Ничек итеп эт хөрмәткә лаек булган

 

Борын–борын заманда яшәгән ди бер әби белән бабай. Аларның бер мәчесе белән бер этләре булган. Песиләрен бик яратканнар, ә менә этне өнәп бетермәгәннәр.

Бервакыт боларга төлке ияләшә, тавыкларын урлый башлый. Ун тавыкның өчесе генә кала. Әби белән бабай бик борчыла инде. Һәм бер кичне тавыкларны сакларга мәчене чыгаралар. Мәченең әллә ни исе китми, печәнлеккә менә дә ятып йоклый. Иртән чыгып, тавыкларны санасалар, тагын бер тавык юк. Әби белән бабай мәчене бик нык ачуланалар да тавыкларны сакларга этне ябып калдыралар. Менә төн уртасы җитә. Эт мыштым гына төлкенең килгәнен көтә. Берзаман караңгыда ике күз ялтырап китә. Төлке тавыкны тоттым дигәндә генә этнең авызына килеп керә. Тегесе аны шунда ук ашап та куя. Әби белән бабайга бүләккә купшы койрыгын гына калдыра. Этнең тамагы да тук, бүләге дә бар.

Иртән әби, бабай һәм мәче этнең хәлен белергә чыксалар, ул рәхәтләнеп йоклап ята икән. Бабай этне ачуланырга авызын гына ача, Һәм, ни күрсен, эт янында купшы төлке койрыгы ята. Тавыклар да исән–сау кетәклектә утыралар. Шуннан боларда зур бәйрәм була. Төлкедән дә котылдылар, төлке якалы да, йомыркалы да булдылар. Әле дә булса әби яканы муенына куеп, бабай этне үзе белән ияртеп йөри ди. Ә песине эт тычкан тотарга өйрәткән.

 

ПАТША КИЯВЕ СОЛДАТ

(Фарсы халык әкияте)

 

Борын заманда бер патшаның бик чибәр бер кызы булган, ди. Кыз буйга җитеп томышка чыгарга әзерләнә башлаган, ди. Тегенди–мондый иргә чыгасы килми кызның, хәбәр тарата бу:

– Кем дә кем минем тәнемдәге билгеләремне белсә, мин шуңа чыгам, – ди.

Беркем дә бу эшкә керешә алмый. Керешер дә иде, патша булдыра алмаганнарның башын кисә. Ә кыз урамга чыкмый, бикләнеп яши.

Шул чакны патша каласына кайтып төшә бер солдат. Егет уйлый: «Минем кемем дә юк, үлсәм–нитсәм зыяным калмас, патша кызына өйләнеп булмасмы»,— ди. Бара бу патшага:

– Кызыңа өйләнергә телим, патша хәзрәтләре,— ди.

Патша әйтә:

– Соң син, егетем, аның тәнендә ни барын белерсеңме? – ди.

– Белмәсәң, башыңны чабып өздерәм, шарты шул, – ди.

– Белермен, – ди солдат. – Син миңа кырык көн вакыт бир, кырык мең тәңкә акча бир, киявең булгач, акчаны кире кайтарырмын,— ди.

Солдатның кыюлыгына шакката патша. Бирә үзенә кырык көн вакыт, кырык мең тәңкә акча. Солдат акчаны ала да чыгып китә. Шуннан соң тотына бу типтерергә. «Ичмасам, гомеремдә бер күңел ачып калыйм, барыбер үләсе»,— ди. Шәһәрдә моның сыйламаган кешесе калмый. Шулай йөри торгач, егерме көне үтеп китә егетнең, егерме мең акчасы кала. Уйга төшә хәзер солдат. Яшисе килә бит, тиктомалга бер дә үләсе килми. Хәйлә дә кора алмады. Шулай бер бакчада кайгырып утырганда, моның янына бер ап–ак сакаллы бабай килә.

– Ни уйга калдың, егет? – ди бу.

– Хәлем авыр, бабай, – ди солдат.

– Йә, сөйлә, нидән авыр? – ди бабай.

Егет сөйләп бирә моңа кайгысын. Бабай әйтә:

– Кайгырма, рәтләрбез. Минем әйткәнне тыңла син, – ди.

Шуннан соң бабай егетне үзе белән алып китә. Болар кибеткә керәләр дә өстәл, урындык, шкаф кебек нәрсәләр сатып алалар. Бабай бу нәрсәләрне бер ат яллап төятә дә каладан чыгып китәләр. Бара торгач, барып керәләр болар кара урман эченә. Монда бер ялгыз йорт тора икән, йорт бабайныкы икән.

Бабай ат хуҗасына әйтә:

– Унбиш көннән тагын килерсең, йөк булыр,— ди.

Атны озаткач, егет сорый:

– Ә без нишләрбез соң?— ди.

Бабай әйтә:

– Мин скрипкачы, ди, булышса безгә скрипка гына булышыр, хәзер шуны ясыйбыз, – ди.

Тотыналар болар бик зур скрипка ясарга. Әлеге өстәл, шкафларны ваталар да шулардай җиде көн дигәндә бер скрипка әмәллиләр. Эченә бер кеше сыярлык зур скрипка була бу. Солдат бик әйбәтләп шунда кереп урнаша. Бабай моны скрипканы боргаларга өйрәтә. Кирәк чакта скрипка бик шәп уйный, кирәкмәгәндә уйнамый.

Унбиш көн үтүгә теге ат хуҗасы килеп җитә. Бабай әйтә солдатка:

– Мин скрипканы тотып урамда йөрермен, уйнатырмын. Патша кызы мине күрми калмас. Музыка ярата ул мескен. Скрипкага күзе төшЕр. Мин аңа өч көнгә биреп торырмын. Дүртенче көндә скрипканы эчтән генә ватырсың, мин аны алып китермен. Кызның ниндилеген скрипка тишегеннән карарсың. Кара аны, түз, тыныңны чыгарма,— ди.

– Ярар, түзермен,— ди солдат.

Бабай солдатны скрипка эченә кертә дә болар, атны куалап, калага кайталар.

