Ананың балага шәфкатеннән башсыз тәне телгә килер

Бер заманны дөньяда бер матур кыз булган, ди. Бер егет аңа гашыйк булган. Шул хәтле яраткан, саргаеп кипкән, тәмам шашар дәрәҗәгә җит­кән, әмма ләкин кыз, үзенең матурлыгына масаеп, шул дәрәҗәдә тәкәб­бер булган, ди, егетнең мәхәббәтеннән бары тик көлә генә икән. Егет бик ялынып, бик ялварып йөдәткәч, кыз аңа ахырында беркөнне елмаеп көлгән дә:

— Яратам да яратам дисең, әйт алайса, кайсыбызны күбрәк ярата­сың: анаңнымы, минеме? — дигән.

Кызның беренче мәртәбә үзенә шундый матур елмаюын күргәч, егет тәмам исереп:

— Сине,— дигән.

— Ничек яратасың?

Егет:

— Тәнемме бар, җаныммы бар — бар да синең иркеңдә,— дигән.

Шунда матуры аңа:

— Ышанмыйм, алай мине анаңнан артык яратсаң, бар хәзер кайтып, анаңны суй да башын минем алдыма китереп куй,— дигән.

Егет, яшен суккан кебек, аптырап катып калган. Аннары:

— Кызган мине!— дип аның каршына тезләнгән. Тик кыз аның саен башын югарырак күтәргән:

— Менә күрдеңме хәзер мәхәббәтеңнең буш сүз икәнлеген!—дип шаркылдап бер көлгән дә аңардан бөтенләй йөз чөереп, борылып юлына киткән.

Егет нишләргә дә белмәгән. Үзенең изүләрен ертып аерган:

— Юк, минем мәхәббәтем буш сүз түгел! Буш сүз түгел! — дип кыч­кырган да, тезләнгән җиреннән сикереп торып, өенә йөгергән.

Ул инде бу вакытта тәмам шашкан булган, кешеләр аның тилергән кыя­фәттә шулай йолкына-йолкына кычкырып, өенә кайтып барганын күргәннәр.

Егет шул төнне, сөйгәненең үҗәтлеге хакына үзенең ахмаклыгы белән дөньяда булмаган бер зур җинаять кылган: анасын суйган, башын кисеп кулына күтәргән дә сөеклесе янына ашыккан. Чыгып бара икән, анасының гәүдәсенә сөртенеп егылган.

Егылып, «уф!» дияргә өлгермәгән, шунда ук анасының башсыз гәүдәсе телгә килеп, аңардан:

— Кайсы җирең авыртты, балам? — дип сораган, ди.

Игелексез угыл

Кайчандыр, бик борынгы заманда, безнең авылда шундый хәл булган.

Авыл кырыендагы җимерек өйдә ялгыз карчык яшәгән. Аның бер улы бар икән. Ул чибәр, гаять көчле булган, әмма усал юлбасарлык белән шө­гыльләнгән. Бервакыт олы юлда озак сукбайланып йөргәннән соң, эзәр­лекләүдән качып, караңгы төндә әнисе ишеген шакыган. Әнисе әрләп, ке­рергә рөхсәт бирмәгәч, ачуы чыккан улы көч белән ишекне бәреп кергән дә, пычак күтәреп анасына ташланган. Әмма әнисе коточкыч каргау сүзләре әйтеп өлгергән һәм мәрхәмәтсез егет шул ук минутта биленә хәтле җиргә иңеп ташка әйләнгән.

Шул вакыттан алып әниләре сүз тыңламый торган балаларын каргалган кеше сыны янына алып киләләр дә:

— Тыңламасагыз, сез дә шул хәлгә калырсыз,— дип әйтәләр икән.

Биләр ханы хәзинәсе

Биләр патшасы бик бай булган. Аның сугышып алган хәзинәсе чиксез икән. Ул байлыкны үзеннән калган балаларының саклап тота алуларына ышанмаган. Шуннан соң патша бер биек багана куйдырган. Шул багана астына бер бүлмә ясатып, бөтен байлыгын шуңа төшереп, әфсен укып, бик­ләп куйган. Ул байлык хәзер дә шунда ята, ди.

Кайбер кешеләр ул хәзинәне алырга ниятләп, җир астына төшкәләгәннәр. Алар хәзинәгә якынаю белән, хәзинә янында бер кара эт күренә, ди. Ул эт хәзинәне урларга килүчеләргә ташлана икән. Этнең коточкыч табышы каракларны борылып китәргә мәҗбүр итә, имеш. Шулай итеп, хәзинә алырга баручылар, эт тавышыннан куркып, кире кайталар икән дә, кайткач, гакылдан язалар икән.

Сак-Сок

Яшәгән, ди, ир белән хатын. Аларның бер улы белән бер кызы булган, ди. Балалары бер дә дус яшәмәгәннәр, вак-төяк аркасында да еш кына талашканнар, хәтта сугышканнар да; Бу хәл әниләрен бик борчуга салган. Ул аларны дус яшәргә ничек кенә үгетләмәсен, балалары барыбер аны тыңламаганнар.

Бер көнне ире урманга ауга киткәч, хатыны намаз укырга утырган. Балалар шул вакыт тимер ук табып, шуның өчен тарткалаша башлаганнар, аннан сугышырга тотынганнар, әниләренә намаз укырга комачаулаганнар. Әниләре чыгырыннан чыккан, аларны: «Сак-Сок булыгыз!» — дип каргаган. Шул ук минутта балалар кошка әверелгәннәр. Намаздан соң әниләре кыл­ганына үкенеп елый башлаган. Балалары аның янына очып килеп, гафу итүен үтенгәннәр. Әниләре гафу иткән, ләкин балалары элекке хәлләренә кайта алмыйча, кош булып калганнар.

