ОРФОГРАФИЯНЕҢ КАЙБЕР КЫЕН ОЧРАКЛАРЫ

♦ Татар телендә сузыклар үзара калынлыкта һәм нечкәлектә ярашалар. Бу − калын сүзләргә − калын, нечкә сүзләргә нечкә кушымчалар ялгануга да китерә: урам − нар, урам − нар − ыбыз − да; гөл − не, гөл − ләр − гә.

Татар телендәге сүзләрдә ө, о хәрефләре 1 нче иҗектә генә языла, башка иҗекләрдә иренләшү процессы булса да, язылмый, ы, е хәрефләре килә. Ә кушма сүзләрне ике сүз итеп карарга кирәк: бербөтен (бер + бөтен), өчпочмак (өч + почмак).

Кайбер очракларда басымсыз сузыклар кыскаралар, әйтелмиләр, ләкин алар язуда белдереләләр. Болар: басымсыз [ы], [е] авазлары.

сеңел сеңелем [сеңлем] урын урының [урның]

 

♦ Кайбер тартык авазлар янәшә килгәндә охшашланалар. Бу күренеш ассимиляция дип атала. Язганда кыен хәлдә калырга мөмкин, бигрәк тә кире ассимиляция булганда (арттан килгән аваз алдагы авазны охшашландырса).

М + б, н + г, з + с, н + м тартыклары бергә килгәндә охшашлану күзәтелә:

күренми [күремми] − күрен + ми

беленми [белемми] − белен + ми.

Мондый күренешләр аеруча кушма сүзләрдә очрый Дөрес язу өчен, кушма сүзләрне таркатып карарга кирәк.

унбиш [умбиш] − ун + биш төнбоек [төмбоек] − төн + боек

унбер [умбер] − ун + бер көнбагыш [көмбагыш] − көн + багыш

− Бер тамырдан гына торган сүзләрда исә тамыр һәм кушымчаны аерып карау дөрес язарга ярдәм итәчәк:

тозсыз [тоссыс] − тоз + сыз көзсез [көссез] − көз + сез

Истә тотыгыз: татар телендо -сыс, -сез кушымчалары юк.

− [н] + [г], [н] + [к], [н] + [къ], [н] + [гь] авазлары бергә килгәндә [ң] авазы ишетелә. Дөрес язу өчен бу сүзләрнең тамырларын дөрес билгеләргә кирәк. Сүз таркалмаса, ң хәрефе тамырда булса, анда ң үзе языла: тәңкә, мәңге, бәрәңге, чаңгы, диңгез, соңгы; тамырда ң булмаса, языла: борын + гы, иртән + ге, күтәрен + ке, төшен + ке, кабарын + кы.

 

♦ Алынма сүзләрнең -ль, -ия, -ие гә беткәннәренә нечкә кушымчалар ялгана. Сүз ахырында ь төшеп кала: моделе, артеле, учреждение-не, революция-се.

-ль, -ость кә беткәннәренә дә нечкә кушымчалар ялгана: ведомосте, гастрольгә;

власть, секретарь, календарь кебек сүзләр тартым белән төрләнгәндә, тартымның I һәм II зат күплек кушымчаларында беренче иҗек − нечкә, икенчесе калын була:

власть − властена секретарь − секретарегыз

календарь − календаребыз повесть − повестенда.

− Металл, кристалл кебек ике л га беткән сүзләргә тартым ялганганда, бер л төшеп кала: метолы, кристалы.

− Башка алынма сүзләргә кушымча сүзнең соңгы иҗегенә карап ялгана: калын булса − калын кушымча: директорны, транспортка, автобуста; нечкә булса − нечкә кушымча: төрекчә, инглизчә.

Искәрмә: рус алынмалары гадәттә калын кушымчалар ала: осетр-ны, медикамент-лар, режиссер-га.

Истә тотыгыз:

* Татар телендә ц, щ, ё хәрефләре кергән сүзләр бөтенләй юк. Алар − алынмалар: щетка, цирк, самолет, шахтер, клеенка.

* хәрефе белән сүз башланмый.

* е, ю, я хәрефләре икешәр авазга билге булып йөриләр.

[йы] − ерак, елак, ертык; [йә] − егет, ефәк → е

Сүз уртасында ул [э] авазы булып әйтелә, е языла.

