КАРТ БЕЛӘН ЯЛКАУ ЕГЕТ
Борын заманда ярлы гына бер карт кеше була. Бу картның карчыгыннан башка беркеме дә юк, ди. Язлар үтеп, печәнгә төшәр вакытлар килеп җиткәч, карчыгы әйтә картка:
“Бар, карт, күрше авылга барып, берәр кеше эзләп кара, печән өстендә үзеңә ярдәмече булыр иде,” – ди.
Карт күрше авылга китә. Йөри торгач, бер яшҗ кенә егетне очрата бу.
“Улым, миңа бер ярдәмче кирәк иде, ди, әллә вакытлы гына булса да ялланасыңмы?” – ди.
“Юк, бабай, яллана алмыйм,” – ди егет, “минем бик озак киенә торган гадәтем бар,” – ди.
Бабай әйтә:
“Анысы гына бернәрсә түгел, минем үземнең дә су эчеп исерә торган гадәтем бар,” –ди.
“Алай булгач, безнең икебезнең дә шундый гадәтләребез бар икән, ялланам мин сиңа,” – ди егет.
Яллана бу егет. Бабай аны өенә алып кайта. Иртән торып чәй эчәргә утыралар. Бабай тиз генә ашап–эчә дә, ишегалдына чыгып, кирәк–яракларны хәзерләп, яңадан егет янына керә. Бу кергәндә, егет бер чабатасын да бетермәгән була әле. Шуннан соң карт:
“Ярар, улым мин бара торыйм, син фәлән-фәлән юл белән барсаң, мине табарсың,” – ди дә, чалгыларын күтәреп, чыгып та китә.
Инде килик егеткә. Ул менә кия, ди, чабатасын, менә кия, ди, төш вакыты килеп җитте дигәндә генә, бер чабатасын киеп бетереп, икенчесен кияргә тотынды, ди, бу. Кояш баеп, бабай эштән кайтып кергәндә, икенче чабатасын киеп кенә бетереп утырадыр иде, ди: кичке ашны ашап бетерү белән, егет тиз генә чишенде дә, ди, яту белән йокыга да китте, ди. Егет йокысына китү белән, карт әйтә карчыгына:
“Иртәгә мин синнән су сорармын,” син: “Су әнә чиләктә, бар да эч”, диярсең, – ди.
Иртә белән болар, йокыдан торып, ашап–эчәләр дә, егет тагын идән уртасына җәелеп утыра чабатасын кияргә. Бабай карчыгына әйтә:
“Кая, карчык, су бир әле, сусыным басылмады,” – ди.
Карчыгы әйтә:
“Су чиләктә, ал да эч,” – ди.
Бабай чиләктән бер чүмеч су ала да эчеп җибәрә. Суны эчеп тә җибәрә, исерә дә башлый. Бабай, бик каты исергән булып, башта стенага барып бәрелә. Шуннан соң мич янына барып, бер бөтен кирпечне ала да егеткә ыргытып җибәрә, тияр–тимәс итеп кенә. Кирпеч стенага барып тия. Егет, бик каты куркып, сикереп тора да ишегалдына йөгереп чыгып китә. Карчык аның артыннан чыга:
“Улым, нишлисең, кая барасың?” – ди.
“Әй, әби, эш харап,” – ди егет, “бабай исерде бит, ул миңа яхшылык күрсәтмәс, өйдә калган сыңар чабатам белән чолгавымны чыгарып кына бирсәнә,” – ди.
“Ашыкма улым,” – ди әби, “бабаң бераз тынычлангач, өйгә кереп, идән уртасына утырып, иркенләп киенерсең әле,” – ди.
“Юк әби,” –ди егет, “зинһар, өйдә калган чабатамны гына чыгарып бирә күр, бабай чыкканчы киенеп куяр идем,” – ди.
