ЕЛАН ПАТШАСЫ ШАҺМАРА

 

Әүвәл заманда бер фәкыйрь урманнан утын күтәреп алып кайтып сата икән дә шуның белән көн күрә икән. Ул бер дә алып кайта, ике дә алып кайта. Шулай ташыйт торгач, бу бер көнне юан агач төбенә утыра. Ярлы кеше бик уйлана бит ул. Уйланып утыра. Туфракны алай да казый, болай да казый. Көн күрмеше авыр, шулай уйланып утыра. Шулай уйланып, туфрак казып утырган чагында, моның кулына бер тимер тоткыч очрый. Уйлый: “Бу нинди тимер?” – ди, ипләбрәк карый. Казый–казый бу зур капкач булып чыга. “Бу, – ди, – караклар малыдыр, ахры, моны караклар куйгандыр”, – ди. Таш белән, агач белән каера–каера ача бу капкачны. Ача да бер таяк тыгып җибәрә. Таяк йомшак кына бер нәрсәгә тия. Шуны алып карый. “Бу, – ди, – бал кебек нәрсә икән”, – ди. Таякка бармагын тидерә дә бармагын ялап карый. Бал булып чыга бу. Капкачны ябадыр да өенә кайтып китә.

Өенә кайта. Бер чиләк ала. Урманга барып, шул чиләккә бал тутырып, янә капкачны чбып куя. Бер авылга барып, балны сата, яхшы гына файда күрә. Утын сатмый инде хәзер. Шулай бал сатып йөри–йөри ара бу. Аннары күршесенә кереп әйтә:

– Бер нәрсә таптым, бер кешегә дә әйтмә. Әйдә киттек, – дию

Күәс чиләкләр алалар, чүлмәкләр алалар да китәләр.

Барып җитәләр. Теге күршесенең ике күзе дүрт була. Балны чыгаралар гына. Төяп өйгә кайтып китәләр. Балны кая куярга урын юк инде. Балны кырып алып кайттылар. Тегндә тәмам бетте. Шуннан күршесе дә туктады, үзе дә туктады.

Ярлының тагын акчасы бетте. Балы булмаса да шунда барысы килә ярлының: “Тагын булмасмы?” – ди. Бер көнне тагын чыгып китте. Ярар, барып җитте. Тәвәкәлләп төпкә төште. “Бер хикмәт бардыр анда”, – ди. Төшсә, кулына кырыйда ишек тоткасы кебек бер тотка очрады. Тоткычны тапкач бу уйлый: “Монда ни булса да бардыр”, – ди. Тәвәккәләп ачты. Ачса, ни күрсен: дөнья кебек якты җир. Шунда тәвә–тәвә еланнар яткан. Еланнар уртасында, карават кебек нәрсәдә ак җәймә. Шуның өстендә бер Ак елан. Еленнар теге кешене йотарга башларын калкыталар. Шул вакытта Ак елан: “Тик торыгыз!” – дигән кебек койрыгын бутап куя. Шул карават кебек нәрсә янында бер ак таш бар. Ялтырап тора, бик әйбәт. Еланнар шул ташны барып ялыйлар.

Теге кешенең карыны бик ачыкты. Карыны ачыкканга һич тәкать тота аламый инде. Ничә көннәр ач ятты. Ак елан койрыгын болгый теге кешегә, шунда таба килергә.Бу кыймылдарга куркып утыра: “Кыймылдасам, еланнар йотар”, – дип. Шул чагында Ак елан телгә килә:

– Егет, ди, минем ашарга дигән балымны алып саттың, файда иттең. Тагын монда кердең, ди. Җәмәгатең бардыр, балаларың бардыр, сагыналар, ди. Инде син моннан кайта алмыйсың, шушында безнең белән гомер итәрсең, – ди.

Теге елап җибәрде. Ак елан әйтә:

– Курыкма, мин сиңа тидертмәм, ди. Карының ачса, шушы ташны килеп яла. Ашыйсың да килмәс, эчәсең дә килмәс, – ди.

Аптырагач, бу курыкса да барып ялый инде. Ялагач, моның эчәсе дә килми, тамагы да тук.

Бу бер көнне хатынын, балаларын искә төшереп елый. Акелан моны җәлли. Шул чагында егет Ак еланга әйтә:

– Син, ди, кем буласың соң, бу еланнардан бер дә курыкмыйсың? – ди. Телгә килгәч, сөйләшергә була бит инде.

Ак елан әйтә:

– Мин аларның патшасы, ди. Минем исеме Шаһмара, – ди.

Егет әйтә:

– Миңа моннан чыгарга булмасмы? Зинһар, тыңласана сүземне, – ди.

Шаһмара әйтә:

– Мин сине чыгарыр идем, син минем гомерем кыскаруга сәбәп буласың. Син мине кешегә сөйләрсең. Кешегә сөйләвең – минем үлүем, – ди.

