Күз яшьләре булып мин тамам

 

Эштән яңа гына кайтып кергән Байрас: «Кем шулай матур җырлый икән?» дип, түр якка үрелеп карады. Кара чәчләрен матур итеп өеп куйган, чия төсендәге матур костюмын кигән Сөмбелнең җырлаганын күргәч, таң кал­ды. Сөмбелнең тавышы йөрәккә үтеп керә, күңелләрне айкап чыга иде. Аны кабат-кабат җырлаттылар. Шәүкәт абый белән Гөлфия апа Сөмбелнең җырлавын беренче тапкыр ишетәләр. Менә нинди сандугач яши икән аларның өендә!

Сөмбел, бераз җырлагач, «ярый, җи­тәр» дип, аш өенә чыгышлый, Байраска килеп төртелде.

- Бәй, нишләп торасың, кер, утыр, аша-эч, кунак бул, - дип елмайды Сөмбел.

- Җырлавыңны тыңладым, - дип, Байрас аның күзләренә карады. - Ис­киткеч!

...Кунаклар таң алдыннан гына тара­лышты. Шәүкәт абыйлар да кайтырга җыендылар.

- Килен, синнән, оныгымнан башка өйнең яме булмас, син бик озакламас­сың инде. Берәр атнадан үзем килеп алырмын.

Сөмбелгә монда эш күп, ләкин шу­лай да әнисе янында иркен сулады. Әнвәр абыйсы белән бик тиз уртак тел таптылар, кичләрен су буена төшеп утыргаладылар, яшь аермалары байтак булуга карамастан, сөйләшер сүзләре дә табылды.

Инде атна үтеп бара, Сөмбел әле һа­ман үз хәлен бер якка да җайлый алмый йөри. Аптырагач, кунак абыйсы белән сөйләшеп карарга уйлады. Китәргә ике көн калгач, Сөмбел, бер үтенечем бар дип, Әнвәр абыйсын су буена чакырды. Баланы алып, су буена төштеләр.

- Сөйлә, үскәнем, тыңлыйм.

- Әнвәр абый, мин бик четерекле хәл­дә калдым бит, сездән башка беркемгә сөйли алмыйм, бәлки сез аңларсыз. Ми­ңа сезнең киңәшегез, ярдәмегез кирәк. Дөресен генә әйткәндә, мин бөтенләйгә кайттым, ләкин әлегә бу хакта берәү дә - әни дә, кайнатамнар да белми.

- Сөмбел үскәнем, бик әйбәт яшиләр, бик яхшы гаиләгә туры килде, дигән иде бит әниең.

- Булатның әти-әнисе дә, туганнары да бик яхшы кешеләр, мин аларны бик хөрмәт итәм. Әнвәр абый, мин сиңа дөресен сөйлим, - дип, Сөмбел башыннан узганнарны сөйләп бирде. - Мин китмичә, Булат үзенең яраткан кызына өйләнә алмый, ә мин аның юлында киртә булырга теләмим. Безне бала да бәйли алмады. Үзара сөйләшмибез, бергә йокламыйбыз. Миңа бик авыр, мин үземне аны муенына көчләп тагылган таш кебек хис итәм, аның да миннән тизрәк котыласы киләдер. Яратмаган кешегә бер түбә астында гына түгел, бер шәһәрдә яшәү дә кысан, диләр. Менә шундый хәлләр, абый... Әгәр мөмкин булса, улым белән мине моннан алып кит. Аерылып кайтсам, мине әни аңламаячак...

- Менә ничек икән, син балаңнщ атасыннан башка яши алырсыңмы соң? Үз-үзеңнән качып булмый бит, әллә кайларга китсәң дә, хисләрне калдырып булмый, - дип, Әнвәр абый Сөмбелне кочаклап алды.

- Абый, нишләргә соң миңа, гомер буе шулай яшәргәме?

- Юк, алай димим. Мин риза, теләсәң, безнең белән китә аласың, ләкин качып түгел, барысы белән аңлашып, хушла­шып китәргә кирәк.