[йу] − юка, юан, тою, юртак, аю, оя; [иү] − юкә, юләр, юньле, төю, кию, юеш → ю

[йа] − якты, якын, яр, ява, яса, ялкын; [йә] − ямь, яшел, яшьлек, ияр, Илсөяр → я

 

я, ю хәрефләре сүз азагында да калын да, нечкә дә булып киләләр. Мәсәлән: дәрья, дөнья, әдәбият сүзләрендә ул калын авазны белдерә һәм сүзгә калын кушымчалар ялгана: дәръя-да, дөнъя-ны, әдәбият-ка.

Галия, армия, мәдәният сүзләрендә − нечкә, димәк, нечкә кушымчалар ялгана: Галия-гә, армия-сен, мәдәният-е.

− Сүз башындагы ю, я хәрефләренең нечкәлеген белдерү өчен, бу хәрефләрдән соң килгән тартык артыннан нечкә сузык аваз хәрефе булмаса, нечкәлек билгесе куела: яшь, ямьле, юньле, япъ-яшъ.

− Кушма сүзнең икенчесе я, ю, е хәрефенә башланса, алар арасына аеру билгеләре ь, ъ куела. Беренче сүз нечкә сүз булса, ь (нечкәлек) билгесе, калын сүз булса, ъ ( калынлык) билгесе куела. Мисаллар: төньяк, берьеллык, күпьеллык, берьюлы, ашъяулык, аръяк, сулъяк, елъязма, алъяпкыч һ.б.

 

♦ [п], [к], [къ] авазларына беткән сүзләргә яңгырау яки сузык аваздан башланган кушымчалар ялганса, алар яңгырау парлары белән алмашыналар, ягъни [п] − [б], [к] - [г], [къ] − [гь] күчеше барлыкка килә:

туп − тубы кип − кибә

так − тага күк − күге

 

♦ Сүзгә -рак, -рәк кушымчалары ялганганда да кире ассимиляция була: көлеп + рәк − көлебрәк, ерак + ракераграк, сирәк + рәксирәгрәк. -рак, -рәк кушымчасы белән тамыр сүз арасында [е], [ы] авазлары ишетелә, әгәр тамырда е, ы хәрефләре булмаса, язылмый. Мәсәлән: [биегерәк] − биегрәк; [озынырак] − озынрак; [терерәк] − терерәк, әйтелеш белән язылыш арасында үзгәреш юк, чөнки тамыр − тере һ.б.

 

♦ Кайбер [б], [г], [д], [н] авазларына беткән алынма сүзләр үзләренең саңгырау парлары белән белдерелә; ләкин бу хәл әйтелештә генә күзәтелә, язуда сакланмый: клуб − [клуп], флаг − [флак], завод − [завот], состав − [ состаф]. Бу сүзләрне дөрес язу өчен сүз ахырына сузык аваз кушымчалары куеп карарга кирәк: клубы, флагы, заводы, составы, теплоходы. Бу сүзләргә юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрендә саңгырау аваздан башланган кушымчалар ялгана: клубка, флагтан, заводта, составта.

 

♦ Татар теленең үз сүзләрендә ирен-теш [в] тартыгы юк, бары тик ирен-ирен [w] тартыгы гына бар. Ләкин язуда ике аваз да в хәрефе белән белдерелә: авыл − [авыл], вакыт − [wакыт], ава − [аwа]; алынма сүзләрдә ул ирен-теш тартыгы буларак кулланыла: вагон, автобус, вирус.

 

♦ Татар телендә һәмзә [,] авазын белдерүче хәреф юк. Бу аваз гарәп теленнән кергән сүзләрдә күзәтелә. Язуда ул э хәрефе белән күрсәтелә: тәэсир, тәэмин, маэмай, мөэмин-мөселман.

 

♦ Калын авазны белдерүче к [къ], г [гъ] хәрефләреннән соң калын сузыклар языла, яки ъ (калынлык билгесе) куела: кыйммәт, гадәт, гомер, катык, шагыйрь, тәнкыйть; тәкъдим, игътибар.

 

-ау, -әү − дифтонглар, кушык сузыклар. Дифтонгларга беткән сүзләргә сузык аваз кушымчалары ялганганда, у, ү хәрефләре в хәрефе белән алмашына. Мәсәлән: ауава, таутавы, саусава, дәүдәва, түләүтүләве, сөйләүсөйләве, яуява.

