Белем дәрәҗәсен бәяләү нормалары

 

2-4 нче сыйныфларда контроль эшләр (агымдагы һәм йомгаклау) гадәттә грамматик биремле диктант (күчереп язу) формасында уздырыла. Грамматик бирем сүз һәм җөмләләрне өлешчә яки тулысынча тикшерүдән тора. Диктант һәм грамматик бирем өчен аерым билгеләр куела.

Язма контроль эшләрнең саны һәм төрләре программаның әһәмиятле сораулары яисә укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен зур булмаган бер тулы тема буенча тикшерү кирәклеге белән билгеләнә.

Гомуми йомгаклау контроль эшләре программаның аеруча мөһим темаларын үткәч, уку чирегенең, яртыеллыгының, елның азагында үткәреләләр һәм укучының барлык темалар буенча әзерлеген тикшерәләр.

Диктант(күчереп язу) өчен бәйләнешле текстлардан файдалану максатка туры килә. Текстлар хәзерге әдәби тел нормаларына туры килергә, тәрбияви һәм белем бирү рәвешендә, эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш.

Диктант өчен уртача авырлыктагы текст алына, анда элек һәм яңа гына өйрәнелгән кагыйдәләргә орфограммалар булырга тиеш. Әгәр диктант текстына кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләр яки тыныш билгеләре очраса, алар тактада языла яисә укытучы тарафыннан ачык итеп әйтелә.

1 чирек 2 чирек 3 чирек 4 чирек
25 сүз 30 сүз 35сүз 40 сүз
45 сүз 50 сүз 55 сүз 60 сүз
65 сүз 70 сүз 75 сүз 80 сүз

 

3 классларда эш түбәндәгечә бәяләнә:

“5” – хаталар һәм тәзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә. Каллиграфия таләпләреннән бер генә чигенеш яки бер төзәтү булырга мөмкин(төшеп калган хәрефне өстәү яки төгәл язылмаган хәрефне төзәтү һ.б.).

“4” – диктантта 2 орфографик, 1 пунктуацион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктуацион хата. Эш пөхтә башкарылган, ләкин каллиграфия таләпләре үтәлмәгән. Шуңа өстәп , берәр “5” билгесендә күзәтелгән төзәтүләр булырга мөмкин.

“3” – диктантта 3 тән 5кә хәтле орфографик хата ( 3 орфографик, 2 пунктуацион яисә 5 орфографик һәм 1 пунктуацион хата). Эш җиренә җиткереп башкарылмаган,каллиграфия нормаларыннан җитди тайпылышлар. Төрле характердагы төзәтүләр булырга мөмкин.

“2” – диктантта 6-7 орфографик хата. Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтәлмәгән.

Грамматик биремнәрне тикшерү һәм бәяләү:

“5” – биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләрнең һәм билгеләмәләрнең аңлы үзләштерелгәнлеге күренә, алар мөстәкыйль кулланылган

“4” – кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә кулланылган.

“3” – бплгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дөрес үтәлгән.

“2” – материалның начар үзләштерелгәнлегекүренә, грамматик биремнәрнең күбесе үтәлмәгән.

Сүзлек диктантлары да контроль эш рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Диктант материалы итеп язылышы үзләштерелергә тиешлепрограммада күрсәтелгән сүзләр алына. Күләме – 2 нче сыйныф – 8-10 сүз, 3 нче сыйныф – 10-12 сүз, 4 нче сыйныф – 12-15 сүз.

Бәяләү нормалары:

“5” – хатасыз эш.

“4” – 1 хата, 1 төзәтү.

“3” – 2 хата, 1 төзәтү.

“2” – 3-4 хата.

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен өйрәтү рәвешендәге изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшереп була. Алар 1 сәгать дәвамында башкарыла. Контроль эш итеп изложение 3 нче сыйныфның

азагында 1 тапкыр, 4 нче сыйныфта 2 тапкыр уздырыла.

Изложение текстының күләме һәр сыйныф өчен күрсәтелгән диктант тексты күләменнән 15-20 сүзгә артык булырга тиеш.

Сочинение күләме 3-4 сыйныфларда 0,5 – 1 биткә кадәр; бу якынча 3 сыйныфта 9 – 10 җөмлә (50-60 сүзләп). 4 нче сыйныфта 11-12 җөмлә(70-80 сүз).