- Бала бәләкәй дигән сәбәп белән әткәй җибәрмәс дип куркам. Абый, ха­тының, гаиләң каршы килмәсме, безне кабул итәрләрме?

- Без җиңгәң белән икәү генә яши­без, балаларыбыз булмады. Икебез дә хирург булып эшлибез. Сезне генә ка­рарга мөмкинлегебез бар. Алайса, җыен, әниеңә үзең аңлат. Кирәк урында үзем булышырмын. Кайгырма, Сөмбел үскә­нем, мин сине менә дигән кешегә ки­яүгә бирермен. Әйдә, үкенсеннәр сине сөймәгәннәр, - дип елмайды абыйсы. - Документларыңны әзерлә. Без җылы якта яшибез, күп әйбер алырга кирәк түгел. Безгә килгәч, кирәк әйберләреңне алырбыз. Ике көннән китәбез, әзер булып тор.

- Рәхмәт, абый, син мине бу газаптан коткарасың. Мин гомергә синең алда бурычлы.

- Рәхмәт әйтергә ашыкма, сагынып еламагаең әле.

- Ничек тә түзәрмен. Эшләрмен, мин бер эштән дә курыкмыйм.

- Һөнәрең бармы соң синең?

- Юк шул, абый. Медицина учили­щесына керәсе идем, тормыш болайга әйләнгәч, онытырга туры килде.

- Кайгырма, без сине укытырбыз.

Сөмбелнең күзләре ялтырады, сөене­че эченә сыймады. «Бүген кич әнигә ба­рысын аңлатам, аннары Байрас белән сөйләшермен», дип уйлады.

Ләкин якты хыяллары тормышка аш­мый калды.

Кичке якта, көтмәгәндә, бик борчулы йөз белән кайнатасы килеп керде.

- Килен, сине алырга килдем, әниең, егылып, аягын сындырды, өйдә кеше юк. Ачуланма инде, кызым, әниең те­релгәч, тагын китереп куярмын.

Сөмбелнең башына күсәк белән сук­кандай булды. Әнисе дә:

- Җыен, балам, кодагыем харап бул­ган бит. Бар, кызым, тизрәк җыен, -дип ашыктырды.

Сөмбел, елардай булып, Әнвәр абый­сына карады. Абыйсы, аның югалып калганын күреп:

- Әйдә, әйберләреңне җыярга булы­шам, - дип, Сөмбелне үзе белән икенче бүлмәгә алып керде. - Сеңлем, мин сиңа адресымны калдырам. Кайчан киләсеңне әйтеп хат язарсың. Олы кешеләрне авыр чакта ташлап китү килешми, берәр айдан терелер, китәрсең. Мин сиңа безгә ничек киләсен язып калдырырмын. Сәмәркандка кайткач, хат язармын, ак­ча салырмын.

- Абый, хатыңны монда язма. Әни белсә, җибәрмәячәк. Менә шул адреска язарсың, - дип, Сөмбел тиз генә Верочканың адресын язып бирде.

Менә тагын китә алмады ул. Язмыш аны нишләптер Арслановлар гаиләсен­нән чыгарып җибәрергә ашыкмады. Инде өченче кат язмыш аны яңадан бу гаиләгә кайтарды. Бу юлы Сөмбел еламады, бәргәләнмәде, ул үзен монда ярдәмгә килгән итеп кенә тойды. Кайнанасын авыру хәлендә ташлап китү на­муссызлык булыр иде, алар бит үзләре Сөмбелне авыр чакта ташламадылар. Шундый уйлар белән Сөмбел тыныч кына өй эшләрен башкарды.

Көз дә җитте, ә көзнең үз мәшәкать­ләре. Бер ай үтсә дә, Гөлфия апа әле култык таяклары белән генә йөри. Мон­дый хәлдә авыл җирендә бернинди эш эшләп булмый.