Алар хәзер дә урманда яшиләр, тик бергә түгел икән. Араларында биек тау тору сәбәпле алар бер-берсен күрә алмыйлар, бары тавышларын гына ишетәләр икән.

Төннәрен аларның тавышлары килә икән дә берсе: «Сак!» — дип кычкыра, икенчесе: «Сок!» — дип җавап бирә, имеш. Алар кеше күзенә күренмиләр, ди.

Кайвакыт, алар әниләренең каргышына юлыгып, үзләренең кош булып әверелүләре турында җырлар җырлыйлар икән.

Мифлар

Абзар иясе (йорт анасы)

Йорт анасы (абзар иясе) ишек алдында йә булмаса ат абзарында тора. Йорттагы терлекләрне баш-күз итә. Ул кай чагында кеше кыяфәтендә, кай чагында бер-бер терлек сурәтендә кешегә дә күренә. Аны ерактан гына, төнлә генә күреп була. Йорт анасы терлекне генә карый, бигрәк тә ул ат­ларны ярата. Сөйгән атының ялын тарый, читтән аңа җим алып килә, кай атларны ул бер дә яратмый, яратмаган атын төн буе борчый, җөдәтеп бетерә. Төн буе аңа атланып йөри, аның алдындагы җимне алып китеп, үзе сөйгән ат алдына илтеп сала. Йорт анасы сөйми торган атлар арыкланып, боегып бетәләр, бик өшәнәләр. Мондый атларны бөтенләй бетешкәнче ул йорттан читкә озатудан яхшысы юк, шунда гына котылсаң котыласың.

Абзар иясенең күңелен калдырырга бер дә ярамый. Ара-тирә генә бул­са да аның күңелен таба торырга кирәк. Аның кәефен бер бозсаң ул бөтен йорттагы терлекләрне үтереп бетерә икән. Йорт анасы ат тагарагын пыч­ратканны барыннан да бигрәк яратмый икән. Йорт анасы бер борчылып китсә, аны ипкә китерү өчен аның атын атап бутка пешерергә кирәк, ди.

Йорт анасын мин үзем дә күргәнем бар, кешеләрдән дә ишеткәнем бар. Безнең бер ак атымыз бар иде. Урак өсте җитәрәк, көлтә кертергә кирәк булыр дип, икенче туры ат алдык. Менә шул яңа туры атымыз көннән-көн ядаулана, арыклана бара. Алган чакта симез, нык, уйнап кына тора торган ат безгә килеп бер атна-ун көн торгач бөтенләй эштән чыгып бетте. Карап торырлыгы калмады. Ни чаклы аерым ашатып сыйлап карасак та, ат кыя­фәтенә кертеп булмады. Менә бер тапкыр, төнлә кайтып ишек алдына керсәм, ат абзарында иң озын кеше шикелле бер карагай тора, ат кешни... Тиз генә өйгә йөгереп кердем дә ут алып чыктым, ни күзем белән күрим, әлеге яңа туры атымызны йорт анасы тагаракка чалкан яткырган, тагарак­тагы туры атка салган кибәкнең барысы да ак ат алдына күчкән.

Берәү сөйләгәне бар:

Безнең әти барында ике көрән атымыз бар иде. Әти үлгәннән соң боларның берсен бик картайганнан, йөккә ярамый башлагач, чалдым да аның урынына кара туры ат алдым. Хикмәт, шул кара туры ат көннән-көн арыклана, ябыклана барды, тора торгач бөтенләй эшлектән чыкты. Безгә килгәндә яллары үрелгән иде, безгә килгәч яллары сүтелеп тә, кырылып та бетте, бөтенләй ялсыз калды. Бер елдан бу атны ярты хакына саттым да, аның урынына яңадан көрән ат алдым. Менә бусы килгәндә начар гына иде. Безгә килгәч тә бөтенләй җан керде, таный алмассың, шулай төзәл­де... Йортымызга кара терлек кертергә ярамый иде. Йә үлә, йә имгәнә иде. Шул безнең йорт иясе кара терлекне яратмый икән. Әле инде кара терлекне капкамнан да эчкә атлатмыйм...

Рәк

Өрәк үтерелгән кешенең үлгән урынында йә булмаса кеше каны агызылган җирдә була. Өрәк күберәге үтерелгән кешенең гүре өстендә күренә. Кешеләргә ул күп усаллык тидерми. Аның йә йөренгәнен генә, йә ачы тавыш белән моңланып җылап утырганын гына ерактан күрәләр. Өрәк, күбрәге, кеше үтерүчегә килеп, ишеген йә тәрәзәсен кагып, үзен үтерергә сорап үтерүченең теңкәсенә тия. Үтерүче кайчагында шулай өрәк йөдәт­кәч миңгерәеп, тинтәк булып та кала. Өрәк бурыч ияләренә килеп тә бик нык йөдәтә. Өрәк үзе бер дә явызлык тидерми. Ул барлыгы искә ал­маганда кинәт килеп чыгып куркыта гына. Өрәк якын килсә, әшәке сүз­ләр белән сүгенергә генә кирәк. Ул шуннан якын килми. Сүгенүдән башка аны бер нәрсә белән дә куркытып булмый.

Бер хатын төнлә белән арбасына утырып ялгызы гына бара икән. Бер күпергә җиткән. Күпер читенә таянып ап-ак киемле карт тора, ди. Кулында озын таяк моның. Баягы хатын аны-моны уйламаган шунда килеп кергән. Күпердәге карт моңа:

— Абыстай, арбаңа мине дә утыртсана дип сораган. Хатын каршы эн­дәшми генә үткән дә киткән. Байтак киткәч исенә төшеп әйләнеп караса карт әле дә шунда тора икән. Кинәт бик зур ут йомгагы булган да тәгәрәп моның артыннан җитеп, бер матур гына, кечкенә генә кызга әверелгән дә, арбага менеп тә утырган. Хатын атны куып карый, ат тарта алмый. Арбада шул кечкенә кыздан башка бер әйбер дә булмаса да, ат алтмыш батман йөк тарткан күк тарта башлаган.

