Иделнең Акбикәне урлавы
Ширбәтле елгасының ярында кайчандыр бер зур шәһәр булган. Анда, үзенең сараенда, бер бай һәм бәхетле хан яшәгән. Ханның хатыны бик оста һәм куркусыз сихерче булган. Аның исеме Фатыйма икән. Ханның Акбикә исемле бердәнбер матур кызы да булган. Кызга бик күпләрнең мәхәббәте төшә, ләкин сихерче Фатыймадан куркып, сарайга аларның берсе дә якын килә алмаган. Тик баһадир Идел генә аңардан курыкмаган һәм, үзенең көчен туплаган да, ул сарайдан Акбикә матурны урлап киткән. Әнисенең катгый рәвештә таләп итүенә карамастан, Идел аның кызын кире кайтарып бирмәгән. Шуннан соң Фатыйма үзенең кызын урлаучы Иделгә каты ачулана, аңа өрә, өстенә төкерә һәм каһәрләп Иделне үз яныннан куып җибәрә. Хәзер инде Идел Фатыймадан куркып, бүгенге көндәге урынына килеп урнашкан, ләкин ханның кызын кире кайтарып бирмәгән. Элекке урында Иделнең тик буш ярлары гына калган. Ширбәтле авылы янындагы биек ярлар әнә шул заманнарда үз урыныннан күчкән Идел елгасының элеккеге ярлары булып торалар, ди.
Төпсез күл
Безнең авылдан ерак түгел бик матур бер күл бар. Ул түм-түгәрәк, тирәсендә зифа камышлар үсә. Бер ягында калкулыкта иске зират. Язларын анда чия агачлары шау чәчәктә утыра.
Элек заманнарда күл урынында авыл урнашкан булган дип сөйлиләр. Бай һәм тук тормышлы булган анда яшәүчеләр. Йортлары нык, биек коймалар томалап торган ди аларны. Бер заман авылга хәерче карт килеп кергән. Үзе ач, талчыккан, аякларын көчкә өстери икән. Бер капканы шакыган — җикеренгәннәр, икенчесендә җавап та бирмәгәннәр, өченчесендә эттән талатканнар. Карт авылдан көч-хәл белән чыккан да, калкулыкка менгән, җан ачысы белән авылны каргаган. Шул ук минутта авылны җир йоткан һәм аның урынында күл хасил булган. Бу хәерче Хозыр Ильяс булган, имеш. Шуннан калган бу түгәрәк күл. Аны «төпсез күл» дип йөртәләр, чөнки анда су кереп булмый, үзенә суыра диләр.
Дөресме-юкмы, әмма кайберәүләр: «Хәзер дә, иртәләрен, күлдән тавышлар ишетелә, анда әтәчләр кычкыра»,— дип сөйлиләр.
Уразлыны җир убу
Өшкәтә белән Бәрәзә арасында зур елга бар. Өшкәтәгә елга аркылы гына барып була. Юлдан көньякта — югарырак Өшкәтә ягындагы елга янында бик тирән, коры, сусыз чокырлар күп, сулылары да очрый. Бу урында борынгыда Уразлы дигән авыл булган, диләр. Авылда мөселманнар яшәгән икән. Тора-бара авыл халкы азып фәхишлеккә салынулары сәбәпле авылны җир упкан, диләр. Бу турыда түбәндәгечә хикәят кылалар: кичтән авылларына бер теләнче килеп йокларга фатир сорап йөргән. Аны һич берәү кертмәгән. Әмма шуңа карамастан бер ялгыз карчык теләнчене кызганып кунырга алган. Ләкин ул сәер кеше карчыкта төн йокламаган, чыгып киткән һәм карчыкны:
— Син иртәгә тавыш-гауга ишетсәң дә өйлә җитми өеңнән чыкма — дип кисәтеп киткән.
Иртә белән, кояш чыгып күтәрелгәндә, хайваннар бакыра, этләр улап өрә, әтәчләр кычкыра башлаган. Адәмнәр тавыш күтәргән. Шул арада тузаннар очып авыл юк булган. Карчык тәрәзәдән генә карап утырган. Мәгәр бу карчык кына өе белән исән калган, диләр.