Булат белән Байрас кайтып бәрәңгене казып алдылар, аны киптереп, базга тө­шерделәр. Сөмбел белән Әлфис көзге чәчәкләрнең суганчаларын киптереп, бәрәңге янына урнаштырдылар. «Язга боларны кире утыртырсың» дип, Сөм­бел Әлфискә яхшылап аңлатты. Көзге алмаларны, Әлфис күрмәгәндә кәгазьгә төреп, базга төшереп куйды. Сөмбел кит­кәч, аңа күчтәнәч булыр. Алма тутырган олы бер тартманы аерым бер почмакка яшерде. Алма өстенә бик матур күлмәк куйды. Ул аны шәһәргә соңгы баруында Әлфискә дип алган иде. «Бу җылы күлмәк, солтаным, сине мин киткәч җылытыр. Син безне бик юксынырсың инде», - дип уйлады. Әлфиснең Яңа ел бәйрәменнән соң туган көне иде, тартма өстенә котлау кәгазе куйды.

Ул һәр көнен бу йорт белән хушлашу­га багышлады, һәрбер әйбер матур, искә алырлык булсын дип тырышты. Кайнанасын олылап-хөрмәтләп карады, өс-киемнәрен һәрвакыт алыштырып, юып торды, мунча кертте. Әлфисне дәрес әзерләргә, җаваплылыкка өйрәтте.

- Менә Азамат мәктәпкә баргач, синең абыең «икеле» капчыгы дип көләрләр. Ул кайтып, миңа булыш әле дисә, «белмим» диярсеңме? Үзеңә дә оят булыр. Тырыш, бишлегә генә укы! Кызлар күп белүче егетләрне ярата, - дип үгетләде.

Сүзләренең файдасы тими калмады. Әлфис мәктәптән кайткач, Азаматка кычкырып китап укыды. Азамат үсте, ул инде утыра башлады. Әлфиснең күл­мәкләрен тарткалый, кычкырып көләргә өйрәнде. Ялга кайткач, Булат Азаматны кулыннан да төшермәде. Бала аны үз итеп, битләрен, борынын тешләп, юеш­ләп бетерде.

Сөмбел соңгы вакытта барысы белән дә уйнап-көлеп сөйләште. Булат белән дә берни булмагандай тыныч тотты үзен, нәрсә булса да сораса, күзенә ка­рап, ачыктан-ачык җавап бирде.

Байрас аны астан гына күзәтте. Сөм­белнең кинәт үзгәрүен ничек аңларга, ул үз хәле белән ризалашты дияр иде, абыйсы белән аралары шул килеш кал­ды. Байрас Сөмбелнең нидер уйлап йөрүен сизде, ләкин аңлап кына бетерә алмады.

«Шәһәргә барып кайтыйм әле», дип, Сөмбел бер көнне үзе генә шәһәргә китте.

Верочка өендә аны абыйсыннан хат көтә иде. Сөмбел сөенеченнән Верочканы кочаклап үпте. Верочка аптырап калды.

- Нинди шатлыгың бар? Кемнең ха­ты бу?

- Верочка җаным, мин еракка китәм. Сиңа хат язып торырмын, тик минем адресны беркемгә бирмәм, кайдалыгымны берәүгә дә әйтмәм дип сүз бир.

- Ярар, кояшым, ярар. Ләкин син хат яз, ялгыз карт әбиеңне онытма. Минем бит бер якын кешем дә юк!

Сөмбел базардан улына комбинезон, чалбар, күлмәкләр алды. Шатлыгын эченә йотып, авылга кайтты. Бүген ул өйдәгеләрне тәмле алма пирогы белән сыйларга уйлады. Авыз эченнән көйли-көйли, аш-су әзерләде, өйгә тәмле ис­ләр таралды. Өстәл уртасындагы астра­ларны да читкә алып куймады, шуның тирә-ягына барысына да зур-зур пирог кисәкләре куйды. Табын шундый мул, матур, күңелле һәм барысы да бәхетле кебек иде.

Кайнанасы тизрәк терелсен дип, хә­леннән килгәннең барысын да эшләде, кичен дарулар белән аның аякларын уды, җылы суда тотты. Сөмбел бу өйдән ничек тә көзге суыклар башланганчы китәргә ашыкты.

