Предметка гомуми характеристика

Эчтәлек

1.Аңлатма язуы

2.Предметка гомуми характеристика

3.Укыту планында предметның тоткан урыны

4.Предметның эчтәлегенең кыйммәти юнәлешләре

5.Предметны үзләштерүнең шәхси, метапредмет,предмет нәтиҗәләре

6.Предметның эчтәлеге

7.Укучыларның эшчәнлеген күрсәткән тематик план

8.Укытучының матди техник базасы

 

Аңлатма язуы

1-4 нче сыйныфларның татар төркемендә укучы балаларга татар теленнән төзелгән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Федеральный закон «Об образовании в Российской Федерации» 29 декабря 2012 года» № 273-Ф3.

2. “Мәгариф” турында Татарстан Республикасы законы 2013 елның 22июле №68-ТРЗ

3.Федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования [электронный ресурс] http://минобрнауки.рф/

4.Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа (татар төркемнәре өчен) (Төзүче- авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова)

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыту: авторлык программа (татар төркемнәре өчен) (Төзүче-авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан: Мәгариф-Вакыт,2016

5.179 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту планы

6.Дәреслек исеме: 1 сыйныфлар өчен:

Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.Әлифба: Рус телендә башлангыч гомуми

белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек ( татар телендә сөйләшүче балалар өчен).-Казан: Татарстан китап нәшрияты,2012

 

2 нче сыйныфлар өчен:

Ф.Ф.Харисов, А.К.Җәләлиева. Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен).-Казан: Татар. кит.нәшр., 2012.-95 б.:рәс.б-н

 

3 нче сыйныфлар өчен:

Дәреслек. Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 151 б.: рәс. б-н.

4 нче сыйныфлар өчен:

Дәреслек. Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014.-179б.:рәс.б-н.

 

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент –нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләредип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасыныңбарлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

 

Предметка гомуми характеристика

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:

а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

ә) балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылык (компетенция) булдыру;

б) укучыларны өйрәнгән тел материалын урынлы файдаланып, татар телендә аралашырга өйрәтү;

в) телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

г) укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

Программа тел һәм сөйләм материалының гомуми эчтәлеген билгели һәм гамәлдә гомумдидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып эшләүне күздә тота.

Татар телен укытканда тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, әңгәмә кебек методларны файдалану отышлы. Программаның гомуми эчтәлеге башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның максаты һәм бурычларыннан чыгып билгеләнә. Беренчедән, программада балаларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү күздә тотылса, икенчедән, татар теле буенча системалы фәнни белем бирүгә дә аерым игътибар ителә.

Төп таләпләр башлангыч белем программасын үзләштерүгә куела. Алар шәхси (укучының мөстәкыйль үсешкә әзер булуы, укуга һәм тирә-якны танып белүгә омтылышы, шәхси һәм гражданлык сыйфатларының формалашуы), предметара (төрле предметларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга караган төшенчәләрне үзләштерү) һәм аерым предметка караган (өйрәнгән предмет буенча төп төшенчәләрне үзләштерү, аларны үзгәртеп яки үзгәртмичә куллана белү, хәзерге дөньяны танып-белү) таләпләргә бүленә.

Икенчедән, башлангыч белем программасының төзелешенә, ягъни аның төп өлеше белән гомуми күләменә, шулай ук мәҗбүри үзләштерелергә тиешле өлеше белән уку-өйрәнү вакытында барлыкка килә торган бүлегенә карата таләпләр куела.

Өченчедән, таләпләр башлангыч белем бирү программасын тормышка ашыру шартларына, шул исәптән кадрлар, финанс һәм материаль-техник базаларга юнәлтелә. Югарыда саналган таләпләр укучыларның яшен һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә ала, башлангыч белем алуны аннан соңгы баскычлар өчен нигез итеп саный. Башлангыч белем алуга дүрт ел вакыт билгеләнгән. Программа Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләрнең милли һәм мәдәни ихтыяҗларын күздә тотып төзелгән.

Ул:

– башлангыч белемне сыйфатлы итеп алу өчен бердәй шартлар тудыра;

– укучының рухи-әхлакый үсешкә ирешүен һәм тәрбия алуын тәэмин итә;

– мәктәпкәчә белем, төп гомуми белем, урта гомуми белем, башлангыч һөнәри, урта һөнәри һәм югары һөнәри белем алуны эзлекле итеп оештырырга ярдәм итә;

– күп милләтле Россия халыкларының, шул исәптән татар мәдәниятен сакларга һәм үстерергә ярдәм итә, туган телдә башлангыч белем алуга мөмкинлек тудыра, төрле милләтләрнең рухи кыйммәтләрен үзләштерү өчен җирлек булдыра;

– төрле белем бирү һәм мәгариф учреждениеләре эшли торган Россия шартларында бердәм мәгариф системасын булдыра;

– башлангыч белем бирүне укучының сәләтен һәм сәламәтлеген истә тотып оештырырга тиешле шартлар тудыра.

Программа башлангыч сыйныфларны тәмамлаучының шәхси сыйфатларын күзалларга ярдәм итә:

– укучы үз халкын, туган ягын һәм туган илен ярата;

– гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итә;

– тирә-якны актив рәвештә танып белергә омтыла;

– белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерә;

– гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле булуын күрсәтә;

– тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә ала;

– үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итә.

Программа буенча укучыларның башлангыч сыйныфларда алган белемнәренә түбәндәге таләпләр куела. Укучы:

– шәхес буларак, белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;

– үзе өйрәнгән предмет – татар теленнән яңа белем һәм күнекмәләр алып, дөньяны фәнни яктан күзаллый белә;

– Россия һәм Татарстан гражданины буларак, үз иле һәм халкы белән горурлану хисләренә ия;

– төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;

– бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;

– рухи-әхлакый сыйфатларга ия булган хәлдә, үзенең һәм иптәшләренең бәхәсле хәлләрдән чыга белү күнекмәләренә ия булуын күрсәтергә сәләтле;

– тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белә.

 

 

3.Укыту планында предметның тоткан урыны

 

Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен башлангыч белем бирү баскычында татар теле һәм әдәби укуга 646 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше түбәндәгечә күрсәтелә.

Татар теле:

I сыйныф – 3 сәгать – 99

II сыйныф – 3 сәгать – 102

III сыйныф – 3 сәгать – 102

IV сыйныф – 3 сәгать - 102