Әби егетнең чабаталарын чыгарып бирә. Күп тә үтми, бабай бәрелә–сугыла тышка чыгып килә.Аны күрү белән егет, чабаталарын тотып, ссарайга таба йөгерә дә тиз генә киенеп тә ала. Бабай, моны күргәч, айный башлый. Болар икәүләп печән чабарга китәләр. Печән чабып кайтып, әйбәтләп ашап-эчеп, йокларга яталар. Икенче көнне егет, идән уртасына утырып, озак-озак итеп киенә башлаган иде, ди, бабайның: “Карчык, су кая, су!” – дип кенә кычкыра башлавы була, егет чабата киндерәсен бәйләми чыга да йөгерә. Кая туры килде, шунда тиз генә киенеп ала да, бабай белән бергәләп китәләр болар. Озак та үтми, бабай егетнең ялкаулыгын ташлатты, ди.
КЕМ ҖИҢҮЧЕ?
Берәүнең өч улы булган Малайлары бер заман өчесе дә үсеп буйга җиткәннәр. Шуннан бу кеше әйткән:
— Улларым, дигән, мин сезне, дигән, өчегезне дә берьюлы өйләндерәм. Сез, минем яныма аерым–аерым кереп, үзегезнең кемне яратуыгыз турында әйтерсез. Мин өчегезгә дә бердән туй ясап, яраткан кызларыгызны алып бирермен, – дигән.
Әүвәл олы улын дәшеп керткән:
— Улым, дигән, синең кем кызын аласың килә? – дигән. – Үзең сөйгән кызны алып бирәм, әйт, оялма, – дигән.
Малае атасына әйткән:
— Закир абзый кызын алам, – дигән.
Анысы чыгып киткәч, әтиләре уртанчы улын дәшкән:
— Улым, дигән, мин сине өйләндерәм. Миннән оялма, әйт, кем кызын алып бирим? – дигән.
Бу да:
– Закир абзый кызын алып бир, – дигән.
Янә кечесен дәшкән, анысы да шулай әйткән. Ахры, теге кыз бик матур нәрсә булгандыр.
Шуннан бу кеше улларын өчесен берьюлы дәшкән дә әйткән:
– Улларым, Закирның кызы бер генә. Сезнең өчегез дә шуны алма кели. Бер кызны өчегезгә дә алып булмый. Сез, дигән, өйдә булган хәтле акчаны алыгыз да чыгып китегез. Кайсыгыз кызыклы нәрсә алып кайтыр, Закир кызы шуңа булыр, – дигән.
– Ярар, – дигәннәр егетләр, атасыннан акча алганнар.
Атасы әйткән, чыгып киткәндә:
— Берегез дә нәрсә алганыгызны икенчегезгә әйтмәгез, – дигән.
Егетләр чыгып киткәннәр: берсе киткән Энәле ягына, берсе киткән Бураш ягына, берсе киткән Борнаш ягына. Алар киткән, азында өч-дурт мең чакрым җир.
Олы улы, йөри торгач, бик кыйммәтле көзге алган. Икенчесе бик кыйммәтле бәягә палас алган. Кечкенәсе: «Дөньяда моннан да кирәкле бер әйбер дә юк инде», – дип, бер алма алган. Болар кайтканда өчесе дә бер станциягә туры килгән. Вокзалда очрашканнар. Өч туган бер-берсеннән исәнлек–саулык сорашканнар. Шуннан әйбер табу турында да суз чыккан. Олы агалары әйткән:
— Мин көзге алдым, менә карыйк әле, – дигән.
Көзгене кесәсеннән алган да, бергә караганнар. Карасалар, Закир абзыйның кызы үлеп ята. Ничәмә мең чакрымнан күренә көзгедән.
Олы агалары шул чагында әйткән:
— Беребезгә дә булмый икән, бу үлә икән инде, – дигән.
Уртанчылары әйткән:
— Минем паласым бар, сәгатенә өч мең чакрым кайта. Шуңа утырабыз да кайтабыз, – дигән.