Гөлфия апа, ике ай дигәндә, ныклап йөреп китте. Сөмбелнең дә бу йортка аяк басуына бер ел булды, авыр булса да көннәр, еллар уза икән.

- Әнкәй, ноябрь бәйрәмнәрендә Азамат белән әни янына кайтып килим әле?

- Ярар, кызым, бакча эшләре бетте, инде өй эшләрен генә үзем дә карармын. Кунак булып кил, Байрас илтеп куяр, - дип, кайнанасы каршы килмәде.

Бәйрәмгә Байрас кайтты, Булат кайт­мады. Сөмбел: «Тагын Фәридәсе янына киткәндер. Соңгы тапкыр күрә дә алмадым үзен», дип кәефсезләнсә дә, һичкемгә белгертмәде.

Сөмбел барлык әйберләрен алдан җы­еп әзерләгән иде. Өйдәгеләргә сиздер­ми генә, кеше күргәнче дип, машинага бер сумка әйберен чыгарып куйды. Берни булмагандай барысы белән хуш­лашып, күз яшьләрен күрсәтмәскә ты­рышып, Азамат белән машинага кереп утырды.

- Бер атнадан да озаграк тормагыз, кы­зым. Сезсез өйдә күңелсез, оныгымның тавышыннан башка өй буш. Ярый, исән-сау барып җитегез, кодагыйга күп итеп сәлам әйтегез, - дип, кайнатасы белән
кайнанасы кул болгап озатып калды.

Сөмбел яшереп кенә күз яшьләрен сөртте, тамакка утырган төер тын алырга ирек бирмәде. Байрас көзгедән күрмәсен дип, улын алдына бастырып, битен аның артына яшерде.

Байрас ашыкмады, ул шушы мизгел­дән рәхәт табып, Сөмбелне үз хатыны, Азаматны үз баласы итеп күз алдына китереп, елмаеп куйды. Әгәр шулай бул­са, алар, атна саен төялешеп, әбисенә кунакка барырлар иде... Аңа шушы кечкенә Сөмбел кирәк. Аның назлы ка­рашы, челтерәтеп көлүе, суырып үбәр өчен яратылган матур иреннәре кирәк, ул шуларның барысын атна буе сагы­нып яши, атна ахырында сөенә-сөенә авылына кайта...

- Шундый матур башкаеңны нинди уйлар басты, Сөмбел? - дип елмайды Байрас.

- Ул баш кайчан да булса бер уйлар өчен бирелгән бит инде, - диде Сөмбел, елмаеп. - Син бүген бик матур күлмәк кигәнсең, үзең дә бик чибәр. Син барысыннан да чибәр. Карале, син киткәч, безнең авыл кызлары ничек яшәрләр инде, мескенкәйләр, - дип көлде.

- Алай мине бик чибәргә санагач, нишләп син гашыйк түгел миңа? - диде Байрас сак кына.

- Алла сакласын, Байрас, мин бер янып үлгәннән калдым, икенчесен күтәрә алмам. Минем башка беркайчан да гашыйк буласым килми, ул җан әрнүләремне һич оныта алмам, мин моны дошманыма да теләмим. Мин менә бу бәләкәй егетне генә яратырмын, аны беркем белән бүлешәсе юк, ул минеке
генә, ә мин аныкы.

«Ярасына кагылмыйм, тагын бераз көтим. Хәзер сүз башласам, куркытырмын гына. Бу юлы абый белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк», - дип уйлады Байрас.

Аларны күреп, Сөмбелнең әнисе сөе­неп туя алмады:

- Кияү нишләп килмәде? — дип, болай да яралы йөрәккә тоз салды.

Байрас кич соңлап кына кайтырга җы­енды, Сөмбел аны озата чыкты.

- Кайчан килеп алыйм, Сөмбел?

- Кирәкми, килмә, вакыты җиткәч, мин үзем кайтырмын. Барысы өчен рәх­мәт, әле дә син бар безне кайгыртырга, - дип, Сөмбел моңсу гына елмайды.

Байрас, машинасына кереп утыргач, ишеген кире ачты. Сөмбел аны күреп:

- Нәрсә булды, Байрас? - дип со­рады.