Рәҗәп бабай чишмәсе
Рәҗәп бабай шәһри Болгардан үзенең нәселе-ырулары белән чыгып китеп хәзерге Рәҗәп авылының көнчыгыш ягына, авылдан дүрт чакрым чамасы читтә, ул чакта кара калын урман булган бер урынга килеп туктаган икән. Ул сау-сәламәт шул урынга килеп җитүенә бик сөенеп, ходага шөкер сәҗдәсе кылмакчы булып, тәһарәт алырга су эзләгән. Аңар Хозыр галәй-һиссәлам килеп сәлам биреп:
— Инде синең туктый торган урының шунда,— дип әйткән. Шуннан соң Рәҗәп бабай, ходага зарилык теләп, шул җирдән чишмә чыгаруын сораган, ди. Хода аның теләген кабул итеп кара урман эченнән чишмә агызып чыгарган, ди. Бу чишмәнең суы бик саф, көмеш кебек ялтырап кыйбла ягына ага башлаган. Рәҗәп бабай шуннан беренче мәртәбә тәһарәт алып, намаз укып, ходага шөкер сәҗдәсе кылган, ди. Менә шуның өчен бу чишмә Рәҗәп бабай чишмәсе дип аталган, ди. Бу чишмәдән хасил булган елга да Рәҗәп елгасы дип аталган, ди.
Яхъя хәзрәт
Яхъя хәзрәтнең пәриләре булган, имеш. Ул көндез Уфага барып, өйлә намазын укып кайта икән.
Бер заман, кыш көне, Яхъя хәзрәтнең хатыны авырган һәм:
— Их, кура җиләге ашыйсым килә! — дип әйтә икән. Яхъя хәзрәт моны ишеткән дә:
— Мин сиңа кура җиләге табармын, бер кешегә дә әйтмә!— дип тырыс тотып идән астына төшеп киткән һәм бераздан тутырып кура җиләге җыеп менгән.
Хатыны бик куанып ашаган һәм тазарган. Хатын бу серне саклый алмаган. «Берәүгә дә сөйләмә!» — дип, бер карчыкка сөйләгән. Шуннан икенче көнне Яхъя хәзрәт хатынына:
— Син серне чишкәнсең икән, мин иртәгә үләм. Мин бер дога кылып калдырам, авылда кырык елдан соң ут чыгар,— дигән.
Кырык ел үткәч, Шекә авылы буйдан буйга янып чыккан. Шуннан кешеләр:
— Яхъя хәзрәтнең догасы беткән икән,— дип әйткәннәр, ди.
* * *
Яхъя хәзрәт мунчага кергән вакытында хатынына бер дә аягын күрсәтми торган булган. Бер көнне хатыны мунчага кергәч, аның аягын күргән.
Аның тәпие җен тәпиенеке кебек кып-кызыл икән. Шуннан Яхъя хәзрәт хатынының бу эшен яратмыйча:
— Минем гомеремне кыскартуга сәбәп булдың,— дигән.
* * *
Яхъя хәзрәт үзенә хезмәткә диюләрне яллаган, ди. Ләкин бу диюләргә ул бер дә эш җиткерә алмаган. Шуннан соң аның диюләре:
— Эшең булмагач, нигә безне ялладың,— дип Яхъя хәзрәтне кыйнап киткәннәр, ди.
* * *
Бер вакытны, Яхъя хәзрәт кырынып утырганда, аның пычагы төшеп югала. Ул аны эзләп-эзләп карый, таба алмый. Көннәр үтә, пычак һаман табылмый. Көннәрнең берендә Яхъя хәзрәт үзенең җеннәренең җыелышын җыя. Җыелышка бөтен җеннәр диярлек җыелган, тик бер карт җен генә килми калган була. Яхъя хәзрәт аның артыннан бер җенне җибәрә:
— Бар, нигә килмәгән, белеп кил! — ди. Анысы барса теге карт җен чирләп ята ди.
— Минем күзем күрми,— дигән ул, хәлен аңлаткан. Шуннан Яхъя хәзрәт теге җеннең барып күзен ачып караса, шунда үзенең пычагы ятканын күргән. Бу карт җен аның кырынганын өстәл астында карап утырган булган. Шул чакта кырына торган пычак аның күзенә кереп киткән икән.
