Ил каян чыга, ни өчен төрлечә исә?

ОФЫК

Казан” журналы китапханәсе

 

 

ЕН-ПӘРИЛӘР БАР ДИЛӘР...

Татар халык легендалары һәм мифлары

Казан, 1992Эчтәлек

С. ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ.. 4

Легендалар. 5

Җир ничек яралган. 5

Күкнең күтәрелүе. 5

Зөһрә йолдыз. 5

Җил каян чыга, ни өчен төрлечә исә?. 6

Ни өчен чыршылар һәрвакыт яшел һәм матур?. 6

Ни өчен тирәк агачы җимешсез булып калган?. 7

Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган?. 7

Усак яфраклары.. 8

Ярканат ничек итеп дөньяны саклап калган?. 9

Ни өчен ярканат яктыда очмый?. 10

Тартай, бытбылдык, көртлек, чыпчык исемнәре каян килеп чыккан?. 11

Ни өчен тартай ябык та бүдәнә симез була?. 12

Кәккүк каян барлыкка килгән?. 12

Карлыгачның койрыгы нигә аерылган?. 12

Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?. 13

Дөя ничек үз буена ышанып өлештән калган?. 14

Кеше гомере ничек корылган. 15

Әлмәмәт чокыры.. 16

Кәрт тавы.. 16

Иске Кама. 16

Иделнең Акбикәне урлавы.. 16

Төпсез күл. 16

Уразлыны җир убу. 17

Рәҗәп бабай чишмәсе. 17

Яхъя хәзрәт. 17

Рабига күле. 18

Әбелкасыйм баба. 18

Тимершәех. 19

Мәһди ташы.. 19

Кисек башлы әүлия. 19

Кисекбаш.. 19

Алып тавы.. 20

Килен тавы.. 20

Ананың балага шәфкатеннән башсыз тәне телгә килер. 20

Игелексез угыл. 21

Биләр ханы хәзинәсе. 21

Сак-Сок. 21

Мифлар. 22

Абзар иясе (йорт анасы) 22

Өрәк. 22

Албасты.. 23

Убыр. 23

Бичура. 24

Өй иясе (өй анасы) 25

Су бабасы.. 27

Су иясе. 27

Су анасы.. 28

Шахта иясенең ачуы.. 29

Шахта иясе. 29

Шахтерның адашуы.. 29

Таз белән шүрәле. 29

Шүрәлене ничек алдарга. 30

Төнге очрашу. 30

Эттән курыккан. 30

Юлдаш Имәнәй. 30

Ярымтык. 31

Шүрәле. 32

Шүрәле каргаган авыл. 34

Шүрәле Яппар. 34

Йорт иясен ничек алдаганнар. 35

Токый чокыры.. 35

Ятим кыз һәм су анасы.. 35

Кырык ел тыныч эшләгән. 36

Җил. 36

Мәцкәй. 36

Батыр Гәрәй. 36


С. ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ

Дөньялар гел-гел буталып торган бер вакытта кеше үз кү­ңеле өчен рухи азык эзли башлый. Кемнәрдер маҗаралы, фан­тастик әдәбиятны ябырылып ала, ә кемнәр­дер халык иҗатына караган легенда һәм миф­лардан, гасырлар тузаны каплаган һәм халык хыялы белән фантастика дәрәҗәсенә күтәрелгән персонажларда үзенә тор­мышчанлык эзли.

Легенда һәм мифлардагы дөнья могҗизаларга, табигать серләренә бик бай. Кырлай йә Себер якларындамы шүрәлеләр барысы да диярлек куе, караңгы урманнарда яшиләр, ә җен-пәриләрне исә дөньяның барлык калаларында һәм салаларында да очратырга мөмкин. Шүрәлеләр безнең күңелләргә балачактан ук аңгыра, кеше тарафыннан һәрчак кыерсытылган урманда яшәүче бер җан иясе булып кереп калса, җен-пәриләр, убырлы карчыклар күз алдына килеп басса исә, күңелләр шомланып, курку баса иде.