- Сиңа бер сүз әйтәсем килгән иде, - диде егет, матур күзләре белән туты­рып карап.

Булат турында берәр нәрсә әйтергә телидер дип, Сөмбел куркып калды.

- Кирәкми, әйтмә, мин бернәрсә дә белергә теләмим.

Ул Байрасның күзләренә карап, эчтән генә саубуллашты, иелеп, ирене белән әкрен генә аның битенә кагылды.

- Сау бул, Байрас, исән-сау кайтып җит, - дип пышылдады да ишекне япты, аннары үзе артына да борылып карамый­ча кереп китте.

Байрас байтак вакыт кузгалып китә алмыйча утырды, Сөмбел ирене белән кагылган битен сыйпады, аның йөзен күз алдына китерде, башы әйләнде.

- Их, Сөмбел, нәрсә эшләгәнеңне үзең дә белмисең! Абый каршы килмәсә, мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен.

Бәйрәмнәр үткәч, Булат белән Байрас бергә кайттылар. Гомер булмаганны, үз­ара сөйләшер сүз тапмадылар. Байрас берничә тапкыр Сөмбел турында сүз башларга талпынса да, кыюлыгы җитмәде. Аның бервакытта да абыйсына кар­шы чыкканы, аның белән телләшкәне булмады.

Алар өйгә кайтып кергәндә, әнисе бе­лән әтисе, Әлфис өчәүләп кино карый иде. Өйдәге тынлык сәер тоелды. Байрас әнисенә сораулы караш ташлады:

- Әни, Сөмбел кайтмадымы әллә? Ул бит үзем кайтырмын, килеп йөрмә, диде.

- Ире килеп алганны көтәдер, - диде әтисе, Булатка карамыйча гына.

- Мин аның әнисенә киткәнен бел­мәдем бит, - дип абыйсы Байраска ка­рады.

- Йә балалар, әйдәгез, кичке ашны ашыйк. Киләсе атнада кайтыр, кайтмаса, барып алырсыз. Бала белән бу суыкта юлда йөрмәс, кодагый да җибәрмәгән­дер, килеп алырлар дигәндер. Әзрәк ял итсен, мин аяксыз утырганда, эш бик күп булды шул. Яшь кенә булса да, бөтен эшнең җаен белә, җиренә җитке­реп эшли. Син, улым, бер эш рәте белми дигәч, куркып калган идем, белә, улым, барысын да белә. Син аны яратмаганга гына юктан гаеп эзлисең, ул бик уңган, бик сабыр бала. Синең сирәк кайтуың­ның сәбәбен дә сизенә, ахры. Башка бе­рәү булса, тавыш куптарыр, елар иде, ә ул бер күз яше күрсәтми, түзә. Аңа карап минем елыйсым килә, ирле килеш
ирсез бит ул.

- Сөмбел өйдә юкта әйтеп калыйм, - дип, Шәүкәт абый да сүзгә кушылды.

- Син, улым, бала ятим итеп, шул яшь хатынны елатып, үзең бәхетле яшәрмен димә, кеше бәхетсезлегендә бәхет төзе­миләр. Юк артыннан чапмыйсың микән, ай-һай, үкенерсең, соң булыр.

Булат эндәшми генә, башын аска иеп тик утырды.

- Улым, кай җирен яратмыйсың соң? Нишләргә уйлыйсың? Аңлатып бир әле, Сөмбел өстенә икенче килен алып кай­та алмыйсың, ничек итеп без сиңа туй ясыйк, ди?!

- Белмим. Мин Фәридәне яратам. Без инде икенче ел Яңа ел дип сөйләшәбез, тагын күпме чигерергә була? Мин аның әти-әнисе белән таныштым, Яңа елга өйләнешәбез дип, Фәридәгә сүз бирдем.

- Шуны онытма, улым: Азамат - ми­нем беренче оныгым. Сезнең тагын әллә ничә балагыз булса да, ул һәрвакыт ми­нем баш оныгым булып калачак.

