БАЛАНЫ ТУГЫЗ АЙДАН БЕР ЯШЬКӘ КАДӘР КАРАУ

9 —10 айлык балалар күп кенә сүз беләләр, алар белән сөйләшкән интонацияне аералар, «ярамый» сүзенә реакция ясыйлар (мөнәсәбәтен белдерә). Алар озак кына төрлечә бытылдыйлар. Өлкәннәр сүзен аңлаганнан соң, алар үзләре дә «әни», «әти», «әби», «абый», «бир» һ. б. ш. сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп әйтә башлыйлар. Бер яшь тулганда, бала унга якын шундый сүз әйтә белә. Кул һәм йөз хәрәкәтләре белән бергә, бу сүзләр тирә-юнь белән аралашуга ярдәм итә. Азык һәм уенчык күргәндә, алар «бир-бир» дип, үзләренә бирүне сорап таләп итәләр.

Алга таба сабыйның сөйләме камилләшү өлкәннәргә бәйле. Бала нәрсә белән булса да кызыксынган моментта, аңа тавыш чыгара торган уенчыклар (эт, песи, сыер һ. б.) күрсәткәндә, авазларны ансат кабатлыйлар. Ә тиздән баланың сөйләме тирә-юньдәгеләр белән аралашуда мөһим чарага әверелә.

Әгәр сезнең сабыегыз бик иртә сөйләшә башлаган икән, аңа артык шатланыргамы? Юк, артык шатланырга ярамый. Ә инде әлегә күп сүз белми бу өлкәдә үзенең яшьтәшләреннән калыша икән, моңа шулай ук борчылырга ярамый.

Балалар сөйләшә башлаганда һәм алар инде иркенләп сөйләшкәндә, яшь аерымлыклары яшәп килә. Аларның сөйләме үсүне этаплап күзәтеп карыйк. Бер яшь тулганда сабый аңа мөрәҗәгать иткән иң гади сүзләрне генә аңлый әле һәм 10–15 ләп үзе аңлаган сүзләрне әйтә ала. Бары тик ике яшь тулганда гына аның сүзлек запасы байый башлый һәм ул катлаулы булмаган җөмләләрне үзләштерә.

Сөйләм — бала өчен авыр булган мускул, психик һәм эмоциональ килешкәнлекне таләп итә торган катлаулы процесс. Монда әйләнә-тирәдәгеләр зур роль уйный. Алар, беренче айдан башлап, бала белән даими рәвештә иркәләп сөйләшү юлы белән аның аваз активлыгы үсүгә ярдәм итәргә тиешләр. Әгәр бала билгеле бер авазларны үзләштерә алмаса, аңарда аларга карата кызыксыну уянмаса, ул вакытта аңарда сөйләмгә иярүчәнлек формалаштыру кыен булачак.

Балаларда тавышны кабул итү сәләтен һәрьяклап үстерергә тырышырга кирәк. Моның өчен зурларның бала янында, аның караваты, манежы янында сөйләшү бик тә файдалы. Моңлы көй яки музыка коралын, шулай ук тавыш чыгара торган уенчык авазларын бөтенләй тыныч шартларда тыңларга мөмкинчелек бирү дә баланың игътибарын туплый. Баланы күзгә күренми торган тавыш чыганагын эзләп табарга өйрәтергә кирәк, моның өчен олы кеше карават тирәли йөри һәм сабыйдан «качып» аңа эндәшә, тавыш чыгара торган предметлардан яки уенчыклардан файдалана.

6—7 айдан башлап сабыйны иҗекләр әйтергә өйрәтә башларга кирәк. Балага мөрәҗәгать итеп, аның күз алдында булырга кирәк. Бу хәл сабыйның активлыгын, игътибарын арттыра: ул сөйләшкән кеше артыннан күзәтә, аваз чыгарырга тырышып, иреннәрен хәрәкәтләндерә.

Сабыйда өлкәннәргә охшарга тырышу формалаштыру өчен, иң элек аны үзе белгән авазларны кабатларга өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, сабый: «ә-ә-ә», — ди. Олы кеше сабый янына килеп: «Асия, ничек ә-ә-ә ди?» — дип сорый. Бу очракта еш кына баланың эмоциональ җавап бирүе ишетелә. 7–8 айларда сабыйны әкренләп яңа авазлар тезмәсен кабатларга өйрәтәләр. Шуның белән бергә бала сөйләмендәге лепелдәүгә яңаларын, әйтелеше буенча элеккеләренә якын булган «дә-дә», «тә-тә», «ди-ди» кебекләрне өстиләр.