 

лык, -лек кушымчасы борын авазына беткән сүзләргә дә шул килеш ялгана: печәнлек, утынлык, урманлык, имәнлек.

 

нар, -нәр − күплекне белдерүче кушымчалар. Алар бары тик борын авазларына [м], [н], [ң] беткән сүзләргә генә ялганалар: урамнар, таңнар, сыннар. Бу күренеш чыгыш килеше кушымчасы ялганганда да күзәтелә: таңнан, саннан, комнан.

 

I затны белдергән боерык фигыль ясаганда -ыйм, -им, -ыйк, -ик кушымчалары ялгана. Шуны истә тотарга кирәк: нечкә кушымчаларны белдерә торган -ийм, -ийк кушымчалары татар телендә юк: эшлим (эшлийм түгел), эшлик (эшлийк түгел), барыйм, кайтыйм, укыйк, тотыйк, күрим, сөйлим, төзик, биик.

Әгәр фигыльнең тамырында й булса, ул тамырда үзгәрешсез кала, аңа кушымча ялгана.

төя [төйә] − төйим, төйик сөй − сөйим, сөйик.

той − тойыйм, тойыйк җый − җыйыйм, җыйыйк.

 

да, дә, та, тә өч төрле функцияне үти: урын-вакыт килешен белдерүче кушымча, җыючы теркәгеч һәм чикләүче кисәкчә. Урын-вакыт килешен белдергәндә ул − кушымча, ә кушымчалар кушылып язылалар. Бу очракта сүзгә кемдә? нәрсәдә? кайда? кайчан? ничәдә? сорауларын куеп карарга мөмкин: әнидә, өстәлдә, күлдә, сәгать унда.

− Кушымчаларны дөрес язуны тикшереп карауның берничә юлы бар: төшереп калдырып уку юлы белән тикшергәндә, мәгънәгә зыян килсә − бергә языла. Мәсәлән, Спектакль сәгать сигездә башлана.

Спектакль сәгать сигез ... башлана (җөмлә дөрес түгел).

− Кушымча булганда басым соңгы иҗеккә төшә.

Урамда́ кар ява.

Аерым язылганда басым һәр сүзгә аерым төшә.

Урма́н да, кы́р да яшеллеккә күмелде.

Кисәкчә һәм теркәгеч булып килгәндә алар аерым язылалар.

а) төшереп калдырып укыганда, мәгънәгә зыян килми

Малайлар да, кызлар да шатланып биеделәр.

Малайлар, кызлар шатланып биеделәр.

Син дә чакырган җиргә бар.

Син чакырган җиргә бар.

б) һәм теркәгече белән алыштырып була.

Гали дә, Вәли дә җырларга яраталар.

Гали һәм Вәли җырларга яраталар.

Сүз төзелеше

− Суз ясагыч кушымчалар кушылып язылалар: авылдаш, тимерче, ялкаулану, моңаю, белем.

Парлы сүзләр сызыкча аша язылалар: ара-тирә, тирә-юнь, ата-ана, каршы-яше, өч-дүрт, биектә-биектә, берсеннән-берсе.

− Кушма сүзләр кушылып язылалар: суүсем, аягүрә, беркем, ташбака, яланбаш, яланөс, ашъяулык.

− Тезмә сүзләр аерым язылалар: үги ана яфрагы, киек каз юлы, ярдәм итү, кура җиләге, риза булу.

− Кыскартылма сүзләр берничә төрле язылалар: а) һәр сүзнең баш хәрефләре генә алынса, баш хәрефтән, өтерләрсез языла: КДУКазан дәүләт университеты, БМОБерләшкән милләтләр оешмасы, АЭСатом электр станциясе.

б) һәр сүзнең берәр иҗеге алына, кушылып языла: музфак (музыка факультеты), колхоз, юрфак.

в) беренче сүзнең бер өлеше + икенче сүз тулысынча алына: драмтүгәрәк, педучилище, авиопарк, автосалон.

г) беренче сүзнең бер өлеше + сүзләрнең баш хәрефләре: КамАЗ, БелАЗ.

Искәрмә: безнең эрага кадәр, һәм башкалар сүзләренең гадәттә беренче хәрефләре генә алына, алар кечкенә хәрефтән язылалар: б.э. к., һ.б.