- Мин Яңа елга өйләнәм, - диде Булат кабат, әтисенең сүзен бүлеп. - Киләсе кайткач, Сөмбел белән сөйләшермен, әниләренә кайтып торыр, балага ярдәм итәрмен, ташламам.

Икенче атна уртасы да җитте, Сөмбел кайтмады. Гөлфия апа, кайтуларын күр­ми калмыйм дип, тәрәзә яныннан кит­мәде. Шәүкәт абый кирәксә-кирәкмәсә дә капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыргалый башлады, мәчет кырыннан да ураштырды, бик озак олы урамны күзәтте. Никадәр көтсәләр дә, Сөмбел белән оныклары күренмәде. Беркөнне эскәмиядә утырган Шәүкәт абыйга хат ташучы хат китереп китте. «Безгә хат язар кеше дә юк бит, бар туганнар монда яши, кемнән булыр икән?» - дип аптырап, өйгә керде.

- Анасы, кара әле, кемнәндер хат кил­де, кире адресы да юк.

- Малайларгадыр инде, безгә кем язсын?!

- Миңа диелгән бит менә.

- Ачып укы алайса. Әле Байраска гына кызлар яза иде, хәзер сиңа да яза башла­ганнармы? - дип шаяртты Гөлфия апа.

Шәүкәт абзыйның нидер тоеп йөрәге жу итте, куркып, Гөлфиясенә карады, ул да тынсыз калган иде.

«Хөрмәтле әткәй-әнкәй! Сез бу хатны алганда, мин инде бик ерактабулырмын. Соңгы китүемдә мин сезне чын күңелемнән кочаклап үптем һәм саубуллаштым. Китәм дисәм, җи­бәрмәс идегез. Әйтми киткән өчен рән­җемәгез, башка сездә калуның мәгънәсе юк дип уйладым. Әткәй, «Көт!» дидең, көттем, тагын алты ай көттем, күргәне­гезчә, безне бала да бәйли алмады. Бу­лат өйләнсен, мин аңа бәхет кенә телим, киләчәктә үкенмәс дип ышанасы килә.

Байрас, сиңа рәхмәтем бик зур. Син һәрвакыт авыр чакта ярдәм кулы суздың, ничә тапкыр үлемнән коткардың. Мин сиңа тормышыңда мәхәббәтнең олысын, юлдашның иң яхшысын телим.

Әлфис, солтаным минем, синсез ничек яшәгән булыр идем, белмим. Сиңа бер үтенечем бар: безнең серле почмакны беркемгә дә бирмә, ул һәрвакыт безнеке булып калсын. Минем киткәнемне белгәч, еларсың, үпкәләрсең. Үсеп җиткәч, барысын да аңларсың дип ышанам. Бәлки, сиңа безнең патшалыкта үз бәхетеңне корырга насыйп булыр.

Әткәй, үземнең кайчан кайтасымны әлегә белмим. Күпме еллар үтсә дә, ту­ган якларга кайткач, сезгә һичшиксез ки­лермен. Минем өчен борчылмагыз, мин югалмам, оныгыгызны да югалтмам. Ул үзенең Арслановлар нәселеннән икәнен белеп үсәр.

Әнкәй, хөрмәтем зур сиңа. Әгәр тор­мыш болай булмаса, түремнән дә төшермәс идем. Киленнәрең сине миннән дә ныграк яратсын, хөрмәт күрсәтсен. Утырткан чәчәкләрем сезгә миннән як­ты истәлек булсын.

Әткәй-әнкәй, безне көтмәгез, эзлә­мәгез, без бик еракларга киттек. Сезгә китергән газап-борчуларыбыз өчен киче­регез. Безне хәер-фатихагыздан ташламагыз. Үтәр еллар, онытылыр үпкәләр, төзәлер яралар, якын туганнар кебек бер очрашырбыз. Барлык яхшылыкларыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Сөмбел».

