Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар теле укыту түбәндәге нәтиҗәләргә китерә:

– Россия Федерациясе һәм аның төрле регионнарының тел һәм мәдәният ягыннан бердәм һәм күп төрле булуы турында башлангыч мәгълүмат бирелә;

– укучылар телнең милли мәдәнияткә каравын, аның төп аралашу чарасы булуын аңлый;

– әдәби нормаларга туры килгән телдән һәм язма сөйләмгә ия булган кешегә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә, аның культуралы шәхес булуы аңлатыла;

– татар теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормалары һәм сөйләм әдәбе турында башлангыч мәгълүмат бирелә, аралашу өчен кирәкле тел материалын сайлап кулланырга өйрәтә;

– татар теле буенча алган белемнәрне укучы танып-белү һәм аралашу өчен тиешенчә куллана белә.

Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә, укучылар түбәндәгеләрне өйрәнә:

– Россия Федерациясендәге телләр һәм мәдәниятләрнең күп төрле булуы турында башлангыч мәгълүмат ала, телнең милли үзаңны белдерүгә нигез булуын күзаллый;

– телнең милли мәдәни күренеш һәм аралашу чарасы булуына төшенә, рус теленең Россия Федерациясендә дәүләт теле буларак тоткан урынын һәм аның төрле милләтләр арасында аралашу чарасы булуын аңлый;

– укучыларда телдән һәм язма сөйләмне дөрес итеп төзүгә уңай караш тәрбияләнә, алар аны шәхеснең тәрбияле булу билгесе итеп кабул итә;

– туган телдә (татар телендә) башлангыч орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерә, аралашуның максат һәм бурычларыннан чыгып, тиешле тел берәмлекләреннән урынлы итеп файдалана белә;

– аралашу вакытында өйрәнелгән тел берәмлекләрен танып-белү һәм гамәли максатлардан чыгып файдалана.

Рус һәм татар телләрен өйрәнү нәтиҗәсендә, башлангыч сыйныф укучылары телнең аралашу чарасы булуына төшенәләр, аны милли мәдәни күренеш буларак кабул итәләр. Тел өйрәнү укучы өчен белем алуның төп нигезе, аны уйларга һәм күзалларга өйрәтүдә, иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә төп чараларның берсе булып тора. Шул ук вакытта, укучылар телдән һәм язма формада аралашу өчен, төрле мәгълүмати чараларның мөмкинлекләреннән киңрәк файдалана белергә дә өйрәнәләр. Башлангыч сыйныфларны тәмамлаганда, укучылар телдән һәм язма сөйләмнең дөреслеге кешенең гомуми культурасы дәрәҗәсен билгеләвен дә аңлыйлар. Алар туган телдәге башлангыч орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерәләр.

Башлангыч мәктәп чоры ахырына укучылар хатасыз яза белүне гомуми үсеш дәрәҗәсенең күрсәткече буларак кабул итә; орфографик кагыйдәләрне, тыныш билгеләрен урынлы куллана белү җөмлә төзегәндә һәм бирелгән җөмләләрне тикшергәндә кирәк булуына ышана; тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, лексикология, сүз төзелеше, морфология һәм синтаксис буенча башлангыч мәгълүмат ала, тиешле күләмдә тел берәмлеге буларак аваз, хәреф, сүзнең мәгънәле кисәкләре, сүз төркемнәре, җөмлә кисәкләре, гади җөмләләрне табарга, аларга характеристика бирергә һәм чагыштырырга өйрәнә, бу исә үз чиратында укучыга алга таба катлаулырак төшенчәләр белән эш итәргә таяныч була. Нәтиҗәдә укучыда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну барлыкка килә, һәм ул алдагы сыйныфларда татар теле буенча алачак белемнең нигезен тәшкил итә.

 

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белүнәтиҗәләре:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

– иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

– объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

– төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

– тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

– уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

– эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

– уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

– билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

– укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

– дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

– дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

– әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

– әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– парларда һәм күмәк эшли белү;

– мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

– әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.