Сочинениеләрнең темасы балаларның тормыш тәҗрибәсенә, мәнфәгатенә якын, сүзлек составы һәм төзелеше ягыннан укучылар башкара алырлык булырга тиеш.

2-4 сыйныфларда изложение һәм сочинение өчен 1 билге куела. Хаталар исәбе диктанттагы кебек алып барыла. Аларның эчтәлек һәм сөйләм ягыннан оештырылуы түбәндәгечә тикшерелә:

Кирәге булмаган фактлар кертү, текстның өлешләре арасында бәйләнеш булмау, җөмләләрнең бер-бер артлы уңышсыз төзелүе, бер үк сүзне кирәксезгә кабатлау, сүзне тиеш булмаган мәгънәдә куллану.

Иҗади эшләр түбәндәгечә бәяләнә:

“5” – автор текстын дөрес һәм эзлекле итеп чагылдыру (изложениедә), теманы логик эзлеклелектә ачып бирү, фактик хаталарның булмавы, сүзлекнең бай булуы һәм эшнең сөйләм ягыннан дөрес оештырылуы. 1 сөйләм төгәлсезлеге булырга мөмкин. Өйрәнелгән кагыдәләргә орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, 1-2 төзәтү бар.

“4” – автор тексты җитәрлек дәрәҗәдә тулы бирелгән(изложениедә), тема ачылган , ләкин эчтәлек биргәндә, сизелмәслек кенә булса да, эзлеклелек бозылган. Тулаем алганда сөйләм , шул текстның эчтәлегендә, төзелешендә 3 төгәлсезлек , 2 орфографик , 1 пунктуацион хата , 1-2 төзәтү булырга мөмкин.

“3” – автор текстыннан бераз читкә китү күзәтелә(изложениедә), темадан читкә тайпылыш, нигездә дөрес, тик эчтәлекне язганда эзлеклелек юк, 2-3 җөмлә дөрес төзелмәгән, сүзлек ярлы.

“2” – эчтәлек бирелмәгән, җөмләләрдә эзлеклелек юк, сүзлек ярлы.

Нче сыйныф

Төп темалар Сәг. Белем һәм күнекмәләр
1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. авазлар һәм хәрефләр; сузык һәм тартык авазлар; татар һәм рус телләренең икесендә дә булган, әмма әйтелеше белән татар телендә аерылып торган авазлар; сүзлекләр турында белешмә, тамыр һәм кушымчаларның үзенчәлекләре; исем; фигыль; сыйфат; җөмләнең баш кисәкләре;
  Морфология.     - исем, исемнәрнең килешләр, тартым белән төрләнеше; -сыйфат, дәрәҗә формалары; - сан, саналмышның кулланылу үзенчәлекләре; - алмашлыклар, тартым, күрсәтү алмашлыклары; - фигыль, боерык фигыльләр, үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләр, барлык заман формаларын зат-сан белән төрләндерү; - бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр
Синтаксис   - сүзтезмә һәм җөмлә; - җөмләнең баш кисәкләре; - җыйнак һәм җәенке җөмләләр; - җөмләнең иярчен кисәкләре; - җөмләнең тиңдәш кисәкләре; - эндәш сүзләр
Бәйләнешле сөйләм үстерү  
       

 

Уку эшчәнлеген оештыра белү Өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү Фикерләү белән бәйле күнегүләр Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше
1. Эшчәнлек өчен 1. Дәреслек белән эш 1. Танып белү 1. Телдән сөйләм:
эш урынын әзерләү. итә белү. активлыгын үстерү. кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;
2. Эшнең 2. Төрле текстлар 2. Кагыйдәләрне аңлап сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә
дөреслеген белән эш итә белү. кабул итү күнекмәсе белү күнекмәсе;
тикшерү. 3. Эчтәлекне аңлап. булдыру. тәржемә итү күнекмәсе;
3. Эш сыйфатына дөрес уку. 3. Грамматик анализ 2. Язма сөйләм:
бәя бирү. 4. Сүзлекләрдән төрләрен үзләштерү: күчереп язу - 35-40 сүз;
  файдалана белү. фонетик сүзлек диктанты - 12-16 сүз;
    лексик контроль диктант - 45-50 сүз;
    сүз ясалышы изложение язу - 60-70 сүз;
    сүз төзелеше фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча сочинение язу - 45-50 сүз.