* * *
Яхъяның Фатиха исемле кызы булган. Ул кызын бер кичне Троицкига кунакка алып киткән, иртән китерергә үзенең шәкертләренә кушкан. Яхъяның шәкертләре Фатиханы Шекәнең Шәм түбәсе дигән җиргә хәтле алып кайтканнар, ләкин Шәм түбәсенә җиткәч кенә әтәч кычкырып җибәргән. Шәкертләр:
— Хәзер безгә ярамый, бар үзең кайтып җит инде,— дип Фатиханы Шәм түбәсе өстенә төшереп калдырганнар. Шуннан ул Шекәгә җәяүләп кайткан, ди.
* * *
Яхъя хәзрәт бервакыт кунаклар җыйган. Кунаклар өйдә ашап-эчеп утыралар икән. Шул вакытны Яхъя хәзрәт аларның атларын төз лапас түбәсенә мендереп куйган. Кунаклар атларын карарга чыккач, аларны төз лапас түбәсендә күреп бик гаҗәпкә калганнар.
Кунаклар бүлмәдә утырганда эссе, тынчу була башлагач, йортның тәрәзәләре үзләреннән үзләре ачылып киткән. Кунаклар хуҗаның бу хикмәтләренә бик гаҗәпләнгәннәр, ди.
Рабига күле
Рабиганың җитмеш шәкерте булган. Алар Болгардан Биләргә барып йөргәннәр. Рабига хаҗга барырга җыенганда тәһарәт алырга су таба алмаган. Шуннан ходай тәгаләгә ялварып сораган икән, шунда ук саф сулы бер тирән күл барлыкка килгән, ул күлне хәзер дә Рабига күле дип йөртәләр.
Күл суында тәһарәтләнеп хаҗга җыенганда гына Кәгъбәтулла[3] үзе аның янына килгән, ди.
Белкасыйм баба
Карашәмнән Әбелкасыйм баба Тау Илендә булган, ләкин аны яратмыйча, караңгы төндә кара шәм яндырып, хәзерге Карашәм авылы янына барып утырган. Шуңа күрә аны Карашәм дип атаганнар. Бер заман бу бабай үлгән. Шуннан бабайны күмәргә кабер янына килгәннәр. Шул вакыт ул кабыгы белән күтәрелеп очып киткән. Күмүчеләр артыннан барганнар. Ул Ислам кырына килеп төшкән һәм аны шунда күмгәннәр. Аны хәзер Касыйм баба кабере дип, изге санап зиярәт кылалар.
Анда шулай ук изге Гайшәбикә түтәй, Зөһрә түтәй, Әбелхарис бабай каберләре бар.
Тимершәех
Тимершык авылы Тимершәех дигән сүздән кыскартылган. Дөнья яратылганда Тимершәех дигән бер кеше бирегә беренче булып килеп утырган. Буе да, иңе дә алтмыш метрлы алпамша икән. Мәчет манарасына менеп, шуннан сөңге бәргән дә:
— Кая барып төшсә, шуннан чишмә чыгар,— дигән. Ул чишмәне хәзер Изгеләр чишмәсе дип йөртәләр. Икенче кат сөңге бәргәч:
— Кая барып төшсә, мине шунда күмәрсез,— дигән. Сөңге Мингәр кырына барып төшкән. Тимершәехны шунда күмгәннәр.
Мәһди ташы
Авылдан ике чакрым ераклыкта зур таш бар. Бу ташны Мәһди ташы дип йөртәләр. Имеш, кайчандыр бер вакыт, алла Мәһди дигән дин белгечен җиргә сөреп төшергән. Төшүгә Мәһди шушы таш өстендә тәһарәт алган һәм намаз укыган, имеш. Минем бала вакытта барганым һәм күргәнем бар иде: таш өстендә аермачык булып зур гына аяк эзләре, тезләнгән урыннар, маңгай урыны һәм шунда ук — күзләргә туры килә торган турыда — зур гына ермаклар сакланган иде. Имеш, Мәһди шунда бик нык елаган да шунда чишмә бәреп чыккан. Таш өстендә тагын таяк урыны, комган урыны да бар иде.
Картлар хәзер дә анда яңгыр теләнергә баралар. Чишмәсенең суы изге дип исәпләнә.