Кечкенәләре әйткән:
— Мин алма сатып алдым. Шуны ашаткач, нинди үлә торган кеше дә терелә, – дигән.
Болар, паласка утырып очып, тиз генә кайтып җитәләр. Кыз хәл эчендә ята икән, ди. Баралар да теге алманы ашаталар. Кыз шуннан сикереп тора, элеккедән дә матуррак була.
Йә, хәзер кыз кемгә була инде?
КЕРПЕ ТУНЫ
Хәйдәр
Борын–борын заманда җир йөзендә бутенләй кыш булмаган, гел җәй генә патшалык иткән. Болыннар шау чәчәккә чумып, агачлар мул җимештән сыгылып утыра икән. Кояш туры карагач, җәнлек-җанвар да күлмәкчән генә йөргән, ди.
Бервакыт «Кыш килә!» дигән хәбәр таралган. Кыш үзе дә озак көттермәгән, суык җилләр исә башлаган, кар төшкән. Җәнлек–җанвар бик аптыраган – нишләргә? Урман хуҗасы Аюхан куп уйлап тормаган, ерак таныш–белешләреннән барлык җәнлекләргә дә тун тектерергә җитәрлек тире кайтарткан.
Ул чакта керпе тегуче булып эшләгән, ди. Анын бик күп энәләре булган. Тотынган бу менә шул энәләре белән җәнлекләргә тун тегергә. Кыш килеп җиткәнче hәммесен тунлы иткән! Караса, үзенә тун тегеп киярлек тире дә калмаган. Шуннан соң керпе күлмәгенә энәләр кадап чыккан да тунлы булган. Әмма аның туны салкын җилләрдән сакламаган шул…
Керпе, салкынга түзә алмыйча, җирне тишеп он ясаган да шунда кереп яткан. Салкын кыш үтеп киткәнче өнендә йоклаган.
Бу хәлдән соң күпме заманнар узган инде. Әмма Керпе әле hаман да салкын кышларны өнендә үткәрә, ди.
КҮКНЕҢ КҮТӘРЕЛҮЕ
Борынгы заманнарда күк йөзе җиргә бик якын торган. Аңа сузылып күл белән кагылырга да мөмкин булган.
Шул заманнарда бер балалы хатын баласының артын салам белән чистарткан да шул саламны күккә кыстырып куйган.
Зәңгәр күк йөзе бу эшкә бик хурланган, ачуланган һәм, җирдән аерылып, югарыга менә башлаган. Күкнең болай эшләвенә кешеләр бик куркышканнар һәм күккә: “Китмә, күк, тукта!” – дип ялвара башлаганнар. Ләкин күк аларны тыңларга да теләмәгән, үзенең җирдән ераклашуын дәвам иткән. Күкнең болай баруын күреп, эт белән мәче дә бик борчылганнар. Алар да күкнең җирне ташламавын үтенеп ялварганнар. Күк, эт белән мәченең ялваруларын ишетеп, аларны кызганган һәм менүеннән туктаган, ләкин якынлыгына кайтмаган.
Шуннан бирле кешеләр эт белән мәчене кадерләп үз йортларында тота башлаганнар, ди.
КҮРЕНМӘС ЧИКМӘН
Борын заманда фәкыйрь крестьяннардан бер егет солдатка алына. Унҗиде яшендә була ул алынганда.Өч ел җәяү барасы була. Бу җәяүләп чыгып китә. Өй саен сорашып, тамак туйдырып бара инде бу.
Бер картка керә фатирга. Карт әйтә: “Җәяү чиләнеп йөрмә син, ди, мин сине ике сәгатьтә итеп куярмын, ди, миндә бер ел хезмәт ит син”, – ди.
Егет моңа ышана да керә. Эшли бу бер ел. Бу картның бер кара айгыры була. Шуны туйдыра бу. Моның абзарга да керәсе түгел: бер төймәгә баса – печән килеп чыга, икенчесенә баса – солы килеп чыга, өченчесенә баса – су килеп чыга, башак боланып чыга, тагын берсенә баса – тизәкләрен тазарта.
