тагын бер дию утыра, шуны ботарлап бирермен, – ди.

Бу дию тәрәзәне бәреп чыга да йөгерә. Ах–вах килеп йөгергәндә бер төлке очрый моңа:

– Кая бардың, дию иптәш, ник тының–көнең беткән?

Дию әйтә:

– Әҗәлдән котылып калдым әле, ди, менә шушы авылда бер кечкенә генә кеше дию ашап ята икән, көчкә чыгып качтым, – ди.

Төлке әйтә:

– Ул кеше җилле көнне урамга чыгарга да курка бит, әйдә, үзем тотып бирәм, –ди.

Кире баралар болар, бу кеше өй алды башына чыккан да карап тора икән. Төлке белән диюнең килгәнен күрә дә төлкегә әйтә:

– Атаңның бурычын түләргә киләсеңмени? – ди.– Атаңның җитмеш дию бирәсе бар иде, монысын китергәч, алтмыш тугыз кала инде, әйдә китер, –ди.

Моны ишеткәч, дию төлкене сугып ега да әйтә:

– Атаңның бурычын түләп йөрисең икән әле син, – ди.

Тагын кача дию. Кайта торгач, бер куян моның юлын аркылы чыга. Куян әйтә:

– Болай тирләп–пешеп кая барасың, малай? – ди.

Бу авылда бер кечкенә генә кеше дию ашап ята икән, көчкә чыгып качтым әле, – ди.

Куян әйтә:

– Бик куркак кеше ул, булмас, әйдә, үзем тотып бирәм, – ди.

Дию әйтә:

– Атаңның ничә дию бирәсе бар иде? Сез диюләрне закладка салып йөрисез икән, – ди.

Куянны сугып ега да йөгерүен генә белә бу.

 

Дуслык җиңә

Борын–борын заманда чәчәкле аланда әни–чикерткә, әти–чикерткә һәм чикерткә–малай Шаянкай яшәгән. Әлеге зшчән, тату гаиләгә барлык чикерткәләр дә сокланган.

Бер бик матур көнне алар күрше аланга кунакка барырга булганнар. Юл озын, бик күп аланнар аша узасы, ә Шаянга кызык, ул тирә–як белән танышып, күзәтеп бара икән. Күбәләкләр оча, кошлар сайрый. Шулчак Шаянкай әтисе белән әнисеннән арттарак калып: “Кош кайда сайрый икән?”– дип, тавыш килгән якка йөгерә. Бервакыт кош сайравы ишетелми башлый. Кайда аның әнисе, кайда әтисе? Кая килеп эләкте соң Шаянкай? Хәзер нишләргә, кая барырга? Әтисе белән әнисен каян табар, кайда төн кунар?

Көлгән тавыш ишетеп, Шаянкай елавыннан туктый. Каршында бал корты Тырыш һәм күбәләк кызы Гүзәлкәй басып тора икән.

–Нинди зур малай, ә үзе елап утыра, – ди Гүзәлкәй.

–Мин Шаянкай, күрше аланга кунакка барганда әти–әниемне югалттым.

Тырыш белән Гүзәлкәй Шаянкайны тынычландыралар, бергәләп шалаш төзиләр. Төнлә яңгыр ява башлый, ә дусларга рәхәт, җылы. Алар шалашның гына түгел, үзара дуслык җылысын да тоялар.

Менә дөньяны алсу нурларга күмеп, таң ата, кош сайраган тавышлар ишетелә. Тырыш әзерләгән тәмле балдан, Гүзәлкәй алып кайткан баллы чәчәк суыннан соң, Шаянкайның кәефе тагын да күтәрелеп китә.

...Шаянкай әлеге шалашта өченче көнен каршылый инде. Дуслары нинди генә яхшы булмасын, ул үзенең аланын, кадерле әти–әнисен сагына. Ә шаян дуслары аңа озак моңсуланып утырырга ирек бирмиләр.

–Без якындагы бал кортлары аша әти–әниеңә хәбәр җибәрдек, – ди Тырыш.

Гүзәлкәй болай дигән:

–Без гел уйнап кына йөрибез, әйдәгез үзебезгә берәр төрле эш табыйк. Мин теге озын ромашка янында бер ватык урындык күргән идем. Аны алып кайтып рәтлик.

Дуслар урындыкка аяклар ясыйлар, аны шомарталар. Кинәт кемнеңдер кычкырган тавышы ишетелә. Бу – коңгыз малае Сорыкай, үзенең яраткан урындыгын эзләп йөри икән. Урындыгының аягы сынган, ул ялкауланган, төзәтеп куймаган. Боларның урындыкны ничек матурлаганнарын күреп сөенә, рәхмәт әйтә, ялкауланмаска сүз бирә. Әнисеннән сорап, Сорыкай да шалашка кунакка килә. Бу шалаш дуслык шалашына әйләнә. Озакламый дуслары Шаянкайны әти–әнисенә кайтарып бирәләр. Малай башка вакытта әти–әнисенең сүзен тыңларга, игътибарлы булырга сүз бирә. Ә аланны Дуслык аланы дип йөртә башлыйлар.

Аландагы аллы–гөлле чәчәкләрдән бал кортлары бал җыя. Төрле төстәге күбәләкләр чәчәкләргә кунып ял итә. Ямь–яшел үләннәр арасында чикерткәләр сикерешә. Алан уртасындагы түгәрәк күл читендә бакалар җырлаша. Түгәрәк күлгә кондыз малае кунакка килә. Тирә–якта кошларның моңлы җырлары яңгырый. Дөнья матур, дөнья киң, җирдә дуслык яшәсә!