Күпме кыйнаса да ат алга бара алмаган. Шуннан хатын укына башлаган, күпме укынса да, кыздан котыла алмаган. Шуннан соң кызны сүгә баш­лаган. Алай да кыз төшмәгән. Кулындагы чыбык белән кыйный башлаган. Кыз шуннан соң: «Җиңгә, исән-сау кайтмассың»,— дип куркыта башлаган. Шуннан хатын арбадан төшеп кыйный башласа, кыз төшә икән. Ничек яңа­дан арбасына утырса, кыз сикерә дә менә икән. Ничек итеп тә булдыра алмагач, хатын тоткан да атын туарып, кире якка борып, атның башын арбага таба каратып җиккән икән. Кыз югалган да киткән. Шуннан бераз гына торган да, яңадан атны әйләндереп җиккән дә, хатын авылына кайтыш киткән.

Албасты

Албасты йоклаган кешене буарга бик ярата. Ул килеп буа башлагач, кеше бастырыла башлый, ни чаклы кычкырмакчы булса да кычкыра алмый. Кеше бик каты куркып, албасты төшеп китә дә, кеше кычкырып уяна.

Албасты, кайчагында, бик зур чүмәлә булып юлда барган кешегә ияреп тә бара. Албасты эт өргәнне, әтәч кычкырганны бер дә яратмый, ишетте исә качып юк була.

Берәү каладан кайтып бара икән. Бер белгән авылына ике-еч чакырым гына калгач юлның ике ягында кинәттән бик биек ике печән чүмәләсе ки­леп чыккан. Берсенең янында ут бар, ди. Кеше, бу ни булды, дип, аптырап киткән. Атын куа башлаган. Ат күпме чапса да ике чүмәлә янына уза алмый, ди. Барганнар, барганнар, тик бер дә чүмәләдән уза алмаган бу. Кеше аяк үрә торып атын, кыйный-кыйный куып чаба башласа да чүмәлә­ләрдән бер дә уза алмаган. Бара-бара килеп чыккан бер урманга. Югыйсә ул тирәдә бер дә урман булмаска тиеш икән. Шуннан соң бу кеше чүмәлә­нең албасты икәнен белгән дә бик курыккан. Тагын атын куа башлаган.

Урман эченнән кыңгырау тавышлары, сыер мөгерәгән, ат кешнәгән та­вышлар, җырлаган тавышлар ишетелә башлаган. Барган, барган урманның очы да юк, чите дә күренми. Әйләнеп караса, әлеге ике чүмәлә әле дә янында тора. Инде ни булса булыр, дигән дә, арбасына бөгәрләнеп яткан да, атын үз иркенә җибәргән. Менә кинәттән әтәч кычкырган тавыш ише­телгән. Торып караса, чүмәләләр дә юк, бер авыл да якында гына тора, ди. Куанычыннан ни эшләргә белмәгән теге. Кыйнап та чаба алмаган атны тыеп булмый, чаба, ди. Менә озак та үтми, әйләнеп авылларына да кайтып-җиткәннәр.

Убыр

Убыр, кешенең үзе белән бергә була торган, ияләшкән кешесенең үзендә була торган бер нәрсә ул. Убыр күберәге хатын-кызга ияләшә. Убыр ияләшкән кешегә «убырлы кеше» диләр. Убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле була. Убырлы кешенең баш түбәсендә кечкенә генә чокыр сыман урын була, шуңа күрә андый кешегә түбәсе тишек, бу убырлы икән, диләр.

Убырлы кеше йокыга киткәч кенә убыр аннан аерылып китә дә, уттан ясалган йомгак күк булып морҗадан очып чыгып, теләсә дуңгыз, теләсә кара мәче, теләсә кара эт булып аулакта йөри-йөри дә иясенә тагы әйләнеп кайта. Убырның морҗадан чыгып йөрергә яратканын белгән кешеләр мор­җаны томалап калдырырга кушалар.

Убыр ир кешеләрнең исәнлек-саулыгы өчен куркынычлы түгел: ул үзе ирләрдән курка, ирләр күзенә күренүдән бик саклана да. Убыр кешеләргә бик күп явызлыклар кыла. Бигрәк тә хатын-кызга явызлык тидерергә бик ярата. Шуның өчен дә убырны тотарга, аны үтерергә бик тырышалар. Убырны тоту да, үтерү дә бик җиңел булмый. Убырны тота башласаң, ул шунда ук вак кына чаткыларга бүлгәләнә дә очып күздән югалып китә ала.

Юлын белсәң убырны тотарга бик җиңел икән. Аның име: күлмәгеңне сүтеп ятарга кирәк икән. Шуннан соң убыр аяк очыңа килә дә ялына баш­лый икән. Сиңа, үзеңә, балачагаңа, ыру-тамырыңа, иптәшләреңә, үз күр­гәннәреңә, боларның терлекләренә кимчелек китермәскә сүз бирә икән. Мондый чагында убырны кыйнасаң, бу убырның иясе йокысыннан уянгач сызлана, имрәнә башлый, ди. Убырны кыйнаулар, сугулар барысы да шул убыр иясенә кайтып тия икән.

Инде убыр, эт йә мәче булып, келәт асларындамы: баздамы йөргәнен сизсәң, инә белән күзен кадарга йә булмаса бер-бер җиренә яра ясарга кирәк, шул чагында иртә белән шул яра әлеге убырның иясендә килеп чыга икән. Шуннан соң убыр иясе беленгәч бер кем дә аның янына бар­мый да, килми дә, үзенә дә якын китерми, аның белән бер йомыш да йомышламый, йөрешми башлый.