Шәүкәт абыйның куллары калтыра­ды, тамагына төер утырды, соңгы сүзләрне укып бетерергә тавышы җитмәде. Гөлфия апа, кинәт башына суккандай, телсез калды, аннары алъяпкычы белән авызын каплап, кычкырып елап җибәрү­дән үзен көчкә тыеп калды, күз яшьләре үзеннән-үзе яңак буйлап агып төште. Шәүкәт абый хатыны белән төпчек улы алдында күз яшен күрсәтүдән оялып, урамга ук чыгып китте, йөрәкне әрнетеп нәрсәдер кысты, тыны җитмәде, көч-хәл белән тамагына утырган төерне йотты, күзләреннән яшь тамды. Илле яшьлек ирнең үзенең көчсезлегеннән елавы иде. Ул бит кайчан булса бу көннең җитә­сен белде, шулай тиз килер дип кенә көтмәгән иде.

Тышта салкын, беренче кар ява. Кү­ңелдә җан өшеткеч бушлык.

Гөлфия апа буш бишеккә килеп кап­ланды да үксеп елап җибәрде, баядан бирле тыеп торган күз яшьләренә ирек бирде.

- Бәбекәем, күз нурым, кайларга кит­тегез икән, балакайларым? - дип, бала­ның кечкенә мендәренә башын салып, бик озак елады.

Ун яшьлек Әлфис, ни булганын аңлар­га тырышып, өстәлдәге хатны кат-кат укыды. Кем киткән, кая киткән? Ник әнисе шулай өзгәләнеп елый? Апасы әнисенә кунакка гына китте бит. Әлфис хатны кабат укыды, андагы сүзләргә ышанасы килмәде. Ничек инде апасы аны ташлап китсен? Азаматны кем ка­рар? Әлфис аптырап үз бүлмәсенә кереп китте. Апасын да, Азаматны да бик сагынды бит ул. Апасының элгечтә эле­неп торган ак якалы халатын үз янына сузып салды да йокларга ятты. Кайтыр апасы, әнисендә тагын бераз кунак бу­лыр да кайтыр, кайтмаса, ялда Байрас абый белән барып алырбыз, дип уйлады бала. Тынычланып, янындагы халатны кочаклап йокыга китте.

* * *

Сөмбел әнисендә ике төн кунды да соңгы көнне, төне буе елый-елый, ике хат язды. Хатның берсе әнисенә, икен­чесе Булатларга иде.

«Кадерле әнием!

Мин ерак юлга җыендым. Сиңа әйтер сүзләрем бик күп. Эндәшсәм, хәзер то­рып утырыр идең, тыңлар идең, ләкин мине аңламассың дип уйлыйм. Мин синең ачулануыңнан, елавыңнан, күз яшьләреңнән куркам. Мин һәрвакыт сине кайгы-борчуга салудан курыктым, шуңа син күп нәрсәне белмәдең, минем газапларымны күрмәдең. Мин ялгыш­тым, әнием. Мәхәббәтнең нинди газап­ларга салуын белмәдем. Кыз бала мә­хәббәт турында хыяллана, үсеп җиткәч, шуны эзләп китә. Кызлар гомерен юкка гына чәчкәләр белән тиңләмиләрдер. Ми­не чәчәк кебек өзделәр дә, яратмагач, ташладылар. Әгәр мәхәббәтнең шундый мәрхәмәтсез, кансыз икәнен белгән бул­сам, аны читләтеп узар идем. Әнием, җанымны йолкып алдылар, канатымны каерып сындырдылар, әни, яраларым бик авырта. Сиңа сөйләргә, күз яшьләреңне күрергә көчем калмады, әнием. Көндез көләм, төнен елыйм, балам хакына яшәргә көч бир дип, Ходайга ялварам. Әнием, кичер мине, ышанычыңны аклый алмадым. Бәлки әле хаталарны төзәтергә соң түгелдер, өметеңне генә өзмә. Син мине эзләмә, Булатларга да барма, аның әти-әнисенең бер гаебе юк. Алар бик яхшы кешеләр, син аларга рәнҗемә.

Мине башка берәү дә яндыра, рәнҗе­тә, мәхәббәт дип алдый алмас. Мин дөр­ләп янып беттем, яшьлек мәхәббәтемнең көле генә калды, ахыры. Сау бул, әнием, зинһар, рәнҗеп калма.