 

һәр, һич, бер алмашлыклары сорау алмашлыклары белән кушылып языла: һәркем, һичнәрсә, һәрбер, беркем, бернинди, һичнинди.

 

♦ 1. Кисәкчәләр үзләре бәйләнгән сүздән алдан килгәндә өч төрле язылалар.

а) артыклык дәрәҗәсен ясаучы кисәкчәләр: -өр, -чем, -ямь, -күм, -кып, -сап, -зәп − сызыкча аша язылалар: ямь-яшел, кап-кара, зәп-зәңгәр, түм-түгәрәк, чем-кара.

б) иң, шыр, үтә, нәкъ, җете, дөм, тома кисәкчәләре аерым языла: үтә зур, җете кызыл, дөм сукыр, шыр тиле, нәкъ әйткәнчә, тома надан.

в) һич кисәкчәсе юклык алмашлыгы ясаганда сорау алмашлыгына кушылып языла, башка сүзләр белән кушылмый: һичкем, һичкайсы, әмма һич юк, һич дәшми.

2. Кисәкчәләр үзләре бәйләнгән сүздән соң килгәндә:

а) аерым языла: гына, генә, кына, кенә; ук, үк; да, дә, та, тә; ла, лә, лабаса, ләбаса; бит, ич, түгел: мин генә, баргач ук, килә лә, күрдем ләбаса, әйтте бит, җырлый ич, ак түгел.

б) кушылып языла: -мы, ме, -мыни, мени, -дыр, -дер, -тыр, -тер, -чы, че, сана, сәнә: күрәсеңме, белмәдеңмени, әйдәгәндер, килче, куйсана.

3. Кисәкчәләрнең өченче төре үзләре бәйләнгән сүздән алдан да, аннан соң да киләләр. Алар һәрвакыт аерым языла. Болар: әле, әллә, инде, хәтта, соң: кил әле, киттеләр әллә, керделәр инде, хәтта тыңламыйм да, килсә соң, белдеңме соң.

 

Иҗек. Иҗекләр сузык авазга нигезләнеп ясалалар: азык, элемтә, китап, аю, тояк, торт. Иҗекләр төзелешләре буенча ачык һәм ябык булалар. Сузыкка беткән иҗек − ачык (таба, кара), тартыкка беткән ябык ( тар-тык, кал-кан ). Татар телендә бер иҗек составында ике тартык янәшә килү очраклары да бар: йорт, ант, әйт, ялт. Юлдан-юлга күчергәндә бер юлда бер генә хәрефне калдыру яки күчерү кабул ителмәгән.

 

♦ Ялгызлык исемнәр һәрвакыт баш хәрефтән языла. Ә газета, журнал, китап, кинофильм, спектакль, җыр, завод, фабрика, әдәби әсәр исемнәре баш хәрефтән языла һәм куш җәяләр эченә алына. Мәсәлән: "Чаян" журналы, А. Гыйләҗевнең "Ягез, бер дога!" әсәре, Ш. Хөсәеновның "Әни килде" спектакле, "Алга" кооперативы, ләкин Тукай бүләге лауреаты.

 

♦ Фамилия ясаучы кушымчалар: -ов, -ев, -ин

а) -ова, -овкушымчалары тартык авазга беткән исемнәргә ялганалар: КотдусКотдусов, СалихСалихов.

б) - ев, -ева кушымчалары и, ай, әй авазларына беткән исемнәргә ялгана: ЗәкиЗәкиев, ИбрайИбраев, ГәрәйГәрәев.

в) -ин, -ина кушымчалары а, ә, я гә беткән исемнәргә ялганалар: ГайфуллаГайфуллин, СафаСафин.

г) , -ый, -ский, -ская кушымчалары да фамилия ясауда катнашалар: С. Гыйззәтуллина-Волжская, Ш. Шамилский.

д) Кайбер фамилияләр кушымчасыз яки -лы, -ле, -лый, -ли, кушымчалары ярдәмендә дә ясалалар: М. Җәлил, Х. Туфан, Ф. Кәрим, Г. Иделле, С. Казанлы, Г. Кандалый, Г. Утыз-Имәни, Ш. Мәрҗани.

 

♦ Кимлек дәрәҗәсендәге кушымчалар ялганганда, кайбер сыйфатларның бер-ике авазы кыскара: сарысаргылт, яшеляшькелт.