БАЛЫКЧЫ БЕЛӘН ҖЕН

 

Әүвәл заманда булган бер Балыкчы кеше. Балык тотып, сатып, хатынын–балаларын тәрбия итә торган булган.

Бер көнне, балыкка баргач, кармагын салган иде, моның кармагына эләкте, ди, бик авыр бер нәрсә. Шундый авыр, араны өстерәп чыгарды кырыйга. Өстерәп чыгарса, бер чуен сандык килеп чыкты. Чуен сандыкның тышкы ягына үзеннән калкытып язу чыгарган. Йозагы–мазары юк. Каты гына итеп элеп куелган. Бу уйлады, язуын карады. Сандык фәлән елдан бирле су төбендә яткан, бик озак яткан инде.

Ачты сандыкны. Сандыктан болыт шикелле төтен, ә төтен арасыннан җен килеп чыкты. Чыккач ук әйтте:

— Егет, мин сине ашыйм,— диде.

Балыкчы бик ялынды:

— Балаларым бар, син мине ашасаң, аларны кем тәрбияләр? – диде.

Җен әйтә:

— Мин, ди, фәлән вакытта чыгарырлар, дип көтеп яткан идем. Шул вакытта чыгармадылар. Шунлыктан кем чыгарса да ашармын дип ант иткән идем, – ди.

Балыкчы бик кайгырды. Шунда Балыкчының үзенә бер фикер төште. Ул уйлый: «Моны, ди, кире сандыкка ябып булмасмы», – ди, күңеленнән уйлый.

Шуннан җенгә әйтә:

— Син, ди, сандыктан чыктым дип әйтәсең дә, ялганлыйсың, ди. Син сандыктан чыкмагансың, төтен аркасында күрми калганмын. Син читтән килгәнсең. Син сыярлык сандык түгел бу, – ди.

Теге җавап бирә:

— Сандыктан чыктым мин, – ди.

Балыкчы әйтә:

— Кереп кара яңадан, ди, сыярсыңмы, юкмы? Аннары ышанырмын, – ди.

Ярар. Теге әйтә:

— Ышанмасаң, хәзер керәм, – ди.

Гыйфрит кечкенә генә булды да сандыкка кереп ятты. Кереп ятты да, Балыкчы сандыкны ябып куйды. Җен эчтән кычкыра:

– Ач, чыгар инде, – ди.

– Чыгармыйм, – ди теге әйтә, – чыгарсам ашыйсың, шуңарга чыгармыйм, ди. Мин сине чыгардым, ә син мине ашарга теләдең. Инде хәзер чыгармыйм, ди. Мин синең сандыгың өстенә язу язып калдырам: «Кем ачса, шуны ашыйсың», дип, бер кеше дә ачмасын, – ди.

Теге җен ялына инде, ант итә, каргана:

— Сүземә хуҗа, чыгар, ди, бик озак яттым инде, ди. Чыгарсаң, мин сиңа дүрт күл күрсәтермен. Шуннан балык тотарсың, бик кыйбатлы балыклар, ди. Гомереңне балык тотып уздырырсың, – ди.

Ярар. Бу чыгарды моны. Әүвәл томан кебек төтен чыкты җир йөзенә, аннары җен килеп чыкты.

— Шушы күлләрдән тотарсың, – дип, дүрт күл күрсәтте. Аннан тоткан балыкны патшалар гына ашар, – диде. Шундый бәяле балыклар булган.

Җен күлләрне күрсәтте дә, сабуллашып, китте.

Бу кеше, җен күрсәткән күлгә барып, балыклар тотты. Бу балыкларны аннан патша малае сатып алды. Бик кыйбат түләде моңарга. Балыкны пешерүчеләр кулына бирде. Пешекче моны әрчеде – әйбер итте, плитага таба өстенә куйды. Шул чагында кухня чатыннан чапаннан, чалмадан бер карт килеп чыкты. Шул чапанлы әйтте:

— Әй, вәгъдәсез балыклар, – диде.

– Балыклар башларын кәнкәйттеләр, калыктырдылар да:

– Вәгъдәбезгә әзер, – дип, кара күмер булып көйделәр.

Пешекчеләр бик кайгырды. Инде балыклар хәзер патша алдына илтерлек түгел. Янә дә теге Балыкчыны эзләп таптылар:

— Тизрәк шундый балык китер, – дип, балык сорадылар.

Балыкчы тагын балыкларын сатты да китте. Дүрт повар килделәр, әрчеп табага салдылар:

— Көйдермик инде, – диләр, дүртәү саклыйлар. Әлеге яшел чапанлы янә дә күзләренә күренде:

— И вәгъдәсез балыклар, вәгъдәгездә тормыйсыз, – диде.

Балыклар башларын калкыттылар да:

— Вәгъдәбездә торабыз, – диделәр, кара күмер булып көйделәр.

Бу ни гаҗәп, дип, аптырап калдылар. Янә дә Балыкчыдан китерттеләр. Балыкларны куырырга әрчеп салгач, тагын яшел чапанлы күренде:

— И вәгъдәсезләр, – дип кычкырды.