Бабай арбага баскан көе скрипканы сыздырта гына, солдат эчтә боргаланып ята. Скрипка шәп, дөньяда юк мондый скрипка. Халык җыела, гаҗәпләнмәгән кеше калмый. Бер заман скрипканы патша кызы да ишетә. Ишетә дә кызыгып куя. Әтисенә әйтә:

– Алып бир әле шуны,— ди, ялына.

Патша хәзер скрипкачы бабайны чакырта.

– Скрипкаңны сатасыңмы?— ди.

– Юк, сатмыйм,— ди бабай.— Сатыла торган әйбер түгел ул.

Болай дигәч, патшаның үзенең дә аласы килә башлый, кызыга.

– Скрипкаң тикле алтын бирәм, сат, кызым сорый, –

Бабай әйтә:

– Сатуын бөтен дәүләтендәге алтынны бирсәң дә сатмыйм. Кызың сорагач, өч көнгә бирермен, уйнасын, юансын, ди. Өч көннән килеп алырмын,— ди.

Ризалаштылар болар. Хезмәтчеләр кыз бүлмәсенә скрипканы кертеп куялар. Кыз көне бу уйный, юана, кичен аргач йокларга ята. Солдат моны скрипка тишегеннән күзәтә инде. Төнлә кыз бик шәпләп йокыга чумгач, чыга бу. Чыга да кызны уята.

Кыз, моны күргәч, дер калтырый.

– Адәмме син, җенме син? – ди.

Солдат әйтә:

– Мин адәм дә түгел, җен дә түгел, мин ходай йомышчысы, фәрештәмен, ди. Ходай тәгалә хәлеңне белергә җибәрде, курыкма миннән,— ди.

Шулай дигәч, кыз үз хәленә керде. Сөйләшә башладылар. Егет кызга бик тә гашыйк булды инде. Таң алдыннан егет әйтә:

– Мин китәм инде, син йокла, минем килүемне кемгә дә әйтмә, ходай тәгаләнең әмере шул, – ди.

– Ярый әйтмәм, сер итеп саклармын, – ди кыз.

Егет әйтә:

– Алайса, син аллага күрсәтү өчен миңа бүләк бирсәңче, юкса ышанмас ул,— ди.

Кыз моңа чиккән кулъяулыгын бирә дә, хушлашып, татлы йокыга чума. Егет балкон ишеге янындагы скрипка эченә кереп ята. Кыз берни сизми.

Икенче көнне тагын шул хәл. Көне буе уйный да кыз кичен арып йокларга ята. Төн уртасында аны тагын фәрештә уята. Сөешәләр, яратышалар болар. Китер алдыннан фәрештә әйтә:

– Аллага күрсәтер өчен берәр нәрсәңне бирер идең, чибәр кыз, юкса алла ышанмас,— ди.

Кыз моңа исемле балдагын бирә. Бу кызның йокыга киткәнен генә көтә дә скрипканың эченә кереп ята.

Өченче төнне дә солдат шулай итә. Бүләккә кызның ак перчаткасын ала. Өч көн эчендә кызны бөтенләе белән белде бу, күпме сөйләштеләр, күпме серләштеләр – бушка булмады. Тегенең тәнендә нинди тамгалар барын да белде солдат. Эч серләрен беткәнче сорашты.

Дүртенче көнне кыз скрипка уйнарга тотынган иде, скрипка уйнамый, ватылган. Ватылмаска, солдат винтларны кирегә борып куйган.

Төш вакытында бабай килә. Патша әйтә:

– Рәхмәт, бабай, ди, кызым уйнады, бик юанды, ди, тик скрипкаң ватылды бит,— ди.

Бабай гаҗәпләнгән була:

– Шулаймы? – ди. – Бер дә ватылырдай зат түгел иде, өч мең алтын бирсәң, төзәтер идем, – ди.

Патша өч мең алтынны бирә үзенә.

Бабай скрипканы алып чыга да, ат яллап, урманга элдертә. Урманга җиткәч, солдатны чыгара бу. Солдат атка утырып тиз генә калага кайта. Солдатның ахыргы көне бит, кичке алтыга килеп җитергә тиеш. Барып керә бу туп–туры патша янына. Патша сорый үзеннән:

– Йә, егет, кызның тәнендә нинди тамгалар барын белдеңме? – ди. Белмәсәң, башыңны кистерәм, – ди.

– Белдем, патша хәзрәтләре, – ди солдат. – Кызыңның өч төшендә өч миңе бар: берсе фәлән җирендә, икенчесе фәлән җирдә, өченчесе фәлән җирдә,— ди.

Егет шулай дип әйтеп салгач, патша әйтә:

– Дөрес, ди, каян белдең аны? – ди.

Солдат әйтә:

– Мин синең кызың янында өч көн, өч төн булдым, ди, скрипка эчендә идем, ди. Ышанмасаң, менә кызыңның бүләкләре, – ди.

Шулай ди дә солдат кулъяулыкны, балдакны, ак перчатканы патшага күрсәтә. Патша карый: кызныкылар. Янындагы вәзирләр дә раслый. Шуннан соң патша кызны чакырта да сорый:

– Бу солдатны таныйсыңмы? Ул синең янда өч төн булдымы? – ди.

Кыз әйтә:

– Таныймын, ди, тик ул миңа: «Мин фәрештә, ходай йомышчысы», – дип әйтте ич, солдат түгел ич ул, – ди.

Кыз шулай дигәч, бар да көлештеләр.

Шулай итеп, солдат патша кияве булды. Зур итеп туй ясадылар, мәҗлескә алтын әтәч суйдылар. Туйларында мин дә булдым, хәмерне иләк белән ташыдылар, сөзгеч белән эчерделәр.

 

САНДУГАЧ

(Украин халык әкияте)

 

Бер заман бер пан сандугач тоткан да, аны читлеккә ябарга теләгән.

Ә кошчык аңа әйтә икән:

– Җибәр мине, мин сиңа яхшы киңәшләр әйтәм, бәлки, ярап куяр.