Алдагы этап — баланың сөйләмне аңлый башлавы. Өлкәннәр бала игътибар иткән һәр нәрсәне: ачык төстәге һәм шалтыравык уенчыкларның исемнәрен ешрак әйтергә, сабыйга «эш кушарга» һәм аны үтәргә өйрәтергә, башта өлкәннәр ярдәмендә, ә соңыннан өлкәннәр соравы буенча мөстәкыйль рәвештә («тупны бир әле», «курчак кайда, күрсәт әле», «кулларыңны чәбәклә» һ. б. ш. ны) аңлатырга тиешләр. Балага бер яшь тулганда, аны сүзләрнең мәгънәсен аңлап әйтергә өйрәтергә кирәк. Бу өйрәтү баланың сүзнең мәгънәсенә төшенеп эш итүен таләп итә. Ә соңыннан баланың ул сүзне кабатлавына ирешергә кирәк. «Әни кайда?» соравына сабый әнисенә төртеп күрсәтергә, «әни дип әйт» дигән биремгә карата бала «әни» дияргә тиеш.

Балалар белән сөйләшкәндә, алар әйтә алырдай сүзләрне генә кулланырга кирәк. «Бу нәрсә?», «бу кайда?» дип сорап һәм күрсәтеп, баланың предметны аңлап күрсәтүенә һәм аралашу өчен сүзләрне дөрес куллануына ирешелә. Бер яшь тулганда, баланың авазлары һәм кул хәрәкәтләре мәгънәле була бара, әмма ул әле аз сөйләшә.

Бала тирә-юньдәге кешеләрнең дөрес сөйләшүләрен, матур итеп җырлауларын һәм музыка коралларының моңлы яңгыравын ишетергә тиеш. Бу аңа яхшы үрнәк булып торачак.

Бала белән сөйләшкәндә, аның сөйләменә иярмәскә, алардан «нәм-нәм», «тпруа» кебек бозып сөйли торган сүзләрне әйттермәскә һәм аның тирәсендә йөрүче өлкәннәргә дә алай сөйләшүне тыярга кирәк. Шул ук вакытта баланың сүзләрне дөрес әйтүенә ирешү өчен, өзлексез акыл өйрәтеп торырга да ярамый. Сүзләрне дөрес әйтмәү сөйләм камилләшә бару белән бергә әкренләп үзеннән-үзе юкка чыгачак. Балаларның сөйләме үсү аларның уеннарының эчтәлеген баета төшә. Мәсәлән, 10–11 айлык вакытта сабыйдан уенчык алып килүең сорарга мөмкин (билгеле, әгәр ул уенчыкның исемен белсә). Сабыйга уенчык белән аңа таныш берәр хәрәкәтне башкарырга һәм катлаулы булмаган яңа хәрәкәт ясарга («курчакны тирбәт», «эт баласын ашат» һ. б. ш. дип) өйрәтү барыннан да яхшы нәтиҗә бирә. Предметлар белән эш итү төрлеләнгәннән-төрлеләнә бара. Балалар пирамида боҗраларын кидерәләр, кубикларны берсен икенчесе өстенә тезәләр. Бу хәрәкәтләр шактый дәвамлы була. Уртак хәрәкәтләр дә әкренләп үсеш ала. 10–11 айлык балалар бер терәктән икенчесенә ансат күчәләр, тауга (3 баскычтан торган) күтәрелә һәм төшә алалар. 12 айлык балалар мөстәкыйль рәвештә йөри башлыйлар.

Балалар бу яшьтә бик сизгер булалар һәм тирә-юньдәге өлкәннәргә карата мөнәсәбәтләре төрлечә була. Ягымлырак булганнарга алар атылып торалар, ә кырысрак кешеләргә саклык белән генә карыйлар. Таныш булмаган кешеләр кулындагы иң яраткан уенчыкка да алар битараф булалар. Бала яңа шартларга озак ияләшә, шуңа күрә моны истә тотарга кирәк.

Бу яшьтәге балаларның үзара мөнәсәбәте төрлечә була. Бер бала икенчесенең хәрәкәтләрен кызыксынып күзәтә, әмма еш кына тискәре мөнәсәбәтләр килеп чыга, бу исә аның башлангыч эгоизмына, ягъни икенче бала уйнаган уенчыкны үзенә алу теләгенә бәйле була. Андый очракта ипләп кенә, әмма үз сүзеңдә нык торып, болай эшләү ярамавын аңлатырга, икенче уенчык тәкъдим итәргә кирәк һ. б.

 

БАЛАНЫ АШАТКАНДА ТӘРБИЯЛӘҮ

Ата-ана өчен иң зур борчу һәм куркуны ашату китереп чыгара. Әгәр ашату ысулы дөрес алып барылса, сәламәт имчәк баласының аппетиты яхшы була. Бала теләп ашаган азык тулырак һәм тизрәк үзләштерелә. Баланың ашыйсы килү билгеле бер вакыттан соң кабатланып тора. Баланың азыкка мөнәсәбәте азыкны кабул итүдә аның «ничек катнашуына» бәйле. Әгәр бала нәрсә белән булса да борчылган булмаса, ул теләп ашый. Ә инде ашатуны соңарсалар, бала борчыла һәм начар ашый.