Моннан башка убырны тотарга тагын бер юл бар. Ике аерылы шомырт сәнәге йә булмаса ике аерылы агачны аласың да аерыларын ике якка сындырып ташлыйсың. Шуннан соң убыр, кеше булып алдыңа килә дә тезләнеп: «Мине кичерсәнә»,— диеп ялына башлый.

Шунда инде аны бик нык кына киссәң, икенче якын да килми.

Ник соң ул чаклы убырдан куркалар дисәң, убыр ияләшкән кешеләр бик кансыз булалар. Үзләре бер нәрсәгә дә күзләре туймый торган, төнлә белән чыгып кеше нәрсәсен урлый торган булалар. Убыр йөкле хатыннар өчен барыннан да бигрәк куркынычлы. Убыр яңа туган баланы алмаштырып китәргә бик ярата. Шуның өчен дә бала туганда хатын янында ирләрдән бер кеше булырга кирәк. Ир кеше булса, убыр якын да килми, куркып кача.

Убыр хатын-кызга кылган кебек үк терлекләргә дә явызлыгын тидерә. Бозауларны, тайларны, кәҗә бәтиләрен, бәрәннәрне алмаштырып куя. Ха­тыннарны, терлекләрне имәргә бик ярата. Терлекләрнең сөтен убыр имсә, ул терлек йөкле булса йөген сала, йөкле булмаса авырый, сыза, актыгында үлеп тә куя.

Убыр кешеләргә дә төрле чирләр китерә. Тәннең бер җирен суырса, имсә, шул урынга чуан чыга, я сыткы чыга, бирчәеп кала. Я имеп куйса, кулсыз, аяксыз да калдыра ала. Кайчагында кеше тәнен суырса ул кеше үз-үзеннән кычкыра башлый, сөйләнеп йөри башлый.. Мондый кешегә тир­ләп кайткан аттан тиз генә камытын салдырырга да кычкыра торган кешенең муенына салырга кирәк. Шул чагында ул кеше аны болай җәфалаганның кем икәнен әйтеп бирә.

Хатын-кызга убыр ияләшсә, ничек тә сизелми калмый. Шуңа күрә андый хатын-кызларга якын килмәс булалар да, тегесе убырлы карчык булып авылның ташландык бер җирендә ялгыз гына бер кечкенә генә өй сыман нәрсә корып тора башлый. Йә илдән ерак урман эчендә юлдан язганнарны үзенә тартып китерә торган булып, багучылык кыла, им-том итә башлый.

Убырлы кеше үлсә дә аның явызлыгы бетми. Убыр үзе ияләшкән кеше белән гүренә дә барып керә. Анда ул аны котыртып тора. Убырлы кеше үзенең гүреннән чыга да йә берәү-берәүне бозып, йә бер-бер әйбер ур­лап, йә бер явызлык тидереп китә. Убырлы кешенең гүрендә җир өстен­нән авызына җиткәнче озын тишек була, убырлы кеше шул тишектән сулыш алып тора. Моннан котылдыру өчен ат тумалагы белән шул тишекне тутырырга, аннан соң өстән имән казык кагып куярга кирәк. Йә булмаса гүрне казып төшеп убырлы кешенең аркасына имән казыгы кагып куярга кирәк. Шуннан соң аның явызлыгы бер кемгә дә тими башлый.

Бичура

Бичура хатын затыннан була. Буе аршин ярым, иңе аршин була. Башына өрпәк салып йөри, бәрәңге базларында, идән асларында, ташландык мун­чаларда тора. Бичура бар кешенең дә өенә ияләшми. Бичура ияләшкән өйләрдә аңа үзенә аерым бүлмә калдырулар да булгалаган.

Бичура төнлә өйгә кереп аш табакларын, юмый калдырылган ашлы са­выт-сабаның барысын да ялап чыга. Кай чагында савыт-сабада күңеленә ошамаган бер нәрсә очраса кулына эләккән бер әйберне төрлесен төрле якка ыргыткалап, бәреп, ватып, сындырып чыгып китә икән. Күңелен табар өчен бичурага үзенә аерым бер табак, берничә кашык алып, табакка калдык ашлар салып, кеше йөрми торган бүлмәгә кертеп, тирәсенә кашык­лар тезеп төнгә куялар. Иртәгесен табак коп-коры булып, ашның барлыгын бичура ашаган, ялаган була. Шулай сыйласаң да кайбер чакта чирләп китеп, шушы үзенә куелган табак белән кашыкларны ыргытып бәреп чыгып китә икән. Андый чакта бигрәк котырып китеп, шундагы барлык әйберне дә кырып китә икән. Шуңа күрә бичура ияләшкән өйдә бик сак торырга кирәк. Аның теләгәнен белеп кенә эш итәргә кирәк була.

Бичура өйдәге ир кешеләрне, бигрәк тә ялгыз тора торган егетләрне, тол ияләрне шаяртырга бик ярата: йә йоклаганда килеп муеныннан буа, йә аңсыздан төчкереп куркыта, йә тикмә тиккә өстенә утын агачы ыргыта, йә киез итек белән, йә кирпеч белән бәрә. Бичураның кайберсе шулай бик шаяручан булганга, өйдә торырлык чама калмагач, хуҗалары өйне бөтен­ләй дә ташлап китәләр.