Шуннан бай сандугачны җибәртергә булган.

Менә сандугач беренче нинди киңәш биргән:

– Үткән эшкә, пан, беркайчан да үкенмә.
Икенчесе:

– Акылга сыймас сүзгә ышанма.

Бай әфәнде бу киңәшләрне ишеткәч, сандугачны коткарган. Сандугач очып киткән дә әйткән, ди:

– Их, мине җибәреп начар эшләдең бит, бай. Белсәң идее миндә нинди хәзинә барын. Минем эчемдә зур асылташ бар. Син аны алсаң, тагын да баер идең.

Бай моны ишетеп бик нык үкенгән, хәтта сандугачны тотар­га җилпенеп тә караган. Сандугач байга әйткән:

– Мин хәзер, бай, синең саранлыгыңа да, наданлыгыңа да төшендем. Үткәнне кире кайтарып булмавына үкендең. Ми­нем ахмак сүзләремә дә ышандың! Кара, нинди кечкенә бит мин. Мин кечкенә кошның эчендә ничек зур таш булсын ди?

Сандугач шулай дип әйткән дә очып та киткән.

 

СЕРЛЕ СУМКА

Бер авылда бер мунча була. Ул мунча җенле була. Шул авылда бер көнне бер йортта кызлар, егетләр белән бергә аулакта утыралар икән, ди. Шунда кызлар әйтә егетләргә:

– Кайсыгыз шул мунчадан таш алып килә, шуны яныбызда кундырабыз, – ди. Егетләр арасыннан берсе чыгып: “Мин барам”, – ди. Бара бу егет мунчага. Башка егетләр ерактан гына карап торалар инде. Керә бу мунчага, тота ташны. Шул вакыт кемдер моны кулыннан тотып ала. Бу кычкыра хәзер: “Җибәр”, – ди. “Мине алсаң җибәрәм”, – ди ниндидер тавыш. Егет уйлый инде хәзер, “ярар, алам дип әйтим, җибәрер бу”, – ди.

– Ярар, алам, – ди егет.

– Әгәр алмасаң, барыбер үтерәм үзеңне, – ди теге. – Төнлә сәгать уникедә, йә көндез сәгать өчтә килеп аласың мине, – ди. Шулай дигәч җибәрә бу егетнең кулын. Ычкындырып китә дә егет, өенә кайтып егыла бу хастага. Бик каты авырый бу. Моны өшкереп тә карыйлар. Терелми бу. Егетләрдән сүз чыга: “Шулай–шулай, ул төнлә мунчада булган иде, шунда аңа ни дә булса булгандыр”, дип. Шул вакыйга булып бер атна узгач, мунчадан килеп кычкыралар: “Барып ал, юкса терелә алмыйсың, үләсең”, – дип. Нишләсен инде бу егет, китә мунчага. Килә дә мунча тәрәзәсеннән кычкыра: “Алырга килдем, чык”, – ди. Мунчадан бик матур бер кыз килеп чыга, алтын–көмештән киенгән, исең китәр. Кайталар болар икәү. Кайткач ук бу кыз эшләргә тотына. Бик тиз эшли бу, өйләрне җыештыра, бизи, идәннәр юа, ашарга пешерә. Бик тә булган инде бу кыз. Кич була. Кыз урынны аерым түши, үзенә бер җиргә, егеткә икенче җиргә.

– Ник бергә түшәмисең?– дип сорый егет.

– Безнең никах юк бит әле, – ди кыз.

– Соң, мулланы чакыртабыз да никах укытабыз, – ди егет.

– Юк инде, – ди кыз, – без аталар гадәтен бозмыйк, никахны егет ягында укытмыйлар, кыз ягында укыталар, – ди.

Ярар. Икенче көнне тарантас җигәләр болар, икәү утыралар, кучер алалар да китәләр. Мунчага килеп җиткәч, кучерны кире җибәрәләр, үзләре мунчага керәләр. Егеткә әйтә кыз:

– Кочакла мине арттан, ди, күзеңне йом, мин ач димичә ачма, – ди.

Егет күзен йома, арттан кочаклый моны. Китәләр болар шулай кайдадыр очып. Бервакытны төрле тавышлар ишетелә, музыка уйный. Кыз әйтә моңа:

– Хәзер ач күзеңне, – ди.

Егет күзен ачып җибәрсә, бик матур бер шәһәргә килеп җиткәннәр болар. Шәһәр тулы халык, җырлыйлар, бииләр, кычкыралар, кияү килә дип. Кыз алып китә инде егетне. Үзе өйрәтеп бара моны: “Анда ашамлык–эчемлек күп булыр, син һәркайсына да сузылма, тыгылма, ди, мин алган җирдән генә кап”, – ди. Болар керәләр бер өйгә, утыралар. Өстәл тулы төрле азыклар–эчемлекләр. Кыз каян каба, егет тә шуннан гына каба, башка җиргә тыгылмый. Кич булгач, халык тарала да болар яталар. Икенче көнне тагы туй, төрле ашамлык–эчемлекләр, бию–җырлаулар. Өч көн шулай туй була. Кичкырын яткач, кыз әйтә иренә: “Иртән сине бабам алтын амбарына алып барыр, ди. Анда бик күптөрле байлыклар булыр, ди. Бабам шул байлыклардан ал дип әйтер, ди. Син аларның берсен дә алма, ди, без ярлы кеше, безгә әнә теге сумка да ярар, дип, шунда эленеп торган иске бер сумканы алып чык, ди. Аннары бабам сине айгырлар амбарына алып барыр, ди, син ул атларның да иң начарын сайлап ал, ди. Атның башына шул начар нуктаны кидереп кайт”, – ди.

Ярар. Икенче көнне бабасы моны ияртеп алып китә. Алып бара моны бер амбарга.

– Менә шул байлыктан ни теләсәң, шуны ал, – ди. Амбарда ни генә юк, алтын–көмешләр, төрле бриллиантлар, бар да бар инде.