Балыклар:

— Вәгъдәбездә торабыз, – диделәр дә тагын кара күмер булып көйделәр.

Шуннан соң патша малаен дәштеләр:

— Бер гаҗәп, балыклар көя дә китә, һич куырып булмый. Өч тапкыр көеп китте инде, ни дә кылып булмый, – диләр поварлар.

– Ярар. Балыкчыны дәштеләр.

Аннан сораша патша малае:

– Син, ди, бабай, моны кайсы судан тотасың? – ди.

– Фәлән җирдә үзегезнең кырда бер күл, аннан ары бер күл, аннары тагы ике күл – барысы дүрт күл бар, – ди Балыкчы.

Патша малае тыңлап тора да әйтә:

— Ник очрамаган икән, ди. Шул күлләрне дә белмәгәч, дөньяда торуыма ни сан, – ди.

Патша малае шул күлләрне эзләргә чыгып китә.

Чыгып китте. Йөрде-йөрде эзләп, таба алмады. Таба алмады да, ул җирләрне ташлап, далага чыгып китте. Барды–барды да бер бакчага барып керде. Бакчада сандугачлар сайрый, төрле чәчәкләр, алмагачлар үсеп утыра –бер сахра инде. Яхшы чәйханәләр бар. Йөрде–йөрде, һич–беркемне күрмәде. Бакчаның кешесе юк. Шуннан кычкырды бик каты аваз белән:

— Бу бакчаның хуҗасы бармы, кеше бармы монда? – дип.

Кычкырды да әкертен генә бер тавыш ишетте:

— Кеше бар, ләкин мин йөри алмыйм, үзең монда кил, – ди.

Ярар. Барды тавышка. Бер юан агач янына килде. Юан агачта оя бар. Шул ояда берәү бар. Аның ярты тәне таш, яртысы адәм.

Патша малае әйтә:

– Син ник болай булдың? – ди.

– Хатыным сихерләде, ди. Әйе, ди, шуның өстенә көн дә кырык камчы суга. Камчы сугып кан чыккан җиргә тоз сибеп китә, – ди.

– Ул хатының кая йөри? – ди патша малае.

– Аның бер авырып ята торган сасы җене бар, шуның янында ул, – ди.

– Кай тирәдә ул? – ди.

— Ерак түгел, шул тирәдә. Тавышларын ишетәм, үзем бара алмыйм, – ди.

Барды патша малае шул якка. Күрде, бер гәүдә ята, яраксыз гәүдә. Күзе белән күрде дә агач төбенә качты. Хатын юк, авыру җен үзе генә ята әле. Хатын кайтып җитте җене янына.

— Әй, җаным, ике күзем, – ди хатын, шуңарга әйтә. – Ичмасам кырык сүземә дә бер сүз әйтә алмыйсың, – ди. Аяк табаннарын үбә шул хәшәрәтнең. Кочаклый, үбә шуны хатын.

Шулай иттерде дә ашарга утырды. Теге бакалар, тычканнар пешергән, ди. Хатын шуны мактый-мактый ашый:

— Мин, ди, теге иремдә мондый тәмле нәрсәләр ашаганым юк иде, – ди.

Кочаклап үпте дә, бер әйләнеп килим, дип, хатын китте. Патша малае барды җен янына, аның күкрәк авызына менеп утырды:

— Шушымы синең эшең? – ди.

Утырды–утырды да, алмаз пычагын алып, җенне үтерде. Шуннан, өстерәп, кырыйга ерак илтеп ташлады. Җеннең киемнәрен киде дә аның урынына килеп ятты.

Хатын кайтты.

— Әй, җаныкам, – дип кочаклады, сөйде, – ничек кенә дәва итим икән, ничек кенә терелтим икән сине, – ди.

Теге әйтә:

— Мин терелер идем дә, син үзең авыру, мин үзеңнән терелмим, – ди.

— Ике күзем, нәрсәдән терелмисең? – ди.

Теге әйтә:

— Әнә, ди, иреңне таш иттереп сихерләгәнсең, шуны бетер, ди. Аннары шәһәрне сихерләп күл ясагансың. Шуны кире шәһәр яса, ди. Аннары терелермен, – ди.

Хәзер теге ирен сәламәтләндерде, ире аякка йөри башлады. Күлләре дә шәһәр булды. Җен дип белеп сөйли инде хатын.

— Эшләдем, җаныкам, барын да эшләдем, терел инде, – ди.

Патша малае тора сикереп. Хатын, Җен терелде, дип куана. Патша малае тота да бу җен хатынын чала. Шуннан патша малае үз киемен киенә дә бакчадан теге кешене эзли.

Теге кешене эзләп тапты, аны үзе белән алып кайта патша малае. Сөйләшеп кайталар. Алып кайта да аны бер урынга куя. Ул кеше үзенә балык сатучы булып чыга. Аны сандыктан чыккан җен сихерләгән булган; ул җен аның хатынына ияләшкән булган икән.