ЖИТЛЕКМИ ТУГАН БАЛАЛАРНЫ АШАТУ

Җитлекми туган балаларны ашатуның кыенлыгы аларның организмнары функциональ өлгермәүгә бәйле. Рефлексларның начар үсүе һәм гомумән йомшак булулары нәтиҗәсендә, аларның имү сәләтләре бик түбән була. Гәүдә авырлыклары 1000–1200 г гына булып җитлекми туган балаларның еш кына бары тик имү рефлексы гына була, аларның хәтта йоту рефлекслары да булмый, ашкайнату процессы түбән була. Җитлекми туган балаларга азык билгеләү — табиб өчен бик авыр бурыч. Гәүдә авырлыклары бердәй булган, җитлекми туу сроклары да бертөрле булган балалар да гомуми үсешләре, функциональ мөмкинчелекләре буенча бер-берсеннән гаять нык аерылырга мөмкин, менә шуңа күрә дә азык билгеләгәндә табиб һәр балага индивидуаль якын килергә тиеш.

Бала тудыру йортында җитлекми туган баланы туганнан соң 12 сәг үткәч махсус тамызгыч яки имезлек ярдәмендә ашаталар. Баланың йоту һәм имү рефлекслары булу-булмавын белү өчен, аның авызына сөтне тамчылап тамызалар. Әгәр бу рефлекслар юк икән, ул чагында махсус зонд аша ашата башлыйлар. Соңга таба, бала үзе имә башлагач, зондны имезгеч белән алыштыралар, ә шуннан соң (баланың авырлыгы 1700–1800 г га җиткәч, бу инде чама белән 3 атналык бала авырлыгы була) ими бирә башлыйлар. Бу очракта ими бирә башлауга әкренлек белән күчәләр: башта — бер-ике тапкыр ими бирәләр, ә калганнарын имезлек белән алыштыралар һ. б. Күкрәк сөте биргәндә, баланы күкрәктә 15 минуттан артык тотарга ярамый, чөнки җитлекми туган балалар тиз арый, ә аларның тирән йокыга талулары тамак туюын аңлатмый.

Күпме сөт имгәнен белү максаты белән контроль үлчәү үткәргәннән соң, нормага җиткерү өчен, сауган күкрәк сөтен имезлек аша бирәләр яки кашык белән салалар. Әгәр ананың имчәкләре яссы яки зур булса, ул чагында каплама аша имезергә киңәш ителә. Җитлекми туган балаларны 3 сәгать саен — иртәнге 6 дан төнге 24 сәг кә кадәр тәүлегенә 7 тапкыр ашаталар. Бик нык җитлекмәгән балаларны беренче атнада һәр 2 сәгать саен тәүлегенә 10 тапкыр ашаталар. Барлык балалар өчен 6 сәгатьлек төнге ял бирергә кирәк, бу вакыт эчендә аларга натрий хлоридының изотоник эремәсен балландырып яки глюкозаның 5—10 процентлы эремәсен (тәүлегенә 50–70 г) бирәләр.

Җитлекми туган балага яши башлавының беренче айларында кирәкле тәүлеклек сөт күләме гәүдә авырлыгының яртысына тигез булырга тиеш. Җитлекми туган бала күкрәк сөтенә аеруча мохтаҗ. Сөте булмаганда яки начар төшкәндә, 3–4 айга кадәр, ничек кенә булса да, күкрәк сөте бирергә тырышырга кирәк. Ә инде күкрәк сөте җитмәсә, баланы киләчәктә ничек ашатуны хәл итү өчен, табибка мөрәҗәгать итәләр. Җитлекми туган сәламәт баланы 4 айдан соң әкренләп җитлегеп туган бала рәвешенә күчерергә мөмкин, әмма моны поликлиника табибы һәм медицина апасы күзәтүе астында эшләргә кирәк.

Яңа туган бала өзлексез йоклый, шуңа күрә ашатыр алдыннан аны, уятыр өчен, биләвен сүтәргә һәм биләүсәсен алыштырырга һәм шуннан соң имезә башларга кирәк. Әгәр бала имчәкне үзе тапмаса, аның аскы иренен тартып, имчәкне каптырырга киңәш ителә. Кайчагында бала имчәкне суырмый, ә бәлки авызына кабып кына тора. Ул чагында имчәкне авызыннан чыгармыйча гына, саклык белән сөтне авызына савалар. Сөт тәмен тоюга, бала берничә тапкыр имү хәрәкәте ясый. Бала тиз арыганлыктан, аны озаклап имәргә өйрәтергә ярамый. Имине һәр очракта берничә минутка гына бирәләр. Бала әкренләп ныгый һәм имәргә өйрәнә. Бу очракта башта каплама аша имезәләр (аны башта кайнаталар). Әгәр бала каплама аша начар имсә яисә ананың имчәкләре тыгыз булса, ул чагында менә болай ашатырга кирәк: ана баласын тезенә куеп, аның авызына күкрәк сөтен савып төшергәндә каплама имезлеген каптыра (бала ял итсен өчен, резина имезлекне берничә тапкыр тартып чыгара). Баланы имезлекле шешәдән ашатканда, бала караваты янына җайлап утырырга яисә кулга алырга кирәк. Җитлекми туган бала туктый-туктый имә, шуңа күрә, шешәдәге сөт суынмасын өчен, шешәне җылы суга куеп торырга кирәк.

Җитлекми туган баланы инфекция эләгүдән аеруча сакларга кирәк. Ана һәр ашату алдыннан имчәкләрен сабынлап җылы су белән юарга һәм соңыннан чиста сөлге белән корытканчы сөртергә тиеш. Бала янына чит кешеләрне, кәефе булмаганнарны, хәтта бераз гына салкын тигән бер генә кешене дә якын җибәрергә ярамый.

Ана, грипп, ангина белән авырса, аеруча саклык күрсәтергә: йөзенә берничә кат марлядан яки ак киҗе-мамык тукымадан тегелгән маска кияргә тиеш. Бала янына якын барганчы, һәр очракта кулларны сабынлап юып, чиста күлмәк кияргә кирәк. Сабыйның үзенә аерым савыты булырга тиеш. Ашатыр алдыннан шешә белән имезлекне кайнатырга кирәк.

Рахит булмасын өчен, беренче ай азагыннан башлап, тиешле барлык профилактика чараларын күрергә кирәк.