– Миңа акча да, алтын да кирәкми, – ди егет. – Әнә шул иске сумканы бирсәң ярар, – ди.

Бабасы моңа:

– Нишлисең соң ул сәләмә сумка белән, ди. Алтын–көмеш, теләсәң кайсын ал.

Егет берсенә дә риза булмый. Шулай дигәч, бабай моңа сумканы биреп чыгара. Киттеләр болар хәзер айгырлар япкан сарайга. Барып керделәр. Анда алтын йөгәннәр белән бәйләнгән унике айгыр тора. Бик яхшылар инде болар.

– Ал әнә шул айгырларның җаның теләгәнен, – ди бабасы.

– Юк, бабай, – ди егет, – минем ул айгырларны сакларлык сараем да юк, ди, азыгым да юк. Безгә әнә шул алаша да яряп тыры, – ди. Шулай сөйләшә торгач, бирде моңа бабасы алашаны да.

– Атларның яхшысын алмадың, инде йөгәннең яхшысын ал, – ди бабасы.

– Юк инде, бабай, – ди егет, – бу алашага алтын йөгән килешмәс, бир әнә шул начар нуктаны гына, – ди.

Сорагач, бирә инде бабасы.

Шулай итеп, егет сумканы, алашаны начар нукта белән алып килә. Кичкырын ашыйлар–эчәләр да яталар болар. Кыз әйтә иренә: “Егет, син бүген йоклама инде”, – ди. Бераз яткач, өйдәге халык йоклагач, кыз уята егетне. Алалар болар сәләмә сумканы, атланалар начар нукталы алашага. Кыз атлана алга, егет артка. Кыз әйтә: “Йом күзеңне”, – ди. Йома егет күзен. Китәләр болар яшен тизлеге белән очып. Бераз вакыт үткәч, кыз әйтә: “Ач күзеңне”, – ди. Егет күзен ачса, болар җир өстеннән баралар икән. Кыз аттан төшеп, җиргә ятып тыңлый, дөп–дөп иткән тавыш ишетелә: “Безнең арттан куып киләләр”, – ди кыз. Болар тагы китәләр яшен тизлеге белән. Бервакыт әтәчләр кычкырган тавыш ишетелә башлый. Авылга якынаялар икән болар. Шуннан боларны арттан кумый башлыйлар. Килеп җитәләр болар авылга. Авыл кап–караңгы, бөтен халык йоклый. Авылның кырыенда гына бер тәрәзәдә ут яна. Киләләр болар шул өй янына да, карыйлар тәрәзәдән, бер хатын олан тирбәтеп утыра. Тәрәзә шакыйлар, кыз кунарга сорый болардан.

– И кызым, – ди хатын, – керер идегез дә бит, менә минем чирле кызым бар, ди, ул елый, сез ял итә алмассыз, – ди.

– Ярар, апай, ничек тә түзәрбез инде, бергә йокларбыз шунда, – ди кыз.

Шулай дигәч, хатын кертә инде боларны. Бишектә олан елый, һич туктамый. Ашадылар болар, эчтеләр. Олан һаман елый. Кыз сорый башлый инде, ник елый ул олан, дип. Хатын сөйләп бирә инде:

– Шулай–шулай, ди, бу минем кызым, ди. Аңа хәзер унсигез яшь, ди, ашый башласа туйдырып булмый, зур кеше кебек ашый, үзе урыныннан да тора алмый, үзе үлми дә, – ди.

– Апай, – ди кыз, – мин синең кызыңны тергезәм, – ди.

– И кызым, ди, ни әйттең иде дә бит, ни сорасаң шуны бирер идем, – ди хатын.

– Миңа берни дә кирәкми, – ди кыз, – тик мин синең кызың белән ни генә эшләсәм дә, бәйләнмә миңа, – ди.

Кыз хәзер хатынга бик кызу итеп мич ягырга куша. Хатын яга мичне, кыздыра. “Хәзер бер себерке китер”, – ди кыз. Китерә бу хатын себеркене. Кыз бишектән баланы ала да, себерке белән кыйный башлый. Үзе нидер сөйләнә: үзеңнекен ал, безнекен бир, дип. Берничә мәртәбә шулай әйтә дә баланы мичкә ыргыта.

Апай:

– Аһ, баламны харап иттең, – дип, кычкырып елап җибәрә.

Кыз аңа:

– Елама, апай, ди, ул синең балаң түгел, ди. Синең балаң мин, ди. Бала вакытта мине җен алыштырган иде, – ди.

Шулай итеп кыз адәм баласы була инде. Теге бабаларыннан алган сумкада акча беркайчан да бетми хәзер. Ат та бик яхшы булды. Болар бу авылда бераз торалар да, кызның әнисен алып, егет авылына кайтып китәләр. Әле дә булса шунда бергә-бергә торалар, ди.

 

ТУРАЙ БАТЫР

Булган, ди, борын заманда бер хатын. Аның булган, ди, өч өе: берсе кешенеке, берсе күршесенеке, берсе салмаган, бурасын да алмаган, шунлыктан ул алачыкта гына торган, ди. Алачыгы шәп икән: һава белән каплаган, җилләр белән мүкләгән. Ач иде, ди, ул тук иде, ди, алачыкта гына торса да, кешегә чыгу гадәте юк иде, ди.

Шул хатынның булган, ди, Турай атлы бер улы. Чамасыз да гәүдәле, чамасыз да көчле булган, ди, ул егет. Күрешим дисә, кешенең кулын имгәткән, атланыйм дисә, атның билен сындырган, көрәшләрдә моңа батыр чыкмаган, якын–тирәдә берәү дә калмаган мәйданда бу екмаган. «Турай батыр» да «Турай батыр» дип моның исеме телләрдән төшми икән. Буйга-сынга килсә дә, төскә–биткә чибәр булса да, аңа кызлар чыкмаган. Турай яучы җибәрсә, кулларын гына селкиләр иде, ди. Алачыкта торган кеше кайда килен төшерсен дә, кайда бала үстерсен?