Шулай бер ел хезмәт итә. Елы тулгач, бу сорый:
– Бабай, мин китәр идем инде, – ди. Исәп–хисап ясавын сорый.
Бабай ат янына чыгып сорый:
– Яхшы туйдырдымы сине? – ди.
– Юк, яхшы туйдырмады, ди, бер тапкыр ашатмый калдырды ул мине, – ди.
Теге егет беркөнне, йоклап төймәләргә басмый калдырган була.
– Яхшы туйдырмагансың, улым. Тагын бер ел каласың инде, – ди.
Тагын бер ел хезмәт итә. Йокламый инде бу юлы, яхшы карый. Бабай, елы тулгач, аттан чыгып сорый. Ат әйтә:
– Бу юлы яхшы тәрбияләде, – ди.
Карт әйтә:
– Менә, улым сиңа бер иске чикмән, ди, бер иске бүрек, бер сыбызгы белән бер кылыч, бер иске киез итек, ди. Сыбызгыны сызгыртсаң, шушы ат килеп җитә. Бүрек белән чикмәнне кисәң, күренмәс кешегә әверелерсең, ди. Киез итекне кисәң, йөзәр чакрым атларсың бер атлаганда. Бу кылыч кырык чакрымнан кырып сала, – ди.
Шуннан соң, бу хәзер киез итекне киеп сынап карый: бер атлагада йөз чакрым атлый. Ике сәгать эчендә барып керә патшага. Патшага бер ел элек килеп җитә.
Бу патшаның бер кызы бер көндә кырык кием ботинка туздыра, ди. Кырык кием ботинканы кая туздырганын белү өчен сакчы куялар, ди. Бер елдан соң сакка чыгып баса бу егет. Чыга да ятып йоклый.Патша кызы әйтә: “Іи, хәзер үк йоклаган”, –ди. Кырык кием ботинка күтәреп чыгып китә бу.
Бу киткәч, егет уяна. Уяна да бөтен киемнәрен киеп чыга тегене эзләргә. Йөз чакрым болайга, йөз чакрым тегеләйгә атлап карый да кызны таба; кыз бер алтын агачтан алма өзеп алды, бу егет тә алды, “миңа да кирәк булыр”, дип. Патша кызы шул алманы диңгез чыкканда диңгезгә ыргытты да бу алтын алма кораб булды, кыз шул корабка утырып диңгезне чыгып китте, ди. Бу егет диңгезне атлап кына чыгып китте, ди.
Хәзер бу кыз янып торган утка барып чыкты: егерме киемне ботинканы киеп, шул уттан узды. Бу егет утны атлап кына чыгып китте, ди. Хәзер бер тауга җиткәч, бу кыз алманы ыргытты да, тау тишелеп, кыз шул алма артыннан кереп китте, ди. Тау эчендәге землянкада бик матур бер пәри егете утыра, ди. Бу кыз әйтә пәри егетенә: “Менә, ди, мине каравыллар өчен бер солдатны бер ел өйрәттеләр, ди, ул каравылларга чыккач та ятып йоклады”, – ди. Боларның сөйләшкәннәрен тыңлап тора да бу егет чыгып китә.
Иртә белән патш чакыртып кертә моны:
– Нишләдең, ди, тота алдыңмы? – ди.
– Тоттым, – ди солдат. Барысын сөйләп бирә патшага.
Патша кызын чакырып кертә. Солдат патша кызы алдында да күргәннәрен сөйләп бирә. Патша кызы әйтә:
– Дөрес түгел, ди, әйткәне дөрес булса, бер төс әйбер алып кайтып бирсен, – ди.
Икенче көн кыз иртүк чыгып китә. “Их, ди, барысын да сөйләп бирде теге солдат, каян белгән ул аны?” – ди.
Пәри егете әйтә:
– Аның берәр сихерче хатыны бардыр, каян белер иде ул аны, – ди.