Әйдә, шүрәлеләр безне кети-кети уйнарга чакырсыннар. Ал­бастылар, убырлар, бичуралар да безгә Шүрәле һәм Су ана­лары кебек якын булсыннар. Зөһрә кыз һәрвакыт айдан елма­еп карасын. Легенда һәм мифларны үз эченә алган бу кечкенә җыентык сезне сихри һәм серле дөньяга алып кереп уйланырга мәҗбүр итсен.

Татар халык иҗатының бу өлгеләрен безгә С. ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ тәкъдим итте.


Легендалар

Ир ничек яралган

Элек заманнарда дөнья тоташ судан гына торган. Кешеләр әле бул­маган. Суда балыклар һәм су кошлары гына яшәгәннәр. Шунда бер үрдәк, су төбенә чумып, борыны белән бер кисәк балчык алып чыккан. Бу зурай­ган һәм шуннан җир хасил булган, ди.

Күкнең күтәрелүе

Борынгы заманнарда күк йөзе җиргә бик якын торган. Аңа сузылып кул белән дә кагылырга мөмкин булган.

Шул заманнарда бер балалы хатын баласының артын салам белән чис­тарткан да, пычранган саламны күккә кыстырып куйган.

Зәңгәр күк йөзе бу эшкә бик хурланган, ачуланган һәм, җирдән агрылып, югарыга менә башлаган. Күкең болай эшләвенә кешеләр бик куркышканнар һәм күккә: «Китмә, күк, тукта!»— дип ялвара башлаганнар. Ләкин күк аларны тыңларга да теләмәгән, үзенең җирдән ераклашуын дә­вам иткән. Күкнең болай китеп баруын күреп, эт белән мәче дә бик бор­чылганнар. Алар да күкнең җирне ташламавын үтенеп ялварганнар. Күк, эт белән мәченең ялваруларын ишетеп, аларны кызганган һәм менүеннән туктаган, ләкин җиргә элекке якынлыгына кайтмаган.

Шуннан бирле кешеләр эт белән мәчене кадерләп үз йортларында тота башлаганнар, ди.

Зөһрә йолдыз

Заманында Зөһрә исемле бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз бул­ган. Аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне белүенә, кешеләргә карата игелекле булуына бөтен тирә-як исләре китеп сөйли икән. Ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә ирәмсенмәгән, эреләнмә­гән. Аның бик усал үги анасы булып, ул Зөһрәдән бик көнләшеп, һәрвакыт юк сәбәпләр белән аны тирги, ачулана, кыен эшләр куша икән. Иртәдән алып кичкә кадәр эшләгән Зөһрә. Юри, кешеләрнең җылан, ерткыч күп дип сөйли торган куркыныч урманнарга Зөһрәне коры утыннар җыярга җибәрә икән үги анасы. Зөһрә бер дә карышмый, үзенә кушылган эшләрне эшли, аңар һич ни булмый икән. Ничаклы ачуланса да, ничаклы эшләтсә дә, Зөһрә үги анасына бер дә усаллык кылмый икән. Күңеле һәрвакыт изгелектә генә булган. Кулыннан килгән эшләрне көн димәгән, төн димәгән эшләгән, ничек тә үги анасын ризалатырга тырышкан. Зөһрәнең шундый сабырлыгы, шундый түземлеге үги ананы бигрәк тә ачуландырган.

Шулай бер көнне, иртәдән кичкә кадәр эшләп бик арып кайткач, Зөһ­рәне үги анасы төпсез савытка су ташырга кушкан, үзе бик ачуланып:

— Әгәр дә таң атканчы тутырмасаң йортыма аяк басачак булма, кый­нап үтерермен,— дигән. Зөһрә бер сүз дә әйтмичә көянтәсе белән чиләк­ләрен күтәреп суга киткән. Көн буе эшләүдән куллары талган, аяклары йөрүдән көчкә-көчкә генә атлыйлар, җилкәләре буш чиләкләр күтәргәнгә дә сызлана икән. Бик матур айлы кич булган. Ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя, бөтен җир йөзе нурга чумып иркәләнеп тын гына ята икән.