Шулай йөргән–йөргән дә бу, анасына шундый сүз әйткән:

— Әни, китимче мин, – дигән. – Читкә чыгыйм, ил–көн күрим, дөнья гизеп йөрим. Бәлки кулга мал төшәр, бәлки берәр кыз очрар, сиңа килен, миңа хатын чыгар.

Анасы әйткән:

—Ай, улым, китүен китәрсең анысы, син бит минем бер генәм. Китеп югалсаң, синсез нишләрмен, сиңа ул-бу булса, хәлеңне ничек белермен?

Егет каз каурыен алган да матчага кыстырган:

— Син кайгырма, әни, – дигән, – мин югалмам. Әгәр инде миңа ул–бу була калса, шушы каурыйдан кан тамыр.

Анасының рөхсәтен алып, билен буып, кулына кистәнен алып, чыгып китте, ди, бу егет. Бара, ди, бара, ди. Көн китте, төн китте, артына борылып караса, карыш буе җир китте. Шулай да, бара торгач, биек тау буена барып җитте, ди. Гөрелдәгән тавышка күтәрелеп караса, ике тау бер–берсе белән чәкәшә. Якынрак килсә, шаккатты: бу тауларны бер батыр шулай бер–берсенә бәреп чәкештереп утыра икән.

Турай батыр моннан сораган:

— Бу тауларны нигә болай чәкештерәсең? – дигән.

Теге егет әйткән:

— Синең киләсеңне белдем дә, чакма чагып ут чыгарып, бутка пешермәкче булдым, – дигән.

Бу батыр Тауказар атлы булган, ди.

Ярый, болар хәзер ике иптәш булдылар, ди. Тагын киттеләр, ди, бара торгач, очраган, ди, боларга өченче батыр. Монысы ташны сыга да ыргыта, ди.

— Бу ташларны нигә болай сыгасың? – дип сораганнар. Теге батыр әйтте, ди:

— Сезнең киләсегезне белдем дә, бутка пешерермен дип, таштан май чыгарып маташам.

Бу батыр Ташказар атлы булган, ди.

Ярый, болар хәзер өч иптәш булдылар, ди. Тауказар белән Ташказар шулай ил–көн күрергә, бәхет эзләргә, чыкканнар икән.

Киттеләр, ди, шулай өчәү иптәш булып. Көн китеп, төн китеп, кырлар үтеп, күлләр–дәрьялар кичеп, барып җиттеләр, ди, болар бер карурманга. Шундый калын, шундый караңгы, ди, гомердә дә бер кеше аяк басмаган.

Бара торгач, күрәләр болар бер йорт. Эченә керсәләр, идән уртасында учак, учак янында казан, өй түрендә сәке, сәке өстендә табак, табак эчендә кашык. Бөтен дирбиясе бар, тик хуҗалары гына юк.

Бер төн куналар бу йортта, ике төн куналар, һичкем күренми. Шуннан соң уйлашалар:

— Монда туктап бераз ял итик, кош–корт аткалыйк, аннан соң күз күрер.

Тауказар белән Турай чыгып китәләр ауга, Ташказар өйдә аш пешереп кала. Аш өлгерде дигәндә генә берәү ишекне кага:

— Ач ишекне!

Ташказар ишекне ачуга, батыраеп, ирәеп, килеп керә бер кәрлә: Үзе бер карыш — сакалы биш карыш.

— Сәкегә күтәреп утырт! – ди. Ташказар утырта.

— Аш бир! – ди.

Ташказар табакка салып аш та бирә.

— Миңа болай гына җитми, казаны белән китер! – ди. Ташказар:

— Юк, казаны белән бирә алмыйм, иптәшләремне туйдырасым бар, – дип әйтә башлаган иде дә, Үзе бер карыш, сакалы биш карыш аңа аяк тибеп кенә кычкыра:

— Әһә, әле син шулаймы? Китер тизрәк!

Шуннан соң Ташказар ашны казаны белән китереп куя. Үзе бер карыш–сакалы биш карыш, ашны ашап бетергәннән соң, сикереп төшә дә, тагын да батыраеп, Ташказарны үтереп китеп тә бара.

Турай батыр белән Тауказар кайтып керсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр, иптәшләре үлгән, ашны кемдер ашаган, табак–савыт идәндә аунап ята.

— Бу нихәл бу? – диләр. – Монда килеп безнең иптәшебезне үтерергә кемнең батырчылыгы җиткән?

Кайгырышалар, үкенешәләр инде болар. Ташказарны, мәрткә киткән булмагае дип, сарайга чыгарып куялар да, икенче көнне Турай батыр ауга үзе генә чыгып китә. Тауказар ашны өлгертеп кенә җиткергән иде, тагын ишек кагалар:

— Ач ишекне!

Тауказар ачып кертә. Батыраеп, ирәеп, килеп керә бер кәрлә: Үзе бер карыш–сакалы биш карыш.

— Күтәреп утырт! – ди.

Тауказар күтәреп утырта. Тагын ашны казаны белән сорый да, Тауказар бирмәгәч, аны үтереп, ашны ашап, өй эчен туздырып, тагын чыгып югала. Турай батыр кайтса, Тауказар да үлгән. Бик аптырады инде бу, кайгырды. Кем эше булыр икән бу? Күз күрмәгән, колак ишетмәгән бу нинди хәл? Ул көнне Турай батыр ауга чыгып тормады. Аш пешеп кенә өлгергән иде, тагын ишекне дөбердәттеләр.

— Ач ишекне! Турай батыр әйтте:

— Килә белгәнсең икән, ача да бел!

Үзе бер карыш–сакалы биш карыш бу юлы ишекне үзе ачып керә.

— Сәкегә күтәреп утырт! – ди.

— Керә белгәнсең икән, менеп утыра да белерсең.

Үзе бер карыш–сакалы биш карыш бу юлы сәкегә дә үзе менеп утыра. Үзе сәке өстендә, сакалының очы ишек төбендә.

— Аш бир!

Турай батыр әйтте:

— Ашыйсың килә икән, үзең пешереп аша.