Бу көнне егет пәринең башына кия торган таҗын алып кайтып бирә. Иртә белән тагы чакырып кертә патша:
– Күрдеңме, ди, берәр төс әйбер алып кайттым, – ди.Кызын чакырып кертә патша. Кызы әйтә:
– Дөрес, ди, мин, болай булгач, бу егеткә барам инде, – ди.
Патша кызы бу егеткә кияүгә чыга. Шулай егеткә чыгып тора башлагач, патша кызы пәри егетен бик сагына, саргая бу. “Синнән башка торыр хәлем юк минем”, – дип, җен егетенә хәбәр җибәрә. Җен егете патшага хат җибәрә: “Ике вакыт сиңа, ди, кызыңны бирмәсәң, сугышып алам”, – ди. Патша бу егеткә киңәш итә. Егет әйтә: “Курыкма, бабай, ди, мин аны җиңәргә тиеш”, – ди.
Атына атланып, кылычын тагып, чикмәнен киеп чыгып китә бу. Пәринең гаскәрен кырык чакрымнан кырып сала моның кылычы. Пәри хәзер хәбәр җибәрә егеткә: “Сугышны туктатыйк”, – ди.
Шул дәвердә пәри егете патша кызы белән сөйләшеп ала:
– Син бел әле, – ди пәри егете, – ничек минем гаскәремне җиңде икән ул? – ди.
Теге кыз моны юмалаштырып сорый хәзер:
– Син миңа бернәрсә дә сөйләмисең, ди. Ничек минем артымнан бара алдың соң син, ди, ничек бу пәри гаскәрен җиңдең? – ди.
Егет бик озак моңа берни дә әйтми тора. Аннан соң бик аптырата башлагач, әйтә:
– Шушы кылычым белән киемнәрем исән булсын минем, – ди.
Егет, сугыштан соң арып, йокларга ята. Кыз моның кылычын, бөтен киемнәрен алып, аның урынына икенче әйберләр куя да егетнең кылычын, сыбызгысын, чикмәнен, итеген пәри егетенә җибәрә.
Пәри егете тагын гаскәр белән килә. Патшага ике сәгать вакыт бирә. Бу егет, чикмәннәренә ышанып, тагын сугышка чыга. Чыккач, сызгырып җибәрә, аты килми, итеге йөз чакрым атламый, кылычы да кырык чакрымнан кырып салмый. Бу егетне күрәләр дә чабып үтерәләр. Пәри егете патша кызын үзенә алып кайтып китә.
Моны укыткан карт бик зур гыйлем иясе икән. Бу егеткә нәрсә булганын белеп, аны эзләргә чыга. Егетнең сөяген төяп алып кайта. Казанда кайнатканнан соң, егеткә иске җанын куя. Егет терелә. Егет әйтә бабайга:
– Бабай, мин хәзер нәрсә эшлим инде? – ди.
Бабай әйтә:
– Хәзер син, улым, укы инде, – ди.
Бу егет укый. Кыз булыйм дисә – кыз була, ат булыйм дисә – ат була, бәләкәй кеше булып кала ала. Бабай әйтә моңар:
– Хәзер син, улым, өеңә кайт инде, ди, мин өйрәткәнне бер кешегә дә әйтмә, ди. Үзеңне саткан чагында, ничек тә бер төс әйберне алып калсыннар, – ди.
Шулай итеп, өенә кайтып керә бу. Атасы бик ярлыланган моның, бернәрсәсе калмаган. Бу әйтә атасына:
– Әти, син мине ат итеп базарга чыгарып сат, ди. Миңа унбиш мең тәңкә бирерләр, ди, тик йөгәнемне сатма, – ди.