Теге егет әйтә:

– Әйтмим, – ди, ант эчә, каргана. – Шушында ничек күрдем, шулай калыр, – ди.

Шулай дигәч, бер еланга кушты: “Бар, чыгар моны”, – ди, Койрыгы белән изен ясый үзенчә. Тагын егеткә әйтә:

- Кешегә әйтсәң, минем гомерем бетә. Әйтәсе булма, рәнҗермен, – ди.

- Әйтмәм, – диде егет, карганды, елады.

Шуннан егет елан ойрыгына ябышты да, елан үзен өскә алып чыкты. Аннары елан кире эчкә кереп китте. Егет өенә кайтып керде. Җәмәгатьләре елаштылар, куаныштылар. Ничә айлар югалып торган кеше кайткач, бик шатлык булды.

Шул шәһәрнең патшасына авыру тия. Патша сихерчеләрне дәштерә. Дәштерә дә, сихерчеләргә:

- Бу авырудан тергезү өчен Шаһмарны күргән кеше кирәк, – диләр.

Патша әйтә:

- Нәрсә соң ул Шаһмара? Мин аны белмим, – ди.

Бер сихерче әйтә:

- Шаһмара ул Ак елан – еланнар патшасы, – ди.

Патша әйтә:

- Аны күргән кеше күп булыр, аны каян белербез соң?– ди.

Аны үзебез белербез. Ясат бер мунча. Бөтән кешене шунда керт. Аны шуннан белербез. Шаһмарны күргән кешенеңтәне ала булыр, – диләр сихерчеләр.

Патша мунча салдыра, яктырта. Тәмам булгач, кешеләрне тиген генә чабынырга өнди. Тиген мунчага охота керәләр инде. Мунчага кергән һәммә кешенең исемен язалар. Соңыннан: “Син мунча кердеңме?” – дип, эзләп кертә башлыйлар. Шаһмарны күргән фәкыйрьне дә китереп тоталар:

- Син мунча кердеңме?– дип сорыйлар.

- Кердем, – ди.

Книжкадан карыйлар:

- Исемең ничек?– диләр.

- Фәлән, – ди.

Книжкада исем юк. Моны көчләп мунчага алып керәләр. Салды күлмәкне. Каралы–аклы буй–буй тәнле бу. Белделәр моны сихерчеләр, шулай да сорыйлар:

- Синең тәнең ник болай?– диләр.

- Мин кечкенәдән шулай, – ди егет.

Сихерче әйтә:

- Юк, синең тәнең кечкенәдән үк болай түгел. Син еланнар патшасы Шаһмараны күргәнең, тәнең шунлыктан ала, – диләр.

- Юк, елан патшасы түгел, еланны да күргәнем юк минем, – ди. Еланнар патшасын үтерәсе килми, ялганлый бу.

 

ЗИРӘК КАРТ

Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне, барыбер эшкә ярамыйлар дип үтертә торган була. Бер егетнең була җитмеш яшьлек атасы. Бу егет, атасын үтертәсе килмичә, аны байтак вакытлар яшереп асрый.

Егет, урамнан йөреп кайткан саен, атасы янына керә икән. Атасы моннан сорый:

– Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар? – ди.

– Егет күргәнен–ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.

Шулай беркөнне егет кайта, кайта да әтисе янына керә.

– Нәрсәләр күрдең, улым, ниләр ишеттең? – ди әтисе.

– Әти, – ди егет, – патша үзенең вәзирләре белән су буена төшкән, ди.

Су төбендә яп–якты ялтырап торган гәүһәр күренә икән. Шуны су төбенә төшеп эзлиләр, – юк, менгәч карыйлар, тагын су төбендә ялт итеп тора, ди. Шуңарга бик аптыраганнар. Патшаның вәзирләре дә моның хикмәтен белми икән, ди.

Карт әйтә:

– Әй улым, – ди, – анда берәр агач бармы, су буенда? – ди.

– Нәкъ шул агач тирәсендә эзлиләр, – ди егет.

– Ул агач башында кош оясы бармы? – ди карт.

– Бар.

– Алайса, ул гәүһәр су төбендә түгел, кош оясында булырга кирәк. Суга шуның шәүләсе төшкән булыр, – ди карт.

Иртәгесен торып, патша кешеләре яңадан барып карыйлар. Күрәләр, гәүһәр су төбендә ялтырап ята, суга чумалар – тагын юк. Таба алмыйча, тагын аптырап кайтып китәләр. Болар таба алмагач, егет патша янына бара да әйтә:

– Падишаһым–солтаным, бер сүз сөйләр идем мин сиңа, – ди. – Бу гәүһәр су төбендә түгелдер, су буенда агач бар, агач башында оя бар, шул ояда булырга кирәк. Шуны менеп карыйк әле, – ди.