Шулай гына дигән иде, Үзе бер карыш–сакалы биш карышның сикереп төшүе була, болар дөнья куптарып сугыша башлыйлар. Турай батыр тегене сакалыннан урап алып китереп бәрә. Үзе бер карыш–сакалы биш карыш тез тиңентен идәнгә иңә. Үзе бер карыш–сакалы биш карыш моны шундый тотып чөя, Турай батыр өйнең өрлекләрен, кыекларын җимереп, күккә очып китә. Көн сугыштылар болар, төн сугыштылар, шулай да өченче тәүлеккә киткәндә, Үзе бер карыш-сакалы биш карыш Турай батырны җиңде.

Үлде бит инде Турай батыр. Аның үлүе була, матчага кыстырган каурыйдан кан тама башлый. Турайның анасы моны күреп ала да, зар елап, юлга чыгып китә.

— Ай, балам! – ди. – Ниләр булды сиңа, кайда син?!

Турайның анасы бөтенләй үк буш хатын түгел икән. Кайда җәяү, кайда ат белән, кайда тауларны турыдан кичеп, кайда әйләнгеч юлларны турайтып бара торгач, килеп тапты, ди, бу улын. Укыды, ди, өрде, ди, улының күкрәгенә җылы сулышын. Шулай итә торгач, Турай күзен ачты, ди.

— Уф, ай–ай озак йоклаганмын икән! — дип әйтте, ди. Моңа каршы анасы әйтте, ди:

— Ай, балам, ярый әле мин килеп җиттем, югыйсә мәңгегә йомылган идең бит.

Шуннан соң Турай батыр анасыннан иптәшләрен дә терелтүен үтенергә тотынган. Әмма анасы әйткән:

— Ай–һай, балам, булырмы икән! Мин бит сине, балам булганга, үземнең йөрәк җылымны өреп кенә терелттем, – дигән.

Турай батыр анасыннан яңадан ялына башлаган:

— Алар миңа туганнарым кебек якын, терелтсәнә, әни, – дигән.

Шуннан соң анасы озак уйланып торган да әйткән:

— Ярый, ана булган кеше баласы хакына кулыннан килгәнне кызганмас, тик син белеп тор, боларны терелтсәм, сулыйсы сулышларым кыскарыр, юньле кеше булсалар гына терелтәм, – дигән.

Тагын шулай, улын җылыткан шикелле, күкрәкләренә җылы сулышын өреп, Турайның иптәшләрен дә терелткән. Тик үзе шунда ук хәлсезләнеп ауган.

Өч егет Турайның анасын бик тәрбияләгәннәр. Урман тавыгының ите, пошиларның сөте белән туйдыра торгач, карчыкка бераз хәл кергән. Аны бик хөрмәтләп исән–сау авылына озатканнар да, өч батыр тагын юлга чыгып киткәннәр.

Үзе бер карыш–сакалы биш карыш Турай батыр белән алышканда бик каты яраланган икән, аның ярасыннан юл буенча кан агып барган, ди. Бара торгач, җиткәннәр болар бер коега. Шунда эз беткән. Турай батыр әйткән:

— Коега мин төшәм, вакыт җиткәч, сезгә белдерермен, тартып чыгарырсыз, – дигән.

Турай батыр төшеп баскан икән, кое төбе коп-коры. Күзе ияләнә төшкәч, караса, бөтенләй башка дөньяга килеп төшкән бу. Ерак та түгел, шәһәр сыман нәрсә дә күренеп тора икән. Тик шул яктан бик яман бер акырган тавыш ишетелә, ди.

Шәһәр читендә яшәүче бер әбигә керә дә сорый бу:

— Әби, бу нинди яман аваз? – ди.

— Ә, – ди карчык, – диюләр патшасы дөньяга патша кызлары урлап кайтырга чыкканда батырлар белән сугышкан икән дә шунда бик каты яраланып кайткан, диләр. Сызлануына түзә алмыйча кычкыра торгандыр.

Турай батыр тагын карчыктан сорый:

— Әби, дию патшасын ничек күрергә икән? Моңарчы минем тере патшаны бер дә күргәнем юк әле, – ди.

— Ай–һай, улым, – ди карчык. – Әллә барып йөрмисеңме? Аңа патша кызларын коткарырга дип нинди генә батырлар барып карамады. Тик моңарчы берсенең дә исән чыкканы юк әле.

Анда патша кызлары да булгач, Турай батыр бигрәк тә кызыксына башлый инде. Аның бит әле үзенә иш булырдай бер кыз да табасы бар.

— Ни булса булыр, әби, барыйм инде мин, юлын гына өйрәтсәнә! – ди.

Шулай бик йөдәтә торгач, карчык өйрәтсә дә өйрәтә, өйрәтмәсә дә өйрәтә:

— Менә шулай–шулай барасың, ди. Диюнең үзен, көчең җитсә, көч белән җиңәрсең, ди. Тик сакчыларын көч белән дә түгел, усаллык белән дә түгел, яхшылык белән генә җиңә алырсың. Бер йөк печән, бер түш ит, кием-салым, ашамлык-эчемлек алып бар.

Турай батыр, бу киңәшне шыпырт кына тыңлап, барысын да әби әйткәнчә эшләде, ди.

Барып җитте, ди, бу беренче капкага. Тора, ди, капка төбендә эчләре кипкән, күзләрен кан баскан тау тикле бер үгез. Дию патшасы, ачыгулары җитсә, усалрак булырлар дип, сакчыларын ач тота икән, ди. Үгез, үкереп, моның өстенә ташланганда, инде изеп ташлый дип торганда, Турай батыр ыргыткан аңа бер йөк печән. Үгез үкерә-үкерә печән ашый калган. Турай батыр эчке якка узган.

Бара торгач, килеп җитә бу икенче капкага. Ташланды, ди, моңа ажгырып торган бер көтү ач эт. Улый–улый киләләр, ди. Инде өзгәләп ташлыйлар дигәндә, Турай батыр ташлады, ди, боларга бер түш ит. Этләр ырылдашып ашый калды, Турай батыр тагын да эчкәрәк юл алды.