Авылдагы бердән-бер мулланың йорты бар, хатыны юк икән. Ялгыз кай­та да түшәккә берүзе ята икән. Менә моны бичура йөдәтә башлаган. Төн уртасы гына җитә дә, мич башыннан бер нәрсә шап итеп төшә ди. Мулла торып эзли икән, эзли икән — өйдә беркем дә булмый икән. Төн саен шул эш була башлагач, мулла бөтенләй йөдәгән, аптыраган, ди. Мулланың бер мылтыгы бар икән, беркөн шуны яраштырган да мендәр астына куйган. Төнлә яткан да бичураның бер-бер әйбер ыргытканын көтеп торган.

Төн уртасы гына җиткән, мич башыннан бер кирпеч мулланың түшәгенә килеп төшкән. Шуннан мулла тиз генә мылтыкны алган да мич башына төзәп аткан. Моның белән дә бичурага берни дә булмаган, мулланың түшәгенә тагын бер әйбер килеп төшкән. Мулла тагын аткан, тагы бер әйбер төш­кән. Шулай итеп мулла ата торган, аның өстенә мич башыннан киез итек­ләр, читекләр, утын агачлары, оеклар, иске бүрекләр, чыралар явып кына торган. Мулла аптырагач туктаган, шуннан соң мич башыннан:

— Хәзрәт, син укымышлы кеше, фәлән доганы укып атсаң, эшең пешә,— дип, хатын-кыз тавышы ишетелгән. Шуннан соң мулла мылтыгын алган, мич башына төзәп, доганы укып, атып җибәргән, мич артында ыңгырашкан та­выш ишетелгән дә, шуннан соң мулланы мазалаучы булмаган, ди. Мулла исә әле дә тыныч тора, ди, тыныч йоклый, ди...

Бичураның кайбер яхшылары да очраштыргалый икән. Алар барысы да йокыда булган кеше өстенә әйбер ыргытып, шаярып кына тормый икән. Бичура кайбер кешеләргә ияләшсә өй хуҗасы байый ди. Ни кирәк булса, бичура барында табып китерә икән. Бичура бар чагында бай гына торган кешеләр, яхшы бичура китсә, бөтенләй ярлыланып китәләр икән.

Борын-борын чакларда бер мулла булган. Менә шул муллага бичура ияләшкән. Шуннан мулла көннән-көн байый башлаган: акчасы да арткан, терлекләре дә күбәйгән. Терлекләре тук икән, эре икән. Карап карасаң, төнлә белән бичура күршеләренең акчасын урлый икән дә, муллага китерә икән. Күрше басуларыннан, күрше ындырларыннан, келәтләреннән, амбар­ларыннан солы урлап килә икән дә, мулланың атларына да, терлекләренә дә ашата икән. Менә мулла тора торгач бик баеп киткән, бичурадан бик туйган да, бичураны өйдән куарга уйлаган. Күрше авылда бер имче карчык бар икән, шул карчыкны мулла чакыртып китергән дә, имләп йортны өшкертеп бичураны куарга кушкан. Имче карчык өшкергән, имләгән дә киткән. Нәкъ шул кичне мулланың йортына ут капкан, барлык каралтылары, сы­ерлары, куйлары, игеннәре, өйләре янып беткән, мулла үзе күлмәкчән чыгып котыла алган... Йортка ут төртүчесе дә беленмәгән, ишек алдында ут белән йөргән кеше дә булмаган. Мулланың йорты янып беткән, күрше­ләренең бер казыкларына да, бер чыбыкларына да ут капмаган.

Өй иясе (өй анасы)

Өй иясе өйләргә ияләшә торган, идән астын бик сөя торган, идән ас­тындагы тормышны бик ярата торган, үзенең яраткан урыны булган идән астыннан төн урталарында гына чыга торган, өйне яратса, бик тырышып карый торган, карт төсле, озын чәчле, бик игелекле яранты (мәхлүкъ) ул.

Өй иясе өйне киләсе бәлаләрдән, киләсе казалардан саклый, йортка киләсе афәтне алдан белә, бәла киләсе булса, төннәрдә йокламый үткәрә, төн буе пошынып йөри, ут казасы буласы икән, ул бер дә тик тора алмый, аһ-ваһ килеп өй эчендә әле ары, әле бире чабып йөри; төнлә белән ут казасы булса шунда йоклаган кешеләрне ничек тә уятырга тырыша: әле аякларыннан тарта, әле бер-бер әйбер шакылдата, ди.

Өй иясе төнлә торып йә башын тараса, йә иләк белән идәнгә он иләсә яхшылыкка була: бу өйгә байлык килә; җыласа, бакырса — яманлыкка була: моннан соң бу өйгә афәт ирешә, ярлылык баса. Өй иясе кай чагында җеп җерли, тик үзен бер дә күреп булмый. Өй иясе кабада җерләп бетерелмә­гән түтәм калса гына җерли, ди. Өй иясе җерләп киткән кабада аннан калган түтәмне берәү җерләсә, аңа авыру йога, ди. Шуңа күрә дә түтәм калдырмаска кирәк икән, ди. Кичкә бетерми калдырсаң, кабаның аркасына әйләндереп салырга кирәк, ди. Ул чагында өй иясе килеп ябышмый, ди.

Өй иясен баксаң, яхшы асрасаң, ул күп игелек китерә, кайбер чакта аның күңелен табу бик файдалы да була. Өй иясенең күңелен табар өчен якшәмбе сәдакасы бирергә кирәк, ди. Ул шуннан күп хезмәт итә, ди.

Аның күңелен калдырырга бер дә ярамый, ди: аның күңеленә ошамаган бер эш эшләнсә, өйдә торучы кешеләргә кычу, чир, төрле авырулар йога, ди, өйдә тора торган хайваннар мәче шикелле үлә башлый, ди. Идән астына шакшы су түккәнне өй иясе бер дә яратмый, ди. Бик күңеле кала, ди. Шакшы су түккән кеше шеш авыруына мобтәля[4] була икән, ди. Мондый чакта өй иясенең күңелен табар өчен ботка пешерергә кирәк, ди, шунсыз авырудан котыла алмыйсың икән, ди.