Ярый, патшаның менүчеләре күп була, тиз генә агач башына менеп китәләр дә каз йомыркасы кадәр гәүһәрне алып та төшәләр. Патшаның исе китә моңарга. Вәзирләрен бик орыша бу:

– Үзегез барыгыз да укыган кешеләр, шул авыл малае кадәр дә акылыгыз юк, – ди.

Патша егеттән сорый:

– Моны сиңа кем өйрәтте? – ди.

– Үзем белдем, – ди егет.

Вәзирләрнең бу егеткә бик ачулары килә. Егет үзләреннән өстен чыкты бит инде. Хәзер вәзирләр, егет өстеннән патшага әләкләп, аны ничек булса да үтертмәкче булалар. Патшага барып әйтәләр:

– Ул, – диләр, – миңа нәрсә күрсәтсәләр дә беләм, дип әйтә. – Без аңа ике айгыр күрсәтик, – диләр. – Икесе дә бертөсле, бертигез булсын, авызын да ачып карамасын, янына да килмәсен, кайсы карт, кайсы яшь икәнлеген читтән торып кына белсен, – диләр.

– Ярый, – ди патша, егетне чакыртып ала да әйтә: – Иртәгә килерсең, без сиңа шундый–шундый ике айгыр күрсәтербез, син шуларның кайсы яшь икәнлеген белерсең, – ди.

Егет бик кайгырып, “ярар” дип кайтып китә. Кайткач, атасы янына керә.

– Улым, нихәл? – ди атасы.

– Әти, – ди, – гәүһәр син әйткәнчә, кош оясында булды, – ди. – Тик патша миңа бүген тагын шундый–шундый мәсьәлә бирде әле, – ди.

– Әй улым, – ди. – Иртәгә барырсың, ике айгыр китерерләр. Аның картын–яшен шуннан белерсең: яшь айгыр ерактан ук тузгып, уйнаклап килер, карт айгыр башын борып, яшь айгырга юл биреп китәр, – ди.

Ярар. Егет иртә торып барды. Вәзирләре белән патша да килде. Килде дә ике айгыр китертте, икесе дә бөртесле, икесе дә бертигез.

– Моның кайсы карт, кайсы яшь? – диләр егеткә.

Ике айгыр ике яктан кара–каршы киләләр. Яшь айгыр әллә каян килә, карт айгыр башын иеп кенә уза. Егет әйтә:

– Менә бусы карт айгыр, бусы яшь айгыр, – ди.

Бу егет моны да белде бит инде. Икенче көнгә тагын монарга йомыш хәстәрлиләр. Багана кебек ике агач, берәр сажинлы. Икесе дә шоп–шома итеп юнылган.

– Шушы агачларның кайсы башы оч, кайсы башы төп була, – шуны бел, – диләр.

– Егет бик хәсрәтләнеп кенә кайтып китә. Кайткач, тагын әтисе янына керә.

– Улым, – ди карт, – бүген ниләр күрдең?

– Айгырны белдем, әти, син әйткәнчә булды, – ди. – Миңа тагын мәсьәлә биреп җибәрделәр. Бертигез юнган ике агач, тышыннан бернәрсә дә беленми, шуның кайсы башы оч, кайсы башы төп икәнен белергә, – ди.

– Әй улым, – ди атасы, – аның өчен кайгырма син, – ди. – Син ул агачны суга салырга куш, – ди. – Cуга салгач, оч башы өскә калкыбрак, төп башы төпкә батыбрак торыр, – ди.

Ярар. Иртәгесен егет торып китте. Барып керде. Моңарга шоп–шома итеп, ике агач юнып куйганнар.

– Менә сиңа ике агач, юнып та карама, күтәрмә дә, кайсы башы оч, кайсы башы төп иккәнен болай гына бел, – диләр.

Егет:

– Суга салып карагыз әле, – ди.

Суга салсалар, агачның бер башы бата, бер башы өскә калка.

Егет әйтә:

– Менә бу башы очы, бусы төп була, – ди.

Тагын белде бит бу, алай да булмады. Патша бик гаҗәпләнде. Ул егеттән сорый:

– Моны сиңа кем өйрәтте? – ди.

Егет әйтә:

– Үзем белдем, – ди.

– Юк, син әле моны белерлек түгел, яхшылык белән әйтмәсәң, мин сине астырам, – ди.

Егет әйтмичә булдыра алмый:

– Минем җитмеш яшьлек әтием бар, мин аны үтермичә яшереп асрыйм, миңа шул акыл бирә, – ди.

Шуннан соң патша әйтә:

– Яхшы, дөньяда картлар да кирәк икән, картлардан башка дөнья бармый икән. Моннан соң картларга тимәскә, – ди.