Барып җитте, ди, бу өченче капкага, иң хәтәр капкага. Тора, ди, сакта шәп–шәрә бер кеше, кыйнала торгач, тәне җөйләнеп беткән, төсе–чырае киткән, усаллыктан көеп зәһәрләнеп беткән. Турай батыр моңа өстеннән салып чикмәнен киерткән.

— Мә, туңып торма, кардәш! – дигән. Сакчы моңа әйткән:

— Әй, яхшы күңелле адәм баласы, гомеремдә беренче тапкыр тәнем җылыга иреште, колагым беренче тапкыр ягымлы сүз ишетте. Бар, туган, юлың ак булсын, коткар адәм балаларын, – дигән.

Диюнең сараена барып җитәрәк, моның каршысына бер бите ай, бер бите кояш төсле бер матур кыз йөгереп чыккан.

— Әй, егет, – дигән, – сине нинди рәхимле җилләр ташлады? Көткәнебез син икәнсең. Җиләктәй яшь гомеребез дию кулында әрәм була лабаса. Коткар безне!

Турай батыр көннәр-төннәр буе йокламыйча килеп бик арыган икән, кызга әйткән:

— Мин бик ерак илләрдән килгән, арган–йончыган кеше. Диюне җиңәр өчен миңа көч җыярга кирәк.

Кәрлә дию урлап кайткан патша кызлары өчәү икән. Әй тотындылар, ди, болар егетне сыйларга; бөтерелеп кенә йөриләр, ди. Иң башта берсе, «эчәсең килгәндер» дип, бер тустаган әйрән салып, бирде, аннары, казан асып, аш салып җибәрде, икенчесе баздан мичкәсе белән ачы бал чыгарды да казылыктыр–фәләндер китереп куйды, иртәгесенә коймак пешерергә дип он или башлады, тагын берсе ак мунчаны ягып җибәрде дә, йөгерә–йөгерә, инештән су китерергә тотынды.

Турай батыр, ашап-эчеп, мунча кереп, өч көн кунак булганнан соң, килеп басты, ди, диюнең каршысына. Үзе бер карыш–сакалы биш карыш үзе сәкедә ята, сакалының очын киштәгә элгән дә, аны патша кызлары алтын тарак белән тарап торалар, ди.

Турай батыр әйтте, ди:

— Йә, җитте сиңа! Бик күп кан койдың, күп балаларны ятим калдырдың, инде үзеңә дә үләргә вакыт. Алыштанмы, салыштанмы?

Үзе бер карыш–сакалы биш карыш туптай атылып торды да җиңнәрен сызгана–сызгана әйтте, ди:

— Алыштан да булыр, салыштан да булыр. Әле минем белән көрәшәсе батыр тумаган, туганнары уңмаган. Безнең якта менә болай салалар!

Шулай дип, Турай батырның яңак төбенә берне кундырган икән, егет, аңын җуеп, шундук идәнгә ауган. Дию пәрие, башын өзәм дип кылычын кыныннан алып, гайрәт белән лаф, орып маташканда, әлеге кызлар чыр–чу килеп моңа ябышканда, егет айнып өлгергән.

—Безнең якта алай сукмыйлар, менә болай сугалар! – дигән, диюнең сакалыннан урап алып, болгый-болгый шундый китереп бәргән, дию аяк астында көл булган.

Әй куаныштылар, ди, болар, әй тотындылар, ди, берсенберсе котларга. Өч көн, өч төн бәйрәм итеп, өч көн, өч төн сәйран итеп күңел ачканнан соң, Турай батыр дию патшасының барлык алтын–көмешләрен, асылташларын җыеп, кызларны әлеге кое төбенә алып киткән. Теге ике кызга әйткән:

— Өстә минем ике иптәшем көтеп тора. Алар өйләнмәгән егетләр. Телисез икән, чыккач, туй итәрсез. Ә син, чибәркәй, әгәр мине ошатсаң, минем анама – килен, миңа хатын булырсың.

Ошатмаган кайда инде ул! Теге кыз: «Болай булгач, миңа бигрәк тә матур егет туры килде әле!» – дип, гел авызын ерып кына тора башлады, ди. Башта алтын–көмешне чыгардылар, ди. Аннары куркудан чыр–чу килеп, берсе артыннан берсе патша кызлары да менеп киткән. Иң арттан, бауга утырып, Турай батыр үзе дә кузгалган. Инде чыгып җитәм, инде дөнья яктысын күрәм дигәндә генә, бау өзелгән–киткән. Турай батыр кое төбенә төшкән–киткән. Әллә ни гомер хәл җыя алмыйча ятканнан соң, торган, ди, бу. Инде нишләргә? Алтын–көмеш тагын бер хәл, мал егетне түгел, егет малны таба. Турай батырны иптәшләренең хыянәте бик рәнҗеткән. Аларның әшәкелеге йөрәгенә тоз сипкән. Тагын әлеге карчыкка барган, ди, бу.

— Әби, дигән, минем юлым уңмады бит әле. Дөньяга чыгарга бүтән берәр әмәл белмисеңме? Белсәң, өйрәтсәнә!

Әби Турай батырны өй артына алып чыккан да болын буена төшә торган бер сукмак күрсәткән:

— Менә шуннан китсәң, бара торгач, бер су булыр. Шул суның уртасында утрау булыр, анда бик юан, бик учарлы бер карама үсеп утырыр. Шул карама төбендә ике кәҗә тәкәсе күрерсең. Әгәр шул тәкәләрнең агына ябышсаң, дөньяга алып чыгар, инде кара тәкәгә тап буласың икән, ул чагында эшең харап, сак була күр!