Балаларны ашатуның дөрес рәвеше аларда хәрәкәт-ашау реакцияләренең — имү, иреннәре белән кашыктан азыкны эләктереп алу, чәйнәү һ. б. ның үсешенә китерә. Кулларында ипи катысы, печенье, чәй кашыгы һ. б. ны тотып тору хәрәкәтләре формалаша.

Яши башлавының беренче аеннан ук баланы яхшы итеп имәргә өйрәтергә кирәк. Баланы яхшы итеп имчәкне кабарга өйрәтмәү һәм күкрәк сөтен савып, шешәгә салып эчерү начар, бала имүдән бик иртә баш тарта. Нәтиҗәдә, беренче айлардан ук күкрәк сөте белән туендыруны саклау, аеруча, сөт аз булганда кыен була.

3 айлык вакытта балалар, ашатканда, игътибарларын читкә юнәлтәләр, шуңа күрә, имезгәндә, сөйләшергә ярамый. Бары тик тиешле микъдардагы сөтне имгәннән соң гына, сабый белән уйнарга һәм сөйләшергә ярый. Шешәдән ашатканда да шулай ук якын китерелгән шешәгә башын сузу, ә 3 айдан шешәне кулы белән тоту кебек актив хәрәкәтләр үсеш ала. Бишенче айдан башлап, сабый шешәне үзе тота башлый һәм аны мөстәкыйль рәвештә авызына китерә. Баланы шешәдән ашатканда да, имезгәндәге кебек, кулга алып 8—10 мин буе ашаталар. Шушы вакыт эчендә тиешле норма ашалып бетәргә тиеш. Имезлекнең тишеген зур итмәскә кирәк, тиз ашау зарарлы, чөнки азык ашкайнату сыекчалары белән эшкәртелергә өлгерми, һәм ул начаррак үзләштерелә. Өстәмә рәвештә ярым сыек ризык бирә башлау белән, баланы кашыктан ашатуга күчәләр. Шушы моменттан башлап, ашарга утырыр алдыннан баланың кулларын юдырырга кирәк. Кашыктан ашатканда бала ярым утырган хәлдә булырга тиеш. Ул азыкны кашыктан алсын өчен, кашык очын аның өске ирененә тидереп алырга кирәк. Сабыйга яңа төр ризык биргәндә, аның белән аеруча ягымлы булырга кирәк. Әгәр бала ризыктан баш тарта икән, һич тә ачуланырга һәм кызып китәргә ярамый. Ашаганда баланың җайлы итеп утыруы турында да кайгыртырга кирәк. Ашыгыч эшегез булган очракта да баланы ашыктырырга ярамый. Әгәр бала яңа төр ризыкны ашамаска нык каршы тора икән, бу очракта һәр кашыктан соң имчәк каптырырга кирәк, әмма төрле азыкны бергә бутап, «ботка» ясап балага ашатырга ярамый.

Ярты яшьлек балалар гадәттә кашыктан яхшы ашыйлар, әмма, ашатканда, алар зурлар кулында булырга тиеш. 8 айлык балаларны, әгәр алар яхшы итеп утыра һәм кашыктан ашый алсалар, өстәл артына утыртырга кирәк.

Бу вакытка инде аларны чынаяктан эчәргә өйрәтергә кирәк. Әнисе сабыйга чынаякны тотарга булыша.

Ашатуның бөтен процессы тыныч узарга тиеш, ашауга бәйле барлык хәрәкәтләрне сөйләшү белән бәйләп алып барырга киңәш ителә. Әгәр сүз даими рәвештә хәрәкәтне (мәсәлән, «авызыңны ач» яки «ипи ал») аңлатса, ул чагында алар сөйләмне аңлауга ярдәм итә, баланың ашавын активлаштыра.

Бала мөстәкыйль рәвештә үзе ашарга омтылыш белдерсә (кайбер балаларда бу 11 айлык вакытта сизелә), яңа мәшәкатьләргә әзер торырга кирәк. Сабый бармакларын тәлинкәгә тыгып, азыкны авызына кабып җибәрергә тырыша, чынаякны кулына алып, башкаларның ярдәменнән башка эчәргә тырышып карый. Башта, билгеле, барысы да түгелер, чәчелер. Бу очракта балага тыныч кына аңлатырга, шаярып кына шелтәләп, аңа ярдәм итәргә кирәк. Үз-үзен яхшы тоту гадәте балада соңрак формалашыр һәм сезнең үзегезнең дә моңа өйрәтергә вакытыгыз булыр, ә менә бер яшь тулып килгәндә аны ашаганнан соң салфетка белән авызын сөртеп алырга һәм әнисенең «рәхмәт әйт» диюенә каршы башын ияргә өйрәтү бик тә кирәк. Күпчелек балаларның ашаганда көйсезләнүе — вакытлы күренеш. Белеп эш иткәндә, баланың теләп һәм чиста ашавына әкренләп ирешергә була.