Бабай моны иртә белән тарантас арбага җигә. Бу егет бик матур бер җирән айгыр була. Базарга җиткәч, айгыр халыкка карап кешнәп җибәрә, бөтен халыкның іушы китә. Моны сатулашып, унбиш меңгә сатып алалар. Йөгәнен бирми бабай, үзе белән алып кайта. Хәзер атны сатып алган кеше айгырны алып кайта да ишегалдына бәйләп куя. Үзе чәй эчәргә керә. Бу егет шул арада бәләкәй генә малай булып, бакча артыннан чыгып китә. Ат хуҗасы йөгереп чыга өеннән: ат юк. Теге малайдан сорый:
– Бер җирән айгыр күрмәдеңме? – ди.
Теге малай:
– Юк, – ди, тиз генә кош була да очып өенә кайтып китә. Икенче базарда бу егет юртак булып чыга. Бабай хәзер моның өчен утыз биш мең сорый.
– Бер сәгатькә ике йөз чакрым китә бу, – ди.
Халык ышанмый:
– Юырттырып карыйк, – диләр.
Атны җигеп әйләнеп кайталар. Бер сәгатьтә ике йөз чакрымны әйләнеп кайта бу. Пәри егете бабайны “йөгәне белән сат” дип алҗытып бетерә, ике өлеш бирә. Бабай, аптырагыч, йөгәне белән сатып җибәрә.
Пәри егете моны белеп алмаган икән. Өенә кайткач әйтә сихерче карчыкка:
– Менә, әби, ди, җитмеш меңгә нинди ат алып кайттым мин, – ди.
– Алып кайттың шул көндәшеңне, – ди теге карчык.
Боларда бер унбиш яшьлек асрау кыз бар икән. Бу кыз ат янына чыккач, теге егет әйтә бу кызга:
– Хәзер мине үтерәләр, ди. Минем урт төшем читкә чәчрәр, син шуны алып нигез туфрагына күм, ди, шул минутта алмагач үсәр, – ди.
Атны үтерделәр. Теге кыз моның тешен алып нигез туфрагына күмде. Бер сәгать эчендә моннан бик матур бер алмагач үсеп чыкты, ди, алмасы да пеште, ди.
Пәри егете әйтә сихерче карчыкка:
– Кара, нинди матур алмагач үсеп чыкты, – ди.
Сихерче карчык әйтә:
– Ие, үсте үзеңнең көндәшең, – ди.
Хәзер унбиш яшьлек кыз тагын ишегалдына чыга. Теге алмагач әйтә кызга: “Мине хәзер кисәрләр , ди. Мине кискәндә, бер зур йомычка читкә атылыр, син шуны мөмкин булса, үзегезнең су коена торган күлегезгә илтеп ташла”, – ди.
Шуннан пәри егете бу алмагачны чыгып кисә. Алмагачның зур йомычкасы читкә чәчрәп төшә. Кыз бу йомычканы ала да күлгә илтеп ташлый.
Хәзе пәри егете теге чикмәннәрне, итекләрне киеп, патша кызы белән су коенырга бара. Киемнәрен су кырыена чишенеп калдыра да су керә башлый. Теге егет бик матур яшел түшле үрдәк булып йөзеп йөри. Пәри егете куып йөри тегене: “Әгәр дә мин сине тотсам, тәрәзә төбендә генә тотар идем”, – ди.
Үрдәк моны бер читкә алдап алып китә дә, суга чумып, күлнең икенче кырыена барып чыга. Тиз генә киемнәрне киеп әүвәлге егет була. Тегеләрнең бөтенесен шунда ук турап ташлый. Сыбызгысын сызгыртып җибәрә. Үзенең аты килеп чыга. Теге япь–яшь асрау кызны алып, матур гына итеп көн итә башлый.
МЕНӘ СИҢА ЯРДӘМ
– Дустым Мортаза, ун сум гына акча биреп тора алмассыңмы? Бик кирәк иде.
– Ун сум гына нәрсәгә җитә ул? Синең күбрәк сорарга да хакың бар!
– Алайса, син инде, дустым, илле сум итеп бирә күр.
– Хәтта аннан да күбрәк сорарга хәлеңнән килә, чөнки минем бер тиен акчам да юк.