Турай батыр, әбигә бик күп рәхмәтләр укып, билен буып, инештә битен юып, карчык күрсәткән сукмактан киткән. Көн киткән, төн киткән, өченче көнне төш авышканда бик зур бер су буена барып җиткән. Карый, нәкъ әби әйткәнчә: су уртасында утрау, утрауда карама, карама төбендә үгез тикле ике кәҗә тәкәсе сөзешә. Берсе ак, берсе кара. Шундый каты сөзешәләр, утрау дер селкенә, мөгезләреннән яшеннәр атыла. Ничек кирәк алай утрауга керде бу. Керде дә бу капылт кына ак тәкәнең аягына да ябышты. Ул да түгел, кинәт җил чыккандай, очып киткәндәй булды, дөньялар яктырып китте, ул арада дөп итеп килеп тә төште. Әйбәтләбрәк караса, бу дөньяга килеп чыккан имеш. Ул арада тәкә дә күздән югалды.

Турай батыр, исән–сау кайтуына бик куанып, өсләрен каккалый да тагын кузгалып китә. Башыннан үткәннәрне уйлап, алдына гына карап килгәндә, юл тузанында эзләр күрә бу. Ике ир кеше, өч хатын–кыз узган. Ул да түгел, ашарга туктаган урыннарында көлгә күмеп калдырган төче күмәчләр дә бар. Шуннан чамалый инде бу: бу күмәчләрне теге чибәр кыз аңарга дип күмеп калдырган була бит инде. Шул эзләргә басып кайта торгач, бер шәһәргә җитә бу. Карый, шәһәрнең нәкъ уртасында шәп кенә ике йорт салып яталар. Турай батыр сорый шунда:

—Бу йортларны патша салдырамы? Әллә берәр баймы? – дип.

Моңа әйтәләр:

— Юк, патша салдырмый бу йортларны, шулай ук байлар да түгел; бу яңа йортларны дию патшасын җиңеп кайтучы ике батыр салдыра. Өстәвенә әле патша кызларын да ияртеп кайтканнар.

Турай батыр бу хәбәрне мыегына чорный да, өс–башын алыштырып, соранучы кыяфәтенә керә. Барып керә. Бу барганда тегеләр ашап–эчеп утыралар икән. Моңа да бер сынык икмәк сузганнар. Бу, икмәген ашый–ашый, тегеләрне күзәтә икән. Теге ике кыз түр башында ук утыралар, ди, моның белән сүз куешкан кыз, башын иеп, бик күңелсез кыяфәттә идәндәге бүкәндә генә утыра, ди. Турай батыр ипиен ашап бетергәннән соң, Ташказар әйтә:

— Йә, сиңа тиешлесен бирделәр бит инде, бар, юлыңда бул! Турай батыр әйтте, ди, моңар:

— Тарсынма, мин китәрмен, мондый тар күңелле кешеләр янында минем үз күңелем дә тарсына. Тик миңа бик азга гына ук–җәя биреп тормассызмы диебрәк керүем иде.

Тауказар, нишләмәкче була тагын бу хәерче дип, кызык өчен, үз җәясен алырга куша. Турай батыр җәяне тартып караса, җәя чабата шикелле бөгелә дә килә. Аннан соң икенче иптәше Ташказарның җәясен биреп карыйлар. Турай батыр анысын да тартып кына карый да идәнгә үк ыргыта.

— Хурланмыйча, моны күтәреп йөргән ирләрен әйтер идем, ди. Белмим, малай-шалайга чыпчык куркытып уйнарга гына яраса ярар бу, – ди.

Тауказар, кызлар алдында бик хурланып, Турай батырга очынып килде, ди.

— Йә, йә, хәерче, телеңне бик озайтма! – дип җикеренә башлады, ди, тик Турай батырның бүрәнәдәй беләкләренә, үгез муенына күзе төшкәннән соң, тавыш чыгармыйча, шыпырт кына үз урынына китте, ди.

Турай батыр, чөйдә үз җәясен күреп, шуны сорап алган да боларга мондый сорау биргән:

— Монда килгәндә күл буенда биш аккош күрдем, – дигән. – Аларның икесе ата кош, өчесе ана кош. Киңәш бирегезче, шуларның аталарын атыйммы, әллә аналарынмы?

Кызлар Һәммәсе дә ата кошларны атарга киңәш биргәннәр.

— Ана кошларның бала чыгарган чорлары булыр, аларга тимәскә кирәк иде, – диләр.

Тауказар белән Ташказар кызларга каршы төшкәннәр.

— Юк, юк, – диләр, – бетәсе булгач, барысы да бетсен. Нигә аталарын гына аерып атырга? Аларның ни гаебе бар?

Бу сүзләрне ишеткәч, Турай батыр идән уртасына килеп баса да, җәясен тартып, угын батырларга төби.

— Гаепләре бар шул, ди. Аккош бер вакытта да сыңар–сыңар йөрми ул. Сез миннән: «Нигә биш кенә, нигә алты түгел?» – дип сорамадыгыз. Алайса үзем әйтим. Бер ата кошны теге икесе, үлсен дип, ярты юлда чукып–чукып тинтерәтеп, аерып калдырдылар. Шулмы иптәшлек, шулмы булды егетлек?

Моны ишеткән батырлар коелып төшкәннәр. Аннан соң Турай батыр теге ике кыздан сораган:

— Бу ике аккош үлергә тиешләрме, әллә калырга тиешме?

Кызлар икесе бердәй әйткәннәр:

— Үләргә тиешләр.

Шуннан соң Турай батыр әйтә:

— Алайса, мә, Ташказар, ал өлешеңне! Мә, Тауказар, сиңа да!..

Берәр көннән Турай батыр, теге ике кызны салынып яткан ике йортка кертеп, аларга бик күп алтын-көмеш калдырып, сүз куешкан кызы белән анасы янына кайтып китә. Авылына кайтып җитү белән, туй итә башлыйлар.

Бүген бардым, кичә кайттым. Мин дә булдым ул туйда. Сый-хөрмәт бик дан булды, ашатканнары ит тә май, эчерткәннәре бал булды. Ике мичкә бер чүмеч, теләсәң күпме эч. Тик үзләре чүмеч белән эчтеләр, безгә сабы гына эләкте.