Өй иясе үзенә каршы килгәнне бер дә яратмый. Ул берәүнең йә чәчен, йә сакалын үрсә үзе сүтелгәнгәчә сүтмәскә кирәк, әгәр сүтсәң, кыркып ташласаң, йә үләсең, йә зәгыйфь булып каласың, йә бүтән бер бәлагә юлыгасың, ди.

Башка чыга башласаң (аерыла башласаң) да, өй иясен хәтердән чыгар­маска кирәк, аның күңелен табып китәргә кирәк. Башка чыккан угыл яңа өйгә чыккач игелек күрим дисә, бер дә ансыз ярамый. Башка чыккан угыл яңа өйдән икмәк алып, атасыннан ризалык сорап, иске өйгә кереп идән астына төшәргә тиеш; анда өч шәм яндырып өй иясеннән яңа йорт­та тынычлык, байлык, бәхет сорап, бер уч туфрак алырга кирәк. Аннан чы­гып яңа йортка җиткәнче юлда кешедер, хайвандыр затына очрамастан кайтып җитәргә кирәк.

Әгәр юлда кеше очраса, йә хайван очраса, кулындагы туфракны таш­лап, яңадан кайтып туфрак алып, кешедер, хайвандыр очрамастан өенә алып кайтып яңа өйнең идән астына сибәргә кирәк. Туфрак алып кайтканда берәү юлда очраса, туфракның игелеге тими, ди. Әгәр берәү дә күрмә­гәндә алып кайтып яңа өйнең идән астына сипсәң, яңа тормышың тыныч була, ди; байлык килә ди; бәхет ишеге ачыла ди.

Өй иясен бик аз кеше генә күрә ала икән. Ул берәүгә дә күренмәскә тырыша, әллә ничек аңсыздан гына күрүчеләр була икән. Моны Балтачәви Лаиш өязе авылының түбән очның Мөхти бабай сөйли торган иде.

— Үз күзем белән күрдем,— ди торган иде.— Бер тапкыр — ди,— аяз кичне йокымнан уянып китсәм, ни күзем белән күрим — алдымда берәү тора, гәүдәсе адәм гәүдәсе, мин моның өй иясе икәнен белеп алдым да, үзем ул сизмәсен дип йокламышка сабыштым. Өй иясе бу чакта эскәмиядә киерелеп утырган, җырлый да җырлый, орчык тавышы бөтен өй эченә ише­телә, үзе бөтенләй киенгән күк ак, башы озын чәч белән булырга кирәк, бөтенләй томаланган, битен күпме күрәсем килсә дә күрә алмадым, миңа аркасы белән утырган иде. Шуннан соң минем уянганны сизде булырга кирәк, тиз генә урыныннан торды, орчык кабасын күтәрде дә китеп мич артына кереп югалды.

Картлар күп сынаган, күпне күргән була; бер сизенсә икенчеләп тә бик тиз төшенеп алалар. Шул ук кеше сөйләгәне бар:

— Безнең,— ди,— бер ак мәче бар иде. Ул бик яхшы торды, бик ир­кен йөрде, тук иде, гамь-гасәсе юк иде. Аннан соң кара мәче алдык. Өйгә чыккач менә кара мәчемез көннән-көн арыклана, көннән-көн сыкырана, көннән-көн сыза башлады; ит ашатып карыйбыз — юк, симерми, ни белән генә сыйлама, алга бармый, ак мәче кебек көрәйми, без моңа исемез китә иде. Шуннан соң, моны өй иясе борчымыймы икән дип, күңелемезгә килә иде.

Менә бер тапкыр төн уртасында басудан кайтып керсәм, мич башында нидер кыштыр да кыштыр кыштырдый. Аннан карадым, моннан карадым, беркем дә юк. Идәнгә карасам, мәчем идәндә изелеп ята, тын алыр хәле калмаган, өй иясе борчып бетергән. Шуннан соң кара мәчене күршеләргә бирдек, үземез ак мәче алдык. Шушы ак мәчемез бөтенләй башкача булды: тукланды, симерде, бер дә борчылмый, шат уйнап кына торды...

Су бабасы

Җир өстендәге кыр вә дә төрле җирләргә ияләнеп, төрле урыннарга баш булып торган әйберләр күк үк, суда да ия булып, су астындагыларга башлык булып торучылар да бар: алар су бабасы, су иясе, су анасы. Бо­лар суның-күлләрнең, диңгезләрнең, иделләрнең иң тирән җирендә тора­лар. Алар су коенырга төшкән кайбер кешеләрне үзләренә тартып та ала­лар. Болар бик сирәк кенә кеше күзенә кеше булып та күренәләр. Су ана­сы кайчагында басмага чыгып утырып ай яктысында үзенең озын чәчләрен алтын тарак, көмеш тарак белән тарый. Боларның ачуларын китерсәң алар шушы үзләре торган суда каты дулкыннар ясыйлар. Шундый суда коенган кешеләрнең кайберләрен үзләренә тартып алалар. Кайберләренең төннә­ренә сулы кабырчыклар чыгаралар. Мондый авыру булса су ияләренең күңелен табарга кирәк. Моның өчен тоз белән он алып болгаштырып бер уч алырга да шушы коенган җиргә барып сибәргә кирәк, йә булмаса шушы тозлы онны авыру чыккан урынга чүпрәк белән бәйләп суга тыгып торырга кирәк. Боларны эшләгәндә:

«Каян килдең шунда кит;

Ияңә шуны илтеп бир»,—

диеп өч тапкыр әйтергә кирәк.