Яр буенда Зөһрә, бер аккан суга, бер күктәге айга, бер тирә-ягына карап уйга чумган. Туган әнисенең ягымлы сүзләре, җылы куены, исенә төшкән. Шунда үзенең бәхетсезлеген уйлап кайнар яшьләре бит буеннан җиргә тәгәрәгәннәр. Ул ялгыз үксеп-үксеп җылаган да, «Уф»... дип сулап, чиләкләре белән су алган. Сулы авыр чиләкләр аның җилкәләрен тагын да авыррак басалар икән. Ул тагын айга караган. Ай һаман нурланып йөзә икән. Үзенең бәхетсезлегенә кызның җаны әрнегән, ләкин бәхетсезлеге өчен берәүне дә гаепләмәгән. Күңелендә үги анасына бер усал уе юк, тик аңар миһербанлык кына тели икән. Шунда бер йолдыз атылып, дөнья та­гын да нурланыбрак киткәндәй булган. Зөһрәнең күңеленә дә әллә нишләп җиңел була башлаган. Күңеле һәрвакыт яхшылыкта булганга Зөһрәне бер якты йолдыз һәрвакыт күзәтеп торган икән, менә шул җиргә атылып аны нурларына чолгап күтәрә башлаган. Зөһрә үзе дә кайдадыр күтәрелгәнен сизгән, чиләкләре җиңеләйгәндәй булган. Аның йөрәгендәге авыр төен беткән, күңеленә бик йомшак, бик җиңел, бик рәхәт булган. Шунда озын керфекле күзләрен ачып җибәрсә, үзен ай уртасында күргән.

Сез әгәр дә тулган айга игътибар белән күзләрегезне текәп карасагыз, ай уртасында көянтәсенә чиләкләрен аскан Зөһрә кызның басып торганын әле дә күрерсез. Ә ай янында ялтырап яна торган йолдыз булыр, бусы инде Зөһрәне күккә күтәргән йолдыз. Аны «Зөһрә йолдызы» дип йөриләр.

ил каян чыга, ни өчен төрлечә исә?

Аны кем белә дисәң, безнең Гөлйөзем әби белә икән. Ул менә нәрсә дип әйтеп сөйли:

— Кайдадыр дөньяларның чигендә, Каф тавы дигән тылсымлы таулар артында, Җил иясе дигән бик карт бер әби бар икән. Ул үзе сукыр икән. Җилне шул истерә имеш. Ничек-ничек дисәң, аның дөнья зурлыгы бер мич­кәсе бар, бөтен булган, буласы җилләрне шул мичкәдә ябып саклый икән, ди. Кайчан җил истерергә вакыт җитсә, шул әби мичкәнең бөкесен кирәк кадәр генә ача да, менә китә җил, менә китә! Зур итеп ачса — давыл да буран чыга... Кирәк кадәр истергәч, мичкәнең бөкесен яңадан тыгып куя. Шуннан бөтен дөньяң тып-тын кала.

— Алай соң, ул әби үзе шулай бик карт та, сукыр да булгач, бөкесен югалтып куйса?..

— Юк, ул югалтуын югалтмый,— ди Гөлйөзем әби.— Ни өчен дисәң, бөкесен кулыннан бер дә ычкындырмый. Шулай да, син әйт тә мин әйт дигәндәй, күзе күрмәгәч, кайвакыт мичкәнең тишеген тиз генә табып, томалап өлгерә алмый, ди, шул. Менә шуннан китәме атналар буе гел бер яктан җил!