Бер судан, йә булмаса бер чишмәдән, бер коедан яңа башлап су ала башлаганда, йә булмаса бер судан беренче тапкыр су эчсәң дә, су иялә­ренең күңелен табарга кирәк. Моның өчен ир кеше булса сакалыннан бер төк йолкып, хатын булса толымыннан бер чәч йолкып, шул суга ташларга кирәк.

Су бабасы бер тирә-як суларының иң зурысында гына, иң тирән җирен­дә генә торып, шул тирәдәге суларның ярына да баш булып тора. Шул ти­рә-як суларының барына да боерык биреп тора. Ул инде бик картайган, бүтән су ияләре аны олуглап кына, ни кушса шуны эшләргә көтеп кенә торалар. Ул бик кирәк чагында гына, бик зур йомышлар булганда гына боерыклар чыгара.

Су иясе

Су иясе нинди генә су булмасын шунда тора. Кирәк кечкенә елга бул­сын, кирәк чишмә булсын, кирәк күл булсын, тикшереп тормый, кая эләксә шунда тора бирә. Су иясе бабасына бер дә ошамаган: ул аз гына җүләр-сымак итеп эш эшли. Аны шуңа күрә күп санга алмыйлар. Ул бик юкка гына ачулана да йә тегермән буаларын ерып җибәрә, йә булмаса бер җирдә балыкчыларның балык тотканын күрә дә ул тирәдән бар балыкны куып җибәрә, йә булмаса су якынындагы кешеләрне, терлекләрне тотып су астына тарта да шунда буып үтерә.

Су иясе кайчагында базарларга чыгып йөри, анда тәмле ашамлыклар, татлы җимешләр сатып алып, шунда ашый, аның акчасы бик күп, ди.

Су иясе бик аңгыра була икән. Ул бер нәрсәне дә абайлап бетерә ал­мый, ди. Бер тапкыр бер агай су янында ашап-эчеп ял итәргә утырганда чабаталарын чишеп кагып куйган да кашынып утыра икән. Судан су иясе килеп чыккан да:

— Ни эшләп утырасың, агай? — ди икән. Агай әйткән:

— Комнан аркан ишеп утырам,— дигән. Су иясе:

— Ул аркан белән ни эшләмәкче буласың? — дигән. Агай әйткән:

— Менә шушы күлне күккә асып куеп киптермәкче булам,— дигән. Шуннан соң су иясе бик курыккан да:

— Безнең тора торган урыныбызны бетерә күрмәсәнә, ни теләсәң шуны бирәм, күпме акча теләсәң шул чаклы акча табып китерәм, тик оябызны гына туздыра күрмә! — диеп елаган. Агай әйткән:

— Ярар алайса, менә шушы бүрек тулганчы акча китерсәң киптермәм, калдырам,— дигән. Шуннан соң су иясе күл төбенә акча алырга киткән. Агай исә шул арада бер тирән чокыр казып аның өстенә бүрегенең түбәсен тишеп тотып торган. Су иясе килеп чыккан да акчаны бүреккә салган. Акча бүрекнең төбенә дә ягылмаган. Шуннан яңадан китеп алып килеп салган, алай да тулмаган. Әллә ничә тапкыр төшеп чыгып акча салгач кына чокыр да, бүрек тә тулгач кына, су иясе тынычлап күл төбенә төшеп киткән.

Су иясе хатыныннан бик көнләшә, ди. Хатыны яшь булып су читенә ай яктысына чыгып алтын тарак белән озын чәчен тарый башласа, менә то­тына ди ачуланырга, менә тотына ди судагы бар җәнлекләрне куарга, менә тотына ди су тегермәне буаларын ерырга. Шул чагында су коенган кешене очратса, су астына тартып алып үтерми калмый, ди. Ул хатыным­ның йөзен ирләр күрә дип бик курка, ди, коена торган ирләрдән бик көн­ләшә, ди.

Су анасы

Су анасы ай яктысында басмага чыгып чәчен тараганга күрә аны еш күреп була, ди. Аның гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да бик үк зифа түгел: толымы җиргә җитеп бик озын, башы, озынча күзләре бик зур, тум кара, атылып чыгып тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик сирәк булган кешегә дә су анасы диләр), күкрәге бик киң һәм алга калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди.

Су анасы читкә чыгып чәчен тараганда кинәттән килеп чыксаң, ул кур­кып, тарагын онытып суга чумып китә икән. Шуннан тарагын алып китсәң, төннәрне бер дә йокы бирми: «Тарагымны бирсәнә» ди-ди, килеп сорап йөдәтә икән. Таракны яңадан шул су читенә илтеп куйсаң гына туктый, ди. Шуның өчен дә төнлә суга барсаң тамак кыра-кыра барырга кирәк, ди.

Су анасы балалар канын имәргә бик ярата, имеш. Ул коенырга төшкән балаларны алып китә дә су астында канын имеп үтереп ташлый, ди. Аңар бала биргән кешене бик ярата, ди. Ирләрне үзенә чакырып кунак итәргә дә бик ярата имеш. Бер тапкыр су анасы бер тегермәнчегә килгән дә:

— Я бер бала бир, я үзең кунакка кил,— дигән.

Тегермәнче бик курыккан да бала да бирмәскә, үзе дә бармаска уйла­ган. Шуннан су анасы:

— Алай булса мин синең тегермән буаңны ерып юдыртырмын,— дигән.
Тегермәнче әйткән:

— Юдыртсаң юдыртырсың, әмма мин бала бирә алмыйм,— дигән.

Шуннан су анасы бик ачуланып киткән. Икенче көнне әллә ничә ел нинди зур ташуда да ерылмаган буа яңгырсыз-нисез, ташусыз-нисез чакта ерылган да киткән. Шуннан яңадан буганнар, яңадан ерылган. Тагын буган, тагын ерылган. Актыгында тегермәнче бер аучыга акча биреп бала китерергә кушкан. Аучы унбиш яшәр бер бала алып килгән дә үрдәк эзләп йөреп бер үрдәк аткан. Шуннан балага кереп алырга кушкан. Бала чишенеп кереп киткән. Су билдән генә булса да батып югалган. Икенче көнне баланың гәүдәсен әллә кайдан ерактан, су астыннан табып алганнар.

Менә шуннан соң су анасы тегермәнчегә килеп: «Игелек күр»,— дигән. Үзенә кунакка чакырган. Тегермәнче баш тарткан. Шуннан су анасы көненә утызар-егермешәр тапкыр килеп чакыра башлаган, тегермәнче барырга күнгән. Шуннан су анасы суга якын җиткәч тегермәнчегә күзен йомарга кушкан. Тегермәнче күзен йомган. Күп тә үтмәгән күзен ачарга кушкан. Күзен ачып караса су астында пыяладан ясаган өйдә булганын күргән. Өй ханнар сараена охшаш бизәлгән икән. Су анасы шуннан соң ни теләсә шу­ның белән сыйлап озатып җибәргән.

Шахта иясенең ачуы

Бер шахтер бик күп эшләгән. Ул башка шахтерлар шикелле күмерне азапланып чапмаган, кәйләсен күмергә акрын гына бәреп торган, күмер үзлегеннән ишелгән, чөнки күмерен бер вакытта да үзе төямәгән, яңадан эшкә килгәндә аның күмер чаба торган урыны әзер булган, ташларны, га­мәлгә ярамаган җир токымнарын җыештырасы булмаган, эшне һәрвакыт чиста забойда башлаган. Аның өчен шахта иясе эшләгән. Аның иптәшләре:

— Син ничек болай бездән күп эшлисең, армыйсың да, чапкан урының да чистартып тормыйсың, кай арада өлгерәсең? — дип, сорыйлар икән. Шахтер башта бу серен беркемгә дә белдермәгән. Соңыннан, серен якын бер дусына ачкан, шуннан соң шахта иясе ачуланган. Бу шахтер икенче көнне эшкә төшкәч аның алдына күмер арасыннан бер бик зур бака килеп чыккан да күзләрен акайтып карап торган. Озак та үтмәгән, бака югалган һәм шахтер эшли башлагач та, аның өстенә җир ишелеп төшкән. Шах­терга: «Ялгыштың!» — дигән сүзләр ишетелгән.

Шахтер: «Шахта иясе миңа ачуланды»,— дип, эшкә икенче забойга төш­кән. Яңа забойда эшләве аңа инде бик авыр булган.

Шахта иясе

Шахта иясе сызгыра, мәче булып кычкыра, яшь бала булып җылый, аю булып үкерә, эт булып улый. Забой ишеләсе булса, шахта иясе шахтер­га: «Кит! Кит! Кит!» — дип кычкыра. Шахтер шул сүзләрдән соң китүе белән забой гөрселдәп ишелә. Шахтер шахта иясен гел тыңларга тиеш.

Тыңласа, шахта эшендә җиңеллек була, шахта иясе аңа булыша. Ләкин, шахтер шахта иясенең шахтада булуын һәм эштә булышуын беркемгә дә әйтмәскә тиеш. Әгәр шахтер моны әйтсә, шахта иясе ул кешене бастырып үтерә.

Шахтерның адашуы

Бер шахтер электровозны көтмичә кайтырга чыккан. Шахтер бара-бара алдында ут күргән, алда шахтер бара дип белгәч, шул ут артыннан барган да барган. Ул ут ерак булган. Ут артыннан бара торгач, ташландык штрекка барып чыккан. Ут һаман күренгән, шахтер ут артыннан һаман барган, һаман барса да, утны куып җитә алмаган. Шахтер лампочкасы белән карап, ташландык штрекка килеп чыкканын сизгән. Аю тавышына охшаган бер ят тавыш ишетелгән. Шахтер, шахта иясенең адаштыруын белеп, тамагын кырган да кире борылган. Шуннан соң шахта эчендә һәрвакыт тамак кырып йөрергә кирәк дип белгән.

Таз белән шүрәле

Элек заманда утынны балта белән генә кискәннәр, пычкы булмаган, ди. Алай бик читен булган, ди. Шуннан соң бер таз кеше юка тимерне алган да, аңа тешләр ясаган, шуннан пычкы булган, ди.

Утын кисәргә дип урманга баргач, иптәш тапмаган да, шүрәле белән кисеп карарга булган, ди бу кеше. Утын киселгән. Моңа шүрәле бик га­җәпләнгән дә:

— Бу әмәлне ничек уйлап чыгардың? — дип, Таздан сораган, ди. Таз әйткән:

— Мин,— дигән,— шундый әмәлләрне күп беләм. Минем арка кашый торган әмәлем дә бар әле. Мин бер кашысам, бер ел буена тән кычыт­мый,— дигән. Шүрәле моңа ышанмаган, ди. Таз:

— Әйдә тәннәрне кашып карыйк,— дигән. Шүрәле күнгән дә Тазның аркасын кашый башлаган, ди. Таз һаман:

— Кычытуы бетмәде әле, кычыта әле, дип кычкыра икән, ди. Шуннан Таз әйткән:

— Син тәндәге кычытуны бетерә алмадың, инде мин синең аркаңны кашып карыйм әле,— дигән. Таз бер тактага берничә үткен кадак кагып, тырма кебек итеп эшләгән икән дә шуны шүрәленең җилкәсенә куеп, түбән таба тартып төшерә икән, ди. Ахыры шүрәле авыртканга чыдый алмый торып качкан, ди.